Әбием, алтыным, минем иң якыным!
план-конспект занятия (6 класс)

Гараева Дильбар Фирдинатовна

Әбием, алтыным, минем иң якыным!

(5-6 нчы сыйныфларда бәйрәм кичәсе)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл biem_altynym_-_minem_in_yakynym.docx33.67 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының

“Иске Өҗем төп гомумбелем мәктәбе” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

Әбием, алтыным, минем иң якыным!

(5-6 нчы сыйныфларда бәйрәм кичәсе)

                       

                        Сыйныф җитәкчеләре: Гараева Дилбәр

Фирдинат кызы,

Кашшапова Гөлзидә

Гарифулла кызы

2024--2025 нче уку елы

Әбекәем, алтыным, минем иң якыным!

(Әбиләргә  багышланган бәйрәм кичәсе)

Матур музыка яңгырый. Балалар чыга.

1 нче бала:   Бүген сезгә сәлам юллыйбыз без,

                 Сәлам сезгә безнең буыннан!

                 Бар дөньяны бүләк итәр идек,

                 Әгәр килсә безнең куллардан!

                 Үтә гомер аккан сулар кебек,

                 Ә күңел һич туймый яшьлектән.

                 Йөзләрегез инде картайса да,

                 Ник күңелләр болай яшь икән?

2 нче бала:    Кояш көлеп уянды да,

            Нурларын сипте мулдан.

            Әбиләр килде мәктәпкә

            Язгы кояшлы юлдан.

            Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак,

            Иң ягымлы кешеләр.

            Иң сөйкемле, мәрхәмәтле

            Алар безнең әбиләр.

            Иң кадерле, иң хөрмәтле,

            Булсын җирдә әбиләр.

            Әбиләрне кадерләсәк,

            Тыныч булыр ил-көннәр.

3 нче бала:   Ак әбиләр, исәнмесез,

Исән- сау килдегезме?

Сезнең хөрмәткә башлыйбыз

Бүгенге кичәбезне.

Кичәбез котлы булсын,

Табыннар да мул булсын!

Күңел шатлык белән тулсын,

Ял кичәбез гөрләп узсын!

4 нче бала:      Әби кеше гел яхшылык тели,

Гаебебез булса, кичерә.

Гомер буе калыйк тугрылыклы

Әби дигән изге кешегә.

Бөтен эш кулыннан килә,

Әй уңган минем әби!

Мин дигәндә – ул идәндә,

Көчен һич тә җәлләми.

Укытучы: Кадерлеләрдән-кадерле,сөйкемлеләрдән сөйкемле, шәфкатьле, миһербанлы, олы җанлы әбиләребез! Без бүгенге матур көндә сезне күрүебезгә чиксез шатбыз. Бу бәйрәм сезнең өчен рәхәтләнеп ял итү кичәсе булсын. Кичәбезне “Әбекәй – алтыным, минем иң якыным” дип атадык.

Дөньяда иң кадерле булган әти һәм әни турында без күп сөйлибез. Ә менә аналарның  да, аталарның да әниләре булган, аларга тормыш биргән, аларны кеше иткән кешеләр - әбиләр турында алай еш уйламыйбыз. Әбисе булган кешенең нинди бәхетле икәнен һәр бала белә.

   Әбием! Нинди матур яңгырый бу сүз. Бу сүз, “Әни” дигән сүз кебек үк, якын һәм кадерле. Әбиләрне хөрмәт итәргә, яратырга, кадерләргә кирәк. Алар булмаса, өйдә, гомумән, тормышта ямь калмас иде. Аларны рәнҗетү, берүзләрен ялгыз калдырып китү, алар белән дорфа мөгамәләдә булу зур гөнаһ булыр иде.

     Бергәләшеп чын күңелдән сөйләшү, халкыбызның онытылып барган гореф – гадәтләрен, матур йолаларын искә төшерү өчен һәм балаларыбызга (оныкларга) татар халкының әхлак тәрбиясен бирергә дип, сезне бүгенге кичәгә чакырдык. Бу безнең бәйрәм дә, рәхәтләнеп ял итү сәгатьләре дә булсын.

