Күрше кардәштән якын.
методическая разработка на тему

Хабирова Майсара Фаисовна

Сингапур методикасы белән төзелгән ачык тәрбия сәгате эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kurshe_kardshtn_yakyn._achyk_trbiya_sgate.docx32.99 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы  Актаныш муниципаль районы Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбенең югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәбирова Мәйсәрә Фаис кызының ачык тәрбия сәгате эшкәртмәсе.

Тема:    Күрше кардәштән якын.

1 слайд: Галимҗан Гыйльмановның “Кашемир яулык” әсәре буенча   игелек темасын ачу. (Слайд озак күрсәтелә)

Максат:Күршеләр белән яхшы мѳнәсәбәттә яшәү турындагы  

             мәкаль-әйтемнәр,хәдисләр белән танышу.

             Күршелек хакын олылау хисләре уяту.

             Халкыбыз йолаларына ихтирам тәрбияләү.

Җиһаз:1.Кашемир яулык

             2.Хәдисләр.

             3.Мәкаль-әйтемнәр.

             4.Галимҗан Гыйьмановның «Кашемир яулык»  

             парчасы.(Галимҗан Гыйльман. Тозлы яңгыр. Казан.  

             Татарстан китап нәшрияты.1993.236-238 нче битләр)

             5.Татар теленең аңлатмалы сүзлеге.3томда. Казан.            

             Татарстан китап нәшрияты.1 нче том.1977; 2нче том 1979.

             Сүзлек:

Игелек - 1.Яхшылык,киң күңеллелек.

                2.файда,табыш

Ригая - игътибар,әһәмият.

Кашемир - йомшак, юка йон тукыма(шул тукымадан киселгән, тегелгән…)    

               Класс сәгате  барышы

1.Оештыру моменты  

-Исәнмесез?! Хәерле кѳн!Барыгызга да сәламәтлек, күтәреңке рух теләп, Галимҗан Гыйльмановның “Кашемир яулык” әсәре буенча   игелек темасына  багышланган мастер – классны тәкъдим итәм.

-Кәефләрегез ничек?  Сез әзерме?

,(КОПИ КЛЭП :укытучы кул чаба, укучылар кабатлый).

(ДАБЛ ФАМС: укучылар ике кулның баш бармакларын күтәрәләр).

-Бүген без эшчәнлекне тѳркемнәрдә башкарырбыз.(Сәхнәдәгеләр 1нче тѳркем, залдагылар  2нче тѳркем)

 (Психологик уңай халәт тудыру:ПАМП АП(приободри):

 -   Йөзгә - йөз, иңсә буенча партнерларны елмаеп сәламлибез... Без бүген эшлекле мастер – класска  әзер.)

2.Яңа белем, күнекмәләр бирү.

1 нче бирем. 

  • Минем кулда нәрсә?
  • Әйе, яулык.
  • Әйдәгез әле, шушы яулыкның сыйфатларын атагыз.

Баш киеменең бер төре.

Бизәкле

Матур              

Җылы ( Чөнки бу кашемир яулык)

Кашемир – йомшак, җылы тукымадан эшләнгән яулык.

2 нче бирем.                               (ЗУМ ИН (“зурайтырга”)

-Укучылар, Галимҗан Гыйльмановның гүзәл эчтәлекле  “Кашемир яулык” әсәрен күңелдән укыйм. Игътибар белән тыңлагыз әле. Әсәрдә нәрсә турында сѳйләнә?

Ап-ак түшәктә яткан карт ана уллары-кызлары белән саубуллаша башлады. Сөяккә калган нәзек куллар, хәлсез генә күтәрелеп, хәтердә калдырырга теләгәндәй, һәрберсенең яңакларыннан, чәчләреннән иркәләп, сыйпап чыкты...

Карт ана соңгы юлга җыенып беткән иде.

Уллары - кызлары инде еламыйлар да; шешенеп беткән ямьсез күзләрен һаман сөрткәли - сөрткәли, менә ярты көн инде әниләре яныннан бер адым да читкә китмичә утыра бирәләр.

