Бәйлек сүзләр. 7 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе.
план-конспект урока (7 класс) по теме

Әхтәмова Гөлназ Мингали кызы

Тема: Бәйлек сүзләр

Максат: 1.  Бәйлек сүзләр турында төшенчә бирү.

               2.Укучыларның игътибарлылык һәм логик фикерләү сәләтләрен үстерү.Үз фикереңне ачык төгәл итеп җиткерә белү

               3. Укучыларда дуслык хисенә карата хөрмәт тәрбияләү, бер-береңә ихтирамлы булырга өйрәтү,   укучыларда әдәплелек, шәфкатьлелек белем алуга омтылу, сәламәт яшәү кебек сыйфатлар  тәрбияләү..

 Дәреснең тибы: яңа материалны аңлату.Дәреснең методы: әңгәмә, репродуктив,  өлешчә эзләнү, язма эш, иҗади эш.Җиһазлау: интерактив такта, документкамера, тестлар, текстлар язылган карточкалар, плакат, терәк сүзләр язылган карточкалар

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon bylek_suzlr_achyk_dres.doc60.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Бәйлек сүзләр

Максат: 1.  Бәйлек сүзләр турында төшенчә бирү.

               2.Укучыларның игътибарлылык һәм логик фикерләү сәләтләрен үстерү.Үз фикереңне ачык төгәл итеп җиткерә белү

               3. Укучыларда дуслык хисенә карата хөрмәт тәрбияләү, бер-береңә ихтирамлы булырга өйрәтү,   укучыларда әдәплелек, шәфкатьлелек белем алуга омтылу, сәламәт яшәү кебек сыйфатлар  тәрбияләү..

 Дәреснең тибы: яңа материалны аңлату.Дәреснең методы: әңгәмә, репродуктив,  өлешчә эзләнү, язма эш, иҗади эш.Җиһазлау: интерактив такта, документкамера, тестлар, текстлар язылган карточкалар, плакат, терәк сүзләр язылган карточкалар, Дәрес барышы.

I.Оештыру өлеше.

1. Укучыларны дәрескә оештыру.

 Карап тормый ара еракка,

Дуслар килә безгә кунакка.

Дуслык – безнең тормыш үзәге,

Дуслык – безнең тормыш бизәге.  Исәнмесез!

– Здравствуйте!

– Хаумыхыгыз, дустар!

– Салам лийже!

– Зечбуресь!

– Арумы сез, карендәшләр!  татар, рус, башкорт, мари, удмурт, керәшен 

Исәнмесез, укучылар.

Хәерле көннәр сезгә.

Зиһен һәм тел ачкычлары

Телимен һәммәгезгә.

 -Дәресебезне башлап җибәрәбез. Көн буена җитәрлек яхшы, шәп кәефләр телим барыгызга да. Сезнең алдыгызда- елмаюлар. Алар өч төрле. Елмаюлардан бары берне генә сайлап алып үзегезнең кәефегезне  миңа күрсәтегез әле.  Рәхмәт. Укучылар,  минем дә кәефем бик яхшы. Әйдәгез кунакларга да  кәефләребезне күрсәтик. Рәхмәт. Утырыгыз. Дәресебез дә күтәренке рухта  үтәр дип өметләнеп калам.

Белемнәрне актуальләштерү Фронталь

Артык сүзне әйтегез

Ялт,тук-тук, өчен, челтер-челтер

Кирәк, мөмкин, шикелле, ярый

-Ни өчен шулай уйлыйсыз?

- Артык сүзләр нинди сүз төркеменнән?

Хәзер без төркемнәрдә эшләячәкбез. Төркемнәрдә эшләгәндә без бер-беребез белән киңәшләшеп, уртак фикергә килеп эшләргә тырышырбыз. Әлбәттә, бер төркем җавап биргәндә, икенчеләребез тыңлап торырга тиешлеген дә онытмабыз. 1 һәм 3 нче өстәлләр 1 нче вариант, 2, 4 нче өстәлләр 2 нче вариант биремнәрен эшләрләр. Хәзер яшел төсле карточкаларны алабыз

Сораулар:

Карточка №1          1 нче  вариант

-Бәйлек- нинди сүз төркеме?

