КОНСПЕКТ УРОКА ДЛЯ 6 КЛАССА
план-конспект урока (6 класс) по теме

КОНСПЕКТ ЯВЛЯЕТСЯ МАТЕРИАЛОМ ДЛЯ ИСПОЛЬЗОВАНИЯ УЧИТЕЛЯМИ СРЕДНЕГО  ЗВЕНА, А ТАКЖЕ МОЖНО ИСПОЛЬЗОВАТЬ ДЛЯ МЕРОППРИЯТИЙ 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл chishmler_novoe.docx31.45 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Базарлы Матак урта гомуми белем мәктәбе

 

Туган  ягым  чишмәләре

      Татар теле һәм әдәбияте укытучысы: Мисбахова

Рәсинә Әсхатовна

Тема : Туган ягым чишмәләре.

Максат : Чишмәләр турында әңгәмә үткәреп туган ягыбызның табигый байлыкларын саклау, чишмә-  гомер башын чагылдыручы символ, аңа игътибарны арттыру, милли тамырларыбызга карата мәхәббәт хисләре, әхлак кануннарына тугрылык тәрбияләү.

Җиһазлау : плакат, рәсемнәр, слайдлар.

Плакат:

Их, яшисе иде озак мәңге...

Табигатьтән башка үле без,

Кемдер зарыгып бер йотым су сорый-

Чишмәләрнең кадерен белегез! 

                               Дәрес барышы.

  1. Дәресне оештыру. Дәрестә уңай халәт тудыру.
  2. Актуальләштеру.

Тау астында җырлап чишмә ага,

Камышлыкка кереп югала

Татлы суы, дәртле җыры белән

Гөлчәчәкле җирне сугара.

    Җир яшәрә аның суын эчеп,

    Ак каеннар яфрак яралар.

    Таң алдында аның җырларыннан

    Сандугачлар канатланалар.

Төп өлеш:

- Чишмә. Бу сүз элек-электән тылсым көченә ия булган. Кеше дә гомер башын туган нигезен чишмә белән тиңләгән. Чыннан да, чишмә, гомер, нәсел башы кебек тибеп чыга да акрын гына челтерәп ага бирә. Күп еллар дәвамында саф суы белән кешеләрне сөендерә. Аларның кыска гомерлеләре була. Чишмәләр- кечкенә генә булсалар да табигатькә җан кертүчеләр : елга, күл, инеш, диңгез һәм океаннарга тормыш  өрүчеләр. Халык әйтсә, хак әйтә:

БАШЫ - ТАУДА, АЯГЫ – ДИҢГЕЗДӘ” дигән табышмак аларны җитез, йөгерек,эшчән халыкка намус белән хезмәт итүче табигатьне сурәтли.

Укытучы (сорау)

- Республикабыз аркылы агучы зур елагалар башлангычны кайдан алалар соң? ( җавап)

Укытучы:

- Татар халыкның танылган шагыйре С. Хәким каты җирнең кабыгын төртеп чыккан көяз чишмә турында бик матур итеп тасвирлый.

« Бер тауда уң чишмә» җыры белән. (җыр башкарыла.)

Укытучы – ( Г. Бәшировның « Җидегән чишмә» әсәренә өзек укый.)

- Сез укучылар, язучы Г.Бәшировның  « Җидегән чишмә»

әсәреннән берничә юлны тыңлап үттегез.

Берничә юлны тыңлап та сез, табигатьнең иң олы бүләген сакларга тиешбез икәнлекне онытмыйк.

« Җидегән чишмә » җыр.

Укытучы:

- Чишмә – суларны мин аналар белән чагыштырыр идем. Балаларын кадерләп үстергән аналар кебек чишмәләр дә суларның һәр бөртеген исәп алып, саклап агызалар.

- Чишмә белән хатын-кыз арасында символик рәвештә нинди охшашлык күренеше бар? ( җавап)

( слайдта укытучы сүзе)

Чишмәләр-чисталык, сафлык, пакълек билгесе дә. Киң күңелле, гадел кешене генә чишмә суының сафлыгына тиңлиләр. Әйе, бик урынлы охшату.

Укытучы( сорау)

- Электәге мәҗүси халыклар-елга, диңгез, күл, чишмә, буа, кое кебек су чыганакларына табынганнар. ( Мәҗүси сүзенең мәгънәсе слайдта анлатыла) Республикабызда андый җирләр бармы ? ( изгеләр чишмәсе)

Укытучы сүзе:

-Әйе, су- яшәеш чыганагы.

Районыбызда изге дип әйтерлек чишмәләребез, урыннарыбыз бармы?

Бүген бездэ кунакта Әлки район музей хезмәткәре  Роза Розаковна. Алай гына да түгел хөрмәтле биология укытучысы – әлеге матур эшләрне башлап җибәрүчесе дә. Роза Розаковна безнең класс белән тубән класслардан ук сәяхәтләрдә булып, чишмәләренең башлангыч урынына барып, күреп кайттылар.

