Әдәбият дәресе , 8 нче сыйныф , "Гомерем минем моңлы бер җыр иде...."
план-конспект урока (8 класс) на тему

Насирова Лилия Хайдаровна

Әдәбият дәресе. Муса Җәлил иҗатына багышлана. Дәрестә "Җырларым" шигыренә тулы анализ бирелә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dbiyat_drese.docx22.11 КБ

Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Мәскәү районы

аерым предметларны  тирәнтен өйрәнүле

65 нче татар - рус урта гомуми белем бирү мәктәбе

“Гомерем минем моңлы бер җыр иде....”

( 8 нче  сыйныф, татар әдәбияты)

                                                          Башкарды: татар теле һәм әдәбият укытучысы

                                                          Насирова Лилия Хайдаровна

                                   

Казан 2014

Дәреснең темасы: “ Гомерем минем моңлы бер җыр иде ...”

                                                                     

Дәреснең төре: яңа теманы аңлату                    

Укыту методы: өлешчә эзләнү.

Укыту алымнары:

-   тест

- укытучы сүзе

Принциплар:

-фәннилек

-практика белән теорияне бәйләү

-эзлеклелек һәм системалылык.

Максатлар:

1. Муса Җәлилнең “Җырларым” шигырендәге идея эчтәлеген үзләштерү.

2. Шигырьне анализлаганда үзлектән нәтиҗәләр чыгару күнекмәләре бирү.

3.Герой-шагыйрь Муса Җәлил образы аша укучыларда батырлык  хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: М. Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлын сурәтләгән таблица;

                  М.Җәлил портреты.

                  Магнитофон язмасы “Җырларым”.

Файдаланылган әдәбият:

                  8 сыйныф өчен әдәбият дәреслеге;

                  М.Җәлил. Шигырьләр җыентыгы .  

                 Д.Ф. Заһидулллина “ Мәктәптә татар    әдәбиятын укыту методикасы ”

                             

         

           

   Дәрес барышы.

           Башлам . Оештыру.

Исәнләшү

Укытучы: өй эшен тикшерү. (Муса Җәлилнең  биографиясен өйрәнергә.) Өй эше тест формасында тикшерелә.

                                        Тест:

  1. Муса Җәлил ничәнче елда туа?

1915      1906 (дөрес җавап)

1943      1935

  1. Муса Җәлил Казанга ничәнче елда килә?

1927                           1943

1922 (дөрес җавап )     1920

  1.  Муса Җәлилнең Мәскәүдә яшәгән елларында язылган поэмасы?

“Кызыл ромашка”      “Җырларым”                                

“Бүреләр”                    “Хат ташучы”(дөрес җавап )

  1. Муса Җәлилнең тормыш иптәше кем исемле була?

Чулпан       Әминә ( дөрес җавап)

Нәфисә       Хәят

  1.  Муса Җәлилнең туган авылы?

Кушлавыч       Мостафа (дөрес җавап )

 Җаек               Аллагол

  1. Муса Җәлил ничәнче елда дошман кулына эләгә?

1944                           1945

1942 (дөрес җавап)     1938

  1. Муса Җәлил тоткынлыкта кем белән очраша?

Садри Максуди     Абдулла Алиш (дөрес җавап)

Габдулла Тукай     Салих Сәйдәшев

  1. Муса Җәлилең тоткынлыкта язган шигырьләр  җыентыгының исеме?

“Сандугач һәм чишмә”    “Моабит дәфтәрләре” (дөрес җавап)

“Имән”                            “Җырларым”

  1. Муса Җәлилнең тиңдәшсез батырлыгы кайсы елларда югары бәяләнә?

1945-1946                               1965-1970

1956-1957  (дөрес җавап)      1938-1940

  1. Муса Җәлил ничәнче елда вафат була?

1938                                 1942

1944 (дөрес җавап)        1949

Тестның җаваплары телдән тикшерелә.

Яңа темага әзерлек.

“ Гомерем минем моңлы бер җыр иде ...”

                                          М. Җәлил

Яңа материалны аңлату.

- Укучылар, без бүгенге дәрестә М.Җәлилнең “Җырларым ” шигыре белән танышачакбыз.

-  Авторның фикерен, идеясен ачыкларбыз, шигырьдәге образларны табарбыз.

