Минем методик табышларым
материал на тему

Апарова Лидия Николаевна

Минем методик табышларым.Яраткан эшем.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл minem_metodik_tabyshlarym.docx20.95 КБ

Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН  РЕСПУБЛИКАСЫ  БИЕКТАУ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

ЧЕРНЫШЕВКА УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ

 

МИНЕМ МЕТОДИК ТАБЫШЛАРЫМ

ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ УКЫТУЧЫСЫ

                                                           АПАРОВА  ЛИДИЯ  НИКОЛАЙ КЫЗЫ

                                 

                             Минем методик табышларым.

Укытучы... Нинди бөек исем... Уйларыма чумам...

Укытучы... Ул – баланың остазы да, киңәш бирүчесе дә, өлкән дусты да.

Ул укытып кына калмый, фикерләргә дә өйрәтә, уйларга юнәлеш тә бирә.

Мин бәләкәй чактан ук укытучы булырга хыяллана идем. Ул хыялым балаларны артык яратуым, аларга белем бирәсе килүдән чынга ашты. Арча педагогия көллиятен  кызыл дипломга тәмамлау минем өчен зур бәхет иде. 1999 нчы елны Казан дәүләт университетына юл тоттым, анда читтән торып укыдым, 2005нче елда югары белемле булу бөтенләй зур куаныч китерде. Фәнни эшемне уңышлы яклау минем өчен иң зур сөенеч булды. Бүгенге көндә мин Чернышевка урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты дәресләре укытам. 5нче сыйныфны җитәклим. Укучыларымны бик яратам, алар да мине хөрмәт итәләр. Без алар белән төрле бәйрәмнәр, кичәләр үткәрәбез, район бәйгеләрендә катнашабыз. Алар белән уртак тел табып эшләве үзе рәхәт. Сыйныф җитәкчесе буларак "Баланы шәхес итеп тәрбияләүдә индивидуаль якын килү" дигән проблема өстендә эшлим.Туган телебезне, илебезне ярату хисе тәрбиялим.Эшемдә һәр укучыга шәхси якын киләм, аларга зур шәхес итеп карыйм. Баланың үз-үзенә ышанычын үстерәм, өмет хисе тәрбиялим, төшенкелеккә бирелергә урын калдырмаска тырышам. Бала үзенә тавыш күтәргәнне яратмый. Аның белән матур, йомшак, ягымлы итеп сөйләшү генә илебезгә файдалы шәхес буларак формалашу теләге уята.

Мин көн саен сыйныфка керәм. Минем алда – күзләр, күзләр... Алар төрлечә карый: кызыксынып,битараф... Һәркайсында – үзенчәлекле дөнья чагылышы. Мин шушы дөньяларны сак кына ачарга,  аларга үсәргә, яхшы якка үзгәрергә ярдәм итәргә тиеш. Минем омтылышым – һәр укучыга иҗади мөмкинлекләрен табарга ярдәм итү, үзенең көченә ышандыру.

 Минем фикеремчә,  татар әдәбияты дәресләренең төп бурычы – укучыда эчке матурлыкка омтылыш тәрбияләү, әйләнә-тирә мөхиткә, дөньядагы төрле вакыйгаларга дөрес бәя бирү, үзлегеңнән белем алуга өйрәтү.

