доклад
материал на тему

Мияссаров Нияз Ильясович

доклад

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл chygysh.docx38.76 КБ

Предварительный просмотр:

Ана телен укытуда педагогик-оештыру шартлар.

   Дәүләтебез тарафыннан телне укыту һәм яклау буенча түбәндәге  законнар кабул ителгән. Бу   РФ һәм РТ конституцияләре ,"Россия федерациясендәге мәгариф турында" федераль закон (29.12.2012 №273-ФЗ), Бала хокуклары турында конвенция , "Татарстан республикасының халык телләре турында"  законы (08.07.1992) , Белем бирүнең федераль дәүләт стандарты (гомуми төп белем) (17.12.2010 №1897) ,Белем бирүнең федераль дәүләт стандарты (2012) (урта (тулы) белем) , Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен укыту программасы (23.03.2015) ,ТР Мәгариф министрлыгының "Татар теле" һәм "Татар әдәбияты" предметларын гомуми төп һәм урта (тулы) белем бирү мәктәпләрендә укыту буенча программаларны раслау турында приказ (08.09.2014) ,Федераль дәүләт белем стандартлары нигезендә мәктәпләрдә татар телен һәм әдәбиятын укыту турында хат (09.09.2014) ,"Дәреслекләрнең федераль исемлегенә үзгәреш кертү турында" РФ Мәгариф министрлыгы приказы (08.06.2015 № 576) , Гомуми белем бирү йортларында белем бирү шартларына һәм оештыруга санитар-эпидемиологик  таләпләр (29.12.2010 №189) .

 Ул законнарны тормышка ашыру максатыннан һәр мәктәп тарафыннан телләрне укыту турында нигезләмәләр(положение) эшләнде  министрлык тарафыннан  мәктәпләргә укыту планнарын  сайлап алу хокукы бирелде. Районыбызның рус телендә белем бирүче мәктәпләре өченче вариантны сайладылар ул татар теле һәм әдәбиятын өч сәгать укытуга мөмкинлек бирде.

Укыту планы нигезендә һәр укытучы  эш программалары төзеде. Мәктәп нигезләмәсе буенча ул бездә түбәндәге графаларны тәшкил итә.  (слайд) Мәктәптә әти-әниләр тарафында өч юнәлештә гаризалар тупланды. Шул гаризалар нигезендә без тел өйрәтүне өч юнәлештә алып барабыз . Татар төркемнәре өчен татар теле ана теле буларак. , рус төркемнәрендә дәүләт теле буларак  һәм рус балаларыны ана теле буларак .

Телне укыту  методик база һәм кадрлардан башка мөмкин түгел. Дәреслекләр күп ,сайлап алырга мөмкинчелекләр бар(слаид дәреслекләр белән).

Шәхсән  үзем һәм минем коллегаларым рус төркемендә   Р. З. Хайдарованың “Күңелле татар теле” методик комплекты буенча укытабыз. Белгәнебезчә, аның дәреслекләре Е. И. Пассовның коммуникатив технология концепциясенә нигезләнеп төзелгән. Коммуникатив технология аралашуга корылган технология буларак, дәресләрдә диалогик һәм монологик сөйләм коруга, төрле ситуатив күнегүләр эшләүгә зур игътибар бирелә. Дәресләрдә кроссвордлар, ребуслар чишү, төрле тест биремнәре эшләү, электрон презентацияләр кулланабыз. Укучылар белән, шулай ук, татар теле дәреслекләренә төзелгән электрон кушымталардан да бик теләп файдаланабыз

“БАЛА” мультимедия интерактив китапханәсе тәкъдим иткән мультфильмнарны да балалар көтеп алалар.

Шулай ук тел укытучыларына ярдәмгә татар матбугаты зур ярдәм итә .Алар : “Сабантуй ” , “Мәгариф” , һ.б.газета- журналлар.

Билгеле , Р.З. Хайдарова   дәреслекләре өчен дәрес эшкәртмәләре дә бар , ләкин алар бүтән фәннәр белән чагыштыргандә бик сай . Күп очракта дәреснең максаты һәм бурычларына гына  кайтып кала .

