Родной язык и литература
творческая работа учащихся (8 класс) на тему

Вильданова Гузелия Фаязовна

Фәнни-эзләнү эшләре

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon fnni-ezlnu_eshe_il_batyrlary_2017.doc63.5 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципаль бюджет гомуми белем бирү организациясе

“Татарстан Республикасы   Буа шәһәре 2 нче номерлы лицей”


Фәнни - эзләнү эше

Тема : Ил батырлары

Юнәлеш: Әдәбиятта батырлык темасы

Эшне башкарды:

МБГБО «ТР Буа шәһәре 2 нче номерлы лицей»ның

9 нчы сыйныфы укучысы

Йосыпов Элмир Әмир улы

Җитәкче: I квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                                                 Вилданова Гүзәлия Фәяз кызы

Буа – 2017 нче ел

                                                   Эчтәлек

I.Кереш.

Сугыш батырлары .................................................................................3 б.

II.Төп өлеш.

  1. Иле турында уйлаучы шагыйрь – Фатих Кәрим...........................4 б.
  2. Герой шагыйрь – Муса Җәлил ......................................................5 б.
  3. Абдулла Алиш – язучы да, батыр да! ...........................................6 б.

III. Йомгаклау............................................................................................8 б.                    

IV. Кулланылган әдәбият исемлеге................................................................9 б.

                                        

                                                     Кереш  

   XX нче гасырның бер үзенчәлеге шунда: ул тетрәнүләр һәм сугышлардан гыйбарәт. Бөек Ватан сугышы шагыйрь һәм әдипләребезне зур сынау алдына куйган. Сугышның беренче көннәреннән үк үз халкы белән Ватан бәйсезлеген яклап көрәшкә күтәрелгән шагыйрьләр М.Җәлил, К.Нәҗми һәм башкалар, изге сугышка әйдәп, “Ватан өчен” исемле җыентык бастырып чыгарганнар, халык арасында агитация эшенә керешкәннәр. Аларның шушы юнәлештәге эшләре генә дә халык рухын күтәргән, аны уртак идея-максатлар белән коралландырган булыр иде, әмма чын кеше, Ватанына авырлык килгәндә, тылдагы изге гамәлләре, башкалар артына яшеренәмени: татар шагыйрьләре дә бер-бер артлы сугышка китеп барган. Барган һәм кире кайтмаган...

   Сугыш елларында Ватаныбыз өчен гомерләрен биргән шагыйрьләр арасында Ф.Кәрим, М.Җәлил, А.Алиш, Г.Кутуй, Н.Баян кебек искиткеч талантлы каләм ияләребез бар. Аларның сугыш чорында иҗат иткән ялкынлы шигырьләре бөек җиңүгә хезмәт иткән, шул җиңү килгәннән соң, кабат илне төзешкән. Халык өчен бирелгән гомерне үлем дип атап буламы соң?!

   Бүгенге көннәргә кадәр халык күңелендә, ил йөрәгендә онытылмаган каһарманнарыбызның батырлыклары әле дә исән. Шуңа күрә без аларны онытмаска, елдан-ел сирәгәя барган сугыш ветераннарын, тыл батырларын хөрмәт итәргә, зурларга, батырлыкларын киләчәк буыннарга тапшырырга тиешбез.

    Фәнни эшемнең максаты – илебезнең батыр һәм бөек улларының авыр шартларда да халкын кайгыртып иҗат иткән әсәрләрен, әдәбиятта батырлык темасының ничек күрсәтелүен өйрәнү, чөнки батырлык темасы беркайчан да искерми, минемчә. Әлеге хезмәтне башкарганда, герой-шагыйрьләр, татар язучылары белән таныштым, татар әдәбиятының никадәр тирән булуын аңладым.  

   Максаттан чыгып, түбәндәге бурычлар билгеләнде:

  1. Батыр улларыбыз турындагы истәлекләр, чыганаклар туплау;
  2. Татар әдәбияты дәресләрендә бу язучыларның хикәяләрен һәм батырлык турында әсәрләрен барлау;
  3. Сугыш, батырлык турындагы әсәрләрнең әһәмияте.