 -  Муса Җәлил бу шигырен 1943 нче елда яза. Аның “Җырларым ”  шигыре “Моабит дәфтәрләре ” җыентыгына кертелгән.

- Укучылар, китапларыгызның 89 нчы битен ачыгыз. Хәзер без сезнең белән “Җырларым ” шигыренең аудиоязмасын тыңлап китик. (аудиоязма тыңлана)  

Хәзер шигырьне анализлап карыйк .

- Лирик герой кемгә эндәшә? (Җырларына эндәшә)

-Ни өчен лирик герой җырларына эндәшә? (Чөнки бу шигырь тоткынлыкта язылган. -Лирик герой төрмәдә ялгыз , ул шигыре белән сөйләшә). “Җыр” сүзе беренче строфада нинди мәгънәне аңлата? (М.Җәлилнең иҗатын , язган шигырьләрен аңлата. Җыр йөрәктә туып, ил кырында чәчәк ата. Җыр озак яшәсен өчен, анда “көч”  һәм ” ялкын” булуы шарт.)

  • Лирик геройның җырларына биргән бәясе нинди? Шул  урынны табып, укып күрсәтегез. (“Сездә минем бөтен тойгыларым , / Сездә минем керсез яшьләрем”- иҗат эшенең ихласлыгы турында әйтелә.”Мин кабыздым җырда ялкын итеп йөрәгем һәм хаклык кушканны “ – хакыйкатьне сөйләү. “Җырым белән дусны иркәләдем, / Җырым белән җиңдем дошманны-ул моны максат итеп куя .”)
  • Лирик герой яшәү мәгънәсен нәрсәдә күрә? Шул юлларны укып, табып күрсәтегез. (“Шигыремдәге чынлык, ут һәм сөю / Яшәвемнең бөтен мәгънәсе.”)
  • Лирик георй үз гомерен, үз иҗатын кемгә багышлый? Шул юлларны табыгыз. (“Бар җырмны илгә багышладым, / Гомеремнедә бирәм халкыма”. Биредә лирик герой  үз халкы, үз иле  өчен яшәвен ачык әйтә.)
  • 6 строфада лирик герой үзе хакында нәрсә дип әйтә? (Ул үлем алдында торуын әйтә)
  • Бу юллар нинди хис белән әйтелә? (Сагыш, үкенеч хисләре)
  • Укучылар, үлем нәрсә белән чагыштырыла? (Җыр белән.” Гомерем минем моңлы бер җыр иде./ Үлемем дә яңрар җыр булып”, -ди.). Дәрес башында без бу юлларны, укып, М.Җәлилнең шушы шигырь юллары белән әйтергә теләгән сүзләренә, хәзер җавап бирәбез.
  • Лирик герой бу сүзләрне ничек әйтә? (”Горурлык белән әйтә. Лирик герой шулай булачагына ышана.
  • Шигырьдә өч образ: Иҗат, яшәү, үлем белән очраштык.
  • Әсәр ни турында ? (яшәү, үлем, иҗат турында.)
  • Лирик герой үзенең яшәвен, үлемен, иҗатын нәрсә белән чагыштыра? (Җыр белән. Туган илгә  тугрылык, туган ил өчен яшәү сыйфатлары)
  • Авторның идеясен билгелик. (Яшәүнең, үлемнең, иҗатның ил өчен булырга тиешлеген әйтә.)
  • Лирик герой үз гомере, үлеме , иҗаты хакында нинди хис белән сөйли? (Горурланып сөйли )
  • 4 строфаны тагын бер кат укыйбыз. Лирик герой үзенең җыр кебек тормышын нинди тормышка каршы куя? Сез аны ничек аңлыйсыз? (Вак тормышка. Аны үзең өчен яшәгән тормыш дип әйтергә була.)
  • Димәк, автор ике төрле яшәүне, үлем һәм иҗатны күздә тота. Ачыклап китик әле. (Ил өчен булган һәм үзең өчен булган .)
  • Шигырьдәге капма-каршылык та кабатлана. Шуларны табып укыгыз   әле. ( 2 строфадагы үлсәгез-яшәсәгез; онытылырмын-яшәрмен; 3 строфадагы дус-дошман; иркәләдем-җиңдем; 4 строфадагы түбән ләззәт, чуар пәрдә-чынлык, ут, сөю һ.б. )
  • Шигырьдәге метафораларны табып карыйк . Алар ни өчен кулланыла? (Ил кыры, тормыш язы . Болар гомумиләштерү ясарга ярдәм итә.)
  • Шигырьдә кабатлаулар күп. Боларны табыгыз , ни өчен кирәк булуын билгеләгез.