Кадерле дәү әниләрбез! Без сезнең турында шигырьләр, җырлар өйрәнәбез, сез безнең өчен бик кадерле. Бигрәк тә мондый авыр заманда балаларыбызны миһербанлы, шәфкатьле, итагатьле итеп тәрбия кылырга ярдәмегез кирәк.

 5 нче бала:   Күмәкләшеп без дә, дуслар,

Җырлап алыйк, әйдәле,

Котлы булсын, гөрләп торсын

Әбиләрнең бәйрәме!

(Әбиләр башкаруында җыр:  “Картаямени соң йөрәк?”)

Укытучы:

Кадерле әбиләр, бәйрәмне уеннар һәм биремнәр белән аралаштырып алыйк. Хәзер мин сезгә сораулар бирәм

Биремнәр:

  1. Әбиләргә. -  Оныгыңның иң яраткан ризыгы нәрсә?
  2. Оныкларга. - Әбиеңнең иң яраткан сериалы нинди?
  3. Әбиләргә. – Оныгыңа нинди бишек җыры җырлап йоклаттың? Җырлап күрсәтергә.
  4. Оныкларга. - Әбиегез нинди ризыкларны аеруча ярата?
  5. Әбиләргә. – Оныгыңның яраткаш шөгыле ни?
  6. Оныкларга. – Әбиеңнең сиңа яратып дәшкән сүзе?

Сугыш беткәнгә 80 ел вакыт үтеп киткән, гомерләре буе хезмәттә кайнаган, сугыш һәм сугыштан соңгы авырлыкларны иңнәрендә күтәргән, колхоз нужасын беренче  көннәреннән  үк тәртәгә җигелеп тарткан әби-бабаларыбыз арабыздан китеп бара. Ә сез дәү әниләребез, буыннар чылбырын өзмичә, картаймыйча, безгә ярдәм итеп яшәгез, ә урыннарыгыз һәрчак өйнең түрендә булсын!Әбиләр, сезнең әти – әниләрегез арасында сугышта катнашкан яки сугыш елларында тылда эшләгәннәре булгандыр.  Сезгә аларның ул еллар турында сөйләгәне булдымы? Әйдәгез, хәтирәләрне яңартып алыйк. Оныклар да үткәннәр турында белеп калсын. (Гадилә апа – әтисе Фаяз абый турында, Хәлимә апа – әтисе Гарифулла абый турында сөйли)

         Мин балаларга әтиләре турында материал әзерләргә кушкан идем хәер сүзне аларга бирик. Кызлар өчен әти, ә сезнең өчен ул.  Алар безнең терәгебез, Ватанны саклаучылар, илебез күге аяз булсын өчен үзләреннән өлеш кертүчеләр. (Кызлар чыгыш ясый)

 

         “Сорау бирер нәниләр, ни диярләр әбиләр? – ромашка уены

         а) Аны әниләр ясый. Ул зур да,уртача да, кечкенә дә була.Ашап туйганнан соң әтиләр аңа еш таяна.Авылда ул һәрвакыт түрдә була, ә шәһәрдә аңа игътибар аз.Ялгыз кешеләр аны кочаклап ятарга ярата?(мендәр)

            б) Ул чит илләрдә генә бар иде.Хәзер безнең газета журналларда да чыга башлады.Кайчак озын, кайчак кыска була.Гади халыкка әлләни файдасы юк.(реклама)

             в) Аның 2 колагы, 1 борыны бар. Аны бигрәк тә әби-бабайлар ярата. Аңа күмер салалар.(самовар)

             г) Аны малайлар ярата. Мөгезе дә бар, малайлар аңа атланса, бик озак кайтып кермиләр. (велосипед)

             д) Аны бөтен кеше ярата. Ул бер дә искерми. Аннан башка тора алмаучылар да бар. Ул елата да, моңландыра да, көлдерә дә.(җыр)

             е) Аны тотып ашамыйлар, аннан башка туй да ясамыйлар.(тоз)

             ж) Ул бик  кешенең бик матур чагы. Аны бигрәк әбиләр, бабайлар сагынып искә алалар.(Яшьлек).

              з)Ул барлык кешедә дә бар. Бер караудан туа, озак еллар яши. Ул кешеләрне шатландыра да, көендерә дә, сөендерә дә. Аннан башка яшәп булмый, олыгайган көннәрдә дә. (ярату,мәхәббәт).

