Виртуаль дөнья: яшь буын һәм иҗат
творческая работа учащихся (10 класс) на тему

Сабирова Зульфия Салимзяновна

Интернет челтәрендә яшь буын шагыйрьләр иҗатына виртуаль сәяхәт:.  "Вконтакте" сайтында урнашкан татар төркемнәренә күзәтү ясау, аларның сәхифәләре аша әдәбият , шигъри дөнья белән танышу.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon virtual_donya.doc37 КБ

Предварительный просмотр:

                                    Виртуаль дөнья: яшь буын һәм иҗат.

                Заман һәр буынга

Куя олы эшләр.
                                                                                                                  “Сезнекеләр нишләр?
                                                                                                                   Сезнекеләр нишләр
?”

       Еш кына шулай була бит: телевидение, радио аша кемнеңдер җырын, шигырен ишетеп каласың да, аннары аны табып укыйсы, тыңлыйсы килә. Әмма - каян?! Белмисең... Алай җиңел генә табылмый да әле ул... Ләкин табасы килә... Хәзер табу мөмкинлекләре чиксез, китапханәгә барып та эзләргә мөмкин , интернет киңлекләрендә дә йөри аласың. Һәркем үзенә якынрагын, җайлырагын эзли... Мине әнә шул эзләнү интернет битләренә алып керде, чөнки күптән түгел генә  күңелемне кузгаткан әсәр  юллары ишеткән идем. Яшел ай турында... Яшел ай буламыни?  Кызык! Эзләнә торгач, таптым мин әсәрне, Рифат Сәлахның «Яшел ай» әсәре икән ул.                                  «Күктә яшел ай. Парлы ак болытлар төнге караңгылыкны ачып җибәрәләр. Ике болыт белән ай арасы зәңгәрсу төскә кергән. Айдан төшкән ап-ак күбәләк тәрәзәгә куна. Тәрәзә, җылы җәйнең иртәнге чыгын үпкән сыман, юешләнеп кала. Кар бөртеге шул минутта ук эреп күздән югала. Аның урынына башкалары, елмая-елмая, туңа башлаган пыяланы бизәклиләр. Бизәкләрдә күңел сурәте. »

    Әйе, никадәр гүзәллек,  серлелек иде бу әсәрдә. Табигатьне күзәтә белергә кирәк икән. Әсәр мине гашыйк итте, мин эзләнүләремне дәвам итеп, «Вконтакте»  челтәрендә әдәбият дөньясына чумдым. Мин дуслар белән генә түгел, ә туган телемдә яшь шагыйрьләр, язучылар иҗаты белән   дә таныша алам икән бит. Татар әдәбиятына, мәдәниятенә кагылышлы яңалыкларга, балалар өчен газета-җурналларга, татар шигърияте һәм сәнгатенең төрле якларын чагылдырган  төркемнәргә язылырга мөмкин.   Туган телебездә язылган кызыклы шигырьләр, могҗизалы хикәяләр, рәсемле әкиятләр, сканвордлар,  көлдергечләр белән таныша, шулай ук яраткан шөгыльләрегез, хыялларыгыз, уй-фикерләрегез белән уртаклашу өчен «Сабантуйга» язылып була. Ул  хәзер газета гына түгел, журнал булып чыга башлады. Күп кенә язучылар, шагыйрьләр беренче шигырьләрен, әкиятләрен, хикәяләрен нәкъ менә «Сабантуй »да бастырганнар.

     Яраткан  җурналым - «Ялкын» сәхифәләрен дә күреп була интернетта.   Аның нинди генә битләре  юк! «Күбәләкләр бураны»на керсәң, туган телебезнең аһәңе яңгыраган кебек, ә «Җем» сәхифәсе фотога төшерергә яратканнар өчен, табигатьнең гүзәл һәм онытылмас  мизгелләрен тарихта калдырырга теләсәң, бу биткә языла аласың. Журналның бүгенгесе, үткәне, яңа саннар, килгән хатлар, эчке серләре, кызыклы яңалыклары, ачышлары, планнары һәм тагын күптөрле кызыклы һәм файдалы мәгълүмат белән танышып барырга мөмкин.

