Китапханә дәресе "Китап - безнең дустыбыз"
методическая разработка (5, 6 класс)

Сибгатуллина Гульшат Мубаракзяновна

Кешеләргә китаплар ни өчен кирәк? Китаплар нинди булалар?  Бүгенге компьютер,  аудио-видеоаппаратура заманында китаплар нинди урын алып тора? Элек компьютерлар булмаганда, телевизор да берничә генә канал күрсәткәндә, без дөньяны китаплар аша танып белдек. Хәзер барысы да башкача, күпләр китап  укымый башлады. Чөнки мәгълүматны башка җирдән дә алып була бит.  Әйтегез әле,  болар белән китапның дәрәҗәсе төштеме? Әлеге сорауларга җавапны китапханә дәресе барышында табарбыз.

 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Китапханә дәресе

«Китап - безнең дустыбыз»

Исмәгыйлова Ландыш Йосыф кызы,

Мамадыш районы Югары Ушмы төп белем бирү

мәктәбенең педагог-китапханәчесе.

Максат: укучыларда китапка мәхәббәт тәрбияләү, китап турында белемнәрен тирәнәйтү һәм гомумиләштерү

       Җиһазлау: китап күргәзмәсе; «Китап галим-телсез мөгаллим» плакаты; китап күргәзмәсе, слайдлар.

Дәрес барышы:

                        Китапханәче: Китап – киңәшчең синең,

                           Дустың, ярдәмчең синең,

                           Ул хөрмәткә бик хаклы,

                           Кадерлә син китапны.

                           Көн дә укы син аны:

                           Китап-якын дустың ул,

                           Синең сорауларыңа

                           Җавап биреп торсын ул!

                 Укучылар без бүгенге китапханә дәресендә китаплар турында сөйләшербез. Кешеләргә         китаплар                 ни өчен кирәк? Китаплар нинди булалар?  Бүгенге компьютер,  аудио-видеоаппаратура заманында китаплар нинди урын алып тора?  Китап турында матур сүзләр         әйтмәгән бер генә язучы, шагыйрь дә юктыр.Мин сезне кайберләре белән таныштырып китәм:         “Китап, китап минем кулымда, сердәшем ул барыр юлымда”, дигән С.Хәким. Ә татар халкының         бөек шагыйре Г.Тукай “Укып барган һәрбер юлым, һәрбер сүзем була минем юл күрсәтүче         йолдызым”,-дип язып калдырган. Чынлап та, китаплар юл күрсәтүче йолдыз кебек бит, яхшыны яманнан, дөреслекне ялганнан аерырга, уйланырга, нәтиҗә ясарга өйрәтәләр. Сезнең китапларга         карашыгыз нинди? Сезнең өчен китап нәрсә ул?

            Укучыларның җаваплары (Китап укып бөтен дөньяны танып белеп була. Китап-синең              киләчәгең.         Китап безне укытучылар белән тигезлектә укыта)..

           Китапханәче: Сез нинди матур фикерләр әйттегез. Кулыма китап алу белән мин үземне бүтән         бер         дөньяда итеп сизә башлыйм. Элек компьютерлар булмаганда, телевизор да берничә генә         канал күрсәткәндә, без дөньяны китаплар аша танып белдек. Хәзер барысы да башкача, күпләр китап  укымый башлады. Чөнки мәгълүматны башка җирдән дә алып була бит.  Әйтегез әле,  болар белән         китапның дәрәҗәсе төштеме?

                 Укучыларның җаваплары.

        Китапханәче: Китап-алыштыргысыз дус. Аны укыганда, язучы белән сөйләшәсең кебек тоела. Ә         иң         мөһиме, китаплар безнең үзебезне ачарга ярдәм итә,  дөньяга карашны үзгәртә.  Безнең         тылсымлы,          ягымлы дустыбыз буларак, китап безне гаҗәеп һәм мавыктыргыч дөньяга алып         керә, җир һәм космос турында, туган илебездәге һәм башка илдәге балалар тормышы  турында сөйли, күренекле         кешеләр белән таныштыра. Китап укыган саен сез акыллырак,         көчлерәк, ягымлырак була барасыз.         Балалар, сезнең нинди китаплар укыганыгыз бар?

                Укучыларның җаваплары.

        Китапханәче: Әйе, китап укыган саен үзеңә нинди дә булса яңалык ачасың. Ә         хәзер кечкенә         конкурс: сез китап турында нинди мәкальләр, әйтемнәр         беләсез. Кем күбрәк әйтә, шул  җиңүче була.

Китап-белем чишмәсе.

