5 сыйныф татар теленнән эш программасы
рабочая программа (5 класс) на тему

5 сыйныф татар мәктәпләре өчен эш программасы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_tele_5_kl_yanatozetelgen.docx86.07 КБ

Предварительный просмотр:

                                             

                                                                  Туган тел буенча 5 нче  сыйныф өчен  эш программасы 

                                          Баулы муниципаль районы  муниципаль бюджет  гомуми белем учреждениесе

                                       «Исергәп  урта гомуми белем мәктәбе» нең  татар теле һәм әдәбияты укытучысы 

                                                       Әхмәтҗанова Эльвера Илдус  кызы  төзеде

                       

                                                                                                                                                                                     

                                                                         

                                                                                   

2017-2018 нче уку елы                                                          


Планлаштырылган  нәтиҗәләр

Өйрәнелә торган бүлек

Предмет нәтиҗәсе

Метапредмет нәтиҗәләр

Шәхси нәтиҗәләр

Укучы өйрәнә

Укучы өйрәнергә мөмкинчелек ала

Морфо-логия

татар телендәге сүз төркемнәрен (исем, фигыль, сан, сыйфат, рәвеш, алмашлык) аера белергә;

аерым сүз төркеменә керүе ягыннан (морфологик яктан) сүзләрне тикшерергә;

сүз төркемнәренең төрле формаларын хәзерге татар әдәби теле нормалары кысаларында кулланырга;

морфологик белем һәм күнекмәләрне сүзләрнең дөрес язылышына, башка төрле анализларга бәйле рәвештә кулланырга;

укучы морфологиянең сүзлек составын тикшерә;

публицистик һәм әдәби жанрдагы текстларда морфологик берәмлекләрне тану, фәнни һәм махсус эш стилендә кулланыла торган морфологик формаларны белү;

төрле  сүзлекләрдән һәм  мультимедия чараларыннан морфологиягә кирәкле мәгълүматны эзләп таба;

Регулятив гамәлләр:1.Теләсә нинди эшчәнлектә иң беренче проблеманы аерып ала, аның чишелеш юлларын билгели, проблема чишелешен тагын да эффектив итү өчен үзенә нәрсә эшләү, нинди юнәлештә камилләштерү зарурлыгын ачыклый белү

2. үзконтроль нигезләрен яхшы белү, уку һәм танып-белү процессында үзбәя сайлый белү

Танып- белү гамәлләре:

1. Уку һәм танып-белү мәсьәләләрен чишү өчен билге, символ, модель, схемаларны үзгәртү һәм куллана белү күнекмәсе

2. Экологик фикерләүне формалаштыру һәм үстерү, аны танып- белү, коммуникатив, социаль практикада һәм профессиональ ориентациядә куллана белү күнекмәсен формалаштыру

Коммуникатив  гамәлләр:1. Укытучы һәм яшьтәшләре белән бердәм эшчәнлекне оештыра, яшьтәшләре белән төркемгә берләшә,  өлкәннәр һәм яшьтәшләре белән продуктив уртак гамәл оештыра белү

2. Үз хисләреңне, фикерләреңне бирү, үз эшчәнлегеңне планлаштыру, регуляцияләү өчен кирәк булган тел чараларын аңлы рәвештә куллана белү

1.Әйләнә-тирә дөньяны эстетик, эмоциональ кыйммәт аша күзаллау;  2.Дөньяны эстетик, эмоциональ кыйммәт аша үзләштерү, үз-үзеңне күрсәтү һәм мәдәниятнең әдәби , әхлакый  киңлегендә  ориентлаша белү; 3. Сәләте кеше матурлыгын аңлау  аша ,үз илеңнең мәдәният тарихына хөрмәт; әдәби әсәрләрне өйрәнү ихтыяҗы булу;

Синтаксисһәм пунктуа-ция

Әйтелү максаты ягыннан җөмлә төрләрен белү;

җөмлә ахырына куела торган тыныш билгеләрен куярга өйрәнү;

гади, кушма җөмлә, җөмлә кисәкләрен аерырга өйрәнү; җөмләнең тиңдәш кисәкләрен күрсәтә белү; пунктуацион нормаларны өйрәнелгән күләмдә файдалана; пунктуацион хаталарны таба һәм төзәтә; әйтү максаты буенча җөмлә төрләре янында тыныш билгеләрен дөрес итеп куярга өйрәнә;

җөмләнең тиңдәш кисәкләре янында тыныш билгеләрен куярга өйрәнергә;

Пунктуацион һәм стилистик  нормаларны саклауның әһәмиятен күрсәтә;

публицистик һәм әдәби жанрдагы текстларда кулланыла торган пунктуацион кагыйдәләрне белү;

Регулятив гамәлләр:1. Теләсә нинди эшчәнлектә иң беренче проблеманы аерып ала, аның чишелеш юлларын билгели, проблема чишелешен тагын да эффектив итү өчен үзенә нәрсә эшләү, нинди юнәлештә камилләштерү зарурлыгын ачыклый белү үзеңнең чынбарлыкны үзгәртүгә юнәлтелгән адымыңны планлаштырылган нәтиҗәләр белән тиңләштерә белү, нәтиҗәгә ирешү процессында үз эшчәнлегеңә контроль ясый белү;