        и) Күпме генә сипсң дә аның үсемлекләрг файдасы юк (Борчак)

        й) Аны урамда эшсезләр тибеп йөри (Трай)

        Молодцы әбиләр, ә хәзер сезнең хөрмәткә кызлар башкаруында татар кызлары биюе)

 6 нчы укучы: Иң ягымлы кешем шул син,

                Әбием, бердәнберем!

                Өйрәт әле, мин дә белим

                Әби булуның серен.

                Әби көлә: “Әби булу

                Тора бары оныктан.

                Мин бит әби булдым, кызым,

                Нәкъ син туган минуттан”.

         Укытучы: Безнең дәү әниләребез бик уңган һәм булдыклы. Алар әле тәмле телле дә.

Без аларга бүген кечкенә генә конкурс та әзерләдек. Хөрмәтле әбиләр, сез оныгыгызга иркәләп әйткән ягымлы сүзләрегезне әйтергә тиеш. “ Кайсы әби күбрәк матур сүзләр белә?”  уены (Һәр әби чиратлап матур сүзләр әйтә, мәсәлән: 1 нче әби: “Матурым” , - ди. 2 нчесе – “Акыллым”. 3 нчесе “Йомшагым”, ди. Сүз таба алмыйча туктап калган әби  уеннан “төшеп кала”.)   

        Берссеннән берсе матур сүзләрегез өчен ррәхмәт сезгә, әбиләр. Рәхмәтебезне заманча бию белән җиткерәбез. (Айзилә башкаруында заманча бию)

Укытучы: Ә хәзер уеннарга күчик:

  1. нче уен “Күз бәйләп кер каптыргычларын эзләү” – (балалар үзләренә кер кыстыргычларын куелар, ә әбиләр күзләрен бәйләп, шул кыстыргычларны кире җыялар)
  2. нче уен  “Теннис шарын күчерү” – (йомырка тартмасына 5 теннис шары тезелә, тартманы сикертеп, шул шарларны ахыргы ячейкага кадәр күчерергә; кем шарларны төшермичә алдан күчерә, шул җиңүче)
  3. нче уен  “Мин кассир” – (укытучы биргән сорауларга җавап бирә-бирә,  тартмадагы акчаны санарга кирәк, кем дөрес сумма әйтә, шул җиңүче). Сораулар:

  • Син кайчан тудың?  Телефон номерың нинди санга бетә?  Син яшәгән йорт номеры? Февраль ничә көннән тора? Оныгыңның туган көне? Беренче укытучыңның исеме? Мәктәпне кайчан тәмамладың? ДТ тракторында ничә көпчәк? Кәҗәгә 7 тулгач нишли? Син гаиләдә ничәнче бала? Атнада ничә көн?Акча санарга яратасыңмы? Бер аламны ничәгә бүләек? Җидегән чишмәләрдә ничә улак? Исемегездә ничә хәреф? Өегездә ничә тәрәзә һәм ишек? Һәм башка шундый кызык сораулар. Җавап бирүче акчаны да дөрес санарга, шул ук вакытта сорауга да җавап бирергә тиеш.
  1. нче уен  “Әби мәктәп баласы” дип атала ул. Әниләр һәм әтиләр балаларына дәрес                

әзерләргә булыша, кайчак сез дә булышасыздыр. Хәзер без сезнең белемегезне тикшерәбез. (Әбиләргә хәрефләр өләшенә: К – Р – А – А – У – М – Б –Л,  шулардан сүзләр төзергә кирәк. Сүзләр төзү өчен биремнәр):

  • Бу җиләк пешкәндер дип, чакырдың аланнарга. – (КУРА)
  • Ай сыман әйберне салып иңбашына, кояш нурларыннан нур алдың. – (УРАК)
  • Салават  аны оныта алмыйм, онытмыйм, дип өзгәләнә. – (УРАМ)
  • Аны кыштан әзерлиләр. – (АРБА)
  • Сез яшь чакта малайлар аңа үрмәләп менәләр, аннан сикереп төшәләр иде. – (БУРА)
  • Көнчыгыш Азиядә ул елга, өйне саклаганда эт, грекларда  мәхәббәт Алласы. – (АМУР)
  • Аны ясасаң – син премиясез каласың, русларда аны ике гашыйк кавышканда загста теркиләр. – (БРАК)
  • Әтнәгә барсак – без ул тауга элек әйбер алырга керә идек, хәзер анализлар бирер өчен керәбез. – (КАЛА)
  • Ул ТВ дан бара торган күңелле тапшыру, сүзләрнең кызык итеп бирелүе. – (КАЛАМБУР)

Безнең әбиләребез бу биремне дә бик оста һәм төгәл бшкарып чыктылар. Әфәрин диясегенә кала.

