Тема: Сыйфат.
план-конспект урока на тему

Хакимуллина Чулпан Фархулловна

Конспект открытого урока по теме "Сыйфат"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon konspekt_uroka_syyfat.doc146.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Сыйфат.                                                                                                 

 Дәреснең максаты :

1. “Сыйфат” темасы буенча булган белемнәрне гомумиләштерү, системалаштыру; укучыларга сыйфат сүз төркеме турында төшенчә бирү һәм предметларның  төрле билгеләрен белдергән сыйфатларны  аера белү; сыйфатларны сөйләмдә куллану күнекмәләрен үстерү. Диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен булдыру.

 2. Фәнгә карата кызыксыну уяту, материалны    үзләштерү өчен уңай шартлар тудыру;

3.Табигатькә, туган  якка  мәхәббәт  хисен  тәрбияләү. 1. Сыйфат турында өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау һәм укучыларда аларны гамәлдә дөрес куллана белү күнекмәләрен ныгыту;

Җиһазлау:1) тарату материаллары, ДЙА материаллары, бакчачы кәрзине, таблицалар, дәреслек.

                   2) техник жиһазлар: компьютер, интрактив такта,мультимедия.

Дәрес төре: яңа материал аңлату, кабатлау.

Предметара бәйләнеш: музыка, уку, әйләнә-тирә дөнья, әхлак тәрбиясе.

Белем процессында универсаль укыту эшчәнлеге:

танып белү УУЭ:

 - билгене белдергән сүзләрне билгеләү һәм үз фикереңне дәлилләү;

 - сораулар куеп, сүзләрне төркемнәргә бүлү,үз фикереңне аңлату;

 - билгене белдергән сүзләр кулланып җөмләләр төзү;

фикерләрне тапшыру УУЭ:

 -төрле фикерләрне исәпкә алып бер нәтиҗәгә килү;

 - үз фикереңне формалаштыру;

 - фикерләрне фактлар белән дәлилләү;

 - төркемнәрдә аралашу күнекмәләре булдыру;

даими УУЭ:

 - укытучы ярдәмендә уку эшчәнлегенең максатын билгеләү һәм ныгытуның мөстәкыйль чараларын эзләү;

 - предметара бәйләнеш булдыру;

 - эшне алгоритмнар кулланып башкару;

 - эшнең нәтиҗәсен тикшерү.

Дәрес барышы

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

I.Оештыру өлеше.

- Исәнмесез укучылар,

Килдегезме дәрескә

 Уен, көлке, эшләрегез

Калдымы тәнәфестә?

-Хәерле көн,укучылар! Дәресне бер-беребезгә елмаю бүләк итеп башлап җибәрик әле.

Кәефләрегез ничек?

II.Актуальләштерү.

  1. Телдән күнегүләр эшләү
  1. Прослушайте и укажите к какому времени года относится это явление: яңгыр, бәс, яшен, томан, буран, салават күпере, кар көрте, гөрләвек, 
  2. Прослушайте и укажите сколько слогов в каждом слове: фасыл, чәчәк, дөнья, сыерчык, йолдыз, кар, үсемлек, җир, күренеш, таң, кояш, урман, күбәләк, умырзая, болыт,
  3. Прослушайте и скажите, сколько слов в каҗдом предложении:

Ел фасылларыннан иң яратканым –кыш (5). Ул чана, чаңгы шуулар, тимераяклар алып шугалакка барулар!(8) Иң гүзәл бәйрәм- Яңа ел кыш көне була бит.(9)

  1. Сүз төркемнәрен кабатлау:

- Укучылар сез нинди мөстәкыйль сүз төркемнәрен беләсез?(Какие самостоятельные части речи вы знаете?)

Схемалар буенча җөмләләр төзү:

Ис.- ис- ф.

Алм-ис-ф.

Ис.-с.-ис.

С.-ис-ф.

Алм-ис-сан-ис-ф.

Ис.-сан-ис.-ф.

-Сүз төркемнәрен искә төшердек.

III.Актуалльләштерү.

1. Яңа теманы игълан итү.

-Укучылар, без бүген сыйфат сүз төркеме турында сөйләшербез.

