"Әнием минем алтыным."
методическая разработка на тему

Фазуллина Гульшат Хавиловна

Әниләр көненә багышланган сценарий.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon nilr_konen_stsenariy.doc41 КБ

Предварительный просмотр:

   Әниләр бәйрәме

                                                                               

Максат:  укучыларда  әниләргә  ихтирам,  кадер-хөрмәт, ярату, олылау хисләре, әдәплелек, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү.

Күрсәтмәлелек: Әниләр турында плакатлар, мәкальләр,әйтемнәр. 

Әзерлек: Әниләр турында җырлар өйрәнү, шигырьләр ятлау. 

Зал бәйрәмчә бизәлә. Әниләр турында плакатлар эленә, талгын музыка яңгырый.

Алып баручы: Кадерле әниләр! Сезне әниләр көне белән чын күңелебездән котлыйбыз. Тормышларыгыз матур, йөзләрегез көләч, сәламәтлек һәрдаим юлдашыгыз булсын. Сезгә озын гомер, бәхет, сәламәтлек телибез.

Ана! Һәркем өчен иң изге, иң кадерле зат. Бу якты дөньяга килгәч тә нарасыен йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләуче, елаганда юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч-дәрт бирүче газиз әниләр! Бүгенге кичәбезне Сезнең хөрмәткә багышлыйбыз.

Бергә:  Котлы булсын бәйрәмегез, кадерле әниләр!

Алып баручы:

“ Иң якын кешем”.

Әни, син минем җирдәге

Иң якын кешем!

Әни, син минем күктәге

Якты кояшым!

Таң йолдызын хәтерләтә

Синең күзләрең,

Балдан да татлы тоела

Синең сүзләрең.

Үләннәрдән дә йомшактыр

Синең чәчләрең.

Сиңа булсын бакчадагы

Гүзәл чәчәгем!

Концерт номеры

Беренче бирем. “Мәкальне тәмамла” дип атала.Әниләр турында мәкальләр бик күп, аларны беләсез микән, шуны тикшереп карыйбыз.

Мин мәкальнең башын башлыйм, сез ахырын әйтеп бетерерсез.

–         Ана сүзен тотмаган олыгайганчы… (игелек күрмәгән)

–         Ана ачуы – язгы кар: күп булса да…. (тиз эри)

–         Ана куены (туннан җылырак)

–         Яктылык – кояш янында, яхшылык – (ана янында)

–         Үз анасын зурлаган, (кеше анасын хурламас)

–         Анасына өргән эт (бүре авызына төшәр)

–         Алтмышка җитсен бала (Ана өчен һаман да бала.) 

-         Ана – (бөек исем)

-         Суга бата башлагач, бабай да: ("Әнием!" - дип кычкырган)

-         Өйнең яме (ана белән)

-         Алтмышка җитсен бала,

        (Ана өчен ул бала)

  • Ана күңеле балада,

        Бала күңеле далада.

Концерт номеры

Икенче уен. Япон уены “Елмай” дип атала.

(Һәр юл саен ике тапкыр кул чабыла)

      Уяндыңмы -  елмай!

      Көнне башла шулай.

      Елмай үз-үзеңә,

      Мендәрең бүзенә.

(Һәр юл саен бармак шартлатасы)

      Тәрәзәдән кергән,

      Өйне нурга күмгән

      Һәрчак изге көнгә

      Сәлам биргән гөлгә

      Елмай, елмай.

(Һәр юл саен ике тапкыр аяк белән идәнгә тибеп аласы)

      Уяндыңмы – елмай,

      Көнне башла шулай.

      Елмай сәбәпсез дә

     Якты, әйбәт сүзләр

     Табарсың һәркемгә.

(Һәр юл саен “ха-ха-ха-ха” дип көлеп куярга)

      Уяндыңмы – елмай,

      Көнне башла шулай.

      Зилзиләр тынар,

     Чыксаң юлың уңар

(Һәр юл саен алда эшләгән барлык хәрәкәләрне дә тиз-тиз кабатларга)

     Авырлыклар арыр

     Башлаган эш барыр.

     Бар дөньяны бизә,

     Карап минем күзгә,

     Елмай,елмай.

           

Концерт номеры

Өченче бирем. “Яшь рәссамнар” дип атала.  

Күзләрне бәйләгән килеш Әниләрнең портретын ясау.

Дүртенче уен. “Ромашка”уены.

 ( Һәр укучы ромашка таҗыннан сорау укый.)