     Татар шагыйрьләре, корал белән дә, йөрәктән чыккан ялкынлы сүзләре белән дә дошманга каршы көрәшеп, халкыбызның тиңдәшсез батырлыгын бөтен дөньяга таныталар. Утлы елларда язылган, чын шигъри ялкын белән сугарылган күп әсәрләр бүген дә тулы көчкә яңгырыйлар, кара көчләргә каршы кыю көрәшкә өндиләр.

                                        

Төп өлеш

Ил батырларының узган юлы – кыска һәм катлаулы, данлы һәм фаҗигале булган. Үлем ялкыны дөрләгән, кан дәрьялары актарылган чорда шагыйрьләрнең ялкынлы сүзе, туплар шартлавына ачу итеп, торган саен тулырак, көчлерәк яңгырый барган. Үз Ватанын гомере хисабына саклап калучыларның берсе − Фатих Кәрим. Мин аны чын татар шагыйре дияр идем. Чөнки ул сугышның беренче көннәреннән үк туган иле, халкы өчен көрәшкә күтәрелә. Фашизмга каршы ул коралы белән генә түгел, ялкынлы иҗаты белән дә көрәшә.

Бер минут та башка тынгы бирми,
Окоп почмагында утырам,
Аламын да куен дәфтәремне,
Янып, җыр язарга тотынам, −

дип яза шагыйрь «Кереш җыр» шигырендә. Фатих Кәрим шигырьләренең һәр юлыннан, һәр сүзеннән шагыйрьнең олы йөрәкле, саф хисле, Ватанын өзелеп сөюче кеше икәне күренеп тора.

«Ант» шигырендә Фатих Кәрим газиз туган илен, «алсу иренендә ана күкрәгеннән суырып алган сөт тамчысы» калган нәни баласын һәм аның сөекле әнкәсен сакларга ант итә:

Синең өчен, шушы балам өчен,
Нәселем өчен, Туган ил өчен,
Мылтык тотып баскан җиремнән
Бер адым да артка чигенмәм...

Шагыйрь үзенең шушы антына гомеренең соңгы минутына кадәр тугры булып кала.

Фатих Кәрим үзенең ялкынлы иҗаты белән халкыбызны көрәшкә өнди, көрәшкә күтәрә. Шагыйрь үзенең поэмаларын да фашизмның явызлыгын, вәхшилеген, кешелексезлеген фаш итә. Аның йөрәк түреннән чыккан шигырьләре халык күңеленә үтеп керә, дошманга нәфрәт уята. Бу шигырьләр, поэмалар аның арыслан йөрәкле сугышчы һәм патриот шагыйрь булуын күрсәтәләр.

...Хәнҗәр кирәк булды бала кочкан
Ана елмаюын җиңәргә, −

дип яза Фатих Кәрим «Партизан хатыны» поэмасында. Поэманың шушы ике генә юлы да фашистларның ни дәрәҗәдә явыз, кансыз икәнлекләрен күз алдына китерергә ярдәм итә.

Шагыйрь ут эчендә, төннәрен йокламыйча, армый-талмый иҗат итә. Сугыш азга гына тынып торган вакытны да шагыйрь иҗат өчен файдалана.

Иделдән алып кырыс Балтика ярларына чаклы сузылган ара солдат өчен җиңел булмады. Ул – мең үлем, мең батырлык сорый торган ара.

                          Дошманга ялкын сибүче

                          Җил булып барсам иде,

                          Тәвәкәллек, батырлыкта

                          Җыр булып калсам иде...

Бөек Ватан сугышы чорында азатлык өчен көрәшкә күтәрелүчеләр сафында Муса Җәлил дә була. Йөрәктә очкын, ялкын кабыза торган шигырьләр язуы белән якын ул миңа. “Бу герой җанлы кешегә, гражданинга, шагыйрьгә мәңгелек дан. Муса Җәлил исемен бөтен дөньяда тирән ихтирам белән телгә алалар” – дип яза литва язучысы Эдуардас Межелайтис.

Муса Җәлил сугышка кадәр үк танылган шагыйрь була. Сугышның беренче көннәреннән үк, үзе теләп, фронтка китә. Авыр яраланып, әсирлеккә эләгә. Әсирлектә дә ул дошманга каршы көрәшен дәвам итә. Аның бердәнбер коралы булып шигырьләре тора. Муса Җәлил үзенең туган иленә мәхәббәтен дә, дошманга нәфрәтен дә шигырьләре аркылы белдерә.

