10 сыйныф татар теленнән эш программасы
рабочая программа (10 класс) на тему

 татар мәктәпләре өчен 10 сыйныфка татар теленнән эш программасы 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 10_klass_1.docx33.1 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                                                                       

10 нчы сыйныфта татар теле буенча

эш программасы

2017-2018 нче уку елы

:

  •         

10нчы сыйныфта татар теленнән урта (тулы) гомуми белем бирүнең максатлары

  1. Телне тулы бер система буларак күзаллау.
  2. Татар халкының этник төркемнәре һәм диалектлары, төрки телләр, татар теле, татар язуы, татар халкының рухи, әхлакый, мәдәни мирасы турында мәгълүмат бирү.
  3. Татар телен иҗтимагый күренеш буларак аңлау, тел нормаларын саклап, тормышның төрле ситуацияләренә бәйле рәвештә тел чараларын дөрес кулланып, үзара аралаша һәм аңлаша белү.
  4. Тел берәмлекләрен танып, аларны тикшерә, чагыштыра алу һәм аралашуда урынлы куллану күнекмәләрен камилләштерү.
  5. Текст һәм башка мәгълүмати чаралар белән эшләү, аннан кирәкле мәгълүматны ала белү һәм аны тиешенчә үзгәртә алу күнекмәләрен үстерү.
  6. Укучыларның орфографик һәм пунктуацион грамоталылыгын камилләштерү.

                                             

                                                   Төп бурычлар

       1.Татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле белем бирү.

       2.Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру.

       3.Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү.

Программаның эчтәлеге:

Милли телне саклау, үстерү — милли мәдәниятне, милләтнең үзен саклау, үстерү дигән сүз — 1 сәгать.

Туган телнең үсеше, яшәеше; үле телләр — 1 сәгать.

Татарстан Республикасында татар телен һәм башка халыкларның ана телен ассимиляциядән саклау һәм үстерү чаралары — 1 сәгать.

  1.  Татар милли әдәби теленең язма тамырлары: борынгы төрки әдәби тел, иске төрки әдәби тел. иске татар әдәби теле — 2 сәгать.

Татар халкы кулланган язу төрләре: гарәп, латин графикасына, кириллицага нигезләнгән язу — 3 сәгать.

Татар әдәби теленеп фонетик, орфоэпик, орфографик, грамматик, стилистик, пунктуацион нормалары — 2 сәгать.

Морфология. Төрле сүз төркемнәренә тупланган мөстәкыйль, ярдәмлек, модаль сүзләрнең сөйләм оештырудагы роле. Татар әдәби теленең сүз байлыгы, тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә, кыскартылма сүзләр — 1 сәгать.

Гади һәм кушма җөмлә синтаксисы. Сүзләр һәм җөмләләр арасында мәгънә мөнәсәбәтләре; сүзләр һәм җөмләләр арасында тезүле һәм ияртүле бәйләнешне тәэмин итүче чаралар; кушымчаларның, теркәгечләрнең, кисәкчәләрнең, бәйлек һәм бәйлек сүзләрнең язылышы; составында аерымланган кисәге, аныклагычы, тиңдәш кисәкләре, гомумиләштерүче сүзе, кереш яки эндәш сүзе, өстәлмәсе булган гади һәм кушма җөмләләр, аларда тыныш билгеләре — 4 сәгать.

  1. Әдәби тел нормаларының үсешен халык үсешенә бәйләп аңлата алу. Рун язуы турында төшенчә алу. Гарән язуында әдәби нормаларның үсешен белү. Гарәп язуын уку, ул язуның башлангыч күнекмәләрен алу. Латин графикасының татар телендә үзенчәлекле кулланылышын күз алдына китерү. Кириллицаны кабул итү, анда татар теленең үзенчәлекле авазларының бирелешен төшенү. Кирилл орфографиясенең төп үзенчәлекләрен белү, аның татар орфоэпиясенә һәм орфографиясенә тәэсирен аңлата белү.

Укучыда булган актив сүзлек запасын арттыру; сөйләмә һәм язма телен, хәтер һәм фикерләү сәләтен үстерү, рухи дөньясын баету; татар теленнән алынган теоретик материалны аңлы үзләштерүне, тел фәнен яхшы белүне тәэмин итү; үзеңне бәяләү һәм башкаларга бәя бирү күнекмәләрен булдыру; дәреслек белән эшләү, конспектлар төзү, белешмә әдәбияттан (төрле сүзлекләрдән, тәнкыйть материалларыннан, фәнни чыганаклардан һ.б.) файдалану күнекмәләре булдыру; киләчәктә фәннәрне ана телендә өйрәнү мөмкинлеген максатка яраклаштырып аңлату.

