Сагыналар сине якын дуслар
классный час (9 класс) по теме

Васильева Раушания Аглулловна

 

Заманында популяр драма артисткасы,татар опера театрының күренекле солисты,татар халкын  берсеннән-берсе матур җырлары белән куандырган данлыклы композитор Сара Садыйкованың якты истәлегенә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon sagynalar_sine_yakyn_duslar.doc51 КБ
Office presentation icon sagynalar_sine_yakyn_duslar.ppt2.6 МБ

Предварительный просмотр:

                                 

Муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Кызыл Тау урта гомуми белем мәктәбе

Сагыналар сине якын дуслар.

(Әдәби –музыкаль кичә.)

I категорияле

 татар  теле һәм

 әдәбияты укытучысы

Васильева Раушания Әһлулла кызы

2012

                        Сагыналар сине якын дуслар.

        Залга Сара Садыйковага багышлап чыгарылган стена газетасы,аның портреты,тормышы һәм иҗатына караган викторина сораулары,С.Садыйковның Ә.Ерикәй сүзләренә язылган җырыннан өзек  язылган плакат эленә.

                                 1 нче укучы:

                                                     Сагыналар сине асыл кошлар,

 Сагыналар сине якын дуслар.

   Күңелем эзли сине кич-иртән,

         Мин сине һаман сагынып көтәм...

     Изге җаннар җирдән китә тора-

                                                      Бәгырьләргә тагын кан сава.

                                                      Җырың гына калды микәнни соң

                                                      Соңгы ядкарь булып дөньяга.

                                                      Бар йөрәкләр моңга сусаганда,

                                                      Юаныр сүз тансык чагында,

                                                      Син бик кирәк кеше идең безгә

                                                       Мәйданда һәм ямьле табында.

                                                       Киләчәкне күрер кешеләрнең

                                                       Кешелеген җирдә сакларга.

                                                       Мәңгелек җан иңдерергә иде

                                                       Синең кебек изге затларга.

                                              Уфа ни өчен матур

Сара Садыйкова музыкасы                                           Нәби Дәүли сүзләре

         1 нче алып баручы: Заманында популяр драма артисткасы,татар опера театрының күренекле солисты,татар халкын  берсеннән-берсе матур җырлары белән куандырган данлыклы композитор Сара Садыйкова турында кем генә белми икән?!

         2 нче алып баручы: Татарстанның халык артисткасы, мәшһүр җырчы Сара Садыйкова 1906 елның 1 ноябрендә Казан шәһәрендә туа. Ул дөньяга киләсе көнне аның әтисе белән әнисен туганнары мәҗлескә чакыра. Җырлап-биеп күңел ачканда нәни Сара туа. Шундый вакытта туган бала сайрар кош, сандугач булмыйча кем булсын? Беренче музыка кичерешләрен ул болай дип яза: “.. 5-6 яшемдә гармунда уйнарга өйрәндем. Үзем уйныйм, үзем җырлыйм. Минем беренче сәхнәм- өстәл асты булды.Өйдә кунаклар җыелганда минем гармун уйнап җырлавымны сорыйлар,ә мин ояла идем, шуңа күрә өстәл астында качып “концерт” бирә идем...”

                                    Беренче мәхәббәт

  Сара Садыйкова музыкасы                       Ә. Рәшитов сүзләре

       1 нче алып баручы: Сабакка йөрер вакыты җиткәч Сараның шул заманның данлыклы кызлар мәктәбе- Фатиха Аитова мәктәбенә укырга бирәләр. Аны тәмамлагач ул Педогогика техникумында укый.

     Егерменче еллар... Мәскәү концерваториясендә укырга бер кыз килә.Бик тырышып укый ул. Вокал буенча белем ала. Әнисен, Казанны сагына... 

    2 нче алып баручы:

                           Ал гөлләр сибегез безнең юлга,

                           Иделнең иртәнге җилләре.

                           Мәңгегә гомергә истә калсын

                           Казанның кадерле кичләре.

                                  “Казан кичләре”

     2нче укучы:

                        Син тик син генә...

                         Тормышыма ямь бирәсең,

                         Давылларга каршы торган

                         Тау чәчәге кебек,

                         Миңа карап елмаясың, көләсең.