Бар эш тә инде эшләнгән. Акча олы улына күчерелгән, васыять кәгазе язылган, хәтта төп йорттан кемгә  нәрсә тиешле икәнлеге дә күңелдән генә барланып, хәл ителеп куелган. Ләкин өй эчендәгеләрнең йөзләренә карап ниндидер бер бик мөһим эшнең эшләнмичә калуын сиземләргә мөмкин иде.

Тагын нинди эш калган соң? Нинди сүз әйтелмәгән дә нәрсә бүленмәгән,  нәрсә бирелмәгән?

Әйе, өйдәгеләргә карт ананың мендәре астында ятучы өр-яңа кашемир яулык тынгы бирми иде шул. Гадәт буенча,ул яулыкны ана кеше иң яраткан,якын күргән баласына ябарга тиеш. Кем ул – анасына иң зур изгелек күрсәткән бала? Төп йортка кем хуҗа булыр?..

Бераз вакыт тын гына ятып хәл алган ананың нәзек бармаклары мендәрен капшый башлау белән,өйдәгеләр телсез калдылар. Ана, соңгы көчен җыеп, яулыкны тартып чыгарды да алдына җәеп салды. Тагын тын калып, хәл алды.

Менә ябылыр - ябылмас торган һәм башка ачылмас та кебек тоелган күз кабаклары кинәт ачылып китте. Ана хәлсез карашлары белән өй эчендәгеләрне җентекләп, сынап, озаклап карый башлады. Әмма, нигәдер, аның карашы бер баласында да озакка тукталып калмады. Менә ул бер почмакта бөрешебрәк хәлсез гәүдәсен чак тотып басып торган күрше хатынын күреп алды. Балалары читкә таралып беткәч, соңгы елларда карт ананың беренче ярдәмчесе булган диләр аны.

Әйе, ана, хәлсез керфекләре белән ымлап, күршесен үз янына чакыра иде. Өйдәгеләр, җанланып, бер-берсенә карашып алдылар, әмма урыннарыннан кузгалмадылар.

Гомере буе авыр эш эшләп бераз бөкрәя башлаган күрше хатыны карават башына килеп басты. Тезләнергә кушып, ана аның җиң чабуын тартты. Күрше хатыны түзмәде, башын авыруның түшәгенә төртеп, елап җибәрде.

Ул арада карт ананың калтыравык куллары сабын исләре аңкып торган кашемир яулыкны бөкре хатын башына бәйләп бетерделәр дә түшәк читенә асылынып калдылар...

  • Әсәрдә сүз нәрсә турында бара?

.....

  • Әйе, ананың фани дөньялыктан китәргә җыенуы.
  • Якыннары белән саубуллашуы.
  • Күршегә мөнәсәбәте.

2 слайд

  • Ә кемнәр соң ул күршеләр?

3 слайд

ФО Бокс Синектикс: 

-Укучылар, А 4 форматында кәгазь алабыз, аны 4кә бөклибез, уртасына «Күрше» дип язабыз. Почмакларга шушы сүзгә мөһим булган;  мөһим булмаган характерлы билгеләрне; мисалларны һәм капма - каршы мисалларны язабыз.)

Янәшәдәге кеше                                                Аралашучан

                                                 

Ярдәмгә беренче кул сузучы.    Кайвакытта БАЛАдан да якын булучы

КОНТИНИУС РАУНД РОБИН: төркемдәгеләр үз фикерләрегезне күршеләрегез белән уртаклашып чыгыгыз)

4 слайд

Күршеләр мөнәсәбәтен күрсәтүче нинди мәкаль – әйтемнәр беләсез? (Телдән әйтәләр. Ә ф ә р и н  дип мактау.)

5 слайд

  • Келәм сатсаң, күршеңә сат,бер читенә үзең утырырсың.
  • Күрше хакы - тәңре хакы.
  • Күршегә онга кермәсәң дә, кѳлгә керерсең.

Әйе, электән үк күршене «ут күрше» дип атаганнар. Болай әйтү шуннан калган: учакта ут сүнсә, күршегә кергәннәр.  Дѳнья кѳтүнең катлаулы булуыннан чыгып, бабаларыбыз: «Күршегә онга кермәсәң дә, кѳлгә керерсең», -дип әйтеп калдырганнар.