Бәйләнешле сойләм үстерү (3 сәгать)

Мөстәкыйль рәвештә эш кәгазьләрен (белешмә, акт, васыятьнамә, ышанычнамә, беркетмә) язу, аларны бергәләп тикшерү, редакцияләү - 3 сәгать.

Төрле стильгә караган чәчмә һәм шигъри әсәрләрне сәнгатьле уку, аларга нигезләнеп, 1 изложение, 1 сочинение язу, аларны тикшерү, төгәлсезлекләрне бетерү — 2 сәгать.

Формалаштырылган осталык һәм күнекмәләр

(уку елы башына)

  1. Милли телнең иҗтимагый тормыштагы әһәмиятен аңлау, телне саклау – милләтне саклауның төп өлеше икәнен үзләштерү.
  2. Язылган текстларның стиль үзенчәлекләрен - аера, эчтәлеген аңлап укый белү; фәнни, рәсми, публицистик стильдә, матур әдәбият стилендә язылган башлангыч текст үзенчәлекләрен тоеп, язма текстта шуларны бирә белү.
  3. Татар әдәби теленең үсеш үзенчәлекләрен күз алдына китерү; аралашу һәм үзара аңлашу чарасы буларак язма һәм сөйләмә тел үсештә булсын өчен, аның көндәлек кулланылышын тәэмин итү юлларын белү, ягъни телләр турындагы Законны тормышка ашыру юлларын үзләштерү.
  4. Татар тел гыйлеменең татарча укытыла торган башка фәннәр белән бәйләнешен аңлата белү; татар әдәби телен ассимиляцияләнүдән саклау.
  5. Татар теленең диалектлары һәм сөйләшләре турында гомуми төшенчәгә ия булу.
  6. Тексттагы проблемаларны формалаштыру, текстта күтәрелгән проблемаларны үз дәлилләрен китереп аңлата белү.
  7. Изложение һәм сочинениеләрне, сөйләм төренә туры китереп, төрле жанрда яза белү. Язмаларны сыйфатлама, модальлек, эмоциональлек элементларын, стиль үзенчәлекләрен кулланып тулыландыру һәм шомарта алу.
  8. Текст яки аның берәр өлеше нигезендә конспект төзү, тезислар әзерли алу, кемгә дә булса характеристика яза белү.
  9. Эш кәгазьләреннән хат, белешмә, мәкалә, расписка, акт, гариза һәм беркетмәләрне мөстәкыйль рәвештә яза алу.
  10. Сәнгатьле уку, әдәби телдә сөйләм күнекмәләренә ия булу.

Укучылар үзләштерергә тиешле осталык һәм күнекмәләр  

(уку елы ахырына)

  1. Әдәби тел нормаларының үсешен халык үсешенә бәйләп аңлата алу.
  2. Рун язуы турында төшенчә алу.
  3. Гарәп язуында әдәби нормаларның үсешен белү. Гарәп язуын уку, ул язуның башлангыч күнекмәләрен алу.
  4. Латин графикасының татар телендә үзенчәлекле кулланылышын күз алдына китерү.
  5. Кириллицаны кабул итү, анда татар теленең үзенчәлекле авазларының бирелешен төшенү. Кирилл орфографиясенең төп үзенчәлекләрен белү, аның татар орфоэпиясенә һәм орфографиясенә тәэсирен аңлата алу.
  6. Укучыда булган актив сүзлек запасының артуы.
  7. Сөйләм һәм язма телнең, хәтер һәм фикерләү сәләтенең үсүе, рухи дөньяның баюы.
  8. Татар теленнән алынган теоретик материалның аңлы үзләштерелгән булуы, тел фәнен яхшы белү.
  9. Үзеңне бәяләү һәм башкаларга бәя бирү күнекмәләре булу.
  10. Дәреслек белән эшләү, конспектлар төзү, белешмә әдәбияттан (төрле сүзлекләрдән, тәнкыйть материалларыннан, фәнни чыганаклардан һ.б.) файдалану күнекмәләре булу.

Укыту-методик комплекты

Дәреслек: 

Татар теле: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10-11 нче сыйныфлары өчен дәреслек / М.З.Зәкиев, Н.В.Максимов. – Казан: Мәгариф, 2008.

