Без – табигать дуслары.
методическая разработка (5, 6, 7, 8, 9 класс)

Мухаметшина Гузель Муллануровна

Ураманның әһәмияте турында балаларның белемнәрен ныгыту,баету;анда үсүче,яшәүче бар нәрсәгә мәрхәмәтле булырга өйрәтү;урманда үз-үзеңне әдәпле тоту кагыйдәләрен үзләштерү; Кызыл китап белән таныштыру, кеше һәм табигатьнең үзара бәйләнеше проблемалары буенча белемнәрне гомүмиләштерү буенча дәрестән тыш чара.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Мухаметшина Гүзәл Муллануровна

Тема. Без – табигать дуслары.

Дәреснең максаты:

1.Ураманның әһәмияте турында балаларның белемнәрен ныгыту,баету;анда үсүче,яшәүче бар нәрсәгә мәрхәмәтле булырга өйрәтү;урманда үз-үзеңне әдәпле тоту кагыйдәләрен үзләштерү; Кызыл китап белән таныштыру, кеше һәм табигатьнең үзара бәйләнеше проблемалары буенча белемнәрне гомүмиләштерү.

2.Укучыларның үз фикерләрен матур итеп сөйли белү күнекмәләрен, иҗади эшләү сәләтен үстерү.

3.Табигать байлыкларын саклау буенча җаваплылык хисләре, туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: мәкаль һәм әйтемнәр язылган плакатлар, Кызыл китап,укучыларның иҗади эшләре, компьютер презентациясе.

Дәрес барышы.

  1. Унай психологик халәт тудыру

   Исәнмесез укучылар!

Әкрен генә музыка яңгырый. Аудиоязмада кошлар тавышы яңгырый,укытучы шигырь укый. 
Без – табигать баласы.

Исә җилләр,оча кошлар

Килә коштай очасы.

Күккә менеп, җиргә төшеп,

Шук җилләрне кочасы.

Ява яңгыр, ага сулар,

Килә судай агасы.

Киң болыннарда, урманнарда

Куян кебек чабасы.

Очып, чабып, уйнап туйгач,

Үсеп кеше буласы.

Җиң сызганып, илкәемнең

Чын хуҗасы буласы.

Табигатьнең матурлыгын

Килә саклап каласы.

Аның белән дус торасы:

Сау-сәламәт буласы:

Без – табигать баласы.


- Шигырь нәрсә турында ?( табигать турында.) 
-Ул сездә нинди хисләр уятты?( шатлык хисләре уятты.) 
 Ягез, без дә бер- беребезгә карап елмаеп, күңелләребезне күтәреп алыйк.
Бүгенге дәресебезнең темасы: Без –табигать дуслары дип атала. 

Табигатьнең матурлыгына, гүзәллегенә сокланмаган кеше юктыр.Ул үзендә никадәрле могҗиза саклый, күпме табигать күренешләре безнең өчен тылсым чыганагы булып кала. Дәрестә без сезнең белән әйләнә-тирә табигать , аның гүзәллеге турында һәм аның кешеләргә китергән файдасы, аны саклау һәм табигатьтә үз-үзеңне тоту турында сөйләшербез.

Укучылар, сезнеңчә, нәрсә ул табигать? (Укучыларның җавабы тыңлана). 
-Дөрес, рәхмәт укучылар. 
И табигать! Синең саф сулы чишмәләрең, адашырлык урманнарың, биек-биек тауларың, рәхәтләнеп сулый торган чиста һаваң бар. Күктә кояш елмая, болытлар йөзә, үсемлекләр үсә, кошлар сайрый, хайваннар йөри. Болар - барысы да табигать. 
аны саклау һәр кешенең изге бурычы.

Ә фәнни телдә бу төшенчә ничек яңгырый соң? `(Экология .Әйе,..)
• Экология – (грек сүзе) «Ойкос» – йорт, ә «логос» - фән дигәнне аңлата, яшәгән урының, йортың турындагы фән. 
Көтелгән җавап. 
• Кешене чолгап алган, аның эшчәнлегеннән тыш барлыкка килгән табигый материаль дөнья. Жир планетасы. Бездән башка барлыкка килгән табигать. 
• Билгеле бер урынның жир-сулары, үсемлек hәм хайваннарның дөньясы. Безенең як табигате. Авылыбыз, елгабыз, чишмәләребез, урманнарыбыз.