                         Синең көлүең,синең күз карашың

                          Бер күрүдә утларга салды.

                          Синең назлап әйткән татлы сүзең

                          Йөрәгемнең түрендә калды.

                          Сандугачка тиңләп тыңлыйм да мин,

                          Тыңлап туймыйм синең тавышны.

                          Тавышыңда нинди моңнар бардыр,

                          Таратасың кайгы-сагышны.

 1 нче алып баручы: Сара беренче мәхәббәтен Мәскәдә укыган чагында очрата. Газиз Айдарский  була ул. Казан тамашачысын үзенә каратып өлгергән артист Газиз Айдарский да Мәскәүгә укырга киткән була. Ике талантлы кеше.Белемгә омтылучы, эш сөючән бу егетне Сараның әти-әнисе дә,туганнары да хөрмәт итәләр. Аларның уртак бәхетләре-кызлары Әлфия туа.

    2 нче алып баручы: Мәскәүдә укып йөргән җирләреннән алар Казанга кайталар.Берсе-Газиз Айдарский, беренче профессиональ татар режиссеры, икенчесе- примадонна. Ике талант кешесенең Казанга беренче опера спектаклендә катнашырга кайтуы тамашачылар өчен зур вакыйга иде.

                                        Иркәң буласым килә

     Сара Садыйкова музыкасы                      Лена Шакирҗанова сүзләре

  1 нче алып баручы: 1927-1928еллар. Мәскәү, Ленинградта  укучы татар җырчылары:Сара Садыйкова, Асия Измайлова, Разыя Садыйкова(Сара Садыйкова белән бертуган)һәм башка артистлар Казанга кайтып концертлар бирәләр. Сара ханымның тавышы матур булганга аны “Татарстан сандугачы” дип йөртәләр. 

Мин сандугач түгел,җырлыйм өзелеп,

                                  Туган якка уем тартылган

                                  Сандугачтай читтә сайраганчы,

                                  Очып кайтам җырым артыннан.

  2 нче алып баручы: Өлкән буын кешеләре Сара апаны гаҗәеп талантлы җырчы буларак хәтерли. Сара Садыйкова Татарстанда опера сәнгатен үстерүдә зур өлеш кертә. Ул – татар опера театрына  нигез салучыларның берсе.Опера театры сәхнәсендә Сара Садыйкова җырлап башкарыла торган күп кенә образлар туа. Ул опера театры сәхнәсендә онытылмас образлар иҗат итә. Сара ханым халкыбызда опера сәнгатенә мәхәббәт уята.

                                                   “Үз илемдә”

            Сара Садыйкова музыкасы              Гөлшат Зәйнашева сүзләре

         1 нче алып баручы:   1933 ел... Ире Газиз Айдарский каты авырудан үлеп китә. Аның белән мәңгегә аерылышу хәсрәтен Сара бик авыр кичерә.

         2 нче алып баручы: 1934 ел... Әнисе үлеп китә. Әнисенең ул бик җылы итеп искә ала.

“.. Әнкәй безне, биш баланы зур авырлыклар белән үстерде, ничектә кеше итәргә тырышты.. Әнкәйнең язмышы үзе бер җыр кебек..” Әниләр турында җыр язарга җыенып йөргәндә, ул Роберт Миңнуллинның шигырен күреп ала.

Шулай итеп көй туа.

                                             “Әнкәй”

Сара Садыйкова музыкасы                    Роберт Миңнуллин сүзләре

    1 нче алып баручы: Шушы авыр хәсрәтләрне аз гына булса да онытсын дип студиядә киңәшеп, аны Ташкент якларына ерак гастрольләргә чыгарып җибәрәләр. Ташкентта татарлар күп яши. Анда ул вакытта татар театры да эшләгән. Монда ул зур уңыш казана, аның кайгысы таралгандай, күңеле күтәрелгәндәй була.  

       Еллар  узгач аның күңелендәге моң һәм тиңсез таланты чишмә булып икенче үзәннән ага башлый. Сара ханымның икенче гомере – композиторлык чоры башланып китә.

           2 нче алып баручы: Сара Садыйкованың җырлар яза башлавына күренекле композиторыбыз Салих ага Сәйдәшев сәбәпче була. Аның киңәшен тотып Сара Садыкова көй яза башлый.

