Сәламәтлек театры "БАРСИК ҺӘМ АНЫҢ ДУСЛАРЫ"
методическая разработка по теме

Кашапова Фирүзә Фәнил кызы

Сәламәтлек театры "БАРСИК ҺӘМ АНЫҢ ДУСЛАРЫ"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл slamtlek_teatry_barsik_hm_anyn_duslary.docx30.26 КБ

Предварительный просмотр:

ТР АЗНАКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ ГОМУМИ БЕЛЕМ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ “СӘПӘЙ ТӨП ГОМУМИ БЕЛЕМ МӘКТӘБЕ”

СӘЛАМӘТЛЕК ТЕАТРЛАРЫНЫҢ

IX РЕСПУБЛИКА КОНКУРСЫНЫҢ МУНИЦИПАЛЬ ЭТАБЫ

“ОЛИМПИЙСКИЙ НАШ ПРИВЕТ”

ТЕАТР СӘНГАТЕНЕҢ ЖАНРЫ: ОРИГИНАЛЬ


“БАРСИК ҺӘМ АНЫҢ ДУСЛАРЫ”

(2013 НЧЕ ЕЛДА КАЗАНДА ҮТКӘРЕЛӘЧӘК

ҖӘЙГЕ УНИВЕРСИАДАНЫ КАРШЫЛАП)

ҖИТӘКЧЕЛӘР:

ТӘРБИЯ ЭШЛӘРЕ БУЕНЧА ДИРЕКТОР

 УРЫНБАСАРЫ КАШАПОВА ФИРҮЗӘ Ф.;

ПЕДАГОГ – ОЕШТЫРУЧЫ

ИСМӘГЫЙЛЕВА ЛИЛИЯ М.

2012-2013 нче уку елы

   КАТНАШАЛАР:

ЙОМРЫ ИКМӘК – 6 НЧЫ СЫЙНЫФ УКУЧЫСЫ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА ГҮЗӘЛ
ВРАЧ            -6 НЧЫ СЫЙНЫФ УКУЧЫСЫ ГОЛЯЦКАЯ ЭЛИЗА

КЫЗЫЛ КАЛФАК- 7 НЧЕ СЫЙНЫФ УКУЧЫСЫ ЛАТЫПОВА РӘМИЛӘ

БУРАТИНО- 7 НЧЕ СЫЙНЫФ УКУЧЫСЫ ХӨСӘИНОВ ДИНАР

БАРСИК -6 НЧЫ СЫЙНЫФ УКУЧЫСЫ ХӨСӘИНОВ ИЛНАЗ

“КҮҢЕЛЛЕ СПОРТ УЕННАРЫ”  КҮРЕНЕШЕНДӘ – 5, 6, 7 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ.

МАКСАТ:

-ОЛИМПИАДА УЕННАРЫНЫҢ ТАРИХЫ ТУРЫНДА БЕЛЕМНӘРНЕ ҮСТЕРҮ;

-МӘКТӘПТӘ СПОРТ ТРАДИЦИЯЛӘРЕН САКЛАУ;

-БАЛАЛАРНЫҢ ИҖАДИ СӘЛӘТЛӘРЕН ҮСТЕРҮ;

- СӘНГАТЬ АША УКУЧЫЛАРДА СӘЛАМӘТ ЯШӘҮ РӘВЕШЕ ФОРМАЛАШТЫРУ;

-УКУЧЫЛАРНЫ СӘЛАМӘТ ЯШӘҮ РӘВЕШЕН ПРОПАГАНДАЛАУГА ТАРТУ.

Врач янына Йомры икмәк килеп керә.

Йомры икмәк: Ой, үләм, үләм, үләм...Ашадым да ашадым, ашадым да ашадым. Сусадым. Сусадым да су эчтем, аннан тагын ашадым. Уф, үләм, үләм, үләм, сулый да алмыйм.Тыным кысыла, доктор, зинһар ,ярдәм итегез! Быел тагын эләгә алмыйм бит инде балалар шөгыльләнә торган спорт сараена.

