Бәйләнешле сөйләм үстерү. Урман безнең дустыбыз.
план-конспект урока на тему

Гараева Резеда Илкамовна

4 нче сыйныф татар төркемендә "Урман безнең дустыбыз" темасына бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл urman_-_beznen_dustybyz.docx32.76 КБ

Предварительный просмотр:

4 нче А  сыйныф, татар төркеме 

Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Татарстан Республикасы Азнакай униципаль районы

«Азнакай шәһәре 2 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе”нең

1нче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Гәрәева Резеда Илкам кызы

Тема

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Урман  безнең дустыбыз

Максат

  1. Табигатьнең кеше тормышындагы әһәмиятен күрсәтү, табигатькә карата  аңлы караш тәрбияләү. 
  2.  Күзәтүчәнлекне, үз фикереңне җиткерергә өйрәтү, чагыштыра белү күнекмәләрен үстерү.

       3. Туган як табигатенә сакчыл караш,  экологик  культура тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗә

Предмет нәтиҗәләре: бирелгән хикәядән теманы,  проблеманы һәм аның чишү юлларын өйрәнү, нәтиҗә ясый белү.

Шәхси нәтиҗәләр: белем алуның кирәклеген аңлау; үз–үзеңне этика кагыйдәләренә туры килерлек итеп тоту.

Коммуникатив УУГ: укытучы һәм укучылар белән уку эшчәнлеген планлаштыру; үз фикереңне әйтә белү; үз фикереңне дәлилли белү; башкаларның фикерен тыңлый белү.

Регулятив УУГ: максат куя, үз эшеңне планлаштыра белү; гамәлләр эзлеклелеген әйтү, үз эшеңне тикшерү, үз эшеңне бәяли белү.

Танып – белү УУГ: кирәкле информацияне таба, чагыштыра, анализ һәм йомгак ясый белү.

Төп төшенчәләр

Табигать, урман, табигатьне саклау

Предметара бәйләнеш

Әдәби уку, әйләнә-тирә дөнья

Эшне оештыру төрләре

Фронталь, индивидуаль, парлап эшләү

Чыганаклар :

- төп

- өстәмә

1. Г.Сабитовның әсәреннән өзек,  презентация Power Point, агач рәсеме, корзина, чәчәк рәсемнәре.

 

 

Дәрес этаплары

Дәрес этабының максаты

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

ШУУГ –шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

РУУГ- регулятив универсаль уку гамәлләре

ТБУУГ- танып белү универсаль уку гамәлләре

КУУГ-  коммуникатив универсаль уку гамәлләре

1.Оештыру. Эшчәнлеккә мотивлаштыру

Самоопределе-

ние к деятельности (орг. момент)

Укытучы өчен максат:

психологик уңай халәт барлыкка китерү

Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.

 

-Исәнмесез, укучылар!

Әгәр сез дәрескә әзер икән без башлап җибәрәбез.

Дәрестә ике группада эшләрбез.

 Укучылар исәнләшәләр

Хәерле көннәр телик! 1) Телибез 2) уңышлар 3) сәламәтлек 4) хәерле көннәр 5) барыбызга да! (Басып куллар ярдәмендә башкарыла)

КУУГ: классташлар  һәм укытучы белән  уку эшчәнлеген  оештыруда хезмәттәшлек итү

ШУУГ: үзмаксат кую

2.Актуализация знаний

Актуальләштерү

Дәрескә максат кую,укучылар-да белемгә омтылыш тәрбияләү.

 

Укытучы өчен максат: исем турында үзләштергән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә  искә төшерү мөмкинлеге булдыру

Укучылар өчен максат: исемне таба,  билгели белү

 

(Видеоролик карау)

 Әңгәмә:

-Видеороликта сез нәрсә күрдегез?

-Димәк, бүгенге дәрес нинди темага багышланган?

-Дөрес. Нәрсә ул урман?

Димәк, безнең дәреснең темасы- Урманга сәяхәт. Маҗаралы да, кызыклы да булган урман буйлап  сәяхәткә чыгарбыз. Дәрес буе безне табигатьнең символы булган агач озатып барыр.

Укучыларның җаваплары тыңлана:

Урман, табигать

Урман, аның матурлыгы,  аны саклау

Күп агачлар үсә торган җир, хайваннар яшиләр, кошлар үсемлекләр

ТБУУГ: алмашлык, турында кагыйдә формалаштыру

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив  фикер алышуда катнашу

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

Уку мәсьәләсен кую

Постановка учебных задач

Укытучы өчен максат: текст белән таныштыру, текстта күтәрелгән проблеманы ачыклау

Укучылар өчен максат: тексттан проблеманы табу

Текст бирелгән. Текст белән танышканчы  аңлашылмаган сүзләрне карап китик. (Экранда)

         Нарат - сосна

          Шыбырдык усаклар – шуршащие осины

        Кыргый – дикие

        Бөек хәзинә – великое богатство

Укытучы укый.

