Разработка мастер-класса по теме Сыйфат
план-конспект урока на тему

Мухаметдинова Резеда Фаритовна
Разработка мастер-класса по теме Сыйфат

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл master_-_klass_razrabotka.docx26.7 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «СОШ №1 г.Елабуги» Елабужского муниципального района Республики Татарстан

Мастер – класс

по  татарскому языку

на тему: «Имя прилагательное»

«Сыйфат»

Выполнила:учитель татарского языка и литературы

Даутова Кадрия Нургаяновна

Предмет нәтиҗәсе: сыйфат темасы буенча үзләштергән белемнәрне камилләштерү, ныгыту.

Метапредмет нәтиҗәсе: укучыларның танып белү, тиз уйлау, фикерләү сәләтләрен арттыру, тел байлыгы хәзинәләрен баету, үстерү.

Шәхси нәтиҗә: көзге табигатьнең матурлыгына соклану хисе уяту.

Җиһазлау:

Мультимедия: презентация, карточкалар, тест, биремнәр.

Мастер-класс барышы:

  1. Оештыру моменты:

  •  Исәнмесез, хөрмәтле укытучылар. Тәрәзәгә игътибар белән карагыз, урамда көз, салкын. Ә хәзер барыгызда бер-берегезгә карап, елмаегыз. Безнең елмаюларыбыз урамдагы салкын көнне җылытсын.

.

СӘҮЫӨӘЙҮӘФӨӘҮАӘӨТ

Сезнең каршыгызда хәрефләр килеп чыкты, шул хәрефләр арасыннан бары тик татар телендә булган хәрефләрне сызып чыгыгыз, сезнең өстәлегездә дә карточкаларда бирелгән.

  • -Нинди сүз килеп чыкты?
  • Әйе,  сыйфат сүзе килеп чыкты.
  • -Без бүген дәрестә нинди тема буенча белемнәребезне ныгытырбыз?
  • Без бүген дәрестә сыйфат темасы буенча белгән белемнәрне ныгытырбыз.
  • Яңа тема: Сыйфат
  • Сыйфат  турында сез нәрсәләр беләсез?
  • Сыйфат нинди сүз төркеме?(мөстәкыйль сүз төркеме)
  • Ул нәрсәне ачыклап килә? (исемне ачыклап килә)

               -   Ә хәзер сыйфатларга хас   билгеләрне 4 төркемгә бүлегез.

                 - Сез нинди билгеләрне таптыгыз?

                 (Төсе, формасы, характеры,вакыты) буенча

               - Димәк, сыйфат предметның нинди билгеләрен белдерә?

  • Ә хәзер уйнап алабыз,экранга карагыз.
  • “яшел” сүзләр әйтегез: алма,яфрак, чыршы;
  • “салкын” сүзләр әйтегез: кар, боз, кыш, туңдырма;
  • “түгәрәк” сүзләр әйтегез: туп, алма, ай;

  • Хәзер  тактага карыйбыз, монда безнең сүзләр җыелмасы бирелгән( салкын, яфрак, сары, кызыл, көн, җил, матур, көзге).Сез шул сүзләрне ике төркемгә бүлегез.  Әйдәгез бергәләп тикшерәбез.

  • Беренче төркемгә нинди сүзләр яздыгыз?
  1. Беренче төркем эшләрен укый. (Сыйфатлар)
  2.  Икенче төркем эшләрен укый. (исемнәр)
  • Ни өчен шулай бүлдегез? ( исем, сыйфат)
  • Ә хәзер әйдәгез бирелгән исемнәр һәм сыйфатлар белән сүзтезмәләр төзеп карыйбыз.
  • Шул сүзтезмәләрне кулланып  әлеге бирелгән рәсем буенча  җөмләләр төзегез.

Текст белән эшләү:

               -   Ә хәзер текст  укыйбыз. Игътибар белән тыңлагыз.

                 Менә көз җитте. Урманны бизәп, аланнарда балан,миләш куаклары балкып              утыра. Кошлар очып киткән, урман тын калган. Агачлар күлмәкләрен кигән, бәйрәмгә      әзерләнгән кебек, тезелешеп торалар. Рәхәт тә инде урманда!

(алтын, көзге, кызыл, күчмә, сары, көрән)

                 Менә алтын көз җитте. Көзге урманны бизәп, аланнарда кызыл балан, миләш куаклары балкып  утыра. Күчмә кошлар очып киткән, урман тын калган. Агачлар кызыл, сары, көрән күлмәкләрен кигән, бәйрәмгә әзерләнгән кебек, тезелешеп торалар. Рәхәт тә инде көзге урманда!

  • Беренче текст белән икенче текст нәрсә белән аерылып тора? (сыйфатлар)
  • Димәк сыйфатлар кирәкме?
  • Алар текстта ни өчен кирәк? Үз фикерегезне әйтегез.
  • Ә  хәзер  сез икенче текстны тагын бер тапкыр игътибар белән укыгыз һәм сыйфатларны истә калдырырга тырышыгыз. (1-2 минут бирелә)
  • Сезнең өстәлләрегездә карточкалар бирелгән, анда шул ук текст, ләкин сыйфатлар юк. Сезгә истә калганча, төшеп калган сыйфатларны дөрес урнаштырып язарга кирәк.
  • Ә хәзер әйдәгез бергәләп тикшерәбез. (Бер укучы укый)
  • Сезнең алдыгызда биремнәр бар, сыйфат темасы буенча белемнәрне тикшереп алабыз.