- Бәйлекләрнең җөмләдәге роле нинди?

-Бәйлекләрнең нинди төркемнәре бар?

-Рус  һәм татар телен чагыштырып карасак, бәйлекләрнең урнашуын аңлатыгыз.

Карточка № 1         2 нче вариант

- Баш килешне таләп итүче бәйлекләргә мисаллар.

- Юнәлеш килешен таләп итүче бәйлекләргә мисаллар.

- Чыгыш килешен таләп итүчә бәйлекләргә мисаллар.

- Бәйлекләр башка килешләрне таләп итәләрме?

Сигнал карточкалары куллану.

Афәрин, укучылар. Бик матур , тулы итеп җавап бирдегез.

Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

 -Укучылар, сезең алда төрле төсле карточкалар.Без төркемнәрдә эшләвебезне дәвам итәбез.  Әйдәгез, ал төсле  карточкаларны алабыз.. (6 шар сүз)

  Бу сүзләрнең язылышларына, кушымчаларына  игътибар итәбез, сорау куеп карыйбыз, һәм төркемнәргә таркатабыз

Карточка №2 1 нче вариант  өстеңә, астыгыздан, алдымда, эченә, уртасыннан, тышымда

Карточка №2 2 нче вариант  астыңа, артыгыздан, арасында, ягына,каршысыннан, тирәсендә

Укучылар, сез бу сүзләрне ничә төркемгә таркаттыгыз? 1 нче багананы укыйбыз.  Ни өчен бу сүзләрне берләштердегез? Нәрсәгә карадыгыз?. Әйдәгез , бу сүзләргә сорау куеп карыйк әле. Димәк, бу сүзләр кая? Кайдан?, кайда? Сорауларына җавап бирә.Алар нәрсәне белдерә дип уйлыйсыз? (урын-ара мәгнәсен) Бу сүзләрдә нинди тамырлар кулланылган -Димәк бүген , без нинди тема үтәрбез?   Баганададагы сүзләргә тагын бер кат карыйк әле. Килеш кушымчасыннан башка, сез тагын нинди кушымчалар күрәсез.Димәк, бәйлек сүзләр урын- ара мәгнәсен белдерә торган исемнәр.Алар  ас,өс, ян, як, эч, тыш, буй, чит, ал, арт, ара, тирә, урта, каршы, төп тамырларына тартым, килеш кушымчасы ялганып ясала. Ю,Ч,У-в к кулланылалар.

Бәйлек сүзләр турында тагын нәрсә әйтә алабыз. Бәйлек һәм бәйлек сүз арасындагы аерманы әйтегез. Эшчәнлек картасы белән таныштыру.

Яна теманы беренчел ныгыту Дәреслекләребездәге кагыйдәне укыйбыз. 118 бит

Зәңгәр  карточкаларны алабыз. Төркемнәрдәге эшебезне дәвам итәбез. 

Сезнең алдыгызда фразеологизмнар. Аларның  рус телендәге парларын табып тоташтырыгыз, бәйлек сүзләрнең килешен билгеләгез.

Карточка №3 канат астына алу- взять в своё крылышко

Авыз эчендә ботка пешерү- варить во рту кашу

Мыек астыннан көләргә- усмехнуться

Карточка №3 җиде кат җир астында- за семью замками

Уч төбендә генә йөртергә- носить на руках

 Тырнак астыннан кер эзләргә –придираться к мелочам.

Укучылар, фразеологизмнар, сез татар һәм рус телендәге фразеологизмнарны карап киттегез.  –Фразәеологизмнар телнең матурлыгын, үткенлеген, образлыгын күрсәтүче берәмлекләр. Һәр телнең үзенә генә хас фразеологизмнары бар. Безнең сыйныфыбызда башкорт милләтеннән булган да укучылар укый. Балалар, башкорт телендә берничә фразеологизм әйтмәссез микән. (Шуны истә тотыйк, г авазы- калын, ч авазы -с дип, с авазы- һ дип әйтелә. Бу,  әлбәттә, телнең  кайбер үзенчәлекләре генә)

Туҙға яҙмағанды һөйләү рассказывать небылицы, һыуҙан ҡоро сығыу» (выйти сухим из воды). эт менән бесәй кеүек йәшәү» (жить как собака с кошкой), аҡҡош йыры» (лебединая песнь), 