Уку күңел нуры, укымый калган- кеше хуры.

Гыйлем акчага килми,тырышлык белән килә.

Китапсыз өй-ишәк абзары.

Китапның белмәгәне юк..

  Китапларның үзләренең яши торган өйләре дә бар. Ул өй ничек дип атала? (китапханә)

Киштә башында төпле төргәк,

Аңа һәр өйдә хөрмәт,

Һәркемгә дә иң кирәк.

Бу табышмакның җавабы ничек булыр?

        Китапханәче: Китаплар да төрле-төрле булалар. Беренче китаплар нинди булганнар? Алар         моннан 500 еллар элек барлыкка килгәннәр. Бүген без үткәнгә кире кайтып беренче китаплар һәм         китапханәләр белән танышырбыз. (Слайдлар карау)

Мәскәү шәһәрендә бик кызыклы китапханә бар. Анда төрлә китапларны күрергә була: кечкенәләрен дә, почта маркасы зурлыгындагысын, бер метрдан да биек булган дәү китапларны да. Андагы иң озын китап - кытай словаре, ә иң калын китап - инглиз сүзлеге 8 мең биттән тора. Бу китапханәнең китап киштәләренең гомуми озынлыгы 300 км. җитә. Китапханә - Россия дәүләт китапханәсе.

Иҗади эш. өстәлдә кәгазь, төсле карандашлар, фломастерлар. Һәр укучы 10 минут эчендә әдәби китаплар, дәреслекләр, методик әдәбият китаплары торган киштәләргә кую өчен плакат-күрсәткечләр ясарга.(Китапханәче күрсәтмәсе нигезендә)

Китапханәче:Хәзер, үзегезгә ошаган, яратып укыган китапларыгызны әйтегез.

Китапханәче: Сез күп китаплар атадыгыз. Әйе, китаплар бик күп. Аларның барысын да укып чыгу өчен безнең гомер генә җитми. Бар шундый китаплар, алар күп гасырлар буе укылалар. Китапларны саклап тотарга кирәк. Балалар, күп гасырлар буена күп кешеләр яратып укый торган китаплар ничек дип атала? (Классика)

         Китапханәче: Безнең илебез бөтен дөнья яратып укый торган классик язучылары булу белән горурлана. Без дә аларны укырга тиешбез. Китапханә киштәләрендә күп китаплар үзләренең укучыларын көтеп яталар. (Фикер алышулар)

         Иҗади эш. Һәр укучы китап турында кызыклы итеп биш җөмлә язып бирә.

         Китапханәче: китапханә дәресен: “Китап уку кешенең йөзенә нур, күңеленә шатлык китерер, шуның өчен зиһен хезмәте белән шөгыльләнүчеләр ни кадәр арык булсалар да акыллары симез, ә йөзләре мәхәббәтле булыр ” дигән сүзләр белән тәмамлыйсым килә.

Файдаланылган әдәбият:

А.К.Зиннуров, Ә.Н.Хуҗиәхмәтов Тәрбия тәгълиматы, казан, 2006-345 бит.

Халык афоризмнары, 1 нче китап, Казан, 2002-104 бит.

Р.Фәхреддин мирасын укыту-файдалану процессында файдалану, Казан, 2006-194 бит.

Тәрбия газетасы, №5, 2008 ел.

Китапханәче: Исмагилова Л.Ю.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Китап - безнең якын дустыбыз"

Яхшы китап һәрвакыт күңел түрендә саклана...

открытый урок "Татарстан Республикасының Милли китапханәсе"

открытый урок "Татарстан Республикасының Милли китапханәсе" для рускоязычных учащися 10 класс...

Китапханә турында

Китап – кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе, укытучысы. Китапсыз халык -тарихсыз халыкка әйләнгән, ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелгән....

Китап.Китапханә.китапханәче.

Хезмәтнең тормышта кеше өчен  әһәмиятен төшендерү; һәртөрле файдалы  эшнең мактауга лаек икәнен аңлату; һөнәр сайлауга әзерләү һәм хезмәт кешесенә, өлкәннәр, әти- әниләр хезмәтенә хөрмәт тәр...

Китап.Китапханә.Китапханәче

Хезмәтнең тормышта кеше өчен  әһәмиятен төшендерү; һәртөрле файдалы  эшнең мактауга лаек икәнен аңлату; һөнәр сайлауга әзерләү һәм хезмәт кешесенә, өлкәннәр, әти- әниләр хезмәтенә хөрмәт тәр...

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Урман безнең дустыбыз.

4 нче сыйныф татар төркемендә "Урман безнең дустыбыз" темасына бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе...