Әбием - алтыным, минем иң якыным
методическая разработка на тему

Бачкова Эльвира Васильевна

Кадерле әбиләребезгә багышланган әдәби - музыкаль кичә

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Әдәби - музыкаль кичә35.5 КБ

Предварительный просмотр:

Әбекәй - алтыным, минем иң якыным

Максат: Гаиләдә өлкәннәр тәрбиясен көчәйтү.

Балаларны олыларга карата мәрхәмәтле, ярдәмчел, ихтирамлы булырга өйрәтү.

Җиһазлау: әби рәсеме, чәчәкләр, мәкальләр язылган плакатлар(“Олыласаң-олыны, олыларлар үзеңне” , “Исәннәрнең кадерен бел”) презентация.

                                                     Кичә барышы.

Укытучы. Исәнмесез, хөрмәтле әбиләр, дәү әниләр, Ерак әбиләр, Кунак әбиләр! Бүгенге кичәбезне башларга рөхсәт итегез. Сезне 8 нче март – Халыкара хатын – кызлар бәйрәме уңаеннан  тәбрик итәсем, Сезгә озын гомер, исәнлек-саулык, тыныч, бәхетле картлык телисем килә. Минем бу теләкләремә 7 нәни йөрәк, 7 пар күз дә кушыла. Аларның теләкләре тагын да изге, чөнки алар Сезне чын йөрәктән яраталар, якын күрәләр, хөрмәтлиләр.

        Әбием, дәү әнием, Ерак әбием , Кунак әбием! Нинди матур бу сүз. Бу сүз -әни сүзе кебек кадерле һәм якын. Алар булмаса, бу тормышның бер ягы китек булыр иде һәм бүгенге бәйрәмебез дә булмас иде. Рәхмәт Сезгә әбиләребез чакыруыбызны кабул итеп, бәйрәмебезгә килгәнегез өчен.

Балалар, сезнең каршыгызда бу тормышның, бу дөньяның бөтен төрле авырлыкларын, михнәтләрен, газапларын күргән, шул вакытта бик күңелле, якты истәлекләргә бай кешеләр - әбиләр утыра. Алар өчен тормышның сикәлтәле юллары артта калган. Алар хәзер гомер көзенә килеп кергән кадерле кешеләр. Алар күргән авырлыклар йокысыз төннәр, тормыш ваклыклары аларның чәчләренә ак кырау булып төшкән, маңгайларына тирән эзләр салган, кулларына ябышып, аларны сырлаган, ябыктырган, кытыршыландырган.Тик шулай да сез безнең өчен иң матур, иң сабыр, иң түземле кешеләр булып каласыз. Әбиләрнең  йодрык зурлыгы йөрәкләренә күпме сер, күпме хис, күпме хатирә сыйган. Сез бүген дә оныкларның күңелләре булсын дип, алар иптәшләре арасында кимсенмәсен дип, ашыга –ашыга мәктәпкә килдегез. Ничек инде Сезне изге күңелле дип атамыйсың? Алдыгызга тезелеп утырган саф, нәни йөрәкле, самими күңелле, беркатлы оныкларыгызга саулык, бәхет, әни-әниләренең тигезлегендә, гаилә җылысында яшәүләрен телисездер. Теләгез, үзегезнең акыллы киңәшләрегезне бирегез.”Бала күңеле ак кәгазь-нәрсә язсаң шуны укырсың” дигән әйтем бар.

         Сезне ихтирам итүче балаларыгыз, иманлы оныкларыгыз булганда гомер көзегез бәхет бакчасында үтәр. Сез бакый дөньяга күчкәч тә, Сезне искә алучы, сәдака бирүче, Сезне онытмаучы оныклар итеп тәрбияләгез сез аларны.  Аларның ак кәгазьдәй ак күңелләренә яхшылык орлыкларын чәчегез, утырткач тишелмичә калмас Алла теләсә.

