Тема: “Сыйфат.Төсләр”
рабочая программа на тему

Галимова Лилия Вагизовна

Тема: “Сыйфат.Төсләр”(Сингапур технологиясенә нигезләнеп үткәрелгән дәрес планы)

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_dres._syyfat_toslr.docx22.84 КБ

Предварительный просмотр:

МБГУ “Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Шәмәрдән лицее”

Тема: “Сыйфат.Төсләр”(Сингапур технологиясенә нигезләнеп үткәрелгән дәрес планы)

Укытучы: Галимова Лилия Вагизовна

Тема: Сыйфат. Төсләр.

Максат:

Белем бирү:  укучыларга төсләрне өйрәтү, сыйфат темасы буенча булган белем һәм күнекмәләрне үстерү, төрле төсләрне җөмләдә куллана белү;

 Үстерү максаты:  куйган максаттан чыгып, үз эшчәнлекләрен планлаштыру һәм аларны тормышка ашыру юлларын, чараларын эзләү, табу, сынап карау, нәтиҗә ясау;

укучыларның чагыштыру, анализ ясый белү, кагыйдәләр формалаштыра һәм дәлилли белү һәм татар телендә дөрес сөйләү күнекмәләрен үстерү, укучыларның сүзлек байлыгын арттыру.

Тәрбия максаты: эстетик зәвык,  янәшәдәге кешеләргә игътибарлылык, дуслык хисен һәм дусларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү. бер-берсен  ихтирам итәргә өйрәтү. 

Җиһазлау:  проектор, ноутбук, электрон презентация, төсле  кәгазьләр; татарча-русча, русча- татарча сүзлек, дәреслек:

Дәрес барышы:

Дәреснең өлеше

структура

Дәрес барышы.

Оештыру өлеше

(30с.)

МЭНЭДЖ МЭТ

Исәнләшү,

Укучыларның каршы як иптәш, яндагы иптәш белән күрешүләре, уңышлар теләүләре.

Актуальләштерү

(7-8мин)

2-3мин

ТОКИН МЭТ

Мозговой штурм

  1. Узган дәрестә өйрәнгән теманы искә төшерү.
  2. Сыйфат темасы буенча мөмкин кадәр күбрәк идеяләр, фразалар язарга кушу (2мин.вакыт )
  3. 1-2, 2-3, 3-1 нче өстәлгә күчәргә кушу (30с. вакыт )

эшләренә анализ  ясый. (идеяләрне ук белән тоташтыра һәм /яки тема буенча сораулар бирә

  1. Эшләрне якларга әзерләнү(1 мин. вакыт )

аларны мактау

Этәргеч сораулар

(критик һәм креатив фикерләү)

СИМАЛТИНИУС РАУНД РОБИН

Тактада слайд. Бу слайдта сез нәрсә күрәсез?

Өстәл буенча фикер алышабыз, сезгә 1 минут вакыт бирәм

2 нче номер башлый.

Укучылар чират буенча үз фикерләрен әйтәләр, 1 минуттан соң

 берничә укучы җавап бирә.

ДИмәк, без дәрестә  “Төсләр” темасын өйрәнәбез, бу – безнең лексик тема, төсләр нинди сүз төркемендә өйрәнелә, Сыйфат- безнең грамматик тема.

Нинди максатлар куярбыз?

-төсләрне өйрәнергә, аларны җөмләдә куллана белергә, дәрестә тырышып эшләргә,  бергә, ярдәмләшеп эшләргә һ.б.

Теманы беренчел үзләштерү

  1. мин)

СИМАЛТИНИУС РАУНД РОБИН

Төсләрнең безнең тормышта нинди әһәмияте бар?

Укучылар чират буенча үз фикерләрен әйтәләр, 1 минуттан соң

 берничә укучы җавап бирә.

 Дөньяны матур төсләрдә күрү – бик зур бәхет. Бер генә төсне күрсәк. Бу дөнья бик күңелсез булып күренер иде. Борынгы заманнардан ук һәр төснең үз мәгънәсе булган. Төсләр кеше өчен бик мөһим роль уйный, хәтта кешене дәвалаганда да кулланып була дип саныйлар..

Балалар бер-берсен тыңларга өйрәнә, күмәк  эшкә тартыла, иптәшләренең белемнәренә таянып белемен арттыра

6 мин

ДЖОТ ТОТС

(өйрәтү структурасы)

Һәр кешедә 4 әр кәгазь булырлык итеп 1 кәгазьне 16 га бүләбез.

ДЖОТ ТОТС   үткәрәбез

1 нче өстәлгә яшел, кызыл, ак

2 нче өстәлгә зәңгәр, сары, көрән

3 нче өстәлгә ал, шәмәхә, кара

Бу төсләр сездә нинди тәэсирләр уята, нәрсә күз алдына килә?

3 минут вакыт бирәм.

