Родной язык и литература
план-конспект на тему

Вильданова Гузелия Фаязовна

Татар язучылары

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon f.krim_bezg_tynychlyk_kirk.doc57 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: “Безгә тынычлык кирәк” (Ф.Кәримнең тормыш һәм иҗат юлы белән танышу) – кереш дәрес.

Максат:

1. Ф. Кәрим иҗаты һәм тормыш юлы турында мәгълүмат бирү.

2. Анализ ясау күнекмәләрен искә төшерү.

3. Сугышка нәфрәт, тыныч тормышка мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: плакат, таблица, портрет, аудитория, видеоязма.

Әдәбият:

1. Әхмәдуллин, Җәләлиева. Татар теле әдәбияты. 5нче сыйныф. Хрестоматия-дәреслек. – Казан: “Мәгариф”. – 2001.

2. Ф. Кәрим. “Кыр казы”: Шигырләр, поэмалар. – Казан: Тат. кит. нәшр. – 2004.

Дәрес планы.

I. Актуалләштерү.

    1. Исәнләшү.

    2. Сугышта катнашкан шагыйрләрне искә төшерү.

II. Яңа-белем күнекмәләр формалаштыру.

     1. Ф. Кәримнең биографиясен сөйләү.

     2. Таблица язу.

     3. Ф. Кәрим иҗатында сугыш темасын ачу.

III. Күнекмәләр булдыру.

      1. Рәсемнәр буенча фикер алышу.

      2. Сугышта шагыйрь ролен билгеләү.  

      3. “Үлем уены” поэмасын укый башлар.

IV. Өй эше бирү.

      1. Поэманы укып бетерергә кушу.

V. Йомгаклау.

      1. Ф. Кәрим турында сораулар бирү.

      2. Ветераннар турында фикер алышу.

      3. Саубуллашу.


Дәрес барышы.

I.      – Исәнмесез, укучылар. Утырыгыз. Бүген сез әдәбият дәресендә яңа тема өйрәнә башлаячакбыз. Ә, аңарчы, әйдәгез, искә төшереп үтик әле. Бу елны Бөек Ватан сугышы бетүгә ничә ел булды?

- Бу елны без бөек җиңүнең 65 еллыгын билгеләп үттек.

- Укучылар, ә  сез Бөек Ватан сугышы елларында иҗат иткән нинди язучыларны һәм шагыйрьләрне беләсез?

- А. Алиш, М. Җәлил һ.б.

II.      Дөрес. Буген без сезнең белән Бөек Ватан сугышы елларында иҗат иткән тагын бер күренекле шәхес белән танышырбыз. Ул – Фатих Кәрим. Дәфтәрләрегезне ачып, бүгенге числоны һәм теманы язып куегыз.

Дәрескә эпиграф итеп, Ф.Кәрим шигыреннән өзекне алдык:

  “Үзең турында уйлама,

    Илең турынла уйла.

    Илең турында уйласаң,

    Гомерең озын була.”

Дәрес барышында бу шигырь юлларының мәгънәсенә түбәнрәк төшенербез һәм сез Ф. Кәримнең тормышы, иҗаты турында күбрәк белгән саен, авторның гомер озынлыгын нинди үлчәүгә куйганлыгын аңларсыз.