           Ә инде Гомәр Бәширов сүзләренә язган  “ Җидегән чишмә” җыры  белән Сара Садыйкова  үз – үзенә һәйкәл куйды. Бу җыр аны югары баскычка күтәрде. Бу шигырьгә көйне ул бик озак эзли һәм менә инде күңеленә ятышлы көй таба. Халык бу җырны тиз күреп алды һәм яратып өлгерде.

                                      “Җидегән чишмә”

Сара Садыйкова музыкасы                         Гомәр Бәширов сүзләре

           1 нче алып баручы; Үзенең иҗат гомерендә 400 якын җыр язды Сара апабыз.

           Һәр җыры музыка сөючеләргә бер бүләк иде.Сара Садыйкованың композиторлык иҗаты татар музыка дөньясында гаҗәеп бер могҗиза.Татар зыялары арасында чиккән калфак киеп йөрүче бердәнбер хатын-кыз иде ул.

   Ул үзенең 70 яшен дә, 75 яшен дә җырлый-җырлый үткәреп яшәде. 80 яшенә кадәр иҗат эчендә кайнап яшәде.

    Аның тарафыннан иҗат ителгән җырлар бөтен дөньяга сибелеп яшәгән татар халкының йөрәгендә яши.

    Әнә ул “Казан кичләре”булып күңелләргә тула, “Җидегән чишмә” булып челтерәп ага.

          2 нче алып баручы: Сара Садыйкова чын мәгънәсендә татар сандугачы. Соңгы көннәренә кадәр,ә ул 1986 елда, каты авырудан соң вафат була,ул иҗат эчендә булды.

         Сара апаның үлеме татар халкы өчен зур югалту булды.Мондый кабатланмас талант,мондый язмыш 100 елга бер генә килә.

         Кеше китә-җыры кала.

         Җыр туа,җыр яши, җырлаучысы булганда җыр үлми, чөнки аларны җырлыйлар һәм җырлаячаклар.

          Татарстанның халык артисткасы,РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булган Сара Садыйкованың җырлары мәңгегә безгә калды.

                                           “Әй язмыш,язмыш”

Сара Садыйкова музыкасы                              Сибгат Хәким сүзләре

                                           “Белегез шуны”

Сара Садыйкова музыкасы                            Илгизәр Фазлуллин сүзләре

               

 

 


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Сагыналар сине якын дуслар. Залга Сара Садыйковага багышлап чыгарылган стена газетасы,аның портреты,тормышы һәм иҗатына караган викторина сораулары,С.Садыйковның Ә.Ерикәй сүзләренә язылган җырыннан өзек язылган плакат эленә. 1 нче укучы : Сагыналар сине асыл кошлар, Сагыналар сине якын дуслар. Күңелем эзли сине кич-иртән, Мин сине һаман сагынып көтәм... Изге җаннар җирдән китә тора- Бәгыр ь ләргә тагын кан сава. Җырың гына калды микәнни соң Соңгы ядкарь булып дөн ь яга. Бар йөрәкләр моңга сусаганда, Юаныр сүз тансык чагында, Син бик кирәк кеше идең безгә Мәйданда һәм ям ь ле табында. Киләчәкне күрер кешеләрнең Кешелеген җирдә сакларга. Мәңгелек җан иңдерергә иде Синең кебек изге затларга. Уфа ни өчен матур Сара Садыйкова музыкасы Нәби Дәүли сүзләре 1 нче алып баручы: Заманында популяр драма артисткасы,татар опера театрының күренекле солисты,татар халкын берсеннән-берсе матур җырлары белән куандырган данлыклы композитор Сара Садыйкова турында кем генә белми икән?! 2 нче алып баручы: Татарстанның халык артисткасы, мәшһүр җырчы Сара Садыйкова 1906 елның 1 ноябрендә Казан шәһәрендә туа. Ул дөньяга киләсе көнне аның әтисе белән әнисен туганнары мәҗлескә чакыра. Җырлап-биеп күңел ачканда нәни Сара туа. Шундый вакытта туган бала сайрар кош, сандугач булмыйча кем булсын? Беренче музыка кичерешләрен ул болай дип яза: “.. 5-6 яшемдә гармунда уйнарга өйрәндем. Үзем уйныйм, үзем җырлыйм. Минем беренче сәхнәм- өстәл асты булды.Өйдә кунаклар җыелганда минем гармун уйнап җырлавымны сорыйлар,ә мин ояла идем, шуңа күрә өстәл астында качып “концерт” бирә идем...”

