Р.Миңнуллинның “Һаман яктыра бара” шигыре 7 нче сыйныфның рус төркемендә әдәбият дәресе
план-конспект урока (7 класс) на тему

Рамазанова Розалия Гарифулловна

Р.Миңнуллинның “Һаман яктыра бара” шигыре

7 нче сыйныфның рус төркемендә әдәбият дәресе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл robert_minnullin_achyk_deres.docx16.54 КБ

Предварительный просмотр:

Р.Миңнуллинның “Һаман яктыра бара” шигыре

7 нче сыйныфның рус төркемендә әдәбият дәресе

Рамазанова Розалия Гарифулла кызы

Биектау районы Коркачык

гомуми урта белем мәктәбе

Максат: 1. Укучыларны шигырьнең эчтәлеге белән таныштыру,сәнгатьле уку күнекмәләрен, фикерләү сәләтләрен үстерү; 2. Әниләрне ихтирам итү, алар турында кайгыртучанлык хисе тәрбияләү; 3. Р.Миңнуллин иҗатына кызыксыну уяту.

Җиһазлау: Р.Миңнуллинның портреты, китаплар күргәзмәсе, аудиоязма, проектор, компьютер.

Дәрес барышы:

1.Оештыру.

1)Исәнләшү

2)Уңай психологик халәт тудыру.

-Балалар, кәефләрегез ничек?

-Балалар. Сез бүген бик матур киенеп килгәнсез. Шуның өчен сез кемгә рәхмәтле?

-Әниләребезгә.

-Әйе, балалар, без әниләргә бик рәхмәтле.

2.Актуальләштерү.

-Тактада язылган җөмләгә игътибар итегез әле. Анда кайбер сүзләр төшеп калган, әйдәгез, шуларны бергәләп табып, җөмләне язып бетерик.

-Көннең яктылыгы (нәрсәдә?)-......,күкнең матурлыгы (нәрсәдә?)-........, җирнең гүзәллеге (кемдә?)-......,

(җөмләне башта эчтән укыйлар, аннан бер укучы сәнгатьле итеп укып чыга)

-Көннең яктылыгы нәрсәдә дип уйлыйсыз?(кояшта)

-Ә күкнең матурлыгы нәрсәдә? (йолдызларда)

-Җирнең гүзәллеге кемнәрдә дип уйлыйсыз?(әниләрдә)

-Бик дөрес.Димәк, без бүген кемнәр турында сөйләшербез икән? (әниләр турында)

-Дөрестән дә, дөньяның бөтен күрке, яме, матурлыгы- газизләрдән газиз әниләребездә.

-Укучылар, мин сезгә әниләрегез турында инша язып килегез, дип әйткән идем. Әйдәгез әле, тыңлап карыйк. Нинди ул сезнең әниләрегез? (укучылар үзләренең әниләре турында сөйлиләр.)

3.Яңа теманы өйрәнү.

1.- Күрәсез , балалар, һәркемнең әнисе үзенә бердәнбер. Менә шушы аналарны биеклеккә күтәреп, халыкка күрсәтә алу өчен шагыйрь булу кирәк. Андый шагыйрь бар. Ул –Роберт Миңнуллин. Бүген без Р.Миңнуллинның     “ Һаман яктыра бара” шигыре белән танышачакбыз. Иң элек кыскача гына аның тормыш юлына тукталып китик. ( Р. Миңнуллин турында презентация күрсәтелә. )

2.Укытучы “Һаман яктыра бара” шигырен яттан укый.

3. Сүзлек эше. (экранда сүзләр чыгарыла. Тәрҗемәсе аңлатыла, укучылардан кабатлатыла)

Яктыра бара-становится светлее

Безнең хакка-из -за нас

Күңеле, җаны ак- душа светлая

Бөеклек- величие

Агарган-поседел

Күзне ала алмыйбыз- не сводить глаз

4. Шигырьне укучылар укый. (укучылар, шигырьне бик матур итеп, сәнгатьле итеп укырга кирәк.Укыган вакытта әниләрегезгә булган бөтен җылы хисләрегезне күрсәтергә тырышыгыз)

5.Хәзер алдагы слайдка күз салыйк.Бу раслаулар дөресме әллә ялгышмы?(дәфтәрләрдә эшлибез)

А)Әнисен матур итеп әнкәй ди?(дөрес)

Б)Әнисе яшь әле. (ялгыш)

В)Әнкәйнең чәчләре ак. (дөрес)

Г)Әнкәйнең чәчләре ак. Чөнки кар яуган. (ялгыш)

Д) Әнисе бик матур.(дөрес)

6.Ситуатив күнегү. “Как ты скажешь?»

