Ияртүле бәйләнеш. 8 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе.
план-конспект урока (8 класс) по теме

Әхтәмова Гөлназ Мингали кызы

Җөмләдәге сүзләр бәйләнеше. Ияртүле бәйләнеш.

Максат. 1. Җөмләдәге сүзләр арасындагы  ияртүле бәйләнеш  турында  төшенчә биреп, бәйләүче чаралары белән танышу.

2. Укычыларнын уйлау- фикерләү сәләтләрен үстерү.

3. Укучыларда  туган ягыбызга  хөрмәт тәрбияләү, бер-береңә ихтирамлы булырга өйрәтү

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zhomldge_suzlr_bylneshe.docx99.06 КБ

Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Совет районы

175 нче гомуми  урта белем мәктәбенең

 1нче квалификацион категорияле

 татар  теле һәм әдәбияты укытучысы

Әхтәмова Гөлназ Мингали кызы

Җөмләдәге сүзләр бәйләнеше. Ияртүле бәйләнеш.

Максат. 1. Җөмләдәге сүзләр арасындагы  ияртүле бәйләнеш  турында  төшенчә биреп, бәйләүче чаралары белән танышу.

2. Укычыларнын уйлау- фикерләү сәләтләрен үстерү.

3. Укучыларда  туган ягыбызга  хөрмәт тәрбияләү, бер-береңә ихтирамлы булырга өйрәтү

 Дәреснең тибы: яңа материалны аңлату.Дәреснең методы: әңгәмә, репродуктив,  өлешчә эзләнү, язма эш, иҗади эш.Җиһазлау: интерактив такта, документкамера, тестлар, текстлар язылган карточкалар, плакат, терәк сүзләр язылган карточкалар, Дәрес барышы.

I.Оештыру өлеше.

1. Укучыларны дәрескә оештыру.

Исәнмесез, укучылар.

Хәерле көннәр сезгә.

Зиһен һәм тел ачкычлары

Телимен һәммәгезгә.

Дәресебезне башлап җибәрәбез. Көн буена җитәрлек яхшы, шәп кәефләр телим барыгызга да.. Рәхмәт.Утырыгыз. Дәресебез дә күтәренке рухта  үтәр дип өметләнеп калам.

Белемнәрне актуальләштерү Фронталь  Сезнең алдыгыз да хәрефләр тезмәсе бирелгән. Анда ниндидер сүзләр яшеренгән. Әйдәгез, бу сүзтезмәгә игтибар итик.

ТЗЕҮЕЛбәшеәйлн

-Әйе, бик дөрес. Тезүле бәйләнеш. Тезүле бәйләнеш турындагы белемнәрне ныгыту өчен мин сезгә эш төре тәкдим итәм. Без төркемнәрдә эшләрбез.

 -Укучылар, сезнең алда төрле төсле карточкалар. Төркемнәрдә эшләгәндә без бер-беребез белән киңәшләшеп, уртак фикергә килеп эшләргә тырышырбыз. Әлбәттә, бер төркем җавап биргәндә, икенчеләребез тыңлап торырга тиешлеген дә онытмабыз.. Хәзер яшел төсле карточкаларны алабыз

1. Сүзләр арасында тезүле бәйләнеш нинди бәйләнеш ул?

2.Тезүле бәйләнеш җөмлә төзи аламы?

3.Гади җөмләдә тезүле бәйләнеш нәрсәләр арасында була?(тиңдәш кисәкләр)

4. Үзара тезү юлы белән бәйләнгән җөмләләр ничек атала?(тезмә кушма җөмлә)

1. Тезүле бәйләнеш нинди интонацияләр ярдәмендә белдерелә?

2. Санау һәм каршы кую интонациясе белән белдерелгәдә, нинди тыныш билгеләре  куела?

3. Нинди сүз төркеме ярдәмендә тезүле бәйләнеш  барлыкка килә?(теркәгечләр)

4.Тезүче теркәгечләрне әйтегез.(җыючы, каршы куючы, бүлүче)

-Афәрин, булдырдыгыз.

Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

Сезнең алда сүзләр тезмәсе бирелгән. Бу сүзләр бер-берсенә нәрсә ярдәмендә бәйләнгән.Язылышларына игтибар итеп аларны төркемнәргә берләштерәбез, бирелгән таблианы тутырабыз.

Авылга кайту, әнинең күлмәге, тыңлагач аңлау, тырышса уку.

Әти белән сөйләшү,җиңү өчен тырышу,юл буеннан кайту,мәктәп каршында уйнау

Кызыл алма, зәңгәр чәчәк, яшел болын,тәмле чәй

Мин утырам. Без кайтабыз. Сез шатланасыз. Алар сокланалар.-Ни өчен бу сүзләрне берләштердегез?

-Алар нәрсәләр ярдәмендә бәйләнгәннәр?(кушымчалар)

Икенче баганадагы сүзләрне тикшерәбез.( бәйлек, бәйлек сүзләр)

-Өченче баганадагы сүзләр бәйләнеше(Сүз тәртибе)

-Дүртенче банадагы сүзләр тезмәсе буларак нәрсәләр бирелгән? ( зат-санда ярашу)

-Бу сүзләр үзара нәрсә барлыкка китерәләр?Алар үзара нинди юл белән бәйләнгәннәр?(ияртүле)Димәк, укучылар бүгенге темабыз Ияртүле бәйләнеш. Ияртүле бәйләнеш булганда бер сүз ияртүче, икенче сүз иярүче.

-Ә соңгы баганадагы тезмә нәрсә ул. Ияртүле бәйләнеш ия белән хәбәр арасында да була. Бу очракта җөмлә барлыкка килә. Җөмлә кисәкләре арасында ияртүле бәйләнеш ничә төрле чаралар ярдәмендә белдерелә?(4)Болар: кушымчалара, бәйлек һәм бәйлек сүзләр, сүз тәртибе, зат-санда ярашу.

. Эшчәнлек картасы белән таныштыру.

Яна теманы беренчел ныгыту Дәреслекләребездәге кагыйдәне укыйбыз. 25-26 бит

Без төркемнәрдә эшләвебезне дәвам итәбез.  Дәреслекләребездәге 44 нче күнегүнең бирелешен ... укый. Бирелгән сүзләр тезмәсеннән  тиешле тәртиптә дөрес җөмләләр төзеп әйтегез әле. Кабилә- племя, җил көймәсе- лодка, пот- үлчәү берәмлеге-

Бер кабиләнең анасы- Туйбикә карчык, унбишләп кешене җил көймәсе белән белән иярткән дә, Идел буйлап китеп барган. Ул үзеннән алты потлы казанын да калдырмаган, казанның чылбыры да алты пот икән. Юлчылар, шактый баргач, яр буена төшкәннәр. Бу урын аларга ошаган. Шунда туктап,  яшәп калганнар. Аш-су безгә теләп торсын дип, бәхет казанын күмеп куйганнар. Казан шәһәрен шушы урында сала башлаганнар ди.    Чылбырлы казан, әле хәзер дә  шәһәр астында ята,  тик аны табучы гына юк, ди. Казан исеме әнә шулай килеп чыккан, имеш.

.Бер кабиләнең анасы Туйбикә карчык унбишләп кешене иярткән дә җил көймәсе белән Идел буйлап китеп барган. Ул алты потлы казанын да үзеннән калдырмаган, казанның чылбыры да алты пот икән. Шактый баргач, юлчылар яр буена төшкәннәр. Бу урын аларга ошаган. Шунда туктап, яшәп калганнар. Безгә аш-су, бәхет теләп торсын диеп, казанны күмеп куйганнар.

Шушы урында Казан шәһәрен сала башлаганнар, ди. Чылбырлы Казан әле хәзер дә шәһәр астында ята, ди, тик аны табучы гына юк, ди. Казан исеме әнә шулай килеп чыккан, имеш". ("Туйбикә казаны".)

Укучылар, төзелеше ягыннан бу нинди әсәр.Риваятләр халык авыз иҗаты әсәрләренә керә. Нинди риваятләр була(тарихи вакыйгалар турында, топонимик) Бу риваят кайсысына керер.