-Бүгенге дәресебезне табигатьнең иң матур кочагында үтәр. Хәзер түбәндәге табышмакны тыңлагыз, сүз нәрсә турында баруын әйтерсез.

Язын ямь бирә,

Җәй салкын бирә.

Көзен тәм бирә,

Кышын тун бирә.(урман)

Без бүген сезнең белән урманга кунакка барырбыз. Тик урманга кергәнче, безгә өч кагыйдәне искә төшерергә кирәк. Алар нинди? – шаулама,чүпләмә,рәнҗетмә.(музыка).

Урманга килүгә безне нәрсәләр каршы ала? (җаваплар).

  • Әйе, яшел ябалдашлары белән күкне терәтеп утырган агачлар- табигатьнең гүзәл бер могҗизасы. Агачлар- безнең дустыбыз, саклаучыбыз, дәвалаучыбыз, туендыручыбыз, кыскасы безнең тормышыбыз Алар һавадагы микробларны бетерә, тавышларны йота, кислород бүлеп чыгара.

Урман кешенең иң юмарт дусты. Ул йорт салырга агач бирә, анда бик күп дару үләннәре үсә. Урман бүләк итә торган байлыклар санап бетергессез. Ул кешегә 20 мең артык төрдәге продукция җитештерү өчен чимал бирә.

Урман безгә үзенең матурлыгы белән кадерле, саф һавасы, яфраклары әкрен генә кыштырдавы, кошлар сайравы - болар барысыда кешенең кәефен күтәрә, рухын ныгыта, сәламәтләндерә.

Шуңа күрә урман сукмакларыннан саклык белән үтәргә, яңа юллар ясамаска кирәк.

1нче укучы. ”Урман –зур байлык”    риназ

   Урманнар республикабыз җирләренең биштән бер өлешен алып тора. Алар – туган ягыбызның бизәге, дым саклаучысы,яхшы ял итү урыны. Монда шифалы салкынча hава, яфраклар кыштырдавы,кошлар сайравы тынычландырып, күңелне күтәреп җибәрә.

Урман агачлар,куаклар, төрле үсемлекләргә, кошларга hәм хайваннарга бай. Татарстаныбызда ылыслы, яфраклы hәм катнаш урманнар бар. Ылыслы урманда чыршы, нарат агачлары, мүк, абага, нарат җиләге,кара җиләк, кызыл бөрлегән үсемлек-үләннәре үсә. Яфраклы урманда каен, усак, өрәңге, имән, миләш агачлары, чикләвек, кура җиләге, гөлҗимеш, балан куаклары, сәрдәнә,күкебаш, энҗе чәчәк, курай үләне, канлы үлән үрчи.

   Кеше  урманнан башка яши алмый. Ул гөмбәләр, җиләкләр, чикләвекләрне, урман хайваннарының итен азык итеп куллана; агачтан җиhазлар, кәгазь ясый, йортлар, кораблар төзи; дару үләннәрен медицинада файдалана; җәнлекләрнең тиресеннән өс киеме тегә. Ә урман hавасын сулау- үзе бер шифа. Шуңа табигатьне саклау hәр кешенең изге бурычы.

Хәзер укучылар без агачлар турында табышмаклар чишеп китәрбез.

Табышмаклар әйтү.

  1. Ап-ак күлмәген кигән,

Күлмәгенә тап тигән.

  • Җәй башында җиләгемне

Авыз итәрсез, - дигән ( каен).

  1. Кышын да ,җәен дә бертөсле.(Чыршы,нарат.)
  2. Юл өстендә җиз бүкән. ( имән).
  3. Нинди агач җилсез шаулый?(усак)

   Яшел ябалдашлары белән күкне терәтеп утырган агачлар табигатьнең гүзәл бер могҗизасы.” Алар тәсбих әйтеп кешеләргә гел бәхет, тәүфыйк теләп торалар”- диләр олылар. Кешенең бөтен тормышы табигатьтә уза бит. Чөнки кеше никадәр генә көчле булып күренмәсен ул табигать баласы. Агачларда кеше язмышы дип юкка гына әйтмиләр.