Слайд 2

Беренче мәхәббәт Сара Садыйкова музыкасы Ә. Рәшитов сүзләре 1 нче алып баручы: Сабакка йөрер вакыты җиткәч Сараның шул заманның данлыклы кызлар мәктәбе- Фатиха Аитова мәктәбенә укырга бирәләр. Аны тәмамлагач ул Педогогика техникумында укый. Егерменче еллар... Мәскәү концерваториясендә укырга бер кыз килә.Бик тырышып укый ул. Вокал буенча белем ала. Әнисен, Казанны сагына... 2 нче алып баручы: Ал гөлләр сибегез безнең юлга, Иделнең иртәнге җилләре. Мәңгегә гомергә истә калсын Казанның кадерле кичләре. “ Казан кичләре” 2нче укучы: Син тик син генә... Тормышыма ям ь бирәсең, Давылларга каршы торган Тау чәчәге кебек, Миңа карап елмаясың, көләсең. Синең көлүең,синең күз карашың Бер күрүдә утларга салды. Синең назлап әйткән татлы сүзең Йөрәгемнең түрендә калды. Сандугачка тиңләп тыңлыйм да мин, Тыңлап туймыйм синең тавышны. Тавышыңда нинди моңнар бардыр, Таратасың кайгы-сагышны.

Слайд 3

1 нче алып баручы: Сара беренче мәхәббәтен Мәскәдә укыган чагында очрата. Газиз Айдарский була ул. Казан тамашачысын үзенә каратып өлгергән артист Газиз Айдарский да Мәскәүгә укырга киткән була. Ике талантлы кеше.Белемгә омтылучы, эш сөючән бу егетне Сараның әти-әнисе дә,туганнары да хөрмәт итәләр. Аларның уртак бәхетләре-кызлары Әлфия туа. 2 нче алып баручы: Мәскәүдә укып йөргән җирләреннән алар Казанга кайталар.Берсе-Газиз Айдарский, беренче профессиональ татар режиссеры, икенчесе- примадонна. Ике талант кешесенең Казанга беренче опера спектаклендә катнашырга кайтуы тамашачылар өчен зур вакыйга иде. Иркәң буласым килә Сара Садыйкова музыкасы Лена Шакирҗанова сүзләре 1 нче алып баручы: 1927-1928еллар. Мәскәү, Ленинградта укучы татар җырчылары:Сара Садыйкова, Асия Измайлова, Разыя Садыйкова(Сара Садыйкова белән бертуган)һәм башка артистлар Казанга кайтып концертлар бирәләр. Сара ханымның тавышы матур булганга аны “ Татарстан сандугачы” дип йөртәләр. Мин сандугач түгел,җырлыйм өзелеп, Туган якка уем тартылган Сандугачтай читтә сайраганчы, Очып кайтам җырым артыннан. 2 нче алып баручы: Өлкән буын кешеләре Сара апаны гаҗәеп талантлы җырчы буларак хәтерли. Сара Садыйкова Татарстанда опера сәнгатен үстерүдә зур өлеш кертә. Ул – татар опера театрына нигез салучыларның берсе.Опера театры сәхнәсендә Сара Садыйкова җырлап башкарыла торган күп кенә образлар туа. Ул опера театры сәхнәсендә онытылмас образлар иҗат итә. Сара ханым халкыбызда опера сәнгатенә мәхәббәт уята. “ Үз илемдә” Сара Садыйкова музыкасы Гөлшат Зәйнашева сүзләре 1 нче алып баручы: 1933 ел... Ире Газиз Айдарский каты авырудан үлеп китә. Аның белән мәңгегә аерылышу хәсрәтен Сара бик авыр кичерә. 2 нче алып баручы: 1934 ел... Әнисе үлеп китә. Әнисенең ул бик җылы итеп искә ала. “ .. Әнкәй безне, биш баланы зур авырлыклар белән үстерде, ничектә кеше итәргә тырышты.. Әнкәйнең язмышы үзе бер җыр кебек..” Әниләр турында җыр язарга җыенып йөргәндә, ул Роберт Миңнуллинның шигырен күреп ала. Шулай итеп көй туа.