                               Җырым белән дусны иркәләдем,
                              Җырым белән җиңдем дошманны, −

дип яза шагыйрь «Җырларым» шигырендә.

   Муса Җәлилнең сугышның беренче чорында ук язылган «Әйдә, җырым!» шигыре иң характерлысы һәм иң уңышлысы була. Автор җырны кешеләрнең рухи дөньясын ачып бирүче иң күркәм чара итеп гәүдәләндерә. Шагыйрьнең нәфрәте дә, җыры белән дошманга каршы аяусыз көрәшергә булган ялкынлы дәрте дә шигъри җанлана:

                             Әйдә, җырым, батыр җиңү дәртен
                            Алып керик ялкын эченә.
                            Мин калмасам җирдә, син калырсың
                             Һәйкәл булып үлмәс эшемә!

   Шагыйрьнең йөрәгеннән саркып чыккан утлы юлларын укып, меңләгән батыр сугышчыларыбыз ил азатлыгы өчен яу кырында гомерләрен дә кызганмыйча көрәшкәннәр.

   “Муса Җәлилне немец фашистлары үтерделәр. Моны онытуы да, гафу итүе дә мөмкин түгел. Ләкин без шуңа горурбыз. Ул совет шагыйренең исемен югары тотты, аның бөек мәгънәсен төшермәде. Без шуңа горурбыз: аның ялкынлы шигырьләре, үзен үтерүчеләргә һәм дөньяны яңадан канга батырырга теләүчеләргә гаепләү акты булып, озак еллар буена яңгырап торачак. Без шуңа чиктәш горурбыз: безнең каләмдәш дустыбыз хәбәрсез югалмады, ул тереләр белән бергә дөньяның тынычлыгы өчен көрәшә” – дип яза Мостай Кәрим.

     Муса Җәлил белән бергә фашизмга каршы көрәш алып барган унбер батыр арасында Абдулла Алиш та аерым урын алып тора. Аны җәлилчеләр  “Мусаның уң канаты” дип йөрткәннәр, Мусаның күптәнге дусты буларак та, ышанычлы, нык ихтыярлы кеше буларк та ихтирам иткәннәр. Ул – үзенең Ватанга тугрылыклы, чын ирләрчә батырлыгы белән генә түгел, ә гыйбрәтле сүзләре, әкиятләре белән берничә буын балаларны тәрбияләгән шәхес.

   1941 елда фашистик Германия безгә сугыш башлагач, А.Алиш фронтка китә. Бу сугыш бик каты була. Десна елгасы буенда чолганышта калгач, фашистлар аны әсир итәләр. Шуннан соң сөекле язучының яңа тормышы башлана, аңа күп кенә концлагерьларда булырга туры килә. А.Алиш белән бергә концлагерь газапларын кичергән Г.Кадыйров болай дип сөйли: “Седльце лагере бик зур. Немецлар хәле булган әсирләрне көн саен Польшадагы байларга эшләргә алып баралар. Эш күбесенчә тирес түгү, җир ашлау була. Җиде-сигез кешене бер арбага җигеп тирес түктерәләр, 25 кешегә 700 грамм икмәк, аның да яртысы агач оны, яртысы чөгендер... Эш кояш чыкканнан алып кояш батканчы таяк астында алып барыла. Кайткач, йоклау урыны балчык идәнле такта сарай...”

  Менә бу истәлек лагерь тормышын беркадәр күз алдына китерә. Шушындый авыр шартларда да Алиш фашизмга каршы көрәшен туктатмый, аларның кабахәтлеген фаш итә торган әсәрләр яза. “Үзем турында җыр” шигырендә ул Ватанын сөюче солдат булып, туган иле өчен көрәшергә ант итә:

                       Ничек тели җаның, шулай яшә,

                       Кара кашлы кызлар үзеңә,

                       Дисәләр дә, әйтер идем: кирәк түгел,

                       Кайтам мин, дип, зәңгәр күземә.

                       Сатмас егет илен алтын – көмешләргә,

                       Әгәр югалтмаса вөҗданын,

                       Алтынны ул чүпкә санар,

                       Иң кыйммәтле күрер Ватанын.

  Абдулла Алишның искиткеч яраткан газиз әнкәсе Газизә апа Алиш сугышка киткәннән соң аны сагынып, аңа ана нәсихәтләре биреп күп кенә шигырьләр язды.  