   Әйдәгез, халкыбызның урман турындагы мәкаль һәм өйтемнәрен искә төшерик.

Урманга шырпы белән............бармыйлар.

Җимешен аша,........ботагын сындырма.

Кошларны рәнҗетмә,...... каргарлар.

Кош йомыркаларын ватма,.......күз яшеңне түгәрсең.

Ял итеп алыйк.Кышкы урманда.

Кышкы урманга килдек(бүлмә буйлап йөриләр),

Матур урыннар күрдек(кулларны як-якка җәяләр),

Тун кигән каен – уңда(күрсәтәләр),

Ямь-яшел чыршы – сулда,

Кар бөртекләре оча(кулларны күтәреп,фонарик ясап әйләнәләр),

Әйләнеп җирне коча.

Әнә куян сикерә(сикерәләр),

Ул бүредән элдертә(урында йөгерәләр).

Без дә аннан качабыз(иеләләр),

Тапмас безне ул явыз.

Аю бабай ял итә(күзләрне йомып ,башны кулга куялар),

Кызылтүшләр очалар(басып кулларын җилпиләр),

Бигрәк матур алар.

Урманда рәхәт булса да (булмә буйлап йөриләр),

Өйгә кайтыйк, балалар!

Урман җәнлекләре белән танышу.Табышмаклар әйтү.

  • Алгы тәпие кыска

Чабарга ул бик оста. ( куян.)

  • Энәсе күп- йөзләп,меңләп!

Берни тегә алмый юньләп.( керпе.)

  • Кош түгел - оча,

 Ябалактан курка.

Чикләвек ярата,

Сызгырса,урман яңгырата.( тиен).

  • Кагылмый болай кәҗә, сарыкка,

Ләкин кызыга үрдәк, тавыкка.

Үзе ялагай, үзе хәйләкәр,

Ул нәрсә булыр, йә әйтеп җибәр. ( төлке).

  • Килә бер батыр атлап,

Аягы баса лап-лап.

Урманда йөри,

Умартадан бал көри.( аю).

  • Сорыдыр төсе,

Үткендер теше,

Урманда йөри,

Сарыклар эзли. ( бүре).

                                                         Бик дөрес, балалар.

-Балалар, менә бүген безгә Бүләк урманчылыгының хуҗасы хат җибәргән. Әйдәгез, хатны укып карыйк.( Хат уку)

Исәнмесез балалар!

Башыма бик зур кайгы төште. Кояшны болытлар каплады. Урманым караңгыланды, бөтен дөнья ямьсезләнде. Кошларым, җәнлекләрем качып бетте, аланнарымда үләннәр дә үсми башлады. Шәфкатьле, миһербанлы балалар булсагыз, миңа ярдәм итегез.

( Урман хуҗасы).

   -Ягез, укучылар,Урман хуҗасына ярдәм итәбезме?

( Тактадагы кояшны болытлар каплаган. Болытлар артына экологик ситуацияләр ,биремнәр язылган).

1.Әгәр сез урманга кергәч, куак астында каты итеп бер кош кычкыра башласа, нишләр идегез?(Кош оялары янына якын килмәскә,шауламаска  кирәк,чөнки кошлар кешеләрдән куркалар)

2. Сез иптәшегезнең ботак сындырганын күрәсез. Бу очракта, нишләр идегез?(Урманда агач ботакларын сындырырга ярамый)

3. Каен агачының суы акканын күрдегез.Нишләр идегез?

4.Экскурсиягә баргач, чүп-чарларны кайда ташлар идегез?(Узебез белән сумкага салып алып кайтырга ,табигатьне пычратмаска кирәк )

5.Кошларның нинди әһәмияте бар?(кошлар зарарлы бәҗәкләрне юк итәләр.)

6.Кошларның, үсемлекләрнең, хайваннарның сирәк очрый торган яки бөтенләй юкка чыккан төрләре кайда тупланган?

