Рус төркемендә әдәбият дәресе. 10 сыйныф. Тема: "Һөнәр сайлау"
план-конспект урока (10 класс) на тему

Чукурова Галина Ильгизовна

Һөнәр сайлау- һәркемнең тормышынла бик мөһим нәрсә ул. “Һөнәрле - үлмәс, һөнәрсез - көн күрмәс!” - диләр.

Әдәбият дәресенең темасы: “Һөнәр сайлау”.

Дәреснең максаты: һөнәр сайлау турында сөйләшергә, иҗади фикер йөртергә, язарга өйрәнүне дәвам итү,  алдагы дәресләрдә сочинение язу өчен план төзү;  бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен камилләштерү; төрле һөнәр ияләренә хөрмәт тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_dres_honr_saylau.docx19.38 КБ

Предварительный просмотр:

Аерым фәнннәрне тирәнтен өйрәтүче Питрәч беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе

“Һөнәр сайлау “

темасына 10 нчы сыйныфта( рус төркеме)  татар теленнән ачык дәрес конспекты

Укытучы: ЧукуроваГ.И.

Дәреснең барышы

  1. Дәресне        оештыру

Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, кадерле укучылар! Утырыгыз. Дәресебезне башлыйбыз.

  1. Дәресне актуальләштерү
  1. Башта фонетик күнегү эшләп алыйк әле. Бүгенге дәрестә без күп кенә яңа сүзләр кулланачакбыз, аларның дөрес әйтелешенә ирешү өчен фонетик күнегү үткәрик,

һ - һө - һөнәр

Җ- җа - җаваплы

Ө- мө - мөмкинлек

Ә- тә - тәкъдим итү

Ү-тү – түләүле

Ң - ңа - шуңа.

- Үткән дәрестә без сезнең белән һөнәр сайлау турында сөйләшә башладык. Әйдәгез әле, өй эшен тикшерик. Сез һөнәр исемнәре уйлап килергә тиеш идегез.

Сәүдәгә бәйле һөнәр исемнәре:

Икътисад;

Транспорт;

Авыл хуҗалыгы;

Мәгърифәт;

Сәнгать.

  1. Яңа дәрес материалы өстендә эш

1. - Укучылар, һөнәр сайлау- һәркемнең тормышынла бик мөһим нәрсә ул. Моны раслап -“һөнәрле - үлмәс, һөнәрсез - көн күрмәс!” - диләр. Безнең дәресебезнең темасы: “Һөнәр сайлау”.

2 . Дәресебезнең максаты: һөнәр сайлау турында сөйләшергә, фикер йөртергә, язарга өйрәнүне дәвам итү. Шулай ук без сезнең белән алдагы дәресләрдә сочинение язу өчен план да төзербез.

  1. Моның өчен үткән дәресләрдә өйрәнгән һәм куллану өчен кирәк булачак сүзләрне кабатлыйбыз:

һөнәр сайлау –

әһәмиятле –

Җаваплы –

Исәпкә алырга –

Максатка ирешү –

Омтыла –

Шәхси пролема -

Киңәш бирәләр –

Канәгать булырга –

Эшкә урнаштырырга.

-Укучылар ә хәзер яңа сүзләр белән танышабыз.

  1. Сүзлек эше

Үткән саен

Мөмкинлектән чыгып

Шактый кыен

Хәл итәргә

Төгәл.

4. - Ә хәзер яңа сүзләр белән җөмләләр төзик.

- Укучылар, ә хәзер китаптагы диалогны укып үзләштерик.

Әңгәмә.(Укучылар сорауларга җавап бирәләр, әңгәмә төзиләр)

-Бездә нинди профильләр бар?

-Нинди фәннәр укытыла?

-Ә сез нинди һөнәрләр беләсез?

-Хәзер нинди һөнәрләр популяр?

-Кайсы һөнәр сезгә бигрәк тә ошый?

-Сез кем булырга хылланасыз?

-Татарстанда нинди югары уку йортлары бар?

-Гаиләгездә нинди һөнәр кешеләре бар?

6.  Сезгә өй эше итеп өстәмә иҗади бирем бирелгән иде.

7. (“Минем гаиләдәге һөнәр кешеләре”, яки “Әти- әниемнең һөнәре”) (1-2 сочинениене уку).

- Ә безнең районга нинди профессия кешеләре кирәк? Сезнең максат - укып бетереп, районга кайтып, аны алга җибәрү Укучылар, без сезнең сочинениеләрдән кечкенә генә стенд төзеп, аңа исем куярбыз. Стендка исем сайлау өчен без өйрәнгән мәкальләрне искә төшерик. Кайсы туры килер икән?