7 нче бала:        Роберт Миңнуллинның “Өлкәннәр” шигыре.

Бу өлкәннәр ни өчендер

Гел киресен эшлиләр.

Мин үзем чәй эчмим, алар,

Кыстый-кыстый: “Эч!” – диләр.

Урамга чыга башласаң,

“Ныгытып киен!” – диләр.

Ә үзләре ни өчендер

Ныгытып киенмиләр.

Йоклыйсы килмәгән чакта:

“Бар инде, йокла!” – диләр.

Йоклаганда: “Тор инде, тор,

Аунама, юкка!” – диләр.

Уйнаганда: “Китап укы,

Уйнап утырма!” – диләр.

Укысам: “Башың авыртыр,

Бик күп укыма!” – диләр.

Әгәр дә өйдә утырсам,

“Бар, урамда йөр!” – диләр.

Ә урамга чыгып китсәм:

“Бик күп йөрмә, кер!” – диләр.

Эшсез йөрсәң дә ярамый:

“Бераз ярдәм ит!” – диләр.

Әгәр ярдәм итәм дисәң:

“Борчып йөрмә, кит!” – диләр.

Тотынсаң вак-төяк эшкә,

Алар бирә эресен.

Аңламассың, бу өлкәннәр

Эшлиләр гел киресен!

Укытучы: Өлкәннәр гел киресен эшлиләр, дип зарлансак та, аларсыз дөньябыз күңелсез. Ә безнең әбиләребезнең балачаклары ничек булды икән, “Үткәннәр сагындыра” уены (әбиләр үзләренең балачакта уйнаган уеннары турында сөйлиләр)

5 нче уен  “Маска” уены – (әбиләргә күрсәтмичә генә маска киертәбез, алар “әйе” һәм “юк” җаваплары алырлык сораулар биреп, үзләрендә нинди маска икәнен белерг тиеш. Мәсәлән: Мин зурмы? Зоопаркта яшимме? Ит ашыйммы? Безнең якларда бармы? Һәм башкалар)

6 нчы уен  “Бу ни бу?” – (күзне бәйләп тартмадан бер йомшак уенчык алырга һәм аны танырга кирәк)

Укытучы: Дәү әниләребез оныкларына  үрнәк булырлык әбиләр икән.  Барыгызга да рәхмәт, сезне тагын бер тапкыр бәйрәм белән котлыйбыз! Бары тик татау гаиләдә генә бала тәрбияле булып үсә. Гаиләләребез түгәрәк, бөтен булсын. Булдырдыгыз, дәү әниләребез! Белемегез сынатырлык түгел икән! Кичәбез ахырына якынлашты.  Хәзер бергәләп  “Уфтанма” җырын җырлап алыйк. 

8 нче укучы:  Яшь вакытның гүзәл мизгелләрен

Искә алдык бүген  тагын бер

Яңгыраттык әле бу залларда

Кайтавазын яшьлек таңының.

Үтте инде яшь вакытлар дип

Уфтанырга бер дә ашыкмагыз.

Сүнмәгән бит, Сездә сүрелмәгән,

Җыр биюгә булган гыйшыгыгыз.

Укытучы:  Хөрмәтле, кунаклар, Сезнең өчен әзерләнгән концерт программабыз тәмам. Хәзер Сезне чәй табыны янына чакырабыз.

                                         

Акча санаганда бирү өчен сораулар

Татарстанның флагында нинди төсләр бар?