Врач: Яле, Йомры икмәк, уз әйдә, карыйк, ни булды икән?(Карый). А-а-а! Аңлашылды, утырып тор әле!

Кызыл калфак керә.

Кызыл калфак: Ой, о-й! Ни булды соң миңа? Көн саен иртәнге зарядкадан соң урман сукмагы буйлап чабып кайтам мин, бүген әллә нәрсә булды, әбиемә дигән пирожкиның берничәсен генә авыз иттем ләбаса. Кинәт кенә әллә нәрсә булды, бөтен гәүдәм авырайды, күз алларым караңгылана. Зинһар, ярдәм итегез.Мин бит җиңел атлетика буенча ярышка әзерләнәм.

Врач: Кил әле, Кызыл Калфак. Хәзер беләбез аны, утыр әле.

Буратино керә.

Буратино: Ш. Галиевның “Ай тешем” шигыренең 2 куплетын сөйли.

Һай, тешем сызлавы

Башымныбораулый,

Бүредәйулыйм да,

Мәчедәймыраулыйм.

 Пожалуйста! Миңа да ярдәм кирәк. Мин һичшиксез балаларның җыелма футбол командасына эләгергә тиеш.

Врач: Яле, сабыррак бул, Буратино, сине дә карап карыйк. Ай-яй! (карый). Мин сезнең авыруларыгызның сәбәбен ачыкладым. Болар- дөрес тукланмау, витаминнар җитмәү, аз хәрәкәтләнү.

Ишек шакыйлар.

Врач: Керегез!

Барсик: Исәнмесез! Сәлам! (шат күңелле)

Врач: Сез кем? Бик таныш та кебек, авыруга да бер дә ошамаган.

Барсик: Минем исемем Барсик. Мин Казан шәһәрендә туганмын. Спорт белән шөгыльләнергә бик яратам. Без – спортсменнар елга берничә тапкыр врач күзәтүе үтәбез, мин дә нәкъ менә шул сәбәпле сезнең янда.

Врач: Рәхим ит, Барсик!

Барсик: Сез инде ишетеп беләсездер, 2013 нче елда Казанда Җәйге Универсиада үткәреләчәк.

Йомры икмәк: Ә нәрсә соң ул Универсиада?

Барсик: Әлеге сүз “Университет” һәм “Олимпиада” кушылмасыннан тора, студентлар арасында үткәрелә торган спорт ярышларын белдерә.

Буратино:Кызык! Ә анда футбол да буламы? Кайда уйлап тапканнар ул уеннарны?

Барсик: Бу чара беренче тапкыр 1959 елда Италиянең Турин шәһәрендә уздырылган.

Врач: Яле, Барсик, чемпион дускай, якынрак кил. Молодец! Син сау-сәламәт. Универсиада ярышларына әзерләнә аласың. Ә сез, дуслар, Барсиктан үрнәк алыгыз.

Барсик:Үрнәк алырлык балалар Сәпәй мәктәбендә укыйлар, әле күптән түгел генә мин анда булып кайттым, аларны Универсиада ярышларына бергәләп әзерләнергә чакырдым.

Кызыл калфак: Ә еракмы соң ул мәктәп?

Барсик: Азнакай районында гына , әйдәгез, минем самолётым да бар, очтык Сәпәйгә. Анда балалар сау-сәламәт, шат күңеллеләр, спорт белән шөгыль-ләнергә бик яраталар.

Музыка уйный, Сәпәй мәктәбенә килеп җитәләр.

Барсик: Исәнмесез! Сәлам! Дуслар!Мин сөйләгән балалар сезнең алда. Алар безгә үзләренең сәламәт булу серләрен ачарлар.

Музыка уйный, күңелле спорт уеннары күренеше.

Җыр җырлап балалар каршы ала:

Һәр чиректә спортзалда

Була бәйге-тамаша.

Спорт төрләре буенча

Балалар көч сынаша.

КУШЫМТА:

Саф һавада уйныйбыз без

Шаярабыз, көләбез.

Спортның файдасы күп

Сау – сәламәт шуңа без

Йөгерүдә иң беренче

Гүзәл белән Инзилә.

Тупны бик ерак ыргыта

Альбина һәм Лилия.