    Интернет челтәре иксез-чиксез , аны иңләп чыгу дөреслеккә туры килмәс, мин бары тик « Вконтакте»дагы татарча  төркемнәргә күзәтү ясадым: « Татар шигърияте »,  «Татар поэзиясе», «Идел җурналы», « Әллүки»»леләр... һәм башкалар. Алар бер-берсе белән  тыгыз бәйләнештә торалар. Халисә Ширмән, Рифат Сәлах, Ленар Шәех, Фәнис Җиһанша, Йолдыз Миңнуллина Рүзәл Мөхәммәтшин иҗатлары белән танышырга,  башка дусларыңа да  тәкъдим итеп була. Чыннан да, әдәбиятка яшь буын язучы, җырчы, композитор, рәссам, музыкант, артист, режиссерлар... килде. Яшьләр замана белән бергә атлый, алар үз иҗатларын социаль челтәрләрдә урнаштыралар, яңа  сайтлар ачалар. Аларның күбесе да туган телебезне саклауга, иҗат белән төрле катлам кешеләрен таныштыруга юнәлдерелгән.  Әдәби әсәрләрне, тәнкыйтьне, үзара фикер алышуны да күрергә мөмкин. Тагын бер яңалык! Яшь татар иҗатчылары – шагыйрьләр, артистлар, музыкантлар, журналистлар тарафыннан оештырылган «Калеб» проектының рәсми сайты ачылды.  «Калеб» - яңа исемнәр ача, бер-берсе белән таныштыра. Иҗатка кызыксыну кимеп барган заманда яшьләргә үз аудиториясен табарга булыша. Бу максаттан ул берничә юнәлештә эшли:

1. Ай саен төрле мәйданнарда зур форматта җанлы очрашулар үткәрә;

2.  Аерым иҗатчылар белән очраша;

3. Виртуаль дөнья аша үз фикерләрен яңгырата.

    «Вконтакте»дагы әлеге төркем өченче юнәлешкә карый. Биредә укучылар, укытучылар  өчен яңа гына табадан төшкән иҗат җимешләре, матбугатта яңгыраган фикерләр тәкъдим ителә. Шулай ук эксклюзив материаллар, кызыклы фактлар, татар сәнгатенең алтын фондын тәшкил иткән әсәрләр һ.б. урын алган. Проектны башлап йөрүче – «Мәдәният дөньясында» тапшыруы алып баручысы, журналист Гүзәл Сәгыйтова.
«Калеб» проектын тормышка ашыручылар арасында безгә исемнәре яхшы таныш булган  түбәндәге иҗади көчләр бар: композитор Эльмир Низамов, драматург, режиссёр Илгиз Зәйниев, театр белгече, тәнкыйтьче Нияз Игламов,  режиссёр Лилия Әхмәтова, Камал театры артистлары, шагыйрьләр һәм язучылар Йолдыз Миңнуллина, Луиза Янсуар, Рәмис Аймәт һ.б.    Сайтның сәхифәләре дә үзенчәлекле. «Танышу»да әдәбияттагы яңа исемнәр,  «
Мирас» бүлегендә истәлекле фотолар, «Яңа әсәр»ләрдә әле генә иҗат ителгән хикәя, шигырьләр, «Китап киштәсе»ндә  китаплар тәкъдим ителә. «Калеб» сайты журналистлар, яшь шагыйрьләр, язучылар тарафыннан даими тулыландырылып торыла. Бу сайтның укучылар өчен әһәмияте зур, чөнки иншалар язганда эпиграф, танылган шәхесләр, язучылар турында күп мәгълүмат тупланган. Әйе, «Калеб» проектының беренче адымнары ныклы.                  Без яңа заман иҗатчыларының өр-яңа һәм инде танылып өлгергән әсәрләре белән даими танышып бара алабыз. Аларның нинди уйлар, нинди сулыш белән яшәгәнен блогларындагы язмалар аша белеп торачакбыз. Күпсанлы жанр төрләрен үз эченә алган һәм гаҗәеп  төрле һәм бай сайтлар белән танышу укучыны яңа баскычка күтәрә , яңа  иҗади тикшеренүләргә юл сала.                    

Дәүләтшина Зөһрә

10 а сыйныфы укучысы

Татарстан Республикасы

Яшел Үзән муниципаль

 районы  1 нче Лицей


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Көчсез буын" уены-"Тереклекнең килеп чыгышы" темасын гомумиләштерү

1. Укучыларның “Тереклекнең килеп чыгышы”темасы буенча ...

"Иң көчсез буын" 8класс.

Материкларның мәйданнарын,тауларның кайда урнашуын,иң зур утрауларны кабатлау....

Презентация к викторине по ИКТ для 5 класса "Битва виртуалов"

Викторина составлена для двух команд  по 15 вопросов для каждой. Наличие тригеров позволяет вести учет набранных баллов, автоматическое определение правильности ответов. Фотографии можно пос...

Минем виртуаль факультативым

Электрон мәгариф сайтында укучылар белән даими хезмәттәшлек алып бару өчен миңа виртуаль факультативым ярдәм итә. Ул "Алга, физика үрләренә!" дип атала.Виртуаль факультативка түбәндәге ссылка буенча к...

Презентация. Ғәлиәкбәр ауылы буйлап виртуаль сәйәхәт

Ғәлиәкбәр ауылы буйлап виртуаль сәйәхәт...

Урок - обощение "Путешествие по "Виртуалии"

Урок проводится с целью вызвать интерес к новому материку, способствовать его более прочному усвоению, развивать навыки самообразования. Сделать урок более увлекательным. Превратить обучающихся из па...

Виртуаль татар теле кабинеты

Конкурс эшендә төрле кабинет документлары һәм төрле фотографияләр кулланылды....