Әдәби-музыкаль кичә
материал на тему

8 мартка багышлап...

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 8_martka_bagyshlangan_muzykal_kich.doc75 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

                8 Мартка багышланган музыкаль  кичә.

           Җиргә матурлыкны, илгә батырлыкны

                     Сез бирәсез, газиз әниләр!

   Музыка яңгырый (“Биргәнсең син миңа...”  яисә “”Әнкәй безне Сөннән алып кайткан”).

 

1 а.б.         Кем дөньяга кеше бүләк итә,

Ә кешегә якты дөньяны?

Тойгылары кояш кебек кайнар,

Эретерлек гранит кыяны?

2 а.б.   Кем күңеле тулган айдай серле,

Язлар сыман назлы, ягымлы?

Шатлыкларын башкаларга бүлеп,

Кайгыларга түзем, сабырлы?

1 а.б.   Кем елмая җәйге таң аткандай,

Балкып китә шундук тирә-як?

Нәфислеге гөлләр сокланырлык,

Көләчлектә аңа тиңнәр юк.

2 а.б.  Кем куллары өйне, җирне ямьли,

Изгелеге үлчәү тапкысыз.

Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы,

Тормыш яме - Әнкәй, хатын-кыз!

Конферанслар чыгышы. (беренче чыгыш). Айгөл Сафина җыр.

                         

1 нче алып баручы.

        Хәерле кич, хөрмәтле авылдашлар, килгән кунаклар! Без бүген иң матур бәйрәмгә - 8 март – халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтәргә җыелдык.

       Хөрмәтле әниләр һәм әбиләр, апалар һәм сеңелләр, ханымнар һәм туташлар! Сезне язның беренче бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә саулык-сәламәтлек телибез. Тормышларыгыз матур, йөзегез көләч булсын! Быелгы яз сезгә муллык, күңел тынычлыгы, гаилә бәхете һәм шатлыклар гына алып килсен! Хәзер яңгыраячак җырыбыз сезгә бәйрәм сәламе булып  ирешсен!

Конферансларның икенче чыгышы.                Җыр.  Айрат Миннахметов “Әбиемнең чәйләре”

1 а.б. Бар хәстәрем, бар хәсрәтем

Бала өчен.

Хөрмәтем дә, хезмәтем дә

Бала өчен.

Үкенүләр, үтенүләр

Бала өчен.

Тынгысыз көн,

Йокысыз төн

Бала өчен.

2 а.б. Утка, суга укталуым

Бала өчен.

Чыгар юлдан тукталуым

Бала өчен.

Таңнан әүвәл кайнар аш та

Бала өчен.

Тәгәрәгән кайнар яшь тә

Бала өчен.

1 а.б.Иртән-кичен йөрәк серем

Бала өчен.

Барлык эшем, барлык көчем

Бала өчен.

Янам-түзәм, көям – күнәм

Бала өчен.

Горур башны түбән иям

Бала өчен.

Төнен якты таңнар көтәм

Бала өчен.

Күңелемдә җырлар йөртәм

Бала өчен.

Бала өчен...

2 а.б. Аналар бөтен йөрәк җылыларын биреп үстергән балалар, үсеп буйга җитү белән очар кошлар кебек, тирә-якка таралалар. Нишлисең бит, ананың бөеклеге дә әнә шунда – ул илебезнең  һәр почмагында намус белән хезмәт итә алырлык, белемле, тырыш, сәләтле, илһамлы балаларын үстереп, Ватаныбыз кулына тапшыра.

1 а.б. Ә аннан соң?!

Аннан соң, кош теледәй генә бер хат көтә,

Изге хәбәр көтә ана.

Хат ташучы килми микән, диеп,

Борылып карый барган юлыннан.

Көнгә чыкса, күзе тәрәзәдә,

Иртә-кичен сүнми уты да.

Хатлары юк, үзе кайтыр, диеп,

Бик соң гына китә йокыга.

Ана көтә,

Ана өмет итә...

2 а.б. Менә шулай, үсеп буйга җиткән, инде үзләре әти һәм әни булган, туган

ояларыннан еракта яшәүче балалар сөекле әниләренә хат яздылар.