   

Димәк, күршеләр бер-берсенә игелекле мѳнәсәбәттә яшәгәннәр, яшиләр.

6 слайд:

    КОРЬӘНдә дә күршелек турында  хәдисләр бар, шуларның берсен мисалга китерәм:

 (871)Кем Аллаһка һәм кыямәт кѳненә ышана, шул күршесенә  яхшылык итсен.

7 слайд:

Шушы хәдисләрнең дәвамы булырлык сүзне күренекле фикер иясе, мәгърифәтче галим, язучы, дин әһеле Риза Фәхреддин дә язып калдырган: «Якын күршеләрегезнең хакларын ригая итегез, олылагыз, аларны кардәшләрегез кебек күрегез, аларның хәлләреннән хәбәрсез тормагыз, хаҗәтләрен үтәгез, хәстәләренең хәлен сорагыз, кайгы вә шатлыкларын уртаклашыгыз. Хаҗәт вакытларында ярдәм итегез, аларга изгелек теләгез, мѳмкин кадәр яхшылык эшләгез».

Димәк, дини юнәлештәге әсәрләр дә күршегә битараф булмаска, аңа карата игелекле булырга ѳнди!

3 нче бирем: 

 (ЭЙ АР ГАЙД: укучылар , бу әсәрне укыганчы һәм укып чыккач фикерләрегез үзгәмәдеме?

Укучылар, тормышта безгә иң якын кешеләр кем?)

Дѳрес әйтәсез, әлбәттә, ӘТИ-ӘНИ!!!

Ләкин, тормыш гади формулага нигезләнмәгән: күп вакытта кадерлеләребезне калдырып та китәбез... Әсәр дә әни кеше якыннарын калдырып китәргә җыена.

Әйтегез әле, үлем түшәгендә ятучы әни кешегә барысыннан да якыны кем соң?

  • Күрше апа.

Балалары читтә. Ә алардан калган күңел бушлыгын тулыландыручы, ялгызлыкны җиңәргә ярдәм итүче, хәлен белеп торучы да – к ү р ш е.  

Димәк, күрше кардәштән якын.

8 слайд:

Димәк, игелекләр генә кылып яшәүче күршеләр иң якын кешеләргә әйләнәләр.

9 слайд:

Ана кулы бәйләткән йомшак кашемир яулык - күршегә рәхмәт хисе ул.

Яулык нинди вазифага  күчә?

Баш киеме генә түгел, күңелләрне тоташтыручы күпер.

Игелек темасын кул хәрәкәтләре белән ясап күрсәтеп булмыймы?

(Йөрәк рәсеме ясыйлар)

10 слайд:

Йомгаклау.

Рәхмәт, укучылар. Сез уйланырга, фикер йѳртергә яратасыз. Тормышта да акыл белән фикер йѳртеп, игелекле гамәлләр генә кылыгыз.

     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Китап - безнең якын дустыбыз"

Яхшы китап һәрвакыт күңел түрендә саклана...

Сагыналар сине якын дуслар

Заманында популяр драма артисткасы,татар опера театрының күренекле солисты,татар халкын  берсеннән-берсе матур җырлары белән куандырган данлыклы композитор Сара Садыйкованың якты истәлегенә...

Сагыналар сине якын дуслар.

Татар халкының танылган җырчысы  һәм композиторы Сара Садыйковага багышланган әдәби-музыкаль кичә...

Әбием - алтыным, минем иң якыным

Кадерле әбиләребезгә багышланган әдәби - музыкаль кичә...

«Кардио-аэробная тренировка»

Занятие является одним из видов физической подготовки, и направлено на развитие выносливости (увеличение функциональных возможностей сердечно-сосудистой системы, увеличение количества капилляров и аэр...

"Сагыналар сине якын дуслар" әдәби-музыкаль кичә

Сөекле композиторыбыз Сара Садыйковага багышланган музыкаль-әдәби кичә....