 Тел укытуда төп шартларнын берсе профессиональ кадрлар мәсьәләсе. Бу турыда соңгы вакытта бик күп әйтелә .Кадрлар әзерләү буенча дәүләтебез зур эш алып бара . Бүгенге көндә татар теле укытучылары күп. Алар  барысы да югары белемле . Өч  ел саен курслар оештырыла .Әгәр дә башка елларда бу курсларның эчтәлеге бер ни белән аерылмаса , соңгы ике елда Казан дәүләт федераль университеты тарафыннан бик эчтәлекле курслар үткәрелә башлады. Шунысы сөендерә ,рус балалары белән эшләүчеләргә игътибар көчәйде. Ни генә дисәк тә югары уку йортларында бу төр категорияле укытучылар өчен методика бирелмәде.

Татар теле укытучыларның квалификацион категорияләренә дә тукталып үтәсем  килә. Районыбызда барлыгы  5 югары категорияле укытучы. Мәктәбебездә берәү. Югары категорияле укытучы булу өчен  югары күрсәткечләр дә кирәк , ә без күп вакытта көндәлек эш белән конкурсларда катнашырга өлгерми калабыз яки катнашсак та нәтиҗәле булмый.

      Минем уйлавымча , тел укытуның телгә карата уңай мөнәсәбәт тудыруның төп шарты – ата -аналар белән эш , мәктәптә тел мөхите тудыру. Бу төрле чоралар ярдәмендә тормышка ашырыла. Мәсәлән , безнең мәктәптә түбәндәге чаралар уздырыла: язучылар белән очрашулар, татар язучыларның юбилей даталарын  уздыру, “КВН”нар , “Нәүрүз” , “Карга боткасы”, “Татар кызы”, “Бәхетле балачак” кебек чаралар. Бу чараларга бик теләп әти-әниләр дә киләләр.

     Сүземне тәмамлап шуны әйтәсем килә киләчәктә балама күбрәк рус теле кирәк булачак, туган тел качмас дигән ялгыш фикердә торучы ата-аналар да күп әле бүгенге көндә. Ата-аналарның шушы ялгыш карашларын төзәтү, татар теле- халкыбызның буыннан-буынга күчеп килүче рухи, мәдәни байлыгын саклаучы, буыннар чылбырын тоташтыручы, көнкүрештә барлык өлкәләрдә кулланыла торган аралашу чарасы икәнлеген аңлату уртак бурычыбыз.

     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Доклад:"Эффективность учебного занятия-стимул к успеху педагога и обучающегося" Доклад:" Профессиональная компетенция педагога в дополнительном образовании"

Млтивация ребенка на освоение нового для себя и интересного вида деятельности.Профессионально компетентным можно назвать педагога доп. образования, который на достаточно высоком уровне осуществляет пе...

Доклад к педсовету от 27 марта 2013 г. Тема доклада: «Формирование продуктивных компетенций через участие учащихся в кружковой деятельности».

Развитие творческих способностей  детей является неотъемлемой частью образовательного процесса, который включает в себя не...

Доклад "ФОРМИРОВАНИЕ ИНФОРМАЦИОННО-КОММУНИКАТИВНОЙ КУЛЬТУРЫ ПЕДАГОГА." и презентация к докладу.

Аннотация:В данной работе рассматривается вопрос формирования и повышения информационно–коммуникационной культуры педагога современной школы. «Все течет – все изменяется», - говорили древние. Эт...

Доклад "ФОРМИРОВАНИЕ ИНФОРМАЦИОННО-КОММУНИКАТИВНОЙ КУЛЬТУРЫ ПЕДАГОГА." и презентация к докладу.

Аннотация:В данной работе рассматривается вопрос формирования и повышения информационно–коммуникационной культуры педагога современной школы. «Все течет – все изменяется», - говорили древние. Эт...

Доклад "ФОРМИРОВАНИЕ ИНФОРМАЦИОННО-КОММУНИКАТИВНОЙ КУЛЬТУРЫ ПЕДАГОГА." и презентация к докладу.

Аннотация:В данной работе рассматривается вопрос формирования и повышения информационно–коммуникационной культуры педагога современной школы. «Все течет – все изменяется», - говорили древние. Эт...