- Сыйфат сүз төркеме нинди сорауларга җавап бирә? (На какие вопросы отвечает имя прилагательное?)

-Сыйфат нәрсә белдерә?

(Что обозначает имя прилагательное?)

- Предметның нинди билгеләрен белдерә, хәзер бергәләп табарбыз.

2.Бакчачы кәрзине уены

- Сыйфат нинди сүз төркеме?

3. Дәфтәрдә эш. Кагыйдәне дәфтәргә язу.

- Дәфтәрләрне ачтык, бүгенге числоны һәм дәрес темасын язып куябыз. Бүген ничәнче февраль? Бүген нинди көн?

Егерме сигезенче февраль.

Пәнҗешәмбе.

Сыйныф эше.

Сыйфат.

Сыйфатлар предметның билгесен белдерәләр. Алар нинди? Кайсы? Кайдагы? Сорауларына җавап бирәләр. Предметның билгеләре: төс (цвет), тәм (вкус), форма, характер, озынлык (длина), күләм-чама (количество), вакыт (время).

4. Диалогик сөйләм телен үстерү.

Сыйфатлар кулланып диалоглар- полилоглар төзү. Төркемнәрдә эш.

1 төркем- “ Кибеттә”,

2 төркем-“ Ел фасыллары”

 -Укучылар, сыйфатлар кулланып диалоглар төзибез .

5. Физкультпауза “Яз, яз яз җитә”

-Укучылар, тәрәзәгә карагыз әле. Бүгенге көнне сез ничек тасвирлый аласыз?

- Без сезнең белән яз турында бик матур җыр беләбез, әйдәгез әзрәк җырлап ял итеп алыйк.

6. Текст белән эш.

-Балар, мин сезгә ике текст укыйм. Сез аларны чагыштырыгыз. Алар нәрсә белән аерыла?

1 текст                           Яз.

Кыштан соң яз килә. Карлар эри, гөрләвекләр агалар. Күктә кояш балкый, ул бар җирне ямьләндерә. Җылы яклардан кошлар кайталар. Алар үзләренең җырларын сузалар. Без кошларны каршылыйбыз: аларга оялар ясыйбыз, төзәтәбез. Җирне үлән каплый, чәчәкләр күренә башлый. Мәктәптә каникуллар башлана. Табигать яшәрә.

2 текст                         Яз

Кыштан соң якты яз килә. Язгы көннәр кояшлы була. Ак карлар эри, күңелле гөрләвекләр агалар. Күктә язгы кояш балкый, ул бар җирне ямьләндерә. Җылы яклардан кошлар кайталар. Алар күңелле җырларын сузалар. Без кошларны каршылыйбыз: аларга матур оялар ясыйбыз, искеләрен яңартабыз. Хәзер инде көннәр озын, ә төннәр кыска. Җирне ямь- яшел үлән каплый, язгы чәчәкләр чыга. Мәктәпләрдә язгы каникуллар башлана.

Табигать яшәрә.

- Балалар бу текстлар аерылалармы? Кайсы текст матуррак?

- Әйе, балалар, икенче текст матуррак. Сыйфатлар безнең сөйләмне баета.

* Текстны уку, тәрҗемә итү, сыйфатларны табу.

* Тексттагы сыйфатлар нинди билгеләргә туры килә?

төс (цвет)

 тәм (вкус)

 форма

 характер

 озынлык (длина)

 күләм-чама (количество)

 вакыт

7. ДЙА- га (ГИА)-га әзерлек.

- Дәфтәрләрегезне ачыгыз һәм бер юл калдырып тестны эшләгез.

А-1 Яз җитсә дә, көннәр салкын әле.

1.туры килә     2.туры килми       3.текстта әйтелми

А-2 Яз кыштан соң килә.

1.туры килә     2.туры килми       3.текстта әйтелми

А-3 Язгы көннәр матур була.

1.туры килә     2.туры килми       3.текстта әйтелми

А-4 Шомыртлар чәчәк ата.

1.туры килә     2.туры килми       3.текстта әйтелми

А-5 Кошлар кайталар.

1.туры килә     2.туры килми       3.текстта әйтелми

А-6 Без кошларны каршылыйбыз.