Мин укучыларым өчен укытучы апа түгел, мин – киңәшче, ярдәмче. Мин аларга менү юлларын күрсәтмим, мин аларга юнәлеш барлыгын әйтәм  генә. Ә уңышка ирешү, иң беренче чиратта, максат куюдан башлана. Әгәр максатны укучыларга мин әйтәм икән, бу - минем максат, минем юлым, алар үз юллары өчен максатны үзләре билгеләргә тиеш. Шушы гамәлдән иҗадилыкка бер адым ясала, чөнки син алдыңа максатны куйгансың икән, аңа ирешү юлларын  сайлау инде үзеңнән тора.
  Замана таләбе буенча, теләсәң, теләмәсәң дә, фәнгә, телгә мәхәббәт уяту өчен яңа методик алымнар эзләргә туры килә. Индивидуаль якын килеп эшләгәндә генә, укытучы укучыларында үз фәненә карата мәхәббәт уята, тормышка яраклы шәхесләр тәрбияли ала. Баланың берсе укытучы әйткән сүзне шул мизгелдә үк “эләктереп” алса, икенчесенә берничә тапкыр кабатларга кирәк, ә өченчесе исә, күнегүләр эшләү, проблемалы ситуацияләрне чишеп кенә теманы аңлауга ирешә. Шуның өчен дәрес темасын  аңлатканда төрле алымнар кулланырга кирәк. Шәхсән үзем, урта сыйныф укучылары белән традицион дәресләрдән тыш, уен - дәрес, практикум - дәресләрне отышлы дип тапсам, югары сыйныф укучылары өчен дәрес- дискуссия, конференция, семинарлар үткәрүне югары нәтиҗәгә ирешүнең бер юлы дип саныйм. Өй эшләре биргәндә, гомумән, индивидуаль якын килү сорала. Укытучы буларак та, әни буларак та ышанып әйтә алам: бертөрлелектән качарга кирәк. Бу татар теле һәм әдәбияты укытучыларына гына кагылмый. Бүтән фән укытучыларына да бу проблемага йөз белән борылырга кирәк.

Өйдә күнегү эшләгәндә дә дәреслектәге биремне барлык балалар да тиешле дәрәҗәдә аңлап эшли алмый. Шул күнегүне укучыларның мөмкинлекләрен искә алып әллә нәрсәләр эшләтергә мөмкин. Мәсәлән, 6 нчы сыйныфта өй эше итеп күнегү бирәм. Анда “Күчереп языгыз, сыйфатларның дәрәҗәләрен билгеләгез” дигән бирем үтәргә кирәк. Сыйныфта утыручы 10 баланың белем дәрәҗәсе төрле. Кемгәдер күчереп язу да авырлык белән генә бирелә, сыйфатларның дәрәҗәсен дә кагыйдәгә нигезләнеп кенә таба ала. Ә зиһенлерәк балага бу бирем чүп кенә тоела. Шуңа да инде укытучы дәреслек биремен балаларның мөмкинлекләренә карап үзгәртергә хаклы. Бала грамоталы яза, сыйфат дәрәҗәләрен билгели белә икән, аның өчен биремне катлауландыру кирәк. Мәсәлән, күнегүдә очраган сыйфатларны төрле дәрәҗәләрдә кулланып үзе җөмләләр, я булмаса хикәя төзеп карарга тәкъдим итәргә була. Бары тик укытучыга фантазиясен генә эшкә җигәсе кала.

Төркемдә минем укучыларым, бер-берсенең уй-фикерләрен тыңлап, уртак эш башкаралар. Эш барышында алар бер-берләренә нык бәйләнгәнлекләрен аңлыйлар. Балаларым актив, аралашучан, тәнкыйтьли дә беләләр, үзләренә, иптәшләренә бәя куялар, үз фикерләрен курыкмыйча әйтәләр.Ә бит кеше ялгышларын күрә-күрә, төзәтә-төзәтә үсешкә ирешә.

Балага үзен шәхес итеп тойдыру,  ул эшләрдәй эшләрне, беркем дә  аннан башка яхшырак эшли алмаячагына төшендерү — минем төп педагогик фәлсәфәм.  “Син бит булдырасың!”— балага канатлар үсә, ул үзүсешкә ирешә.

Минем уйлавымча, укытучы  укучысының якын дусты булырга тиеш, аның белән бергә шатлансын ул, бергә кайгырсын, бәхәсләшсен.

Укучы шәхесен хөрмәт иткән укытучыны һәрвакыт яраталар. “Һәркем үзен үзе төзесен”— бу минем төп максатым. Ә укытучы һәр дәрестә моңа ярдәм итәргә тиеш. Зур йорт кирпечләрдән төзелә. Һәр дәрес – бер кирпеч.Һәркайсы укучының үз мөмкинлеге, үз дөньясы. Ә ул дөньяны җимерергә ярамый. Тышкы сыйфат белән эчке ихтыяр көче туры килмәсә, зур һәлакәт килеп чыгарга мөмкин, шунлыктан укучының эчке  халәтен яхшы чамаларга кирәк.