Танып -белү гамәлләре:1. Төшенчәләрне билгели, йомгаклый, аналогияләрне таба

2. Экологик фикерләүне формалаштыру һәм үстерү, аны танып- белү, коммуникатив, социаль практикада һәм профессиональ ориентациядә куллана белү күнекмәсен формалаштыру

Коммуникатив гамәлләр:1. Укытучы һәм яшьтәшләре белән бердәм эшчәнлекне оештыра, яшьтәшләре белән төркемгә берләшә,  өлкәннәр һәм яшьтәшләре белән продуктив уртак гамәл оештыра белү

1.Коммуникатив күнекмәләрнең кеше тормышындагы ролен билгеләү;

2.Үз фикерләрен телдән һәм язмача җиткерә белү;

3Үзең алган белем күнекмәләрен тормышның төрле шартларында куллана белергә өйрәнү

Фонетика,орфоэпия, орфогра-фия

Сузык һәм тартык авазларга характеристика бирергә; сингармонизм законын һәм аның төрләрен;ирен гармониясен;

тартык авазлар өлкәсендәге үзгәрешләрне: ирен ассимиляциясен, борынассимиляциясен, тел арты  ассимиляциясен;сүзләргә фонетик анализ ясарга;

орфоэпик нормалар турында өйрәнәчәк;сүзләргә фонетик анализ ясарга;сүзләрнең язылышы hәм әйтелеше туры килгән hәм туры килмәгән очракларны аерырга;

Сузык аваз хәрефләренең дөрес язылышын; тартык аваз хәрефләренең дөрес язылышын; икешәр аваз кушылмасын белдергән хәрефләрнең дөрес язылышын; ъ һәм ь хәрефләренең дөрес язылышын билгеләргә;

фонетиканың төрле сәнгатьле уку чараларын аеру;

проза һәм поэзия жанрына караган текстларны сәнгатьле итеп уку;

орфоэпик сүзлек белән эшләргә өйрәнү;

Орфографик сүзлек белән эшләргә;

телнең орфографик нормалары кулланырга;

Регулятив гамәлләр: 1. Теләсә нинди эшчәнлектәиң беренче проблеманы аерып ала, аның чишелеш юлларын билгели, проблема чишелешен тагын да эффектив итү өчен үзенә нәрсә эшләү, нинди юнәлештә камилләштерү зарурлыгын ачыклый белү

Танып - белү гамәлләре:  1. Төшенчәләрне билгели, йомгаклый, аналогияләрне таба

2. Уку һәм танып-белү мәсьәләләрен чишү өчен билге, символ, модель, схемаларны үзгәртү һәм куллана белү күнекмәсе

Коммуникатив гамәлләр:1. Укытучы һәм яшьтәшләре белән бердәм эшчәнлекне оештыра, яшьтәшләре белән төркемгә берләшә,  өлкәннәр һәм яшьтәшләре белән продуктив уртак гамәл оештыра белү

1. Шәхси сайлау нигезендә мораль (әхлакый) проблемаларны чишүдә компетентлык һәм камилләшкән мораль аң, әхлакый хисләр һәм әхлакый тәртип (үзеңне тоту)  2. Үз гамәлләреңә аңлы һәм җаваплы караш формалаштыру

( әхлакый үзкамилләшүгә сәләтлелек)

Лексика һәм сөйләм культура-сы

Сүзләргә лексик анализ ясый (мәгънәсенә бәйле позицияләрне ачыкларга; аңа килеп чыгышы, кулланылу өлкәсе һәм кулланылу дәрәҗәсе ягыннан чыгып бәя бирергә); Сүзләрнең синонимнар һәм антонимнарын табарга;

фразеологик әйтелмәләрне танырга; сүзнең күчерелмә мәгънәсенә бәйле сурәтлү чараларын – метафора, эпитет, сынландыруны билгеләргә;Татар теленең сүзлек составы: искергән сүзләр, тарихи сүзләр һәм неологизмнар, аларның төрләре, диалекталь лексика, һөнәрчелек лексикасы, терминологик лексика, жаргон  сүзләрне аерырга; фразеологик әйтелмәләр, аларның мәгънәсен танырга;

Фразеологизмнарның сөйләмдә кулланылыш үзенчәлекләрен;

татар теленең сүзлек составына гомуми классификация ясау;сүзнең лексик һәм грамматик мәгънәләрен аеру; төрле омонимнарны тану; үзенең һәм иптәшләренең сөйләмен төгәллеге, сүзләрне урынлы һәм сәнгатьле итеп куллана белүе ягыннан бәяләү;

публицистик һәм әдәби жанрдагы текстларда лексик-фразеологик чараларны таный, фәнни һәм махсус эш стилендә кулланыла торган лексик чараларны белү;

төрле лексик сүзлекләрдән (аңлатмалы, синонимнар, антонимнар, чит тел сүзләре, фразеологик) һәм мультимедия чараларыннан кирәкле мәгълүматны эзләп табу.