  • Афәрин, булдырдыгыз. Укучылар Казаныбыз турында тагын  риваятләр бик күп. Бүгенге көндә Казан − миллионнан артык халкы булган зур шәһәр. Ул истәлекле урыннарга бик бай. Казан шәһәре 1000 елдан артык тарихы булган борынгы шәһәр.Казан Кремлен, Сөембикә манарасын, Кол Шәриф мәчетен һәм тагын башка бик күп тарихи урыннар белән танышу максатыннан,Казанбызга бик күп туристлар килә.Казаныбызны яратабыз һәм горурланабыз.

Дәфтәрләрдә эш. Шәмәхә карточкаларны алабыз 

Ял итү минуты. Килешәм, килешмим уены.

 Казан – меңъеллык тарихы булган шәһәр. Аның иң биек урынына Кремль диварлары урнашкан.

Кремльдә без Сөембикә манарасының тарихы белән таныштык. Ул − бик борынгы корылма.

IV. Ныгыту .

Тест биремен эшләү

Өй эше. 1. 45  нче күнегү

2. Әдәбият китабыннан 5 җөмләне сүзтезмәләргә таркатып язарга

3. “Казанның тарихи һәм истәлекле урыннары” презентация төзергә

Тест 1. Җөмләдәге  сүзләр арасында нинди бәйләнешләр була

А. Тезүле

Б.Ияртүле.

В.Тезүле, ияртүле.

2. Мәктәпкә килү сүзтезмәсе ... бәйләнгән.

А. Бәйлек һәм бәйлек сүзләр

Б) килеш кушымчалары

В. Сүз тәртибе.

3. Сары яфрак сүзтезмәсе...... бәйләнгән.

А. Бәйлек һәм бәйлек сүзләр

Б) килеш кушымчалары

В. Сүз тәртибе

4. Сандугач булып сайрау    тезмәсе бәйләнгән

А. Бәйлек һәм бәйлек сүзләр

Б) килеш кушымчалары

В. Сүз тәртибе

5.Ияртүле бәйләнешне белдерүче чаралар ничәү

А. 2

Б. 3

В. 4

6. Ияртүле бәйләнеш ия белән хәбәр арасында буламы

А. Була

Б. Булмый

C:\Users\DNS\Desktop\1475148683_article258508.jpg

C:\Users\DNS\Desktop\imgpreview.jpg

C:\Users\DNS\Desktop\face-smiley-4604969-500-417.jpg

C:\Users\DNS\Desktop\face-smiley-4604969-500-417.jpg

C:\Users\DNS\Desktop\1475148683_article258508.jpg

C:\Users\DNS\Desktop\imgpreview.jpg


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рус төркеменең 5нче сыйныфы өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

Рус мәктәбендә укучы 5нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе.Тема:"Фигыль + ала"констркуциясен кулланып җөмләләр төзергә өйрәнү,үзеңнең нәрсәләр эшли алуың турында сөйләргә өйрәнү....

татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы

9 сыйныф өчен татар теленнән эш программасы...

татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы

Татар мәктәбенең 9 нчы сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы “Каралды”“Югары Стәрле авылы төп гомуми белем мәктәбе”  методик берләшмә җитәкчесе:  _________________ Сәмигуллина В.Н....

3 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы (рус мәктәбендә татар төркеме)

Рус мәктәпләрендә эшләүче татар теле укытучыларына эш программасы һәм календарь-тематик план төзүдә куллану өчен....

ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 5 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

  Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:1.“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Закон...

ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 8 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:1.Россия Федерациясендә мәгариф турында” Федераль Законы, декабрь, 2012 ел.2.“Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы, 2013 ел.Төп го...

11 нче сыйныф ( рус төркеме) 11 нче сыйныф өчен татар теленнән кереш контроль эше

Биремнәрне үтәү өчен, 45 минут вакыт биреләhttps://nsportal.ru/shkola/raznoe/library/2020/08/17/kontrolnaya-rabota-dlya-11-klassov-russkoyazychnoy-gruppy-po-0 (контроль эшнең эчтәлеген карау өчен сайт...