Менә Ф. Кәримнең тактадагы портретына игътибар итегез. Бик күп әсәрләр иҗат иткән әлеге шәхес 1909 елның 9нчы гыйнварендә Башкортостан республикасы Бишбүләк районының Ает авылында дөняга килә. (Укытучы сөйләү барышында тактага таблица рәвешендә кирәкле даталарны язып бара.) Укымышлы гаиләдә туганлыктан, атасы Вәлиәхмәт мулладан, укырга кергәнче үк, укырга-язарга өйрәнә. Ул Дим буеның искиткеч табигать кочагында саф күңелле, кызыксынучан бала булып үсә. Ләкин тормыш кырыс һәм көтелмәгән борылышларга бик бай. Фатихка 9 яшь булганда аның әтисе авырып үлә һәм ул әнисе белән абыйсы тәрбиясендә кала. Фатих 1919нчы елда үз авыл мәктәпләренә укырга керә һәм башлангыч белемне шунда ала. 1922нче елда Бәләбәйгә килеп, педагогия техникумына укырга керә. 1924 елда  ул инде Казанга килә һәм 1925нче елның көзенә кадәр балалар йортында тәрбияләнә. Фатих язмыш авырлыклары каршында бөгелеп кала торган егет булмый, ул белемгә, яңарышка омтыла. Казанда җиртөзү эшләре техникумын тәмамлый. Ф. Кәрим гомере буе үзлегеннән белем ала, читтән торып та укый. Тынгысыз иҗат кешесе буларак ул бөтен җиргә дә өлгерә: шигырьләр яза, журналист булып та эшли, мәктәп әдәби түгәрәкләренә дә җитәкчелек итә, активист буларак күп йөри, күпне күрә.

Үзенең иҗатка килүе турында Ф. Кәрим болай дип яза:

“Әдәбият белән кызыксынуым, әтием үлгәч, һәр көнне әниемне елата-елата “Сак-Сок” бәетен укудан башлады һәм әдәби язу теләге бала чагымнан ук йөрәгемә кереп урнашты. Егет чагыннан ук сукыр булган әтиемнең үзе өчен язган шигырьләрен безгә укыштыргалаганын ишетү; апам Мәрың үз дәфтәренз Дим буе табигатен тасвирлап язган күп кенә шигырьләрен башкалардан яшереп миңа гына укуы; революция еллары башлангач, абыем – Ярлы Кәримнең матбугатта чыгып барган шигырьләрен уку – болар минем әдәбият өлкәсенә таба юнәлеш ясавыма төп һәм башлангыч этәргеч булдылар.”

Күрәсез, Ф. Кәрим күңеле белән табигать матурлыгын, дөньяның ямен тоя белүче гаиләдә тәрбияләнә. Кайбер кешеләр күзләре күрсә дә, яхшылыкны, матурлыкны  күрмиләр, ә менә Фатихның әтисе, сукыр булса да, күңеле белән хозурлыкны сизә, дәрт белән яши. Күрәсең, татар халкы дөрес әйткән: “Күңел күзең күрмәсә, маңгай күзе – ботак тишеге.” Фатихның атасы да үзенең күңелендәге хисләрен  балаларына күчерә белгән Ф. кәрим балалра өчен дә, өлкәннәр өчен дә иҗат итә: табигать, дөнья, кешеләр турында шигырьләр яза, журналистлык хезмәтен дә башкара.

Аның күп кенә шигырьләре кйгә салынганнар. Сез яратып җырлый торган “Яз җитә” җырының сүзләрен дә Ф. Кәрим язган. Әйдәгез, ул җырдан өзек тыңлап алыйк әле.

(Җыр тыңлатыла)

Ф. Кәримнең шигырьләре җыетыклар булып басылып чыктылар һәм әле дә басылып торалар. менә аның җыентыкларын алып килдем, дәрес беткәч, сез аларны килеп карарсыз.

Ф. Кәримнең иҗатына Бөек Ватан сугышы еллары  нык тәэсир итә. Ул сугышның башыннан алып ахырына кадәр туган иле өчен көрәшә, иҗатын да дәвам итә. Әмма сугыш бетәргә 4 ай калганда, 1945нче елның 19нчы февралендә һәлак була.

Укучылар, хәзер дәфтәрләрегезгә тактада Ф. Кәримнең тормыш юлы турындагы таблицаны күчереп куегыз.

1909. 9нчы гыйнвар

Башкортостан республикасы Бишбүләк районы Ает авылында туа.

1919

Мәктәпкә укырга керә.

1922-1924

Бәләбәй педагогия техникумында белем ала.