Регулятив гамәлләр:1. Үзеңнең чынбарлыкны үзгәртүгә юнәлтелгән адымыңны планлаштырылган нәтиҗәләр белән тиңләштерә белү, нәтиҗәгә ирешү процессында үз эшчәнлегеңә контроль ясый белү

Танып-белү гамәлләре:1.Төшенчәләрне билгели, йомгаклый, аналогияләрне таба (ике яки берничә предметның, күренешнең гомуми билгесен табу, аларның охшашлыгын аңлату;2. уку һәм танып-белү мәсьәләләрен чишү өчен билге, символ, модель, схемаларны үзгәртү һәм куллана белү күнекмәсе Коммуникатив гамәлләр:1.Укытучы һәм яшьтәшләре белән бердәм эшчәнлекне оештыра, яшьтәшләре белән төркемгә берләшә,  өлкәннәр һәм яшьтәшләре белән продуктив уртак гамәл оештыра белү

1.Укуга җаваплы караш, хезмәткә хөрмәтле караш формалаштыру, социаль кирәкле хезмәттә катнашу. 2.Кеше тормышында һәм җәмгыятьтә гаиләнең кирәклелеген  аңлау, гаилә әгъзаларына хөрмәт белән караш һәм кайгыртучан мөнәсәбәт;

формалаштыру;

Эчтәлекнең темаларга һәм сәгатьләргә бүленеше.

Бүлек исеме

                                Эчтәлек

Сәгатьләр саны

Синтаксис һәм пунктуация

Сорау җөмлә һәм боерык җөмлә. Җөмлә ахырына куела торган тыныш билгеләре. Тыныш билгесе hәм интонация

Гади җөмлә. Җөмләнең баш кисәкләре: ия hәм хәбәр

Кушма җөмлә.

Җыйнак җөмлә.

Җөмләдә баш кисәкләрнең  кайсы сүз төркемнәре белән белдерелүе,урыны.

Зат алмашлыгы белән белдерелгән аныкланмыш,  аныклагыч, алар янына куела торган тыныш билгесе

 Җәенке жөмлә

Җөмләнең иярчен кисәкләре. Аергыч

Тәмамлык. Сүзтезмәдә ияртүче hәм иярүче кисәк

Хәлләр. Вакыт, урын, күләм, максат хәлләре.

Рәвеш, шарт hәм кире хәлләр

Җөмләнең тиңдәш кисәкләре: тиңдәш ияләр, хәбәрләр, аергычлар, тәмамлыклар, хәлләр.

Тиңдәш кисәкләр арасына куела торган теркәгечләр һәм тыныш билгеләре.  

 

24

Фонетика, орфоэпия һәм орфография

Фонетика hәм орфоэпия турында төшенчә. Сөйләм органнары. Авазларның ясалышы.

Сузык hәм тартыкавазлартаблицасы. Сингармонизм законы.

Сүзләрнең язылышы hәм әйтелеше туры килгән hәм туры килмәгән очраклар. А хәрефе язылып та, [ә] авазы әйтелү очраклары.

Ы хәрефе язылып та, [о] авазы; беренче иҗектә ө хәрефе язылып, калган иҗекләрдә е язылу

Ы+й хәрефләре язылып та, [и] авазы әйтелү очраклары

Сөйләмдә тартык авазларның үзгәреше.

[г],[гъ], [к], [къ] авазларыалдыннанкилгәндә [н]авазыныц [ц] лашуы. [к],[къ] авзлары кергән сүзләрнең дөресязылышы.

[W] авазы әйтелгән сүзләрнең дөрес язылышы.[йә],[йү], [йу], [йы] авазлары әйтелгән сүзләрнең дөрес язылышы

Ь, ъ хәрефләренең дөрес язылышы.[ц], [х], [h] авазлары әйтелгән сүзләрнең дөрес әйтелеше

Yтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлау. Фонетик анализ

13

Лексика һәм сөйләм культурасы

Сүз байлыгы hәм сөйләм культурасы. Кеше тормышында сөйләм культурасының урыны

Сүзнең лексик мәгънәсе. Бер hәм күп мәгънәле сүзләр

 Сүзнең туры hәм күчерелмә мәгънәләре.

Омонимнар,синонимнар, антонимнар

Якын кешеләргә, дусларга, танышларга хат язу күнекмәләре

Фразеологик әйтелмәләр

Татар теленең сүзлек составы. Гомумтөрки сүзләр, гарәп, фарсы, рус теленнән, рус теле аша башка телләрдән алынган сүзләр

Текстта бирелгән эчтәлекне кыскартып сөйләү, төп уйны аңлау

Татар теленең кулланылыш өлкәсе ягыннан сүзлек составы. Гомумхалык сүзләре. Әдәби тел сүзләре. Диалекталь сүзләр,атамалар (терминнар)

Татар теленең кулланылыш дәрҗәсе ягыннан сүзлек составы.

Сөйләм формалары: Монологик hәм диалогик сөйләм

Текст, аның темасы. Төп уй. Гади план төзү

Сүзлекләр. Сүзлекләрдән файдалану күнегүләре

Картинада төсләр ярдәмендә бирелгән эчтәлекне сүзләрдән файдаланып язу. Яңгыр яву күренешен сүз белән сурәтләү.

Лексикология бүлеген кабатлау. Лексик анализ ясау үрнәге.