Методик ярдәмлекләр:

  1. Вәлиева Ф.С.Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. – Казан: “Раннур”, 2000.
  2. Максимов Н.В. Урта мәктәптә татар теле укыту: Фонетика. Морфология: укытучылар өчен методик кулланма. – Казан: “Мәгариф”, 2004.
  3. “Татар теле. 5-11” интерактив дәреслеге (“Белем.ру” ҖЧҖ, 2009).
  4. Диктантлар җыентыгы: Татар урта гомуми белем бирү мәктәпләренең 5-11 нче сыйныфлары өчен. Укытучылар өчен кулланма/З.Н.Хәбибуллина, Г.Ш.Нәбиуллина. - Казан: Мәгариф, 2006.
  5. Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5-11 сыйныфлары өчен. Укытучылар өчен кулланма/Н.В.Максимов, С.М.Трофимова, М.З.Хамидуллина. - Казан: Мәгариф,2005
  6. Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар. - Казан: Яңалиф, 2006
  7. Татар теле: Кагыйдәләр, күнегүләр: Урта гомуми белем бирү мәкт. өчен/Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова. - Казан: Мәгариф, 2007
  8.  Татар теленнән тестлар: Уку-укыту ярдәмлеге/Н.В.Максимов. - Казан: Мәгариф, 2008

Календарь –тематик план

Дәрес барышы

Сәгатьләр

бүленеше

план

үтәлеш

искәрмә

Үткәннәрне тирәнтен кабатлау-3

1

Туган телнең үсеше,

яшәеше

1

2

 Милли телне саклау,

үстерү.

1

3

Татарстан Республикасында татар телен һәм башка халыкларның телен ассимиляциядән саклау һәм үстерү чаралары

1

Татар милли әдәби теленең язма тамырлары-3

4

. Татар милли әдәби теле турындагы мәгълүматларны искә төшерү. Борынгы төрки әдәби тел

1

5

Иске төрки әдәби тел. Иске татар әдәби теле

1

6

БСҮ Контроль изложение

"Татарстан нефте"

1

Татар халкы кулланган язу төрләре-5

7

Гарәп графикасына нигезләнгән язу

8

Гарәп графикасына нигезләп язу.

9

Латин гарафикасына нигезләнгән язу.

1

10

Латин графикасына нигезләнгән язу.

1

11

Кириллицага нигезләнгән язу.

Морфология--3

12

Татар әдәби теленең фонетик принциплары

13

Татар әдәби теленең орфографик принциплары

14

Контроль диктант "Урман-кешенең якты дусты"

Гади һәм кушма җөмлә синтаксисы-14

15

Мөстәкыйль ярдәмлек һәм модаль сүзләрнең татарча әдәби сөйләм оештырудагы роле. Татар әдәби теленең сүз байлыгы.

1

16

Татар әдәби теленең стилистик нормалары

1

1

17

Татар әдәби теленең пунктацион нормалары

18

Татар әдәби теленең пунктацион нормалары

19

Мөстәкыйль сүз төркемнәре

1

20

Мөстәкыйль сүз төркемнәре.

Тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә, кыскартылма сүзләр

1

21

Ярдәмлек сүз төркемнәре

1

22

Гади һәм кушма җөмлә синтаксисы

1

23

Сүзләр һәм җөмләләр арасында тезүле һәм ияртүле бәйләнешне тәэмин итүче чаралар.

24

 БСҮКонтроль сочинение “Бәхет”

25

БСҮ.Контроль сочинение “Бәхет”

1

26

Кушымчаларның, теркәгечләрнең кисәкчәләрнең

язылышы.

1

27

Бәйлек һәм бәйлек сүзләрнең язылышы.

1

28

Составында тиңдәш кисәкләре, гомумиләштерүче сүз, кереш яки эндәш сүзе, өстәлмәсе булган гади һәм кушма җөмләләр, аларда тыныш билгеләр.

1

Эш кәгазьләре язу -5

29

Ышанычнамә һәм акт язу

1

30

Васыятьнамә  һәм беркемә язуязу

1

31

 Эш кәгазьләре буенча зачет-дәрес.

1

32

Контрол ь диктант.

1

33

Хаталар өстендә эш.

 

1

34

Йомгаклау дәресе

1



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

1 сыйныф татар теленнән эш программасы.

1 сыйныф татар теленнән эш программасы....

4 сыйныф татар теленнән эш программасы.

4 сыйныф татар теленнән эш праграммасы....

5 сыйныф татар теленнән эш программасы.

5 сыйныф татар теленнән эш программасы....

татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы

9 сыйныф өчен татар теленнән эш программасы...

татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы

Татар мәктәбенең 9 нчы сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы “Каралды”“Югары Стәрле авылы төп гомуми белем мәктәбе”  методик берләшмә җитәкчесе:  _________________ Сәмигуллина В.Н....

5 сыйныф татар теленнән эш программасы

5 сыйныф татар мәктәпләре өчен эш программасы...