Лирик җыр яңгырый. Балалар урындыкларга утыралар, дәфтәр, ручка алалар.

1 бала.  Алинә

“Кил син безгә, әни, бөтенләйгә

Бер кайгысыз, рәхәт торырсың,

Өебезнең күрке булырсың”.

2 бала. Нәзил

“Син безгә кил, әни!

Без дөньяның оҗмахында гомер итәбез.

Киләм дисәң, шушы сәгатьтә үк

Алыр өчен кайтып җитәбез”.

3 бала. Регина

“И шатланыр идек, әни әгәр,

Килер ризалыгың белдерсәң.

Түп-түгәрәк бәхетебез безнең

Тулып ташыр иде, син килсәң”.

4 бала.   Илдар

“Кайчан күрешербез, бик сагындык...”

5 бала.  Искәндәр Кәримов

Көн туды исә сине көтәбез.

6 бала.   Ислам

“Ник килмисең инде, әни, ник килмисең?”

1 а.б. Алты бала шундый хат язды

Өзелеп-өзелеп, сагынып ананы.

Шушы сүзләр булды ананың

Алты хатка язган җавабы.

Сәхнәгә Ана чыга. Көй яңгырый. Ана балаларына язган хатын укый. Шарапова Айгизә

“Бара алмыйм сезгә, балаларым,

Сагынсагыз, кайтып күрегез,

Кайта алмас җирдә түгелсез.

Ана күңеле ераклыкны белми,

Тоеп яшим сезнең хәлләрне,

Кирәклекне сизсәм, үзем барырмын мин,

Көтеп тормам сезнең хәбәрне.

Китә алмыйм бүген,

Әгәр китсәм, мәрхүм әткәегез кайтып керер сыман,

Мине таба алмый бер ялгызы

Боегып йөрер сыман.

Чит нигездә сагыну авырлыгы

Ныграк сизелер сыман,

Туган нигез белән бәйләп торган

Җепләр өзелер сыман.

Туган нигез хәтерләтә миңа,

Сезнең бергә чакны,

Туган нигез сезнең һәр адымын

Истәлеген саклый.

Нигез ташлап китү авыр миңа,

Кем белми соң  аны, кайсыгыз?!

Сез үзегез җыелып кайтыгыз!

Мин сорамыйм сездән артыгын,

Сез тоярсыз кайту шатлыгын!”

                         Җыр “Кайтабыз да китәбез”

2 нче алып баручы.

     Ана, ана!

     Син куш йөрәкледер.

     Кәүсәр сеңгән синең күңелгә.

     Әгәр сөеп бер елмайдың исә,

     Бөтен дөнья ямьгә күмелә.

     Кадерле дуслар! Шушы залда изге теләкләр теләп балаларын үстерүче һәм аларны тормыш юлына аяк бастырган гүзәл әниләребез бар. Бүгенге бәйрәм көнендә барлык әниләргә иң изге теләкләребез: балаларыгызның игелеген күреп, шатлыкка, бәхеткә күмелеп озын-озак яшәгез. Алдагы тормыш юлыгыз сикәлтәсез булсын! Авырлыкларга бирешмәгез! Кадерләп үстергән балаларыгыз һәрвакытта да сезгә ныклы терәк, таяныч булсын, сезнең ышанычларыгызны акласыннар.  Барлык аналар хөрмәтенә чираттагы җырыбыз бәйрәм бүләге булып яңгырасын.

              Җыр. Айгөл Давлетова

1 нче алып баручы.

        Ана булу – изгелекнең таҗы,

        Дөньяда иң олы дәрәҗә.

      Әйе,  ана өчен бала – җир йөзендә бернәрсә белән дә тиңли алмаслык йөрәк парәсе. Күпме әниләргә газиз баласын якты дөньяга китерүдә булышкан, авылыбызның күпме  баласына кендек әбисе булган, күпме аналарның нарасыйларын авырулардан йолып калган олы йөрәкле, изге күңелле әниләребез дә бар хатын-кызларыбыз арасында. Аларның берсе -  гомерен кешеләрне дәвалауга багышлаган, бүгенге көндә дә аларга акылы киҗәшләре белән ярдәм кулы сузучы авылыбызның ак әбисе Кәүсәрия апа. Аның олы хезмәте алдында башыбызны иябез. Кәүсәрия апага киләчәктә ныклы сәламәтлек, озын гомер телибез.