 Тестлар эшләү

40

Кабатлаулар

Укучыларның аңлап уку тизлеген, сәнгатьле итеп уку hәм укыганның эчтәлеген аңлау дәрәҗәләрен өйрәнү

4

Барлыгы

81

                                                               5 нче класс өчен календарь-тематик план

Татар теле.  Татар телендә төп гомуми белем мәктәбенең 5 нче сыйныфы өчен  әсбап  / Ч.М.Харисова, Н.В.Максимов, Р.Р.Сәйфетдинов.- Казан, тат.кит.нәшрияты. 2012

Бүлекләр, дәрес темалары                                    Сәгать
                                                                                    саны

Календарь   вакыт

Укучылар эшчәнлегенең төп төрләре

План вакыт

Фактик вакыт

1

Синтаксис һәм пунктуация- 24 сәг.

Җөмлә. Укучыларның сәнгатьле уку hәм
укыганның  эчтәлеген аңлау дәрәҗәләрен
өйрәнү                                                                             1                            

Җөмләләргә синтаксик анализ ясау элементлары белән танышу: җөмләнең баш кисәкләрен билгеләү. Күнегүләр эшләү.

2

Әйтелү максаты ягыннан җөмлә төрләре.
Хикәя җөмлә                                                                    1

Җыйнак җөмләләр, җөмләнең баш кисәкләрен билгеләү. Аңлату, әңгәмә. Күнегүләр эшләү.

3

“Туган ягым”темасына сочинение                                1

4-5

Сорау җөмлә һәм боерык җөмлә.

 Җөмлә ахырына куела торган тыныш
билгеләре. Тыныш билгесе hәм интонация                  1

 “Кем кемгә охшаган” дигән темага хикәя язу. Төркемнәрдә күрмә материалны анализлау һәм фикер алышу. Җөмлә ахырына куела торган тыныш билгеләрен куярга өйрәнү

6

Якын кешеләргә, дусларга, танышларга хат язу          1 күнекмәләре          

Хат язу күнекмәләре булдыру. Якыннарга хат язу.

7

Гади җөмлә. Җөмләнең баш кисәкләре:ия hәм            1
хәбәр

Аңлату, әңгәмә. Күнегүләр эшләү. Җөмләнең баш кисәкләре: ия hәм хәбәрне табарга өйрәнү.

8

Кушма җөмлә                                                                   1

Күнегүләр эшләү. Баш кисәкләрнең  санына карап кушма җөмләне табарга өйрәнү.

9

Грамматик биремле диктант.                                          1

Җыйнак җөмлә.

Диктант язу

Аңлату, әңгәмә. Күнегүләр эшләү.

10

Җөмләдә баш кисәкләрнең  кайсы сүз
төркемнәре белән белдерелүе,урыны.                           1

Җыйнак җөмләләр, җөмләнең баш кисәкләрен билгеләү. Аңлату, әңгәмә.

11

Зат алмашлыгы белән белдерелгән
аныкланмыш,  аныклагыч, алар янына куела               1
торган тыныш
билгесе

 Күнегүләрэшләү. Зат алмашлыгы белән белдерелгән аныкланмышны табарга өйрәнү.Тыныш билгеләре куелышына игътибарлы булу

12

Хаталар өстендә эш. Җәенке жөмлә                             1

Яңа төшенчәгә аңлатма бирү. Җөмләләргәморфологик-синтаксик анализ ясау.

13

Җөмләнең иярчен кисәкләре. Аергыч                           1

Аңлату, әңгәмә. Күнегүләрэшләү. Таратма материал белән эшләү.

14

И.И.Левитанның “Яз. Су ташыган чак”
картинасы буенча сочинение – тасвирлама                  1
язу №4

Картина буенча эшләү. Картинадагы төсләр, күренешләргә характеристика бирү. Бәйләнешле сөйләм үстерү.

15

Тәмамлык. Сүзтезмәдә ияртүче hәм иярүче                 1
кисәк

Аңлату, әңгәмә. Күнегүләрэшләү. Таблица төзү.

16-17

Хәлләр. Вакыт, урын хәлләре.Рәвеш, күләм хәл-

ләре. Максат, сәбәп хәлләре.                                     1    

1

Яңа материал аңлау. Вазифаларны бүлү һәм төркемнәрдә эшләү.

18

Шарт hәм кире хәлләр                                                    1

Аңлату, әңгәмә. Күнегүләр эшләү. Өстәмә материал белән эшләү.

19

Изложение                                                                       1  

Укытучы укыганны тыңлау, гади план төзү hәм сөйләп карау. Караламага язу, акка күчерү

20-21

Җөмләнең тиңдәш кисәкләре. Тиңдәш  ияләр,
хәбәрләр.

 Тиңдәш һәм тиңдәш  түгел аергычлар. Тиңдәш     1 1         тәмамлыклар, хәлләр,тыныч билгеләре.

Сорау кую һәм бер кисәкне ачыклауга карап җөмләнең тиңдәш кисәкләрен билгеләү. Төркемнәрдә эшләү.

22

Тиңдәш кисәкләр арасына куела торган                       1  
теркәгечләр һәм тыныш билгеләре.  

Күнегүләрэшләү. Тиңдәш кисәкләр арасына куела торган теркәгечләрне һәм тыныш билгеләрен дөрес куя белергә өйрәнү.