1925

Казанга килә.

1941

Сугышка китә.

1945. 19нчы февраль

Батырларча көрәшеп һәлак була.

 Әйткәнебезчә, Ф. Кәрим Бөек Ватан сугышын башыннан алып ахырына кадәр үтә. Сугыш дигәч, сезнең күз алдыгызга нәрсә килә?

- Сугыш ул бик начар. Сугыш кешеләргә ятимлек, ялангачлык алып килә. Сугышта күп кешеләр үлә, шәһәр-авыллар җимерелә.

- Дөрес. Әйдәгез, сугыш турында бер өзек карап үтик әле. (Видеодан сугыш турында өзек карап үтелә.)

Күрәсез, сугыш – ул куркыныч, коточкыч. 1941нче елда фашистлар безнең илебезгә каршы сугыш башлыйлар. Тыныч тормышны, туган җиребезне, илебезне саклар өчен йөзләрчә, меңнәрчә кешеләр сугышка китәләр. Аналар балаларын, улларын, аталарын сугыш кырларына озаталар. Ф. Кәрим дә тынычлыгыбызны саклар өчен сугышка китә.

Юлбасарлар таптый җиребезне,

Ватан сугышына мин китәм.

Менә - балам. Син әнкәсе аның,

Балабызны тотып ант итәм:

Синең өчен, шушы балам учен,

Нәселем өчен, туган җир өчен,

Мылтык тотып баскан җиремнән

Бер адым да артка чигенмәм, -

ди ул. (Бу шигырь юллары һәм башкалары да плакатка язып эленгән була.) Ф. Кәримутлы корал тотып кына түгел, ә иҗаты, шигырьләре белән дә фашистларга каршы көрәшә.

Ул үзенең хатында болай дип яза: “Бөтен көчемне фашизмга каршы көрәшкә юнәлдерәм. Милионлаган кызылармеецлар белән бергә, бер сафта Бөек Ватанымның, синең, сөйгән балаларымның бәхетен дауйлым. Җырлаырсның да ялкыннарын ун тапкыр кйчәйтеп, илем өстенә җиңү шатлыгы чәчәкләрен сибү көненә ышанычлы адымнар ясыйм...”

Күз алдыгызга китерегез: сугыш бара. Тирә-юньдә бомбалар шартлый, ату тавышлары ишетелә. Окопта өстенә соры солдат шинеле кигән шагыйрь шигырь яза. Янында корулы автомат. Күзләрендә иҗат януыннан кабынган нур чаткылары яшеренгән. Кулында – кәгазь кисәкләреннән үзе теккән дәфтәр. Ул яза. Әйтерсең, ул шул туп тавышларын да ишетми, салкын да, арыганлык та аны борчымый. Үлем һәм яшәү шушы мизгелдә дә көрәшә.

“Фашист илгә үлем генә китерә,

Фашизмның таңы, язы юк.”

Ф. Кәрим ватандашларына, сугышчан дусларына сүзләре белән дә ярдәм итә, көч бирә. Һәм Ф. Кәрим үзенең антын үти: ул соңгы сугышына кадәр иленә тугрылыклы кала, үлеме дә ил өчен була.

III.  Укучылар, менә сезне алда ике рәсем: берсендә - тыныч тормыш вакытындагы табигать күренеше сүрәтләнгән,  икенчесендә - сугыш вакытындагы көрәш кыры. Шушы ике рәсемгә карагач, сездә нинди хисләр туа?

- Тыныч тормыш – ул матур. Кешеләр дә бу матурлыкта, яхшылыкта рәхәтләнеп яшиләр. Ә сугыш җимерекләрдән тора. Сугыш матурлыкны җимерә, бетерә.

- Яхшы. Ә менә сугыштагы кеше шушы ике дөнья уртасында тора. Хатирәләрендә, истәлекләрендә тыныч тормыш, ә чынлыкта сугыш. Менә кеше, менә чынбарлык дип алыйк.

