Без - табигать дуслары- класстан-тыш чара
методическая разработка на тему

Зарипова Гузалия Габдулнуровна

Данная  методическая  разработка  внеклассного  мероприятия  предназначена  для  5- 6  классов.  Некоторые  конкурсы  интеллектуальной  игры  несут  в  себе  региональный  компонент,  народную  педагогику  (загадки,  пословицы,  приметы).  В  ходе  мероприятия  дается  дополнительный  информационный  материал,  касаемый  темы  охраны  окружаюшей  среды,  также  самими  учащимися  составляется памятка  для  отдыхающих  на  природе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon bez_-_tabigat_duslary-_kl-tysh_chara_konspekty.doc43 КБ

Предварительный просмотр:

Без -  табигать  дуслары

Мы – друзья природы

Внеклассное  мероприятие - интеллектуальная  игра

Зарипова Г.Г. – учитель  татарского  языка  и  литературы МБОУ «Лицей №110» Советского района г. Казани респ. Татарстан

Данная  методическая  разработка  внеклассного  мероприятия  предназначена  для  5- 6  классов.  Некоторые  конкурсы  интеллектуальной  игры  несут  в  себе  региональный  компонент,  народную  педагогику  (загадки,  пословицы,  приметы).  В  ходе  мероприятия  дается  дополнительный  информационный  материал,  касаемый  темы  охраны  окружаюшей  среды,  также  самими  учащимися  составляется памятка  для  отдыхающих  на  природе.

Цели  и  задачи  мероприятия:  формирование  экологического  мировоззрения  и  активной  гражданской  позиции;  развитие  мышления;  развитие  речи  учащихся;  приобретение  умения  работать  в  команде.

         Максатлар:  Балаларны  табигатьне  аңларга,  яратырга  өйрәтү,  аңа  сакчыл  караш  тәрбияләү, экологик  тәрбия  бирү.  Укучыларның  мөстәкыйль  фикер  йөртү  сәләтләрен,  сөйләм  телен  үстерү.

Җиһазлау:  А 4  форматындагы  кәгазьләр, рәсемнәр, компьютер, экран.

Интеллектуаль уенга  әзерлек  эше  алдан  башлана.  Укучыларга табигать, үсемлекләр  һәм  хайваннар  дөньясы,  сынамышлар турында  укырга  кушыла, табигатькә  экскурсия  оештырыла.  Уен  ике  яки  берничә команданың  ярышы  формасында  бара.

1 Укытучының  кереш  сүзе .

Укучылар, бүгенге  чарабыз , белгәнегезчә, табигать  һәм  аны  саклау темасына  багышланган. Табигатьнең  матурлыгына  хозурлану  гына  аз,  аны  аңларга,   яратырга, саклый  белергә  дә  кирәк.  Табигать  турында  күпме  беләбез  икән, уен  шуны  күрсәтер.  ( Шигырь  укый )

2  Командалар  исем  һәм  девизларын  әйтәләр,  бер-берсен  сәламлиләр.

I тур.   Кем  күбрәк?

Бер  минут  вакыт  эчендә  һәр  команда  агач,  куак,  чәчәкләрнең  татарча исемнәрен  язалар.   Эш  тикшерелгәннән  соң  экранда  агач,  куак,  чәчәк  рә-семнәре  һәм  аларның  татарча  исемнәре  күрсәтелә.  

II  тур.   Бел, бу  нәрсә?

Укытучы.  Минем  кулымда  кыргый  хайван ,  җәнлек  һәм  кош  рәсемнәре.  Сез  миңа  сораулар  биреп,  нинди  хайван,  җәнлек  яки  кош  икәнен  ачыкларга  тиешсез.

( Бер  командага  сораулар  ярдәмендә  керпе  һәм  сандугач,  ә  икенчесенә  фил  һәм  чыпчыкны  ачыкларга  кирәк.)

III  тур.   Тапкырлар  һәм  зирәкләр.

Һәр  командага  сораулар  тәкъдим  ителә (Экранда ). Команда  сорауга  җавап-ны  таба  алмаса,  икенче  команда  җавап  бирә  ала.

1 нче  командага  сораулар:

- Язын  иң  беренче чәчәк  ата  торган  үсемлек. ( Үги – ана  яфрагы )

- Җирнең  үсемлекләр  үсә  торган  өлеше. ( Туфрак )

- Ни  өчен  өрәңгене  шырпы  патшасы  диләр? ( Аннан  шырпы  ясыйлар )

- Бал  корты  чакканнан  соң  нишли? ( Үлә )

- Урманга  баргач, аягың  җәрәхәтләнсә, нинди  үсемлек  кулланырга  мөмкин?

( Бака  яфрагы )

- Табышмак:

  Үзе  мич  башында,

  Үзе  тун  киеп  йоклый. ( Песи )

- Кайрым  яшел, яфракларым

  Сөйләшәләр  җилсез  дә.