23

 “Җөмлә кисәкләре” темасына контроль диктант        1        

24

Хаталар өстендә эш. Тестлар эшләү.                             1    

Хаталарны таба һәм төзәтергә өйрәнү.  Орфографик кагыйдәләрне искә төшерү. Тестлар өстендә эшләү.

25

Фонетика, орфоэпия һәм орфография-13

Фонетика hәм орфоэпия турында төшенчә.                   1  
Сөйләм органнары. Авазларның ясалышы.

Аңлату, әңгәмә. Күнегүләр эшләү. Яңа материалны өстәмә чыганаклар аша аңлау. Авазларның ясалу үзенчәлекләрен өйрәнү.

26

27

Сузык hәм тартык авазлар таблицасы.                           1 1  

           

Сингармонизм законы.

Сузык авазларга характеристика (терәк схема ясау). Тартык авазлар турында катлаулы таблица буенча эшләү, шуңа нигезләнеп, гади таблица ясау.Сингармонизм законына мисаллар эзләү.

28

Сүзләрнең язылышы hәм әйтелеше туры килгән
hәм туры килмәгән очраклар. А хәрефе язылып          1    
та, [ә] авазы әйтелү очраклары.

Аңлату, әңгәмә.  Сүзләрнең язылышы hәм әйтелеше туры килгән hәм туры килмәгән очракларга өстәмә чыганаклардан мисаллар эзләү.

29

Ы хәрефе язылып та, [о] авазы; беренче иҗектә
ө хәрефе язылып, калган иҗекләрдә е язылу                1      

Күнегүләр эшләү. Ирен гармониясе төшенчәсен өйрәнү. Мисалларны таблицага урнаштыру.

30

Ы+й хәрефләре язылып та, [и] авазы әйтелү                1
очраклары

Биремле карточкалар буенча эш.

31

Сөйләмдә тартык авазларның үзгәреше.

[г],[гъ], [к], [къ] авазлары алдыннан килгәндә [н]авазыныц [ц] лашуы. [к],[къ] авзлары кергән          1                    сүзләрнең дөресязылышы.

Аңлату, әңгәмә. Күнегүләр  эшләү.Язма эштә җибәрелгән хаталар өстендә эшләү.

32

[W] авазы әйтелгән сүзләрнең дөрес язылышы.
[йә],[йү], [йу], [йы] авазлары әйтелгән
сүзләрнең дөрес язылышы                                              1

Аңлату, әңгәмә. Күнегүләрэшләү. Ике аваз кушылмасын белдергән хәрефләр турында өйрәнү.

33

Ь, ъ хәрефләренең дөрес язылышы.

[ц], [х], [h] авазлары әйтелгән сүзләрнең дөрес
әйтелеше                                                                          1

Аңлату, әңгәмә. Күнегүләрэшләү. Авазларны дөрес әйтү күнегүләре.

34-35

Фонетик анализ.

Yтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлау.                      1 1            
Фонетик анализ                          

Татар телендәгесузык hәм тартыкавазларгаөлешчә характеристика бирә белү.  Мөстәкыйль эш эшләү.

36

Контроль диктант.                                                           1      

37

Хаталарны анализлау, төзәтү эше                                  1  

38

Лексика һәм сөйләм культурасы

Сүз байлыгы hәм сөйләм культурасы. Кеше                 1          
тормышында сөйләм культурасының урыны

Сүз байлыгы hәм сөйләм культурасы турындагы төшенчәне аңлау. Кеше тормышында сөйләм культурасының урынын билгеләү

39

Сүзнең лексик мәгънәсе.                                                  1  

Сүзнең лексик мәгънәсенә аңлатма бирү.

40-41

“Туган телем - иркә гөлем”дигән темага                       1 1
сочинение

42

Бер hәм күп мәгънәле сүзләр                                          1

Бер hәм күпмәгънәле сүзләрнең аермасын белү. Күнегүләр эшләү. Мисаллар китерү.

43

Сүзнең туры hәм күчерелмә мәгънәләре.                      1

Сүзнең туры hәмкүчерелмәмәгънәләрен ачыклау. Таратма материал белән эшләү.

44-46

Омонимнар

Синонимнар.                                                                  1 1 1

 Антонимнар.

Текст белән эшләү. Омонимнар таба, мәгънәләрен аңлатырга өйрәнү. Синонимнарга хас үзенчәлекләрне өйрәнү. Антонимнарның бирелгән тексттан парларын табу.

47

БСҮ Хат язу күнекмәләре                                               1  

48-49

Фразеологик әйтелмәләр                                                 1 1

Аңлату, әңгәмә, Күнегүләр эшләү. Тәрҗемә эше

50

“Лексика” темасына диктант                                          1    

51

Хаталар өстеннән эш.                                                      1    

52

Үткәннәрне кабатлау.                                                       1

53-54

Татар теленең сүзлек составы. Гомумтөрки
сүзләр, гарәп, фарсы, рус теленнән, рус теле               1 1

             аша башка телләрдән алынган сүзләр

Татар теленең үз сүзләре, алынмалар белән җөмләләр төзү.