турында. (  Уку, белем, алу, тырышлык, максатка ирешү)

Дәфтәрләрдә эш. Шәмәхә карточкаларны алабыз 

  1. Милләтләр арасында һәрвакыт дуслык, бердәмлек  булсын.
  2. Дусларыбыз янында безгә бик күңелле.
  3. Дустың каршында һәрвакыт гадел бул! Әйе, дуслык – ул тыныч тормышны бер билгесе.Документкамера аркылы тикшерү. Ял итү минуты. Килешәм, килешмим уены.
  1. Астында, яныннан, арасында - бәйлек сүзләр
  2.  Уртасына- юнәлеш  килешендә
  3. Юл аша  чыгу  сүзтезмәсендә-  аша бәйлек сүз.
  4. Өй түбәсеннән. Түбәсеннән-  урын-вакыт килешендә
  5. Дустым турында. Турында- бәйлек.  
  6. Милләтләр арасында. Арасында- урын-вакыт килешендә

IV. Ныгыту .

Тест биремен эшләү

Сезнең алдыгызда –куллар. Алар төрле-милләт вәкилләрен күрсәтүче билге булып тора. Безнең  Татарстан- күпмилләтле дәүләт. Татарстан халыкларының үзара дус, тату яшәве бөтен дөнья өчен толерантлык үрнәге булып тора.  Нинди генә милләт вәкиле булмасын, без бер-беребезгә игтибарлы, ихтирамлы булырга тиеш. Бу куллар ярдәмендә бүгенге дәрескә үзбәя куйыйк әле.

Өй эше. 1. 247 нче күнегү

2. Әдәбият китабыннан бәйлек сүзләр кергән 5 җөмлә язарга

3.Бәйлек сүзләр кергән  5 фразеологизм  язарга

Тест

1.Бәйләгеч сүз төркемнәре

А) исем, сан

Б) бәйлек, бәйлек сүзләр

В) рәвеш, бәйлек

2. Бәйлек сүз... мәгънәсен белдерә

А) урын-ара

Б) билге

В) эш-хәрәкәт

3. Бәйлек сүзләргә туры килгән килешләр

А) Б.к., У-в.к, И.к

Б) И.к, Ч.к, У-в к.

В) Ю.к, Ч.к, У-в. к

4. Дустым яныннан. Яныннан- нинди килештә?

А) Б.к

Б)У-в. к

В)Ч.к

5. Ике ут ...  фразеологизмы. Төшеп калган бәйлек сүзне күрсәт

А) алдында

Б)  кырыенда

В) арасында

6. Энә күзе  ... үткәрү фразеологизмында төшеп калган бәйлек

А) аша

Б) белән

В) кебек


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рус төркеменең 5нче сыйныфы өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

Рус мәктәбендә укучы 5нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе.Тема:"Фигыль + ала"констркуциясен кулланып җөмләләр төзергә өйрәнү,үзеңнең нәрсәләр эшли алуың турында сөйләргә өйрәнү....

татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы

9 сыйныф өчен татар теленнән эш программасы...

татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы

Татар мәктәбенең 9 нчы сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы “Каралды”“Югары Стәрле авылы төп гомуми белем мәктәбе”  методик берләшмә җитәкчесе:  _________________ Сәмигуллина В.Н....

3 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы (рус мәктәбендә татар төркеме)

Рус мәктәпләрендә эшләүче татар теле укытучыларына эш программасы һәм календарь-тематик план төзүдә куллану өчен....

ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 5 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

  Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:1.“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Закон...

ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 8 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:1.Россия Федерациясендә мәгариф турында” Федераль Законы, декабрь, 2012 ел.2.“Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы, 2013 ел.Төп го...

11 нче сыйныф ( рус төркеме) 11 нче сыйныф өчен татар теленнән кереш контроль эше

Биремнәрне үтәү өчен, 45 минут вакыт биреләhttps://nsportal.ru/shkola/raznoe/library/2020/08/17/kontrolnaya-rabota-dlya-11-klassov-russkoyazychnoy-gruppy-po-0 (контроль эшнең эчтәлеген карау өчен сайт...