  Йорт  салырга  теләсәгез,

  Бүрәнә  бирәм  сезгә. ( Усак )  

- Шарада:

  Аның  ике  иҗеге

  Бегә  көн  дә  сөт  бирә.

  Өченчесен  үләннән

  Кояш  алып  бетерә. ( Сыерчык )

2 нче  командага  сораулар:

- Ни  өчен  бүлмәгә  шомырт  чәчәкләре  куярга  ярамый? ( Баш  авыртырга  мөмкин )

- 40 төрле  авыруга  дәва  бирә  торган  куак. ( Гөлҗимеш )

- Нарат  сагызының  нинди  файдасы  бар? ( Теш  казналарын  ныгыта )

- Чукыр  кайчан  бала  чыгара? ( Кышын )

- Дөньяда  бердәнбер  ак  кайрылы  агач. ( Каен )

- Табышмак:

  Биек  тауның  каршында,

  Яшел  бүрек  башында. ( Нарат )

- Гомерем  озын,  үзем  нык,

  Ябалдашларым  да  киң,

  Хәтта  бар  чикләвекләрем. ( Имән )

- Шарада:

  Бер  иҗеге – чиксез  комлык,

  Икенчесе – бер  чәчәк.

  Җаваплары  дөрес  булса,

  Анда  гөл  дә  үсәчәк. ( Чүлмәк )

IV тур.    Дәвам  ит.

Мәкальнең  башы  әйтелә,  командалар  чиратлап  дәвам  итәргә  тиеш.

- Һәр  гөл  үз  сабагында  ( чәчәк  атар )

- Урман  белән  су -  ( табигать  күрке )

- Язның  байлыгы  - кояш,  ( көзнең  байлыгы – уңыш )

- Кечкенә  чишмәләрдән  ( зур  елгалар  була )

- Бүредән  курыксаң ,  (урманга  барма )

- Агач – җимеше  белән,  ( кеше – эше  белән )

V тур.    Сынамышлар  ярышы.

Командалар  чиратлашып  сынамышлар  әйтәләр.

VI тур.   .    Өй  эшен  тикшерү:  « Табигатьне  сакларга  кирәк! »  темасына  ясалган  плакатны  яклау.

Соңыннан,  тәрбияви  максатны  күздә  тотып,  түбәндәге  информацион  материал  бирелә ( экранда )

Суга  ташлаган  кәгазь  салфетка - өч  айдан,  ә  шырпы  алты  айдан  юкка  чыга. Тәмәке  төпчеге  суда  5  ел  чамасы,  полиэтилен  пакет  10-20  ел,  ә  нейлон  эшләнмәләр  30-40  ел  йөзә.  Консерв  банкасы  500  ел  дәвамында  череми.  Пыяла  шешә  бары  тик  1000  елдан  соң  гына  череп  юкка  чыга.

VII  тур.    Урманга  баручыларга  истәлек  язуы  ( памятка ) төзү.

Ял  итәргә  барганда  урманда  үзеңне  ничек  тотарга,  нишләргә  ярамавы  турында  истәлек  язуы  ( памятка ) төзиләр.   Соңыннан  экранда  ял  итү  күре-нешләреннән  рәсемнәр  күрсәтелә.  

VIII  тур.   Блиц – турнир.

Экранда  « агачлыкларыбыздан »     сүзе  чыга.  Аның  хәрефләреннән  яңа  сүз-ләр  ясарга  кирәк.

Уенга  йомгак  ясала,  җиңүче  билгеләнә. Соңыннан  табигатьнең  матурлыгын  сурәтләгән  шигырьләр  сөйләргә  мөмкин.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Класстан тыш чара.Юл йөрү кагыйдәләре.

     “ Исән-имин йөрим дисәң        Бел син юл кагыйдәсен”!...

Класстан тыш чара

Киң колачлы талант иясе (Галимҗан Ибраһимовның  125 еллык юбилеена багышланган   әдәби  викторина) ...

"Язучыны таны" - татар әдәбиятыннан класстан тыш чара.

"Язучыны таны" уены  - татар теле һәм әдәбияты атналыгында үткәрү өчен ачык чара.   Бу класстан тыш чара 5-8 класс укучылары өчен тәкъдим ителә....

Класстан тыш чара "Дәү әни һәм онык"

Өлкәннәр коненә багышланган кичә.   “Дәү әни һәм онык” бәйгесе.Максат:Газиз  дәү әниләргә мәхәббәт,игътибарлы мөнәсәбәт,шәфкатьлелек хисләре, гаилә   традицияләренә ихти...

"Дөнья могҗизалары" класстан тыш чара

"Дөнья могҗизалары" класстан тыш чара...

Без – табигать дуслары.

Ураманның әһәмияте турында балаларның белемнәрен ныгыту,баету;анда үсүче,яшәүче бар нәрсәгә мәрхәмәтле булырга өйрәтү;урманда үз-үзеңне әдәпле тоту кагыйдәләрен үзләштерү; Кызыл китап белән таныштыру,...