А) Мама постарела.

Б) Волосы у нее седые.

В) Ей очень идут белые волосы.

Г) Что волосы посидели из-за нас.

Д) Величие мам понимаем, очень поздно.

4.Ныгыту.

1.Сорауларга җавап бирү. (сораулар экранда күрсәтелә)

-Әнисен ничек атый?

-Әнисе яшьме, картмы?

-Ни өчен шулай уйлыйсыз?

-Чәчләре элек нинди булган?

-Ни өчен чәчләре агарган?

-Шагыйрьнең әнисе нинди?

-Аңа нинди сыйфатлар хас?

-Ә  Р. Миңнуллинның әнисе бәхетлеме? Ә ни өчен бәхетле?

2. Бу шигырьдә автор нинди хисләрен күрсәтә?

-Әнисен яратуын, хөрмәт итүен.

3. Димәк, бу шигырь безне нәрсәгә өйрәтә? (Әниләрне рәнҗетмәскә, аларга кайгы-хәсрәт китермәскә ,яхшы һәм тәртипле булырга өйрәтә)

4.Укучылар Р.Миңнуллинның күп кенә шигырьләренә җырлар язылган.Хәзер без шулардан берсе С Фәтхетдинов башкаруындагы”Әнкәмнең догалары” җырын тыңлап үтәрбез.(җыр язмасы яңгырый.)

5.Укучылар, Р.Миңнуллинның әниләргә багышлап язылган шигырьләре бик күп. Әйдәгез аның  “Әниемә ял кирәк” шигырен тыңлап үтик. (тыңлана һәм фикер алышына)

5.Йомгаклау.

1)  Нинди шигырь белән таныштык?

2)Аны кем язган?

3) Автор кем турында язган?

6.Өй эше.

Өй эше укучыларның шәхси мөмкинлекләреннән чыгып 3 дәрәҗәдә бирелә:

1)Шигырьне ятларга, үз әниләрегез турында шигырь язып карарга.

2)Сәнгатьле укырга.

3) Р.Миңнуллинның әниләргә багышланган шигырьләрен табып килергә.

7. “Еламасын иде әниләр” шигыре белән дәресне төгәлләү.

( укытучының үзе язган шигыре)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау. 10 нчы сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе

Тема: Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау. 10 нчы сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе...

Тема: Дуслык белән көчле без. Теркәгечләр турында мәгълүмат бирү. 7 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе

Тема: Дуслык белән көчле без.Теркәгечләр турында мәгълүмат бирү. 7 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе...

6 нчы сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе "Игелекле бала"

"Игелекле бала"  6 нчы сыйныфның рус төркемендә  татар теле  дәресе  конспекты.   Дәреснең тибы : ЛГКК.  Дәрес планы  Нигъмәтуллина Р.Р. дәреслеге буенча төзелгән....

Татарстан театрлары. (5нче сыйныфның рус төркемендә әдәбият дәресе)

Тема: Татарстан театрлары. (5нче сыйныфның рус төркемендә әдәбият дәресе)Максат: 1. Укучыларны Татарстанда булган театрлар белән таныштыру...

"Туган ягым" 2 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе.

Туган  ягым2 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе.Максат: 1.Туган ягым тексты өстендә эшләү, текстның эчтәлегенә төшендерү;                2...

Рус төркемендә әдәбият дәресе. 10 сыйныф. Тема: "Һөнәр сайлау"

Һөнәр сайлау- һәркемнең тормышынла бик мөһим нәрсә ул. “Һөнәрле - үлмәс, һөнәрсез - көн күрмәс!” - диләр.Әдәбият дәресенең темасы: “Һөнәр сайлау”.Дәреснең максаты: һөнәр сайлау турында сөйләшергә, иҗа...

Саннарның ясалышы» 6нчы сыйныфның татар төркемендә татар теле дәресе

Дәрес максатлары: 1. Саннарны җөмләдән аерырга өйрәнү,саннарның ясалыш ягыннан төрләрен аерырга өйрәнү.2.Төрле саннар кулланып җөмләләр төзергә өйрәнү.  Логик фикерләү, уйлау сәләтен, уку ак...