Халыкта « Оста барда телең тый» дигән гыйбәрә бар. Үзенә сүз бирик әле.

- Сүз Роза Розаковнага.

 Шагыйрьләр чишмәләрнең матурлыгына мәдхия җырлап шигырьләр, композиторлар көйләр иҗат иткән. Шул исәптән Ш. Маннаповның « Әлкием чишмәләре».

- Укытучы :

Кызганычка каршы, соңгы елларда республикадагы иңешләрне, елгаларны, күлләрне һәм буаларны тукландыра торган чишмә чыганакларны читстарту җитәрлек дәрәҗәдэ алып барылмый. әби-бабаларыбыз заманында чишмәләргә игътибар зур булган. Аерым кешеләр чишмә- чыганакларны карап торган.

Укытучы ( сорау)

- Бүгенге көндә чишмәләрне саклап калу өчен нинди эшләр эшләнә?

-Ә күлләрнең яшәеше ни дәрәҗәдә соң? ( җавап)

- Тормышыбызда, елга- суларның яшәеше ничек соң? ( җавап)

-Укытучы сүзе.

Табигатьне мин аналар белән чагыштырыр идем. Ана өчен баласы никадәр игелексез булса , ул да тешен кысып түзә, сүз әйтми һәм кайгысын күтәрә алмый башласа, бала тәүфыйксызлыгын кешегә сөйләми, тыныч кына офтанып үлеп китә.

Чишмә гомерне чагыдыра дидек, ә яшәешебез  әйлэнә – тирәбез матур булсын өчен нәрсәләр эшләргә кирәк соң? Тәкъдим итәм:Һәрбер укучы әби-бабалары авылындагы чишмәләрне барласын, чистартсын, сакласын.  Мәсәлән : Камка җирләрендә биш чишмә бар, бу минем туган авылым. « Мәктәп асты” чишмәсе, «Аю аланы» ,”Кизләү”  чишмәсе, « Кое чирәме” чишмәсе, «Коры Әнҗерэ күле” чишмәсе. Ә сезнең якта ничә чишмә бар соң?

Йомгаклау : Укучылар, игътибарлы булыгыз!

Табигать байлыгы чиксез түгел. Аны соңгы чигенә кадәр сыкканчы, табигатькә һич кичекмәстән, ярдәм итү юлларын уйларга кирәк Киләчәк буыннар безне начарлык белән искә алмасыннар иде.

Нәтиҗә : « Шуның өчен һәр эшкә үз вакытында керешергә ,фәлсәфә сөйләп вакыт үткәрмәскә, эшләрне тиешле булган вакытларыннан кичектерү начарлыктыр» дип язып калдырган  галимебез Р. Фәхретдинов.

Өй эше:1. Чишмәләр турында шигырьләр өйрәнергә.            

        2.Чишмәләрне төзекләндерү буенча эскиз яисә проект төзергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект урока 8 класс Масленица + презентация к открытому уроку

Цель урока: повторить и обобщить знания по ДПИ, правила создания коллажа.Задачи: Обучающие:     показать особенности изображения одного и того же явления в разных видах ...

Конспект урока 6 класс. Причастие. Урок обобщения и систематизация изученного материала.

Тема:                   ПричастиеТип урока:          Урок о...

Конспект урока истории. Класс - 5. Тема урока «Военные походы фараонов»

Предмет      история           Класс    5Тема урока    «Военные походы фараонов»Цель урока: ...

Конспект урока истории. Класс - 5. Тема урока «Боги Древнего Египта»

Урок  история Класс 5 классТема урока «Боги Древнего Египта»Тип урока: овладение новыми знаниями (ОНЗ) с применением проблемной технологии.Образовательные:-...

Конспект урока в классе со сложной структурой дефекта, по предмету "Социально-бытовая ориентировка". Тема урока "Приготовление бутербродов"

Конспект урока в 6 классе по предмету "Социально-бытовая ориентировка". Тема урока "Приготовление бутербродов"...

Конспект урока 7 класс. Тема урока "Из Лондона в Евпаторию" . Тип урока: урок-путешествие.

Конспект урока 7 класс.Тема урока "Из Лондона в Евпаторию"Тип урока: урок-путешествие. УМК “Spotlight”. Авторы: Virginia Evans, Jenny Dooley ,Olga Podolyako, Julia...

Конспект урока 6 класс обществознание. Урок разработан по технологии РКМЧП. Тема урока: «Межличностные отношения».

Тема  урока:  « Межличностные отношения».План урока:Какие отношения называются межличностными.Чувства- основа межличностных отношений.Виды межличностных отношений.Планируемые рез...