Сагыналар сине якын дуслар.
классный час (5, 6, 7, 8, 9 класс) по теме
Татар халкының танылган җырчысы һәм композиторы Сара Садыйковага багышланган әдәби-музыкаль кичә
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 16.69 КБ |
Предварительный просмотр:
САГЫНАЛАР СИНЕ ЯКЫН ДУСЛАР
(САРА САДЫЙКОВА ИҖАТЫНА БАГЫШЛАНГАН
ӘДӘБИ-МУЗЫКАЛЬ КИЧӘ)
Сәхнә бәйрәмчә бизәлгән. Тактада С.Садыйкованың портреты, фотографияләр эленгән.
Укучы: Йөрәкләргә керә, назлый күңелләрне
Сара апаның моңлы көйләре.
Кайдан килгән аңа моң бәйләме?
Гөлбакчадыр туган җирләре.
Сара апаның җыры яңгыраса,
Йөрәк хисләремне уята,
Уйландыра, җанны уята.
Күзгә яшьләр китерә,җылыта...
Укучы: Күпме тыңлап,күпме хисләнсәм дә,
Аңлатырга сүзләр аз кебек.
Аның сүзе,аның моңлы көе
Гөрләп килгән яшьле яз кебек.
Укучы: Онытмас моңнар бүләк иттең,
Без җырларбыз синең хакыңда.
Китсәң дә син инде кайтмас булып,
Зур мирасың калды халкыңа.
Укытучы: Татар халкының зур мәхәббәтен казанган атказанган композитор Сара Садыйкова 1906нчы елның беренче ноябрендә Казанда туа. Шул заманның данлыклы кызлар мәктәбе - Фатиха Аитова мәктәбендә укый. Шушы чордан башлап Сара Садыйкова җырлый башлый. 1921 нче елгы ачлыктан җәфа күргән кешеләр өчен хәйрия спектакле итеп куелган”Бүз егет” драмасында беренче тапкыр сәхнәгә чыгып,җырлап уйнала торган Сәхипҗамал ролен башкара.
Укучы: 1922нче елда татар кызларыннан беренче булып,татар халкының беренче композиторы Солтан Габәши тәкъдиме белән Сара Садыйкова Мәскәүгә Чайковский исемендәге консерваторияга укырга җибәрелә, вокал буенча белем ала 1934-1938 нче елларда шушы консерваториянең татар опера студиясен тәмамлый
Укучы: 30нчы елларда Мәскәүдәге “Эшче” театрында, шулай ук Казандагы татар драма театрында эшләп, Сара Садыйкова җырлап башкарыла торган күп кенә образлар тудыра. Гөлсем Камская, Хөсәен Уразиков кебек сәхнә осталары белән бер иҗат коллективында кайнап, С.Садыйкова драма артисткасы буларак уңыш казана. 1930 нчы елны Казанга кайткач аны Татар дәүләт акамедия театры үз труппасына кабул итә.
(“Казан кичләре “җыры башкарыла).
Укучы: 1942 нче ел. Сара ханымның тормыш иптәше сугыш кырында. Сагышлы көннәр. Шундый көннәрнең берендә Әхмәт Ерикәйнең “Көтәм сине” шигырен көйли башлый.Шулай көтмәгәндә моң гына,талгын гына агыла торган –“Көтәм сине”җыры туа.
(“Көтәм сине” җыры тыңлана.)
Укучы: “Көтәм сине” тангосын язуы белән Сара Садыйкованың композиторлык иҗаты башлана.Үзенең иҗат гомерендә ул 400 гә якын җыр, 30 дан артык спектакльгә музыка, 2 музыкаль комедия иҗат итә.
Композиторның халык аеруча хуплап каршы алган көйләреннән “Казан кичләре”, ”Дөнья матур, дөнья киң”, ”Җидегән чишмә” һәм башкаларны санарга була.
Укучы: “Җидегән чишмә”ләре гел челтери,
Йөрәкләргә һаман моң сара.
Сара апа, елмай әле тагын, -
Рәсемеңдә генә булса да...
Сара апа, Сара Садыйкова !
Йөзек кашы безнең моңнарның
Тоя халкым, һаман күбрәк тоя,
Җан җылысын синең дусларың.
(“Җидегән чишмә” җыры башкарыла)
Укучы: Тормышны бик сөйгәнгшме,
Катаюны белмәде.
Гел унҗиде яштә иде
Сара апа йөрәге.
Сагындара,сагындыра
Сагындыра Сара апа.
Еллар ераклашкан саен
Юксыну хисе арта.
Укучы: Кемнәр генә сиңа табынмаган,
Кемнәр генә сине белмәгән.
Җир йөзендә бәлки юктыр татар,
Синең җырдан ярдәм күрмәгән.
Синең гомер берәү генә түгел,
Һәр буында кабат калкырсың
Моңы белән җанны иркәләүче
Якты йолдыз булып балкырсың.
(Язмада “Бөтен гомергә” җыры тыңлана)
Укытучы: 1939 нчы елда Сара Садыйковага Татарстанның атказанган артисткасы, 1977 нче елда Татарстан халык артисткасы, 1984 нче елда Россиянең сәнгать эшлеклесе, 1990 нчы елда Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләренә лаек була. 1986 нчы елның 7 нче июнендә, композитор, җырчы, актриса Сара Садыйкова каты авырудан соң вафат була.
Укучы: Изге җаннар җирдә кими бара,
Бәгырьләргә тагын кан сава.
Җырың гына калды микәнни соң?!
Соңгы ядкарь булып дөньяга
Киләчәкне күрер кешеләрнең
Кешелеген җирдә сакларга,
Мәңгелек җан иңдерергә иде
Синең кебек изге затларга.
Укытучы: И моңлы кош! Син бит кешеләргә
Сандугачлар телен өйрәттең.
Сагына сине күлдә кыр казлары,
Сагына сине бөдрә ак каеннар,
Чишмә, сулар, кырлар, тугайлар.
(Язмада “Әй , язмыш, язмыш җыры тыңлана )
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Китап - безнең якын дустыбыз"
Яхшы китап һәрвакыт күңел түрендә саклана...

Сагыналар сине якын дуслар
Заманында популяр драма артисткасы,татар опера театрының күренекле солисты,татар халкын берсеннән-берсе матур җырлары белән куандырган данлыклы композитор Сара Садыйкованың якты истәлегенә...
«В поисках Синей птицы» (педагогическая мастерская ценностных ориентаций и творческого письма по сказке Метерлинка «Синяя птица»)
Данная разработка является одним из примеров эффективного использования технологии педагогической мастерской на уроках русского языка и литературы. Эта технология применяется мною на протяжении ...

Рус телле балаларга татар теле укытуда шәхескә якын килү технологияләрен куллану.
Педагокик киңәшмәгә әзерләнгән чыгыш....

"Сагыналар сине якын дуслар" әдәби-музыкаль кичә
Сөекле композиторыбыз Сара Садыйковага багышланган музыкаль-әдәби кичә....