                                                 .

Шул чынбарлыкта ул нәрсә күрә?

- Ул чынбарлыкта ул үлем күрә. Ачышлар, салкынлык, ялангачлык – аның белән булалар.

- Димәк, шагыйрь кеше эше белән генә түгел, шигырьләре белән дә үткәнгә кайта, ә бүгенгене сүрәтләп, көч бирә ала. Шулаймы?

Дәрес барышына эпиграф итеп алган шигырь юлларына әйләнеп кайтыйк әле. Автор бу шигырь белән нәрсә әйтергә тели?

- Автор ил турында уйларга куша. Ил турында уйласаң, гомерең озын була, ди.

- Дөрес. Белгәнебезчә, Ф. Кәрим сугышта һәлак була, әмма ул халык күңеленнән китәме?

- Юк. Аның шигырьләре, исеме халык күңелендә яши. Ул үлеме белән үлемсезлеккә килә.

- Дөрес, укучылар. Хәзер без сезнең белән Ф. Кәримнең “Үлем уены” поэмасын укый башлыйбыз.

(Поэманың бер өлеше укучылар тарафыннан укыла, укытучы сораулар биреп бара:

- Сөләйман ни өчен батыр исеме ала?

- Снайперны ни өчен хөрмәтлиләр?

- Әхтәм кем ул? һ. б.)

IV. Укучылар, өй эше итеп сезгә поэманы укып бетерергә бирелә. Һәм Әхтәмнең сыйфатларын ачыклап килегез.

V. Димәк, без бүген  дәрестә кемнең иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштык?

- Без Ф. Кәрим иҗаты белән таныштык.

- Ул кайда туа?

- Ф. Кәрим 1909нчы елда Башкортостан республикасы Бишбүләк районы Ает авылында туа.

- Ф. Кәримнең иҗат итү башлавын кем йогынты ясый?

- Аның үз сүзләреннә аңлашылганча, иҗат этәргече булып әтисе тора.

- Ф. Кәрим иҗатында сугыш нинди урынны тота?

- Ул сугышка туган илен яклап китә. Сугыш коралы белән дә, иҗаты белән дә фашистларга каршы сугыша.

- Укучылар. Без җиңүнең 65 еллыгын билгеләп үттек. Инде безнең ветераннар да елдан-ел азаялар. Без аларны хөрмәт итәргә, олыларга тиешбез. Чөнки алар. киләчәк өчен көрәшкән кешеләр. Ф. Кәрим шигырьләре дә безгә тынычылкны яратырга, бер-беребезне хөрмәт итәргә кирәклеге турында искәртеп торалар. Шигырьләр - җан авазы.

Укучылар, бүгенге дәрес сездә нинди тәэсирләр калдырды?

- Без сугышның кирәкмәс икәнен тагын бер кат аңладык һәм Ф. Кәримнең бөек шагыйрь дә, сугышчы да булуына төшенде.

- Бик яхшы, укучылар. Бүгенгә дәрес бетте. Саубулыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Материалы для участия во Всероссийском конкурсе мастер-класса учителей родного языка и литературы «Туган тел» учителя родного языка и литературы МБОУ «Чувашско-Бурнаевская СОШ» Алькеевского муниципального района Республики Татарстан

Материалы для участия  во Всероссийском конкурсе мастер-класса учителей родного языка и литературы «Туган тел» учителя родного языка и литературы МБОУ «Чувашско-Бурнаевская СОШ» Алькеевского...

Материалы на Всероссийский конкурс мастер-класса учителей родного языка и литературы "Туган тел" учителя родного( чувашского) языка и литературы МБОУ "Альшеевская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района РТ" Зайцевой А.П.

Заявка для участия в заочном туре Всероссийского конкурса Туган тел.Согласие на бработку персональных данных.Сочинение - эссе "Мои методические находки".Портфолио. Материалы по воспитат...