 Әби кеше гел яхшылык тели

 Гаебебез булса кичерә.

 Гомер буе калыйк тугрылыкта

 Әби дигән изге кешегә.

                         Картаймыйча шулай кояш кебек

                         Балкып торыгыз сез иртә-кич.

                        Яхшылыкны җирдә ятмый диләр

                       Онытмабыз сезне һич тә без.

 - Әйдәгез инде, әбиләр белән танышып та китик. Балалар берәм-берәм әбиләре белән таныштыралар.                           /догалар укыту/

- Ә хәзер балалар сезгә әзерләгән шигырь юлларын бүләк итәрләр.

                                             Җыр “Мин үсәм , үсәм, үсәм“

Котлы булсын бәйрәмегез.

Табыныгыз мул булсын

Күңел шатлык белән тулсын

Ялыгыз гөрләп торсын.

                Кош көлеп елмайды да

                Нурларын сипте мулдан

                Әбиләр килде мәктәпкә

                Атлап кояшлы юлдан

- Ә хәзер үзебезнең куллар белән әзерләгән бүләкләребезне тапшырабыз.

                                                  “ Күбәләкләр” биюе.

- Әйдәгез, әбиләребезгә сүз бирик. Сез шушы балаларга ниләр әйтергә телисез.Үзегез күргән авырлыклар турында сөйләсәгез тагын да яхшырак булыр иде. Бу безгә бүгенге тормышның рәхәтен, кадерен белергә өйрәтер.

/ чиратлашып сөйләү/

Укытучы. Хәзер әбиләр һәм балалар белән бергә уеннар уйнап алыйк.

1.Табышмаклар.

2.Балык тоту.

3.Мәкальләрне дәвам итү.

4.Ике команда бер үк вакытта җыр җырлый.

/Әбиләр- “Күбәләгем”, балалар-“Колын”/

5.”Ромашка” уены.

Сәламәтлек ташламасын сезне

Һәр көнегез үтсен шатлыкта.

Яшәү яме, дөнья иминлеге,

Юлдаш булсын Сезгә картлыкта.

               Яшәүгез сез мәңге яшь булып,

               Туган йортыбызга ямь булып.

               Сез булсагыз таза-сәламәт

               Оныкларга булыр  бик рәхәт.

Оныкларга терәк булып,

Яшәгез сез шатлыкта.

Сәламәтлек, ак бәхетләр

Юлдаш булсын картлыкта.

Укытучы. Очрашуыбызга килгәнегез өчен, акыллы киңәшләрегез, ягымлы сүзләрегез өчен бик зур рәхмәт.Алдагы елларда да очрашырга язсын. Тагын бер кат зур рәхмәт сезгә.

Бәйрәм чәй табыны артында үтә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Китап - безнең якын дустыбыз"

Яхшы китап һәрвакыт күңел түрендә саклана...

Сагыналар сине якын дуслар

Заманында популяр драма артисткасы,татар опера театрының күренекле солисты,татар халкын  берсеннән-берсе матур җырлары белән куандырган данлыклы композитор Сара Садыйкованың якты истәлегенә...

План-конспект урока “Минем әбием-бик тә кызык кеше ул”.

Этот урок был проведен 5 классе,русская группа....

Әдәбият дәресе , 8 нче сыйныф , "Гомерем минем моңлы бер җыр иде...."

Әдәбият дәресе. Муса Җәлил иҗатына багышлана. Дәрестә "Җырларым" шигыренә тулы анализ бирелә....

Сагыналар сине якын дуслар.

Татар халкының танылган җырчысы  һәм композиторы Сара Садыйковага багышланган әдәби-музыкаль кичә...

"Әнием минем алтыным."

Әниләр көненә багышланган сценарий....

Әдәбият дәресләрендә әдәбият тарихын өйрәнү

Әдәбият дәресләрендә әдәбият тарихын өйрәнү...