55-56

Изложение язу.                                                                  1  1      

Изложение тексты буенча план төзү, язу. Текст өстендә эшләү. Текстны җыйнакландыру алымнарын өйрәнү.

57

Текстта бирелгән эчтәлекне кыскартып сөйләү,           1            
төп уйны аңлау              

58-59

Татар теленең кулланылыш өлкәсе ягыннан
сүзлек составы. Гомумхалык сүзләре. Әдәби тел      1    1    сүзләре. Диалектальсүзләр,атамалар (терминнар)

Татар теленең кулланылыш өлкәсе ягыннан сүзлек составын тикшерү.Чагыштыру, анализлый, нәтиҗә ясау.

60-61

Татар теленең кулланылыш дәрҗәсе ягыннан            1   1          
сүзлек составы.

 Тарихи сүзләр, архаизмнар., неологизмнарны табу.  Неологизмнар белән җөмләләр төзү.

62

Өйрәтү диктанты.                                                             1

63

Сөйләм формалары: Монологик hәм диалогик             1          
сөйләм

Монологик hәм диалогик сөйләм формаларын өйрәнү. Диалог төзү. Аралашу.

64-65

Текст, аның темасы. Төп уй. Гади план төзү               1   1

Текст өстендә эшләү. Тема сайлау. План төзү. Сүзлекләрдән кирәкле мәгълүмат табарга өйрәнү.

66

Сүзлекләр. Сүзлекләрдән файдалану күнегүләре         1          

Аңлатмалы hәм орфографик сүзлекләр турында hәм алардан файдалана белергә өйрәтү. Интернет аша турыдан-туры эшләүче (онлайн) hәм цифрлаштырылган сүзлекләр белән таныштыру

67-68

И.И.Левитанның “Яз.Су ташыган чак”картинасы      1   1    
буенча сочинение-тасвирлама язу.

69-70

Лексикология бүлеген кабатлау. Лексик анализ          1   1
ясау үрнәге

Аңлату, күнегүләрэшләү. Лексик анализ ясау. Гомумиләштерү, нәтиҗә ясау.

71

 Контроль диктант                                                            1

Лексика темасына диктант язу.

72

Хаталар өстендә эш                                                          1      

73-74

БСҮ Изложение язу.                                                       1   1

Текст буенча план төзү,язу.

75

БСҮ Изложение һәм сочинениене бергәләп                  1          
тикшерү.

76

Укучыларның аңлап уку тизлеген,сәнгатьле итеп
уку һәм укыганны эчтәлеген аңлау дәрәҗәләрен        1    
өйрәнү.

77-78

Ел буе үткәннәрне кабатлау.                                          1   1

79

Контроль диктант(арадаш аттестация)                          1

80-81

Хаталар өстендә эш.Тестлар эшләү.Йомгаклау.            1 1


Контроль диктантларны бәяләү критерияләре.

                                Таләпләр

Билге

1

Орфографик һәм пунктуацион хаталар булмаган эшкә.

Искәрмә: Орфографик (пунктуацион) хаталы пөхтә башкарылган эшкә яки бер үк хата бер сүзләрдә кабатланса һәм бер пунктуацион хаталы эшкә.

“5”ле билгесе куела.

“5”ле билгесе куела.

2

1 орфографик, 1 пунктуацион хатасы булган эшкә.

Искәрмә: 1 орфографик, 2 пунктуацион хаталы эшкә, яки орфографик хаталары булмыйча, 3 пунктуацион хатасы булган эшкә, яки бер төрдәге 2 орфографик, 1 пунктуацион хаталы эшкә.

“4”ле билгесе куела.

“4”ле билгесе куела.

3

2 орфографик, 1 - 3 пунктуацион хаталы, 2 төзәтүле  эшкә.

Искәрмә: 1 орфографик, 4 пунктуацион хаталы эшкә, яки бер төрдәге 5 орфографик, 4 пунктуацион хаталы эшкә.

“3”ле билгесе куела.

“3”ле билгесе куела.

4

5 орфографик, 5 пунктуацион хаталы, 4 төзәтүле  эшкә.

“2”ле билгесе куела.

Грамматик биремле диктантларны бәяләү.

    Грамматик биремле диктантлар күләме ягыннан, контроль диктантлар белән чагыштырганда, 10-15 сүзгә кимрәк була. Аларны тикшерү һәм бәяләү контроль диктантлардагы кебек эшләнсә дә, мондый диктантларга ике билге куела: беренчесе - диктантка, икенчесе - грамматик биремне башкару сыйфатына. Әгәр   грамматик бирем бер дә ялгышсыз башкарылса, “5” ле куела. Дүрттән өч өлеше дөрес башкарылмаган грамматик биремгә уңай билге куелмый.

Сүзлек диктантларын бәяләү.

    Сүзлек диктантының күләме түбәндәгечә билгеләнә:

             Сыйныфлар

              Сүзләр саны

                        5

                     15-20

                        6

                     20-25

                        7

                     25-30

                        8

                     30-35

                        9

                     35-40

                       Изложениеләрне бәяләү

     Изложение язу өчен, гадәттә, укучыга аңлаешлы телдә хикәяләү характерындагы текст яки өзек алына. Ул матур яки фәнни- популяр әдәбияттан, көндәлек матбугаттан һ.б. булырга мөмкин.