Күпме генә тырышсак та, нинди генә тәҗрибәле укытучы булсак та, без белемне һәр баланың башына бер төрле генә алым белән тигез итеп “сала” алмыйбыз. Теге яки бу фәнне начар үзләштерә икән, бу әле баланың мөмкинлекләрен күрсәтә дип санау да дөрес түгел. Татар теленең бер кагыйдәсен белмәгән, яки язучы биографиясендәге ниндидер нечкәлекне әйтә алмаганы өчен генә балага начар билге куярга ярамый. Бәлки аңа төгәл фәннәр җиңелрәк биреләдер, һәм киресенчә. Бәлки ул биюгә, җырга, рәсем ясауга хирыстыр. Һәм башкалар, һәм башкалар... Иманым камил, сыйныфта ничә бала - өчме, унмы, егерме бишме - бары тик индивидуаль якын килеп эш иткәндә генә укытучы куанычлы нәтиҗәләргә ирешә ала. Үземнең эш тәҗрибәмнән чыгып ясалган бу раслауларның дөреслегенә эшли- эшли инана гына барам. Үзем сайлаган хезмәт юлымда дөрес һәм нәтиҗәле хезмәт куюым, миңа алга таба да эшләргә көч, дәрт өсти, татар теленең киләчәге барлыгына өметне сүндермичә яшәргә дәрман бирә.  Куйган хезмәтем бушка китмәсә иде!..

Эшем никадәр күп булса да үз белемемне, һөнәри осталыгымны үстерү өстендә туктаусыз эшлим. Илебезнең эчке һәм тышкы сәясәте белән кызыксынам. Көндәлек матбугат, интернет, педагогика, методика буенча яңа китаплар, язучыларның яңа басылган китаплары миңа һава кебек кирәк. Аларны даими укып, укучыларыма һәм ата-аналарга җиткерәм.

Уку-укыту, тәрбия  процессында яңа технологияләрне кертеп җибәрү бүген көн тәртибенә куелган мәсьәлә. Әлбәттә, кулына акбур тотып, такта янына басып та кызыклы дәресләр биреп була, ләкин заман үз таләпләрен куя. Укучылар алдында абруең булсын өчен хезмәттәшлек педагогикасын куллану зарур. Менә шушы методика кысаларында балаларны  үз тирәңә оештырып, аларда кызыксыну бер дә бетмәслек итеп эшләргә кирәк. Шулай да, укучыларым мине чыннан да “продвинутый”, ягъни заманча дип саный, чөнки мин аларны төрле идеяләр белән кызыксындырып җибәрә беләм, дәресләремне тиешле дәрәҗәдә уздыру өчен бөтен көчемне куям.

        татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                                              Апарова Лидия Николай кызы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Минем методик табышларым.

Укытучы эшчәнлегенә бәйле материал....

"Минем методик табышларым" дигән темага эссе

Бу эссе мием методик табышларым хакында....

"Минем методик табышларым" эссе

"Минем методик табышларым"  эссе“ Кешене тик хезмәт кенә күркәм итә, хезмәттән башка кеше үзенең кешелек дәрәҗәсен саклый алмый”.   Л.Н.Толстой...

Эссе. Минем методик табышларым.

Мамадыш муниципаль районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының "Мастер класс" бәйгесендә катнашып, жюри әгъзалары тарафыннан "Иң яхшы" дип табылган эссе....

"Минем методик табышларым" темасына эссе.

Беренче тапкыр эссе язып карадым. Үзең турында язарга авыр икән ул. Укытучы халкы язганны оста тикшерә. Ә үзеңә калса......

ЭССЕ. Минем методик табышларым

ЭССЕ. Минем методик табышларым...

Минем методик табышларым. Эссе

Мәктәп…Кечкенәдән үк мине үзенә тартып торучы бер кыйбла ул. Бәләкәй чакта мәктәпкә мине кызыксыну хисе тартса, үсә төшкәч, белем алу мөмкинлеген...