-рәхмәт ,укучылар. Сез барлык сорауларга да дөрес җавап бирдегез.

    Ә монысы сез әйткән- Кызыл китап.

3нче укучы. Кызыл китапка җир йөзендә аз калган, югалып баручы үсемлекләр hәм хайваннар турында белешмә тупланган. Кызыл – куркыныч янавын белдерүче төс. Ул: “Үсемлекләр hәм хайваннар бәлагә тарыган,аларга ярдәм итегез!” – дип кисәтә. Татарстанның Кызыл китабы Татарстан фәннәр академиясе, Казан дәүләт университеты галимнәре, әйләнә-тирә мохитне һәм табигый байлыкларын саклау министрлыгы тарафыннан язылган. Бу китапка 32 төр имезүче, 85 төр кош, 4 төр сөйрәлүче хайван, 241 төрле үсемлек,29 төр гөмбә, 9 төр балык  кертелгән. Бу китапка кертелгән хайваннар , үсемлекләр, балыклар, гөмбәләр безнең туган ягыбызда да бар. Аларга тияргә ярамый,аларны сакларга кирәк. Моның өчен штраф та каралган.

Без “Кызыл китапка” кергән үсемлек,җәнлекләрнең рәсемнәрен ясадык, әйдәгез әле аларны күрсәтеп китик.

Сары башмакчык.

Урманда үсә.Аның чәчәге башмак кебек.Бу үсемлек 15-17 елдан соң гына чәчәк ата.

Женьшень

Бик файдалы дару үсемлеге.

Реликт кисмән.

Безнең илдә иң зур бөҗәк.

Ак торна.

Бик матур кош. Кешеләр ак торналарны питомникларда үрчетә башлаганнар.

   Безнең Туган илебезнең хайваннар дөньясы бик бай һәм төрле. Күп хайваннар кешегә кыйммәтле мех, тире, ит бирә. Табигатьне саклау турындагы Закон хайваннар дөньясын дөрес файдалануны күздә тота һәм күп кенә хайваннар бетү алдында тора, андый хайваннар өчен тыюлыклар оештыралар. Безнең Татарстанда 2 зур тыюлык бар. Раифа тыюлыгы, Идел- Кама тыюлыгы.

  •  Әйдәгез табигатькә карата сак булыйк!

    Әйдәгез, хәзер бергәләп нәтиҗә ясыйк.

  • Нәрсә ул табигать?
  • Урманда үз-үзеңне әдәпле тоту кагыйдәләрен искә төшереп үтегез әле?
  • Урманның кешегә нинди файдасы бар?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Чын дуслар нинди була?" 7нче сыйныфта ачык дәрес үрнәге

Открытый урок  в 7 классе был проведен в рамках конкурса "Учитель года -2009"...

Чын дуслар нинди була?(урок в 7 классе)

Открытый урок в 7 классе, в рамках конкурса "Учитель года-2009"...

: БОЕРЫК ФИГЫЛЬНЕҢ III ЗАТ ФОРМАСЫ (ТУГАН КӨН ДУСЛАР БЕЛӘН КҮҢЕЛЛЕ)

Усвоение и применение на практике русскоязычными детьми 3-го лица повелительного наклонения....

Кошлар-безнең дуслар.

Кошлар-безнең дуслар. 5нче сыйныф өчен(рус төркеме) әдәбият дәресе....

Сагыналар сине якын дуслар

Заманында популяр драма артисткасы,татар опера театрының күренекле солисты,татар халкын  берсеннән-берсе матур җырлары белән куандырган данлыклы композитор Сара Садыйкованың якты истәлегенә...

Сәламәтлек театры "БАРСИК ҺӘМ АНЫҢ ДУСЛАРЫ"

Сәламәтлек театры "БАРСИК ҺӘМ АНЫҢ ДУСЛАРЫ"...

Без - табигать дуслары- класстан-тыш чара

Данная  методическая  разработка  внеклассного  мероприятия  предназначена  для  5- 6  классов.  Некоторые  конкурсы  интеллектуальной  игры...