     Кайсы гына өзек, текст бирелсә дә, укучы аның язылу стиленә игътибар итәргә. Стильләрне бутамаска тиеш. Текстның стиль үзенчәлекләре укучының язмасында да сакланырга тиеш.

   Сайланган текстлар укучыларга белем һәм тәрбия бирү максатларын канәгатьләндерерлек. Эчтәлеге һәм теле ягыннан аңлаешлы булырга, бәйләнешлә сөйләм үстерү юнәлешендә алып барылырга тиеш.

    Изложение текстының күләме түбәндәгечә билгеләнә:

Сыйныф

лар

Изложение

саны

      Уку елы башында

     Уку елы азагында

Текстның күләме

язманың күләме

Текстның күләме

язманың күләме

   5

   8(2)

  150-170

  100-110

  170-200

  110-120

   6

   6(2)

  200-230

  120-130

  220-250

  130-140

   7

   6(2)

  250-300

  140-150

  300-350

  160-180

   8

   6(2)

  350-400

  150-160

  400-450

  200-220

   9

   4(2)

  450-475

  160-170

  475-500

  240-250

  10

   2(1)

  475-500

  170-180

  500-525

  250-260

  11

   2(1)

  500-525

  180-190

  525-550

  260-270

     Изложение ярдәмендә укучыларның түбәндәге белем, осталык, һәм язу күнекмәләре тикшерелә:

  1. Укучының эчтәлекне эзлекле, тулы һәм дөрес бирүе, бәйләнешле итеп яза алуы, ягъни изложение текстының мөмкин кадәр төгәл бирелүе.
  2. Укучының тел байлыгы, сөйләмнең төгәл һәм образлы булуы. Сөйләм байлыгы дигәндә, предмет, күренеш, вакыйгаларны тасвирлауда тиешле сүзләрне мөмкин кадәр урынлы куллану, күп төрле морфологик категорияләрдән синтаксик төзелмәләрдән файдалану күздә тотыла. Сүз төрлелегенең чикләнгән булуы, сүзнең бер үк формаларын еш кабатлау, бер төрдәге гади җйнак җөмләләләр яки бертөсле синтаксик төзелмәләр белән генә эш итү укучы теленең ярлы булуын күрсәтә.
  3. Грамоталы итеп яза алу дәрәҗәсе – укучының грамматик нормаларны һәм дөрес язу кагыйдәләрен саклап язу күнекмәләренә ия булуы ул.

      Изложениеләрне бәяләү критерияләре.

        Текстның бирелеше

Грамоталылыгы

   Билге

 1

Текст планга нигезләнеп (яки плансыз), эзлекле бирелгән; стиль бердәмлеге сакланган; фактик хаталар юк.

 1 орфографик яки пунктуацион ( яки грамматик) хата бар.

“5”ле билгесе куела.

 2

Текстның хикәяләү агышы бирелгән эзлеклелек белән тулысынча туры килми; стиль бердәмлегендә хилафлык сизелә; язмада 1 фактик хата бар.

2 орфографик 1  пунктуацион ( яки 1 грамматик) хата бар.

“4”ле билгесе куела.

 3

Текст язмада эзлекле бирелмәгән, стиль бердәмлеге сакланмаган. Сүзләр бәйләнешендәге төгәлсезлекләр җөмләнең мәгънәсен бозуга китергән. Язмада 1 фактик хата бар.

3 орфографик 2  пунктуацион ( яки 1 грамматик) хата бар.

“3”ле билгесе куела.

 4

Тексттагы эзлеклелек язмада сакланмаган, стиль бердәмлеге юк; сүзләр һәм җөмләләр бәйләнешендә хаталар бар; фактик һәм техник хаталар бар

Орфографик хаталарның саны – 3 тән, пунктуацион хаталарның саны – 2 дән, грамматик хаталарның саны 3 тән артык.

“2”ле билгесе куела.

                 Сочиниеләрне бәяләү

    Сочинение укучыларның тормыш күзәтүләреннән алган тәэсирләрен язмада грамоталы һәм эзлекле бирә белү, әдәби әсәрнең эчтәлеген үз сүзләре белән образлы телдә бәйләнешле итеп  яза алу мөмкинлеген тикшерү максатыннан яздырыла.  Шулай ук укучының тел һәм әдәбият дәресләрендә алган белемнәрен ныгыту, тирәнәйтүне күздә тотып та үткәрелә.

    Әдәби сочинениеләр кайсы да булса әсәр үтелеп беткәч яздырыла. Сочинение темасын укытучы бирә, язылу алымын ( хикәяләү, хат, очерк, истәлек, рецензия) укучылар үзләре сайлый.

    Әдәби сочинениеләр 5 – 8 нче сыйныфларда – өйрәтү һәм контроль, 9 – 11 нче сыйныфларда контроль сочинение буларак үткәрелә. Аларда әсәрнең төп героена өлешчә яки тулы, образларга чагыштырма характеристика бирелә, әсәрнең эчтәлеген ачу, сәнгатьчә эшләнешен бәяләү кебек эшләр үткәрелә.