Эш башланганчы укучыларга уйларга 1мин. вакыт бирәм

Укучылар идеяны кычкырып әйтә, яза,  язулы ягын өскә каратып куя

Вакыт беткәч, укучылар булдыра алганча үз фикерләрен белдерәләр, өстәл уртасына кәгазьләре белән тутыралар 1 биткә 1 генә идея языла, сүзләр капланырга тиеш түгел

Берничә укучыдан  фикерләрне  белү

5 минут

ТИК-ТЭК-ТОУ

(критик һәм креатив фикерләү)

Шул кәгазьләрдән 9 идеяне сайлап алабыз.

1-9 га кадәр номерлар куябыз.

123

369

357саннарын тоташтырабыз һәм

СҮЗЛӘРНЕ  ТӘРТИП БУЕНЧА КЕРТӘ БАРЫП, 3 ҖӨМЛӘ ТӨЗҮ.

Ял минуты

3 мин

МИКС-ФРИЗ-ГРУП

(Коммуникация, хезмәттәшлек, критик фикерләү)

 Урындыкларны этеп кую.  Көй астына бию. Җыр туктауга “катып калу”.  Сорауга җавап булырлык кеше санынча басу.

Татарча җыр кую

-Яшел сүзендә ничә хәреф бар?

Республика флагында ничә төс бар?

Салават күперендә ничә төс бар?

Сыйфатның ничә дәрәҗәсе бар?

Белемнәр формалаштыру

2 мин

ФАЙНД ЗЕ ФИБ

Презентация. Уйдырманы тап.

  1. Зәңгәр төс һәрчак модада.
  2.  Аксыл көрән төс- дизайнерларның яратмаган төсе.
  3. Яшел төс – кешеләр белән аралашырга ярдәм итә.

Уйларга 30с. Вакыт бирәм.  Һәр укучы дөрес дип тапкан фикергә килә.

Кемнәр 1 не сайлап алды, баса. Кемнәр 2 не сайлап алды, алар баса. Аннан 3.

3 мин

КОПИ КЛЭП

Дөреслеген тикшерү өчен текстны укырга кушу. 133б. 7 нче күнегү.

Чылбыр тәртибендә уку, кыскача аңлата бару.

Дөрес җавапны билгеләү.

Кемнәр 2 нче вариантны сайлады, басалар, аларга кул чабу.

3 мин

КОНЭРС

Коммуникация

Критик фикерләү

  1. Кайсы төсне сайлыйсың, шунда бар. (стенага төрле төсне белдергән язулар) 

Укучыларның үзләре сайлаган төсләре янына барулары

3 мин

ТАЙМД –ПЭА-ШЭА

Үзеңә пар эзләп тап, ләкин ул үзеңнең төркемеңнән булмасын.

Ни өчен бу төсне сайладың?

15с. вакыт бирәм. Озынрак буйлы кеше башлый.

А һәм Б үз җаваплары белән бүлешәләр.  Билгеләнгән вакыттан алдарак җавап биреп бетерсә, икенчесе сорау бирә.

Иптәшенең җавабы турында сөйләтү.

1 мин

Өйгә эш бирү.

 Икенче дәрескә үзегезгә ошаган төс турында мәгълүмат туплап

проект эше әзерләп килергә. “Минем иң яраткан төсем”

Йомгаклау.

5мин

Чыгу өчен билет

  1. Эшне бәяләү.Миңа ... дәрестә җавап бирүләре, дөрес тәртиптә, матур итеп төзелгән җөмләләре ошады. Рәхмәт. Максатка ирештекме?
  2. Чыгу өчен билет.

Ямьле яз җитте. _____________  күктә  нурларын сибеп, __________ кояш көлә.  Кояш җылырак карау белән, _____ җирне тишеп, __________ үләннәр шытып чыгар. Болыннар, кырлар _________, __________, _________, _________,  _______  чәчәкләр белән тулыр. Иң матур вакыт җитәр.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

6нчы сыйныфтагы рус төркемнәре өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе. Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре.

6нчы сыйныфтагы рус төркемнәре өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе. Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре....

Разработка мастер-класса по теме Сыйфат

Разработка мастер-класса по теме Сыйфат...

Тема: “ Минем дустым бар”. Сыйфат дәрәҗәләре.

Дәрес максатлары:Укытучы өчен:1) “ Минем дустым бар” темасы буенча лексик-грамматик материалны ныгыту; сыйфат һәм сыйфат дәрәҗәләре турында беренчел мәгълүмат бирү; исемнәрнең тартым белән төрләнешен ...

Тема: «Сыйфат».

Тема: «Сыйфат». Максат: 1. Сыйфат турында өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау.2. Укучыларның белем дәрәҗәсен, логик фикерләү сәләтен тикшерү.3. Туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.М...

: Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре.

Сыйфат.Сыйфат дәрәҗәләре....

Тема: Сыйфат.

Конспект открытого урока по теме "Сыйфат"...

Сыйфат һәм сыйфат дәрәҗәләре

quot;Сыйфат һәм сыйфат дәрәҗәләре" темасы буенча план-конспект...