( “Сездә минем бөтен тойгыларым, / Сездә минем керсез яшьләрем”; “Җырым белән дусны иркәләдем / Җырым белән җиңдем  дошманны  ” һ.б. – әһәмиятле урыннарга игътибар юнәлтү өчен кирәк)

  • Шигырьдә сүз-образлар дип кайсыларын күрсәтеп үтәргә мөмкин? Бергәләп аңлатып китик .(“Изге ант”- ил өчен яшәргә, үләргә, җырларга сүз бирү; “Соңгы җыр” – кешеләр сокланырлык үлем; шушы шигырь; иҗаты  һәм илдәшләре белән саубуллашуы. “Палач балтасы”- дошман явызлыгы.”Гомерем – моңлы бер җыр иде ” вакытсыз үлемгә алып баручы гомер ;  үкенечле кыска , ләкин ил өчен яшәү )
  • Җыр сүзенең мәгънәләрен табыгыз. (Яшәү, үлем, иҗат, матур-сокланырлык, ышаныч, хакыйкать.  Җыр – символик образ.)

Йомгаклау.

  • Димәк , укучылар, Муса Җәлилнең “Җырларым” шигырендәге җыр образы әсәрнең төп идеясен ачыкларга ярдәм итте.
  • Дәрес башында әйтелгән шигырь юлларын искә төшерик (“Гомерем минем моңлы бер җыр иде,/ Үлемем дә яңрар җыр булып ” (Җәлил халкы , иле өчен гомерен кызганмады, аның батырлыгы моңлы бер җыр кебек халык күңелендә мәңгегә сакланып калды. Муса Җәлил утлы корал белән генә түгел , шигырьләре белән дә көрәште. )
  • Өй эше: М.Җәлил турында презентация ясап килергә.

 

 

 

       

   

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хәзерге әдәбият дәресе технологиясе.

Әдәбият дәресен үткәргәндә кулланылган технологияләр....

Дәрес темасы: Кичерде Туфан берүзе ... (Рус мәктәбендә укучы 7 сыйныф укучылары өчен әдәбият дәресе)

Максат.1.Укучыларны Хәсән Туфанның тормышы һәм иҗат юлы белән таныштыруны дәвам итү;2.Шәхес культы чорын чагылдырган  шигырьләрен анализлау, ...

Ф. Әмирхан. "Бер харәбәдә" әдәбият дәресе (татар мәктәбе), 8 сыйныф

Дәрестә танып белү эшчәнлеге академик Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә корыла.  АннотацияФатих Әмирханның “Бер  хәрабәдә” хикәясе 1913 елда “Аң” журналын...

Рус төркемендә әдәбият дәресе. 10 сыйныф. Тема: "Һөнәр сайлау"

Һөнәр сайлау- һәркемнең тормышынла бик мөһим нәрсә ул. “Һөнәрле - үлмәс, һөнәрсез - көн күрмәс!” - диләр.Әдәбият дәресенең темасы: “Һөнәр сайлау”.Дәреснең максаты: һөнәр сайлау турында сөйләшергә, иҗа...

Борын-борын заманда... (халык әкиятләре темасын йомгаклау) Әдәбият дәресе эшкәртмәсе 5 нче сыйныф

Борын-борын заманда...(халык әкиятләре темасын йомгаклау)Әдәбият дәресе эшкәртмәсе5 нче сыйныф  рус төркеме өчен...

Ринат Мөхәммәдиев “Күңел күзе” хикәясе. Әдәбият дәресе.8 нче сыйныф. Укытучылар өчен проект эше

Дәреснең темасы: Ринат Мөхәммәдиев “Күңел  күзе” 8 нче сыйныф Планлаштырылган нәтиҗәләр: Шәхескә кагылышлы УУ: әхлак нормаларына, тормышта яшәү кагыйдәләренә төшенү,   ...

Әдәбият дәресе - тормыш дәресе

Татар әдәбияты дәресләре өчен...