        Олыгайгач та аңа табынып мин

        Чал чәченә башны иярмен.

         Олы бүләгемне сузган чакта

         Озын гомерле бул! – диярмен.

                Кызлар башкаруында “Татар халык” биюе.

2  нче алып баручы.            Бүгенге көндә Кәүсәрия апаның эшен дәвам итүче, тәүлекнең кайсы гына вакытында булса да безгә ярдәмгә ашыгучы шәфкать туташыбыз Майя Михаил кызына да авыл халкы рәхмәтле.

             Майя Михайловна!  Алдагы көннәрегездә дә зур уңышлар, бәхетле тормыш телибез. Чираттагы җырыбыз сезгә багышлана.

               Җыр. Мансурова Лия.

   

1 нче алып баручы.            Бүгенге көндә тормышта хатын-кызларыбызның роле зур. Иң беренче чиратта, алар – безнең әниләребез. Алар безне тәрбияләгәннәр, беренчеләрдән булып аң-белем биргәннәр. Тәрбияләү - өйрәтү сәләте хатын-кызның табигатенә үк салынган. Шуңа күрә күп кенә хатын-кызлар укытучы, тәрбияче һөнәрен сайлый, әлеге һөнәр аларга ерак тарих җепселләре аша сеңгән. Бүген залда гомерен балалар тәрбияләүгә багышлап, хәзерге көндә лаеклы ялда булган һәм әле бүген дә бу изге эшне дәвам итүче хөрмәтле  мәртәбәле укытучыларыбыз утыра.

            Бу сизгер күңелле һәм түземле хатын-кызларыбызга олы рәхмәт сүзләрен аерым җиткерәсе килә.

          Алдагы концерт номерыбыз лаеклы ялдагы укытучыларыбыз Вәсилә апа , Гөлдәлифә,  Нәсыйха,  Асия,  Нурания, Гүзәлия, Гөлнур апаларга багышлана.

        Җыр.  Азалия Шәрхемуллина

2  нче алып баручы.         Бүгенге көндә армый-талмый балаларга белем –тәрбия бирүче, өлкәннәребезнең эшен дәвам итүчеләр – Рания Сәгыйть кызы,  Ләйлә Рифкать кызы, Римма Муллаян кызы, Әсма Бастан кызы, Рәзилә Наил кызы, Чулпан Фаяз кызы, Ралина Хәмзәнур кызы,  Алисә  Григорий кызы, Земфира Мөхәррәм кызы, Эльфира Васил кызы, Энҗе Мансаф кызы, Илвира Ильич кызы, Энҗе Мөбәрәкҗан кызы.

            Сезгә булган безнең хөрмәтебез

            Урын алсын йөрәк түрендә.

            Шатлык һәм куаныч, зур бәхетләр

            Юлдаш булсын сезгә гомергә.

         Давлетова Айгөл, Кашапов Инсаф башкаруында бию сезгә бәйрәм сәламе булып яңгырасын!

1 нче алып баручы.         Безнең хатын-кызларыбызның җәмгыятьтәге абруе һәрвакыт югары булган. Тарих шуны дәлилли. Бү бүген дә шулай: гүзәл затларыбыз һәр өлкәдә беренче булырга омтыла, нинди генә хезмәткә алынса да, җиренә җиткереп башкара.  Таңнан торып эшкә баручы савымчы хатын-кызларыбыз, һәр яңалыкны, хәбәрне үз вакытында авылдашларыбызга җиткерүче элемтә хезмәткәрләре, балаларны тәмле ашлар белән сыйлаучы пешекче апаларыбыз, мәктәптә һәм балалар бакчасында чисталык һәм пөхтәлекне саклаучы апалар, һәр көнне безгә сәүдә хезмәте күрсәтүче кибетчеләребез, социаль хезмәткәрләребез,  гомумән, төрле өлкәләрдә хезмәт күрсәтүче хатын-кызларыбыз! Сезнең барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз.  Ныклы сәламәтлек, эшегездә уңышлар юлдаш булсын сезгә!