Тест эшләү

  1. Бу сыйфатлар предметның нинди билгесен белдерә: түгәрәк, озынча, шакмаклы.

а) төс                 б) тәм                  в) форма

  1. Бу сыйфатлар нинди дәрәҗәдә: зуп-зур, иң олы, җылының җылысы.

а) гади     б) чагыштыру         в) артыклык        г) кимлек

  1. Бу сыйфатлар нинди җөмлә кисәге булып килгән: Бүлмә якты. Төн караңгы.

а) ия            б) хәбәр                 в) аергыч              г) хәл

  1. Бу сыйфатлар нинди җөмлә кисәге булып килгән: Әлфия матур бии. Алмаз җитез атлый.

а) ия               б) хәбәр                 в) аергыч                г) хәл

  1. Бу сыйфатлар нинди җөмлә кисәге: Ямьле җәй җитәр. Аяз көннәр тора.

а) ия          б) хәбәр                 в) аергыч                      г) хәл  

  1. Бу сыйфатлар ясалышы ягыннан нинди: кояшлы көн, язгы иртә, күңелсез чак, кисек бау.

а) тамыр      б) ясалма             в) кушма            г) парлы

  1. Бу сыйфатлар ясалышы ягыннан нинди: уенлы-көлкеле кичә, иләс-миләс уй, зур-зур шәһәрләр.

а) тамыр     б) ясалма           в) кушма           г) парлы

  1. Бу сыйфатлар ясалышы ягыннан нинди: эчпошыргыч фильм, беркатлы кеше, эчкерсез бала.

а) тамыр         б) ясалма            в) кушма                   г) парлы

  1. Бу нинди сыйфатлар? Ярлы, хәерче, фәкыйрь. Саф, пакъ, керсез, чиста.

а) омоним         б) синоним          в) антоним          

  1. Бу нинди сыйфатлар? Эшчән-ялкау. Ачы-төче. Чирле-сәламәт.

а) омоним               б) синоним            в) антоним

Эшләрне башкардыгыз,тикшерегез,билгеләр куегыз.

Контроль тестның дөреслеген тикшереп үтик:

  1. – в      
  2. – в
  3. – б                               Хатасыз эшкә –“5”ле
  4. – г                                1 – 2 хатага    - “4”ле
  5. – в                                3 – 5 хатага   - “3” ле
  6. – б
  7. – г
  8. – в
  9. – б
  10. – в

  1. Йомгаклау:

Без бүгенге дәрестә нәрсәләрне кабатладык?

Нәрсәләр эшләдек?

Нәрсәләр сезгә ошады?

  • Сезнең өстәлегездә кояш һәм болыт рәсемнәре бирелгән.Үзегезнең кәефегезгә туры килгән рәсемне күрсәтегез. Дәрестә барыгыз да яхшы эшләдегез, рәхмәт.
  • .Игътибарыгыз өчен рәхмәт, сау булыгыз.

2.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Методическая разработка мастер-класса по теме «Использование аутентичного музыкального материала в обучении английскому языку»

Данный разработка поможет творческим учителям использовать такой замечательный языковой материал, как песни, на своих уроках...

Разработка Мастер-класса объединения детского театра мод – «GLAMOUR» Тема: «Проведение Мастер-класса по выполнению вечерней прически » .

Разработка Мастер-класса объединения детского театра мод – «GLAMOUR»Тема:  «Проведение Мастер-класса по выполнению  вечерней прически »Цель:     Дать учащимся возможность...

Разработка мастер-класса учителя по теме: "Признаки параллельности прямых" в 7-м классе.

Это разработка проведенно мастер-класса  учителем математики Бегзи Д.Д. на тему: "Прихнаки параллельности прямых" для учащихся 7-го класса....

Методическая разработка Мастер-класса Тема: «Мастер-класс «Антивирусинка»

Описание: Превосходным материалом для творчества является фоамиран. Из него можно сделать огромное количество оригинальных поделок. В этом мастер классе  я  расскажу: как сделать ...

Разработка мастер - класса Шубиной Ларисы Викторовны на тему: "Изучение элементов бурятского танца по некотрым разработкам Т.Е. Гергесовой"

Разаботка мастер - класса на тему: "Изучени элементов бурятского танца по некоторым разработкам ТЕ Гергесовой"...

Методическая разработка Мастер-класса на тему «Важнейшие аспекты стратегии педагогического воздействия на начальном этапе обучения игре на фортепиано в классе фортепианного ансамбля».

Мастер-класс сконсруирован из 2 частей: теореическая и пракическая части. В методической разработке раскрываются аспекты педагогическоо воздействия при обучении игре на фортепиано на начальном этапе о...