Татарстан дәүләт гербында төшерелгән җәнлек?(Ак барс)

Төрки халыкларда Яңа ел?(Нәүрүз)

 Ул кыш көне ява?(Кар)

 Бал яратучы хайван?(Аю)

 Кышның соңгы ае?(Февраль)

 Кофеның туган җире? (Бразилия)

 Страус кошмы?(Кош)

“Шурале”әкиятенең авторы?(Г.Тукай)

 Анда җиләк-җимеш,яшелчәләр үсә?(Бакча)

 Кышкы баш киеме?(Бүрек)

  Хоккей командасында ничә уенчы?(18)

 Гыйнварда ничә көн?(31)

 Чәйнең туган иле?(Кытай)

 Без яшәгән республика?(Татарстан)

 Татарстан флагының төсләре?(Яшел,ак,кызыл)

 Татарстан гимнының авторы?(Р.Яхин)

 Сөйләшү органы?(Тел)

 Озын колаклы җәнлек?(Куян)

  Шайба яки туп белән уйнала торган спорт уены?(Хоккей,футбол)

  Урманда үсә эшләпәле?(Гөмбә)

  Россиянең башкаласы?(Мәскәү)

  Күннән чигеп эшләнгән татар милли аяк киеме?(Читек)

  Тельняжка кигән ат?(Зебра)

  Татарстанда балык исемен йортүче шәһәр?(Алабуга)

  “Туган тел”шигыренең авторы?(Г.Тукай)

  Койрыклы йолдыз?(Комета)

  Салих Сәйдашев кем ул?(Композитор)

  Татар егетенең милли баш киеме?(Түбәтәй)

  Нәүрүз бәйрәме кайчан була?(21 мартта)

  Алтын ачкычлы агач малай?(Буратино)

  Кыш көне дә,җәй көне дә яшел төстә?(Чыршы)

  Перчаткалар киеп сугыша торган спорт төре?(Бокс)

  Ачы,сары җимеш?(Лимон)

  Колумб ниниди материкны ачкан?(Америка)

  Почтальон Печкин нинди транспорта йоргән?(Велосипед)

   Кибеттә эшли?(Сатучы)

   Әнинең әнисе?(Әби)

   Шахматта төп фигура?(Король)

   Язның беренче ае?(Март)

   Нинди хайваннар күзләрен ачып йоклый?(Балыклар,еланнар)

  “Шүрәле”әкиятенең авторы кем?(Г.Тукай)

    КамАЗ машиналары чыгарыла торган шәһәр?(Яр Чаллы)

    Дөньяда иң зур океан?(Тын океан)

    Футбол командасанда ничә уенчы?(11)

    Иң озын муенлы җәнлек?(Жираф)

    Язның беренче ае?(Март)

    Кайсы ике нота бакчада үсә?(Фа-соль)

    Россия флагының төсләре?(Зәңгәр,ак,кызыл)

- Йомык күз белән дә нәрсә күреп була? (төш)

- Америка акчасы. (доллар)

- Көн белән төн нәрсәмбелән  бетә?(н хәрефе)

- Нәрсәне ак алтын, нәрсәне кара алтын дип атыйлар? (мамык, нефть)

- Нинди шәһәрдә аш пешереп була? (Казан.)

 - Нинди шәһәрдән аркан ишеп була? (Баулы)

-Кечкенә чагында кайсы шагыйрьне Апуш дип атаганннар? (Г.Тукай)

-Районыбыз башлыгының тулы исем, фамилиясе ничек? (Хәкимов Габделәхәт Гыйлемханович)

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Китап - безнең якын дустыбыз"

Яхшы китап һәрвакыт күңел түрендә саклана...

Сагыналар сине якын дуслар

Заманында популяр драма артисткасы,татар опера театрының күренекле солисты,татар халкын  берсеннән-берсе матур җырлары белән куандырган данлыклы композитор Сара Садыйкованың якты истәлегенә...

План-конспект урока “Минем әбием-бик тә кызык кеше ул”.

Этот урок был проведен 5 классе,русская группа....

Әдәбият дәресе , 8 нче сыйныф , "Гомерем минем моңлы бер җыр иде...."

Әдәбият дәресе. Муса Җәлил иҗатына багышлана. Дәрестә "Җырларым" шигыренә тулы анализ бирелә....

Әбием - алтыным, минем иң якыным

Кадерле әбиләребезгә багышланган әдәби - музыкаль кичә...

"Әнием минем алтыным."

Әниләр көненә багышланган сценарий....

Әдәбият дәресләрендә әдәбият тарихын өйрәнү

Әдәбият дәресләрендә әдәбият тарихын өйрәнү...