           Чиксез бәхет теләп, кызыл талда

           Елкылдаша көмеш бөреләр.

          Бәйрәм белән, эшчән апакайлар,

          Алтын куллы сылу сеңелләр!

     Чулпан Зиязетдинова башкаруындагы җырны бәйрәм сәламе итеп кабул итегез!

2  нче алып баручы.       Төрле өлкәләрдә намуслы хезмәт куеп, бүген лаеклы ялда булган, ару-талуны белмәс әниләр һәм әбиләр -  Әхмәтгалиева Гөлдәлифә, Салихова Рафкия, Вахитова Фәнҗия, Галимҗанова Тәхия, Галимова Нурания, Гыйлметдинова Рәйсә, Заманова Фәузия, Ильдарханова Розалия,  Исламова Дамира, Кашапова Әнисә, Кашапова Зөлфия, Хәбибуллина Хәтирә, Миннеханова Зәлфия ,  Миргаязова Нәсиха, Миргаязова Зәһинә, Мөбәрәкҗанова Асия, Нуретдинова Марзия, Сәүбанова Кәүсәрия, Хаматханова Җәмилә, Хәнипова Гөлнур, Хасанова Фәнҗия, Хөсаенова Индүсә, Ярмиева Гүзәлия!

 Сезне язның беренче бәйрәме белән тәбрик итәбез. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, бәхет-шатлыклар юлдаш булсын!

Тырыш сезнең кулларыгыз,

Матур үткән юлларыгыз.

Барча туган-якыннарга

Һәрчак изге уйларыгыз.

Теләкләрнең телик изгеләрен,

Шатлыкларның иң-иң зурысын.

Бәхетләрнең көтмәгәндә генә

Килә торганнарын – нурлысын.

    Җыр. Энҗе Илдарханова

1 нче алып баручы. Якын араларда гомер бәйрәме – юбилейларын билгеләп үткән – Галимова Нәгыймә, Халфиева Миннесәкинә, Халфиева Хамия, Гыйлметдинова Рәйсә, Хамаева Гөлсинә, Хөсаенова Индүсә, Шәйгарданова Нәҗирә, Кашапова Зөлфия, Вахитова Рәҗимә, Хасанова Фәнҗия, Сәүбанова Кәүсәрия, Исламова Дамира, Вильданова Рәйсә, Ханипова Гөлнур, Кашапова Әсма  һәм яз, җәй, көз  айларында каршылаячак юбилярларыбыз – Миргалавова Гүзәлия, Илдарханова Энҗе, Илдарханова Розалия, Шагалиева Зөлфия, Заманова Фәүзия,Миргаязова Зә        һинә, Галимзянова Тәхия, Миргалимова Әския, Хәбибуллина Хәтирә апалар.

Сезне язның беренче бәйрәме һәм юбилеегыз  белән чын күңелдән тәбрик итәбез.

Тормыш юлыгыз балкып торсын,

Нурлы булсын күңелегез.

Сәламәтлек, бәхет – шатлык белән

Бер кайгысыз үтсен гомерегез!

Биктимерова Камилә башкаруында рус халык биюе.

 2 а.б.          Ир-егетләр белән беррәттән Бөек Ватан сугышының бар фаҗигасен үз җилкәләрендә татыган, дошман җимергән илне торгызган, сугыш сүндергән гаилә учакларын тергезгән, коточкыч авыр шартларда балалар табып, аларны тәрбияләп үстергән хатын-кызлар – сугыш буыны вәкилләре ихтирамның, игътибарның иң олысына лаек. Кешелек тарихында сезнең батырлыкка тиңнәр юк. Йөрәгебезнең түреннән чыккан чиксез рәхмәт хисләребезне кабул итегез, хөрмәтле апалар, тыл ветераннары! Илебез һәм халкыбыз өчен куйган хезмәтегез, хәзерге игелекле гамәлләрегез өчен сезнею алда баш иябез.

           Хөрмәтле тыл батырларыбыз :  Галимова Нәгимә, Хальфиева Миннесакина, Миргалимова Аския, Хабибуллина Хәтирә, Нуртдинова Гөлҗәннат, Салахова Газидә, Салихова Рафкия, Зиязетдинова Рәхимә, Халфиева Хамия, Гилмутдинова Рәйсә апалар.