8. Ә хәзер сүзтезмәләрне һәм җөмләләрне рус теленә тәрҗемә итәрбез.

IV. Дәрес материалын ныгыту.

1.  Укучылар, өстәлләрегездә яткан карточкаларыгызны алыгыз әле.(”һөнәр” темасына кагылышлы җөмләләрне төзеп әйтү, тәрҗемә итү).

- Укучылар, һөнәр сайлау темасын бик күп әсәрләрдән табарга мөмкин. Мәсәлән, Г.Әпсәләмов “Ак чәчәкләр” романында табиблар, Г.Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” повестенда табиб, артист, укытучы, Г.Ахуновның “Хәзинә” романында нефтьчеләр турында язалар.

Укучылар, бу тема сезне дә борчый. Киләсе елда сез 11нче сыйныфта укыячаксыз. Димәк, һөнәр сайлау турында хәзердән үк уйларга кирәк. Киләсе дәресләрдә без “Кем булырга?” темасына сочинение язачакбыз. Ә бүгенге дәрестә сочинение өчен план төзербез.

  1. Үткән дәресләрдә сез “Һөнәр сайлау кем эше?” - дигән сорауга 3 төрле фикер әйттегез:
  • һөнәр сайлау - шәхси проблема;
  • һөнәр сайлауга әти-әниләр җаваплы.
  • бу мәсьәләне җәмгыять хәл итәргә тиеш.
  1. Төркемнәргә бүленеп бу фикерне исбатлау.
  2. Ял итү.
  3. Нәтиҗәне язып, элеп кую.(План төзү)
  4. Сорау-җавап формасында фикер алышу.

V. Дәресне йомгаклау.

1. -Укучылар, интернет буенча Оксанага иптәш кызыннан хат килгән. Ул - Җәмилә, Америкада яши. Хәзер шул хатны укыйм әле.

Сез бу кызга нинди кинәш бирерсез?

2. (Өй эше)

3. Без бүгенге дәрестә нәрсә өйрәндек?

(Йомгаклау)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дәрес темасы: Кичерде Туфан берүзе ... (Рус мәктәбендә укучы 7 сыйныф укучылары өчен әдәбият дәресе)

Максат.1.Укучыларны Хәсән Туфанның тормышы һәм иҗат юлы белән таныштыруны дәвам итү;2.Шәхес культы чорын чагылдырган  шигырьләрен анализлау, ...

Р.Миңнуллинның “Һаман яктыра бара” шигыре 7 нче сыйныфның рус төркемендә әдәбият дәресе

Р.Миңнуллинның “Һаман яктыра бара” шигыре7 нче сыйныфның рус төркемендә әдәбият дәресе...

Әдәбият дәресе , 8 нче сыйныф , "Гомерем минем моңлы бер җыр иде...."

Әдәбият дәресе. Муса Җәлил иҗатына багышлана. Дәрестә "Җырларым" шигыренә тулы анализ бирелә....

Татарстан театрлары. (5нче сыйныфның рус төркемендә әдәбият дәресе)

Тема: Татарстан театрлары. (5нче сыйныфның рус төркемендә әдәбият дәресе)Максат: 1. Укучыларны Татарстанда булган театрлар белән таныштыру...

Ф. Әмирхан. "Бер харәбәдә" әдәбият дәресе (татар мәктәбе), 8 сыйныф

Дәрестә танып белү эшчәнлеге академик Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә корыла.  АннотацияФатих Әмирханның “Бер  хәрабәдә” хикәясе 1913 елда “Аң” журналын...

Борын-борын заманда... (халык әкиятләре темасын йомгаклау) Әдәбият дәресе эшкәртмәсе 5 нче сыйныф

Борын-борын заманда...(халык әкиятләре темасын йомгаклау)Әдәбият дәресе эшкәртмәсе5 нче сыйныф  рус төркеме өчен...

Ринат Мөхәммәдиев “Күңел күзе” хикәясе. Әдәбият дәресе.8 нче сыйныф. Укытучылар өчен проект эше

Дәреснең темасы: Ринат Мөхәммәдиев “Күңел  күзе” 8 нче сыйныф Планлаштырылган нәтиҗәләр: Шәхескә кагылышлы УУ: әхлак нормаларына, тормышта яшәү кагыйдәләренә төшенү,   ...