Китапханә турында
материал (6 класс) по теме

Исламова Эльвира Маулетдиновна
Китап – кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе, укытучысы. Китапсыз халык -тарихсыз халыкка әйләнгән, ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелгән.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kitaphana.doc1008.5 КБ

Предварительный просмотр:

Китапханә турында

“Үзенең бәхетенә һәм киләчәк куәтенә бару юлында кешелек тудырган барлык могжизаларның иң катлаулысы һәм бөеге, мөгаен, китаптыр... Китап безнең өчен җансыз бушлык дөньясыннан хәрәкәтчән тормыш дөньясына карый торган тәрәзә”.  А.М.Горький.

 Китап – кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе, укытучысы. Китапсыз халык -тарихсыз халыкка әйләнгән, ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелгән.

Китапханәсез мәктәпне күз алдына китерүе кыен. Мәктәп китапханәсе һәр укучы һәм укытучының төп таяну ноктасы булып тора. Белешмә сүзлекләр, методик ярдәмлекләр, матур әдәбият, вакытлы матбугат чаралары- һәммәсе бүгенге укучыга багышлана. Китапханә ул - мәктәп терәге.  Ә мәктәп – белем йорты. Мәктәп китапханәсе укучыларны белемле итүдә зур роль уйный. Белемнең күп өлешен кеше үзлегеннән китаплардан ала. Китапханәдә бик күп мәгълүмат,тарихи ядкарьләр, аң-белем, мәгърифәт тупланган. Китапханә - серләр дөньясы, рухи мирасыбызны буыннардан - буыннарга тапшыручы, акылның, изге олуг фикерләрнең чишмә башында торучы. Китапханә китап киштәләрендә тезелеп торучы китаплары, аларның меңләгән саны белән түгел, ә үзенең укучылары белән яши, шулар белән матур.


Китапханәче:   Исламова Эльвира Мәүлетдин кызы

 Белеме:  югары

 Китапханәдә эш стажы:  6  ел

  Китапханәнең төп бурычлары:

  - белем бирү;

  - яңа чыганаклар белән таныштыру;

  - тәрбия бирү

        

Белем бирү-укучыларда китапханә чыганакларыннан файдалана белү культурасы формалаштыруга юнәлтелгән. Ул түбәндәгеләрне үз эченә ала:

- китапханә дәресләре үткәрү;

-укучыларны йомгаклау аттестациясенә әзерләргә булышу;

-укучыларга рефератлар һәм эзләнү характерындагы эшләр башкару өчен чыганаклар табарга булышу;

-тематик почмаклар булдыру;

-укытучыларны яңа методик әдәбият, ярдәмлекләр белән таныштыру;

-укучыларны мөстәкыйль рәвештә китаплар һәм вакытлы матбугат белән файдаланырга өйрәтү.

Тәрбия бирү ул- китапка, матур әдәбиятка мәхәббәт, белемгә омтылыш тәрбияләүне күз алдында тота.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

открытый урок "Татарстан Республикасының Милли китапханәсе"

открытый урок "Татарстан Республикасының Милли китапханәсе" для рускоязычных учащися 10 класс...

Китап.Китапханә.китапханәче.

Хезмәтнең тормышта кеше өчен  әһәмиятен төшендерү; һәртөрле файдалы  эшнең мактауга лаек икәнен аңлату; һөнәр сайлауга әзерләү һәм хезмәт кешесенә, өлкәннәр, әти- әниләр хезмәтенә хөрмәт тәр...

Китап.Китапханә.Китапханәче

Хезмәтнең тормышта кеше өчен  әһәмиятен төшендерү; һәртөрле файдалы  эшнең мактауга лаек икәнен аңлату; һөнәр сайлауга әзерләү һәм хезмәт кешесенә, өлкәннәр, әти- әниләр хезмәтенә хөрмәт тәр...

Китапханә эшчәнлегендә проект

Помощь библиотекарям...

Китапханә ишекләре укучыларга ачык

Сыйфатлы белем алу, уку- укыту һәм мәдәни мирасны тапшыру чарасы буларак, китапка ихтыяҗ даими саклана.Фәннең һәр тармагы дистәләрчә китап,  журналлардагы мәкаләләр һәм башка материаллар аша тәкъ...

Укучыларга китапханә- библиографик һәм мәгълүмати белем бирү

Укучыларга китапханә- библиографик һәм мәгълүмати белем бирү...

Дәрес эшкәртмәсе. Габдерәхим Утыз Имәни. “Сату итү турында”,“Гыйлемнең өстенлеге турында”, “Татулык турында”.

Габдерәхим Утыз Имәни. “Сату итү турында”,“Гыйлемнең өстенлеге турында”, “Татулык турында” темасына 6нчы сыйныфта әдәбият дәресе....