Слайд 4

“ Әнкәй” Сара Садыйкова музыкасы Роберт Миңнуллин сүзләре 1 нче алып баручы: Шушы авыр хәсрәтләрне аз гына булса да онытсын дип студиядә киңәшеп, аны Ташкент якларына ерак гастрольләргә чыгарып җибәрәләр. Ташкентта татарлар күп яши. Анда ул вакытта татар театры да эшләгән. Монда ул зур уңыш казана, аның кайгысы таралгандай, күңеле күтәрелгәндәй була. Еллар узгач аның күңелендәге моң һәм тиңсез таланты чишмә булып икенче үзәннән ага башлый. Сара ханымның икенче гомере – композиторлык чоры башланып китә. 2 нче алып баручы: Сара Садыйкованың җырлар яза башлавына күренекле композиторыбыз Салих ага Сәйдәшев сәбәпче була. Аның киңәшен тотып Сара Садыкова көй яза башлый. Ә инде Гомәр Бәширов сүзләренә язган “ Җидегән чишмә” җыры белән Сара Садыйкова үз – үзенә һәйкәл куйды. Бу җыр аны югары баскычка күтәрде. Бу шигырьгә көйне ул бик озак эзли һәм менә инде күңеленә ятышлы көй таба. Халык бу җырны тиз күреп алды һәм яратып өлгерде. “ Җидегән чишмә” Сара Садыйкова музыкасы Гомәр Бәширов сүзләре

Слайд 5

“ Әй язмыш,язмыш” Сара Садыйкова музыкасы Сибгат Хәким сүзләре “ Белегез шуны” Сара Садыйкова музыкасы Илгизәр Фазлуллин сүзләре 1 нче алып баручы; Үзенең иҗат гомерендә 400 якын җыр язды Сара апабыз. Һәр җыры музыка сөючеләргә бер бүләк иде.Сара Садыйкованың композиторлык иҗаты татар музыка дөньясында гаҗәеп бер могҗиза.Татар зыялары арасында чиккән калфак киеп йөрүче бердәнбер хатын-кыз иде ул. Ул үзенең 70 яшен дә, 75 яшен дә җырлый-җырлый үткәреп яшәде. 80 яшенә кадәр иҗат эчендә кайнап яшәде. Аның тарафыннан иҗат ителгән җырлар бөтен дөньяга сибелеп яшәгән татар халкының йөрәгендә яши. Әнә ул “Казан кичләре” булып күңелләргә тула, “Җидегән чишмә” булып челтерәп ага. 2 нче алып баручы: Сара Садыйкова чын мәгънәсендә татар сандугачы. Соңгы көннәренә кадәр,ә ул 1986 елда, каты авырудан соң вафат була,ул иҗат эчендә булды. Сара апаның үлеме татар халкы өчен зур югалту булды.Мондый кабатланмас талант,мондый язмыш 100 елга бер генә килә. Кеше китә-җыры кала. Җыр туа,җыр яши, җырлаучысы булганда җыр үлми, чөнки аларны җырлыйлар һәм җырлаячаклар. Татарстанның халык артисткасы,РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булган Сара Садыйкованың җырлары мәңгегә безгә калды.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Китап - безнең якын дустыбыз"

Яхшы китап һәрвакыт күңел түрендә саклана...

«В поисках Синей птицы» (педагогическая мастерская ценностных ориентаций и творческого письма по сказке Метерлинка «Синяя птица»)

Данная разработка является одним из примеров  эффективного использования технологии педагогической мастерской на уроках русского языка и литературы. Эта технология применяется мною на протяжении ...

Сагыналар сине якын дуслар.

Татар халкының танылган җырчысы  һәм композиторы Сара Садыйковага багышланган әдәби-музыкаль кичә...

Күрше кардәштән якын.

Сингапур методикасы белән төзелгән ачык тәрбия сәгате эшкәртмәсе....

Әбием - алтыным, минем иң якыным

Кадерле әбиләребезгә багышланган әдәби - музыкаль кичә...

"Сагыналар сине якын дуслар" әдәби-музыкаль кичә

Сөекле композиторыбыз Сара Садыйковага багышланган музыкаль-әдәби кичә....