   Сугыш башларында Газизә апаның улы А.Алишка язган хатында түбәндәге юллар бар:

                     Әгәр дошман каршы килсә,

                     Мылтыктан рәхимсез ат,

                     Теләгем шул минем сиңа:

                     Батыр исемен алып кайт!..

  Бала анасының сүзен үтәде. Ул, әйләнеп кайта алмаса да, дошманга каршы рәхимсез сугышты һәм батыр исемен алды. Әйе, Газизә апа, газиз ана дөрес әйтә: безнең илдә Муса һәм Алиш кебек геройларның исеме мәңге югалмаячак, халык аларны мәңге онытмаячак!

   1944 елның августында фашистлар, герой шагыйрь Муса Җәлил белән бергә, Алишны җәзалап үтерәләр. Җәзага кадәр тоткыннар янына кереп йөри торган Юрытко атакай җәлилчеләрнең газаплы үлем алдында да үзләрен батырларча тотуларына сокланып болай дигән: “Татарлар елмаеп үлделәр”.

                                       Йомгаклау

Фатих Кәримгә, Абдулла Алишка утыз алты яшь иде, ә Муса Җәлилгә – утыз сигез яшь. Шагыйрь өчен зур гомермени ул! Нәрсә соң ул зур гомер? Алар узган юл ничек кенә авыр, үкенечле булмасын, аларның исеме гомерлек!

Бу шагыйрьләрнең үзләренә генә хас уртак яклары бар. Аларны Бөек Ватан сугышы зур шагыйрь итте. Поэзия тавының алар ике ягыннан күтәрелделәр...

Алар сугышка кадәр үк формалашкан, дөньяга карашлары нык булган талантлы шагыйрьләр. Аларның озак вакыт хәзерләнгән рухи көче ачылып китү өчен бары моментны гына көткән. Шәхес, шагыйрь үзен зур бәрелешләрдә таба.

Тиздән Бөек Җиңүгә 72 ел була. Бу тантаналы бәйрәм янә күз яшьләрен яңартучы вакыйга да. Чөнки әлеге җиңү илебез өчен бик зур дата. Җиңү бәйрәме һәм аны яулап алучылар беркайчан да онытылмасын иде. Батырларга мәңгелек дан һәм мәңгелек хөрмәт булсын!

Кулланылган әдәбият

1.Җәләлиева М.Ш., Адгамова Г.М. Дәреслек-хрестоматия, 4 сыйныф,Казан: Татар китап нәшрияты, 1978

2. Минһаҗева Л.И., Мияссарова И.Х.Татар балалар әдәбияты: Урта һәм югары педагогик уку йортлары өчен уку ярдәмлеге.-Казан:ТР “Хәтер” нәшрияты (ТаРИХ),2003.-100б.

3. Муса турында истәлекләр.- Казан, 1964

4.Тылсымлы хикәяләр: Абдулла Алиш. Әминә Бикчәнтәева.- Казан: Татарстан Республикасы "Хәтер" нәшрияты (ТаРИХ), 2003.-431 б.

5.Харисов Р. М. Сайланма әсәрләр. Җиде томда. 4 нче том.- Казан:Татарстан китап нәшрияты, 2006.

6.Язучы да Алиш, батыр да: Абдулла Алиш турында истәлекләр.-Казан: Мәгариф, 2001.- 199 б.: рәс. б-н.

7. Интернеттан алынган чыганаклар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Материалы для участия во Всероссийском конкурсе мастер-класса учителей родного языка и литературы «Туган тел» учителя родного языка и литературы МБОУ «Чувашско-Бурнаевская СОШ» Алькеевского муниципального района Республики Татарстан

Материалы для участия  во Всероссийском конкурсе мастер-класса учителей родного языка и литературы «Туган тел» учителя родного языка и литературы МБОУ «Чувашско-Бурнаевская СОШ» Алькеевского...

Материалы на Всероссийский конкурс мастер-класса учителей родного языка и литературы "Туган тел" учителя родного( чувашского) языка и литературы МБОУ "Альшеевская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района РТ" Зайцевой А.П.

Заявка для участия в заочном туре Всероссийского конкурса Туган тел.Согласие на бработку персональных данных.Сочинение - эссе "Мои методические находки".Портфолио. Материалы по воспитат...