-Әниеңнең сиңа әйтә торган иң матур, иң ягымлы сүзләре.

-Син әти-әниеңә нинди матур сүзләр белән эндәшәсең?

-Берәрсеннән гафу үтенгәндә нинди сүзләр әйтәбез?

-Әти-әниеңә “2 ле” алуыңны кайчан, ничек әйтәсең?

-Чатлыкка (почмак) ни өчен бастыралар? Синең басканың бармы?

-Күңелеңә ошаган әйберне әниеңә ничек алдыртасың?

Бишенче уен. “Прическа ясау” уены.

Малайлар кызларга прическа ясыйлар.

Концерт номеры

Алтынчы бирем. «Әнием-күз нурым”.

Җир йөзендә иң гүзәл, иң матур сүз-әни. “Әни” дип безнең телебез ачылган. Иң тәүге адымыбызны да әни ярдәме белән атлап киткәнбез. Әни ул 6 яшьтә дә әни, 60 та да әни. Әниеңне яратуың никадәр көчле булса, яшәве дә шулкадәр якты, шатлыклы булыр.

       1 бирем: әниләргезгә нинди ягымлы сүзләр әйтәсез ?

       2 бирем: әни,әнием сүзләре кергән җырларның бер куплетын җырларга.

       Җиденче уен: “Урындыклы”. Татар бию көе куела, балалар саны буенча урындыклар, мызыка башлангач балалар бии башлый, музыка туктауга урындыкларга утырып калырга кирәк, һәр пауза саен бер урындык алына һәм урындыкка утыра алмыйча калган бала уеннан чыга бара.Уен бер бала калганчы дәвам итә.  

 Сигезенче бирем. Тест.

1.Әниегезнең иң яраткан ризыгы:

2. Әниегез өстенә нәрсә кияргә ярата?

3.Әниеңә ничә яшь?

4.Әниегез эштән кайткач нишли?

5.Әниеңнең исеме?

6.Яңа елдан соң чыршыны кем җыя?

7.Әниеңнең яраткан төсе?

8.Кич җиткәч кем суыткыч янында күбрәк йөри?

9.Кем фотога төшәргә ярата?

10. Әниең кайда эшли?

     Алып баручы:

Рәхмәт әйтәсем килә.

Бүген җил дә йомшак исә,

Кояш та назлы көлә.

Бүген җиргә иң-иң якты

Кадерле бәйрәм килә.

Чәчәкләрдән җем-җем итеп

Якты нурлар бөркелә.

Бүген минем дә әнкәмә

Рәхмәт әйтәсем килә.

миңа гомер биргән өчен,

кадерләп үстергән өчен,

назлы карашлары өчен,

пешергән ашлары өчен,

йөрәк җылылары өчен,

барсы, барсы, барсы өчен

Рәхмәт сиңа, сөенечем.

Котлы булсын бәйрәмнәрең,

Рәхмәт сиңа, бөек Кешем!

Р.Вәлиева.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Алтын қақпа"(сыныптан тыс шара) Урок учителя начальных классов Нигметовой Т.С.

Внеклассное мероприятие.Урок-игра "Золотые ворота"...

татарский язык.5 класс тат.группа.сочинение.Алтын коз.

5 сыйныф ,татар теле.    Тема:Инша язарга әзерләнү.Алтын көз.Максат: Көзге табигатьтәге үзгәрешләр турында балаларның белемнәрен киңәйтү; укычыларны туган җирен шагыйрь күзләре белән кү...

Отбасым - алтын ұям интерактивті жоба

Ата-аналар мен мектеп арасындағы қарым-қатынас, Отбасылық байқау...

Сабақтың тақырыбы. Алтын сақа. Халық ауыз әдебиетін қайталау.

Сабақтың мақсаты.1.     Білімділік. Оқушылардың ертегілер туралы түсініктерін кеңейту және естерінде сақтау. Халық әдебиетін қайталап , еске түсіру. Сабақ электрондық оқулықп...

Презентация на тему: "Минем төбәгем, минем мәктәбем, минем казанышларым"

Туган оясыннан аерылган кошКанатына мәңге ял тапмый.Туган телен яратмаган кеше,Башкаларның телен яратмый.Үзеңнең телеңне белгәндә һәм яратканда гына, башкаларның телен аңларга һәм хөрмәтләргә була....

Әбием - алтыным, минем иң якыным

Кадерле әбиләребезгә багышланган әдәби - музыкаль кичә...

Әниләр кичәсе Әнием- син минем

Әниләр кичәсе:                 Әнием- син минем ,...