КУШЫМТА ШУЛ УК.

Илдар белән Ильвина

Шаһлар шахмат илендә.

Һәр елны җиңеп кайталар

Бирешмиләр бүген дә.

КУШЫМТА ШУЛ УК.

Кыш җиттеме, һәрберебез

Чаңгыда узышабыз.

Анда иң беренчеләрдән

Марат, Азалиябез.

КУШЫМТА ШУЛ УК.

Районда да ярышабыз

Яклап мәктәпнең данын.

Елдан – ел гел арта бара

Җиңүчеләрнең саны.

КУШЫМТА ШУЛ УК.

Саф һавада уйныйбыз без

Шаярабыз, көләбез.

Спортның файдасы күп

Сау – сәламәт шуңа без.

КУШЫМТА ШУЛ УК.

Барсик: Ышандыгызмы инде мин әйткәннәргә? Ошадымы сезгә Сәпәй балалары?

Буратино: Әйе, болар арсында безнең шикелле бер генә авыру бала да юк. Минем дә тешем сызлавы басылды, күңелләрем күтәрелеп китте.

Барсик: Күрәм, Кызыл Калфак белән Йомры икмәктә аңладылар бугай, эшнең нидә икәнен.

Кызыл Калфак: Исемә төште, күзләрем ачылып китте, син бит данлыклы чемпион Барсик.

Йомры икмәк: Әйе, без синең фотоңны “Салават күпере” журналында күрдек бит.

Буратино: Ә-ә-ә! “Мин Роналдуны уздырачакмын!” хикәясе дә бит синең хакта! Барсик, дускай, мин дә бит данлыклы спортчы булырга хыялланам. Ал мине дә үз командаңа, бөтенесен дә аңладык, мин шөгыльләнәчәкмен, бик тырышачакмын!

Барсик: Ярый, Буратино! Әзерлән!

Йомры икмәк: Ә мин җиңел атлетика ярышларына да әзерләнәм.

Барсик: Ярый, дуслар! Тырышкан табар, ташка кадак кагар, дигән бит борынгылар. Без барыбыз да спорт ярышларында катнашып, зур уңышларга ирешеп Универсиадага эләгергә тиешбез.

“Спортны яратабыз”шигырен сөйләнә:

Сәламәтлек- зур бәхет, дип

Әйтмиләр юкка гына.

Яшәве дә кызык, рәхәт,

Сәламәт булсаң гына.

         Спорт белән шөгыльләнсәң,

          Күңелең гел шат булыр.

          Беркайчан да авырмассың,

          Чирләр дә куркып торыр.

Начар гадәт- ялкаулыкны

Читкә алып ташлыймын.

Һәр иртәне иренмичә

Зарядкадан башлыймын.

         Бер авырлыгы да юк бит,

         Рәхәт кенә югыйсә.

 Спорт белән дуслар гына

         Таза, сау булып үсә.

Күңелле музыка астында Сәламәтлек театры тәмамлана.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Чын дуслар нинди була?" 7нче сыйныфта ачык дәрес үрнәге

Открытый урок  в 7 классе был проведен в рамках конкурса "Учитель года -2009"...

Чын дуслар нинди була?(урок в 7 классе)

Открытый урок в 7 классе, в рамках конкурса "Учитель года-2009"...

: БОЕРЫК ФИГЫЛЬНЕҢ III ЗАТ ФОРМАСЫ (ТУГАН КӨН ДУСЛАР БЕЛӘН КҮҢЕЛЛЕ)

Усвоение и применение на практике русскоязычными детьми 3-го лица повелительного наклонения....

Кошлар-безнең дуслар.

Кошлар-безнең дуслар. 5нче сыйныф өчен(рус төркеме) әдәбият дәресе....

Сагыналар сине якын дуслар

Заманында популяр драма артисткасы,татар опера театрының күренекле солисты,татар халкын  берсеннән-берсе матур җырлары белән куандырган данлыклы композитор Сара Садыйкованың якты истәлегенә...

Презентация "Минем дусларым"

Презентация к уроку татарского языка в 10 классе...