1.туры килә     2.туры килми       3.текстта әйтелми

А-7 Язгы чәчәкләр- беренче чәчәкләр.

1.туры килә     2.туры килми       3.текстта әйтелми

А-8 Язгы чәчәкләрне җыярга ярамый.

1.туры килә     2.туры килми       3.текстта әйтелми

А-9 Язгы каникуллар- иң озын каникуллар.

1.туры килә     2.туры килми       3.текстта әйтелми

А-10 Табигать яшәрә.

1.туры килә     2.туры килми       3.текстта әйтелми

- Ручкаларыгызны куегыз, карандашларны алып, тикшерегез.

- Кемнең бер хатасы да юк?

-Кемнең бер хатасы бар?

- Кемнең ике хатасы бар?

- Балалар, билгеләрегезне әйтегез.

8. Дәфтәрдә эш.

162б. 9-нчы күнегү

Сыйфатларга сүзләр өстәп, күнегүне языгыз.

9. “Предметны билгесе буенча тап уены.”

-Кыңгырауны ишеттек тә

Ашыктык без дәрескә

Җиңнәребезне сызганып

Тотынабыз зур эшкә.

-Кояшлы көн кебек

Исем, сыйфат, фигыль, рәвеш, алмашлык, сан, аваз ияртемнре

Настя бакчага чыкты.

Алар мәктәптә укыйлар.

Маша тырыш укучы.

Йомшак кар ява.

Дәрестә Миша бишле алды.

Урамнан өч кеше керде.

 -Нинди? Кайсы? Кайдагы?

   

Предметның билгесен белдерә.

(Признак предмета)

 

Диалогларны күрсәтәләр.

-Әйе. Беренче текст матуррак. Беренче текстта сыйфатлар юк.

А-1-3

А-2-2

А-3-2

А-4-3

А-5-1

А-6-1

А-7-3

А-8-3

А-9-2

А-10-1

IV. Дәресне йомгаклау.

Рефлексив кабатлау

- Без  бүген  дәрестә  нинди  сүз  төркеме турында сөйләштек?

- Ул  нинди  сорауларга  җавап  бирә?

- Сыйфат нәрсәне белдерә?

- Ягъни ,нинди билгеләрен белдерә? ( санап үтәләр)

- Сыйфатлар ни өчен кирәк?

- Алар җөмләләрне тулыландыралар,сөйләмне матурлыйлар.

V. Өй эше.

137б. 4нче күнегү, сыйфатлар өстәп язарга.

          б) Экрандагы терәк таблица ярдәмендә дәрескә нәтиҗә ясыйбыз.

  1. Йомгаклау.

--- Рәхмәт сезгә, укучылар! Дәресебез нәтиҗәле үтте. Дәрестә алган белемнәрегез хәтер сандыгыгызда озак сакланыр дип ышанам. Белемнәрегезне дөрес кулланырга тырышыгыз. Сөйләмегез тагын да матур,


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

6нчы сыйныфтагы рус төркемнәре өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе. Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре.

6нчы сыйныфтагы рус төркемнәре өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе. Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре....

Разработка мастер-класса по теме Сыйфат

Разработка мастер-класса по теме Сыйфат...

Тема: “ Минем дустым бар”. Сыйфат дәрәҗәләре.

Дәрес максатлары:Укытучы өчен:1) “ Минем дустым бар” темасы буенча лексик-грамматик материалны ныгыту; сыйфат һәм сыйфат дәрәҗәләре турында беренчел мәгълүмат бирү; исемнәрнең тартым белән төрләнешен ...

Тема: «Сыйфат».

Тема: «Сыйфат». Максат: 1. Сыйфат турында өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау.2. Укучыларның белем дәрәҗәсен, логик фикерләү сәләтен тикшерү.3. Туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.М...

Тема: “Сыйфат.Төсләр”

Тема: “Сыйфат.Төсләр”(Сингапур технологиясенә нигезләнеп үткәрелгән дәрес планы)...

: Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре.

Сыйфат.Сыйфат дәрәҗәләре....

Сыйфат һәм сыйфат дәрәҗәләре

quot;Сыйфат һәм сыйфат дәрәҗәләре" темасы буенча план-конспект...