"Китап - безнең якын дустыбыз"
методическая разработка (5 класс) по теме

Яхшы китап һәрвакыт күңел түрендә саклана

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kitap_beznen_yakyn_dustybyz_2.docx277.05 КБ

Предварительный просмотр:

                                 Китап – безнең якын дустыбыз              

     Китапсыз узган гомерне мәгънәсез узган гомер, диләр. Китап кешенең якын юлдашы, кинәшчесе. Ул кешедә күркәм сыйфатлар, батырлык ихтыяр көче тәрбияли. Китапны яраткан бала китапханәнең дусты була, мәктәптә дә яхшы укый , киләчәк тормышта да үз урынын дөрес билгели ала. Без Иске Суыксу урта мәктәбе коллективы шундый ышаныч, өмет  белән яшибез. Шуңа күрә балаларның сихри китап дөньясына тарту өчен, төрле мероприятияләр, библиографик дәресләр үткәрелә. Китапханәгә кайткан һәр яңа китап белән бала таныша бара. Ай саен юбиляр язучыларның тормыш юлын, иҗатын өйрәнү максатында, иҗади кичәләр үткәрелә. Быелгы уку елында

 Сибгат Хәким , Габдрахман Әпсәләмовларның тууына 100 ел,

Сергей  Аксаковның тууына 220 ел, Федоро Михайлович Достоевскийның тууына 190 ел уңаеннан

үткәрелгән  кичәләр балалар күңелендә уелып калды, бу язучыларның китаплары тиз арада балалар кулына күчте.

  Традицион рәвештә ел саен уздырыла торган “Иң күп китап укучы” исеме  астында үткәрелгән конкурста балалар бик актив катнаша .

  Быелгы уку елының  I яртысына инде нәтиҗәләр ясалды.

I  урын 5 сыйныф укучылары Ахсанова Резедә, Шәрәфутдинова Лилия

II  урын  3 сыйныф укучылары Җамалетдинова Энҗе ,Гыймадиева Рәйсә.

III урын 10 сыйныф укучылары Җамалетдинова Айсылу, Бихуҗина Алинә.

Бу укчыларның талантлы рәвештә котлауны авылыбызның шагыйрәсе

Динә апа Камалетдинова катнашында Яңа ел бәйрәмендә оештырабыз. Ә Динә апа- мәктәп китапханәсенең кадерле кунагы. Аның тәгъдиме белән мәктәптә “Яшь иҗатчы" дип исемләнгән җыентык барлыкка килде. Шигърияттә, прозада үз көчен сынаган укучылар беренче иҗат җимешләрен шунда туплый бара.

   Китап –эшләгән чакта ярдәмче, ял иткәндә иптәш, ә кайчакта ул – күңел ачу әйбере, һәрвакытта –юлдаш, еш кына- киңәшче, ә аның белән дуслаша белгән кеше өчен-ышаныч дус.

           Ышанычлы дусларыгыз күп булса иде.

                                                           

          Иске Суыксу урта мәктәп китапханәчесе    Гайнетдинова Илсөяр


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сагыналар сине якын дуслар

Заманында популяр драма артисткасы,татар опера театрының күренекле солисты,татар халкын  берсеннән-берсе матур җырлары белән куандырган данлыклы композитор Сара Садыйкованың якты истәлегенә...

Китап сайлау һәм китап элементлары

Укучыларның китапны саклау һәм дөрес итеп уку тәртипләрен искә төшерү һәм камилләштерү...

Сагыналар сине якын дуслар.

Татар халкының танылган җырчысы  һәм композиторы Сара Садыйковага багышланган әдәби-музыкаль кичә...

Күрше кардәштән якын.

Сингапур методикасы белән төзелгән ачык тәрбия сәгате эшкәртмәсе....

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Урман безнең дустыбыз.

4 нче сыйныф татар төркемендә "Урман безнең дустыбыз" темасына бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе...

Китапханә дәресе "Китап - безнең дустыбыз"

Кешеләргә китаплар ни өчен кирәк? Китаплар нинди булалар?  Бүгенге компьютер,  аудио-видеоаппаратура заманында китаплар нинди урын алып тора? Элек компьютерлар булмаганда, телевизор да берни...