Укучылар чылбыр буенча дәвам итәләр.

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

КУУГ: коллектив  фикер алышуда катнашу

Уку мәсьәләсен чишү Построение проекта решения учебных задач урока (организация взаимодействия с учащимися по теме урока)

Физминутка

Рефлексия.

Укытучы өчен максат:

 урман, аны саклау турында күзаллау булдыруда ярдәм итү

Укучылар өчен максат: урман, аны саклау турында күзаллау  , сөйләм телен үстерү

Әңгәмә. Текстта күтәрелгән проблеманы чишәр өчен тактадагы агачка карыйк әле.

        Агачның кәүсәсе – без чишәсе проблема

        Ботаклары  - чишү юллары

-Яфраклары – нәтиҗә.

        - Текстта нәрсә турында сүз бара?

-Нинди проблема күтәрелгән? (тактадагы агачның кәүсәсенә проблема дигән сүзне  куям)

-Чишү юлларын һәм нәтиҗәне без группаларда эшләрбез.

1 нче группа – чишү юлларын, 2 нче группа – нәтиҗә яза.

(Вакыт бирелә)

   мин)

Эшләрне тыңлау.

Нәтиҗә. Димәк, соңгы юлларны укыгыз әле

“Чишмәләрне саф килеш... Ак каеннарны ак килеш... Гөлләрне – чәчәкләрне пакъ  килеш ... Сандугачлы кичләрне, тургайлы таңнарны тыныч килеш сакла...  ” у өчен без менә ниләр эшләргә тиеш. Шулай булса гына безнең табигать матур булачак.

-Табигатьне саклау өчен без ниләр эшли алабыз?

 

Урман йоклый,чишмә генә йокламый,  уяна,урманның матурлыгы турында

-Урманны матур килеш саклау

Укучылар группаларда эшлиләр.

1 нче группа  чишү юлларын укый, рәсемнән чишү юллары дигән сүз алып куела.

2 нче группа нәтиҗә укый. Яфрактан нәтиҗә сүзе алып куела.

ТБУУГ: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне

 аерып алу нигезендә

кагыйдә формалаштыру

КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү

РУУГ:  үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

Уку эшчәнлеген йомгаклау. Рефлексия.

Рефлексия деятельности (итог урока)

Укытучы өчен максат. дәрестәге эшчәнлекне анализлау,  белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү

Укучылар өчен максат: үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү

Укытучы өчен максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату

Укучылар өчен максат: өй эшен дөрес башкару

- 

Без дәреснең максатына ирештекме?

Өй эше.Исемнәр кулланып 3-4 җөмләле хикәя төзеп язарга

С сущ. Сост.кроссворд

Бәяләү.

 

Үзбәя

ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау

ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү

РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

ШУУГ: үз уңышларың / уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Иламым - туган ягым" Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.

Пейзажның матур әдәбиятта, сәнгатьтәге урынын билгеләү;    әдәбиятның рәсем сәнгате, җыр сәнгате белән тыгыз бәйләнештә булуын   танып – белергә өйрәтү...

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе "Сәламәт яшәү рәвеше"

Сәламәт яшәү рәвешенә этәрүче дәрес эшкәртмәсе...

Укучыларның бәйләнешле сөйләмен үстерүдә коммуникатив күнегүләр куллану.

Коммуникатив принцип нигезендә татар телендә ачык,аңлаешлы,иркен сөйләшергә,аралашырга өйрәтү ята.Коммуникатив компетенция-аралашу максаты һәм сферасыннан чыгып ,үз сөйләмеңне булдыру өчен кирәк булга...

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе. 10 сыйныф. Рус мәктәбендә укучы татар төркемнәре өчен.

Дәреснең темасы: "Мәңгелек мәхәббәт"Дәреснең максаты: 1.Тукайның мәхәббәт шигырьләре белән таныштыру.2.Балаларның танып –белү активлыгын һәм эзләнү нәтиҗәсендә барлыкка килгән күнекмәләрне үстерү.3.Әд...

Әдәбияттан дәрес эшкәртмәсе.Бәйләнешле сөйләм үстерү.

6нчы сыйныф өчен әдәбияттан  бәйләнешлә сөйләм үстерү дәресе.Сәламәт яшәү рәвешенең милли һәм дини нигезләре....