                 Сочиниеләрне бәяләү критерияләре

       Эшнең эчтәлеге һәм теле

Грамоталылыгы

Билге

 1

Эчтәлек темага туры килә; язмада фактик ялгышлар юк; план буенча (яки плансыз) эзлекле язылган; теле бай, образлы; стиль бердәмлеге сакланган.

1 орфографик   пунктуацион ( яки грамматик) хата бар.

“5”ле билгесе куела.

 2

Язманың эчтәлеге темага, нигездә, туры килә, ул дөрес ачылган; 1 фактик хата җибәрелгән, хикәяләү эзлеклелегендә артык әһәмияте булмаган төгәлсезлек сизелә; тулаем алганда, теле бай, образлы; стиль бердәмлеге сакланган.

2 орфографик, 2 пунктуацион һәм 2 грамматик ялгыш бар.

“4”ле билгесе куела.

 3

Эчтәлекне бирүдә мөһим читләшүләр бар: ул, нигездә, дөрес, ләкин фактик  төгәлсезлекләр очрый, хикәяләү эзлекле түгел; теленең ярлылыгы сизелеп тора; синонимик сүзләрне аз куллана, бертөрлерәк синтаксик төзелмәләр файдалана, образлы түгел, сүз куллануда ялгышлар җибәрә; стиль бердәмлеге сакланып җитмәгән.

3 орфографик, 3 пунктуацион һәм 3 грамматик ялгыш бар.

“3”ле билгесе куела.

 4

Тема ачылмаган; фактик төгәлсезлекләр күп; планга туры килми, эзлеклелек бозылган; теле ярлы; сүз куллану ялгышлары еш очрый; стиль бердәмлеге юк.

7 орфографик, 7 пунктуацион һәм 3 грамматик ялгышлар бар.

“2”ле билгесе куела.

Тестларны бәяләү

       Һәр теманы үткәннән соң үткәрелә торган тестларга 7 – 15 минут, йомгаклау тестларына 40 – 45 минут вакыт карала.

Тестлар түбәндәгечә бәяләнә:

“5” ле – 95 – 100% үтәлсә;

“4” ле – 80 – 94% үтәлсә;

“3” ле – 51 – 79% үтәлсә;

“2” ле – 51%тан кимрәк дөрес җавап булса.

               Телдән сөйләгән җавапка бәя бирү

          “5” ле билгесе

  • җавап дөрес һәм төгәл өйрәнелгән теория нигезендә;
  • материал әдәби телдә бирелгән;
  • җавап мөстәкыйль.

“4” ле билгесе

  • җавап дөрес һәм төгәл өйрәнелгән теория нигезендә;
  •  җавап биргәндә укытучы таләбе буенча төзәтелгән ике- өч  бик әһәмиятле булмаган хата.

“3” ле билгесе

  • Җавап тулы, ләкин әһәмиятле хаталар бар;
  • Җавап тулы түгел.

“2” ле билгесе

  • җавап биргәндә укучының уку материалын аңламавы, яки әһәмиятле хаталар җибәрелгән һәм укучы аларны төзәтә алмый;
  • укучының сорауларга җавап бирә алмавы.

                                                                                                                                   Диктант  

Керпе һәм аның балалары

Быел керпе дөньяга биш бала китерде. Нәниләр ялангач тудылар, күзләре дә ачылмаган иде. Берничә сәгать эчендә алар ап-ак йомшак инәләр белән капландылар.

Керпе балаларын үстерү мәшәкате белән яшәде. Бераздан бәләкәй керпеләрнең күзләре ачылды, ак инәләре кучкыл һәм нык чәнечкеләр белән алышынды. Яшь керпеләр йомгакланып төрелергә һәм сүтелергә өйрәнделәр.

Әниләре яши торган алан керпе балалары өчен чын мәктәп иде. Керпе һәр көнне балаларын шунда алып чыга. Бөҗәкләр, коңгызлар эзләргә өйрәтә. Тычкан сукмагын да карыйлар. Гөмбәләр белән танышалар. Керпе кайчагында бака я елан белән очраша, аларны ботарлый. Яшьләр әниләре биргән дәрестән яшәү күнегүләре алалар.

Әниләре балаларына ай буе сөтен имезде. Ә көз якынлашкач, аларны мөстәкыйль тормышка озатты. Ана керпегә бик кыен булды. Чөнки аларның аерылышулары мәңгегә иде. (115 сүз)

М. Рафиковтан

Бирем

Лист учета выполнения содержания РП

Реквизиты протокола педсовета (дата, №)

Реквизиты приказа (дата, №)

Изменения и (или) дополнения


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

1 сыйныф татар теленнән эш программасы.

1 сыйныф татар теленнән эш программасы....

4 сыйныф татар теленнән эш программасы.

4 сыйныф татар теленнән эш праграммасы....

5 сыйныф татар теленнән эш программасы.

5 сыйныф татар теленнән эш программасы....

татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы

9 сыйныф өчен татар теленнән эш программасы...

татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы

Татар мәктәбенең 9 нчы сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы “Каралды”“Югары Стәрле авылы төп гомуми белем мәктәбе”  методик берләшмә җитәкчесе:  _________________ Сәмигуллина В.Н....

10 сыйныф татар теленнән эш программасы

татар мәктәпләре өчен 10 сыйныфка татар теленнән эш программасы...