Ходай сезгә җан тынычлыгы, тән сихәтлеге, озын гомер насыйп итсен. Мең-мең рәхмәт сезгә!          

             Егетләр вокаль ансамбле  башкаруында  җыр сезнең өчен яңгырый.

1 нче алып баручы.            Илебезнең тыныч, күгебезнең аяз булуы һәркем өчен дә иң зур бәхет. Ә инде гаиләдә илебезнең тынычлыгын саклаучы ир-егетләр булса, бу -  әниләр өчен икеләтә горурлык.

            Айрат Миннахметов  башкаруындагы җырны  илебезне саклардай батыр ир-егетләр тәрбияләп үстергән һәммә әниләребезгә          һәм  бүгенге көндә армия сафларында хезмәт иткән  Айнурның әнисе  Вахитова Луизага багышлыйбыз.

2 нче алып баручы.

           Өйгә кайтсам, өй балкыган,

          Өйгә нур иңгән.

          Ерак җирне якын итеп

          Дәү әни килгән!

         Үзен ничек сагынганны

         Белгән ул, белгән!

         “Күрим әле кызымны ”!-дип,

        Әбием килгән.

              Шарапова Айгизә башкаруындагы җыр оныкларын назлап сөюче, аларга акыллы киңәшләрен бирүче ак яулыклы, кадерле әбиләребезгә бәйрәм бүләге булсын!

1 нче алып баручы. Авылыбызда  бик күңелле, тату яшәүче кайнана һәм киленнәр бар.  “Килен кайнана туфрагыннан ярала” дигән мәкаль шундый гаиләләргә туры киләдер, мөгаен. Безнең җирлектә дә мондый гаиләләр бар. Вахитова Рәҗимә апа белән Гөлназ, Галимова Нәгыймә апа белән Нурания апа, Хәбибуллина  Хәтирә апа белән  Гүзәлия матур итеп яшиләр . Чираттагы концерт номерыбыз аларга багышлана.

                     Шәрхемуллина Азалия. Бию.

2 а.б. Бүгенге бәйрәм кичәбездә ир-егетләребезгә дә матур теләкләребезне җиткерәсебез килә. Чөнки кызлар, хатын-кызлар, әниләр, әбиләр никадәр генә көчле, тырыш булмасын, аларга һәрвакыт терәк, таяныч, киҗәшче – көчле затлар, ир-егетләр кирәк. Кечкенә чагында кызларыбыз күрше малайлардан, үсмер булгач, үзләренә күз атып йөрүче егетләрдән, гаиләдә балалар тәрбияләгәндә, тормыш проблемаларын чишкәндә тормыш иптәшеннән яклау тапса, өлкән яшьтә аның арка терәге, юанычы булып “бабае” тора. Бүген бәхетле гомер кичереп, картлыкларын да бергә каршылаучы матур парларыбыз бар. Алар:  Габдулла абый  - Гөлдәлифә апа , Наил абый  -  Рафкия апа ,  Фәнис абый  -  Фәнҗия апа , Сәлимҗан  абый -   Тәхия  апа , Нурания апа  - Ирек  абый , Рәйсә апа  -  Рәис абый , Мөхәмәтмөнир  абый  - Фәузия апа,  Әдибә  апа – Илгиз абый ,  Розалия апа -   Захит абый ,  Инсафетдин  абый   -  Дамира апа, Фәрит  абый -   Әнисә апа,  Фазлетдин  абый -  Зөлфия апа , Хәтирә апа -  Индус абый ,  Әбүзәр абый  -Зәлфия апа ,   Мөнәвәр  абый -  Нәсиха апа, Зәһинә  апа – Әбүзәр абый  , Асия  апа -  Рафаел абый,  Рифкать  абый – Мәрзия апа ,  Шамил абый -  Кәүсәрия апа ,  Закинур  абый -  Җәмилә апа,  Гөлнур  апа -  Фаат абый  , Кашиф  абый -  Фәнҗия апа ,  Миннеахнаф абый  -  Индүсә  апа,   Гүзәлия -  Фәндүс .

Сезгә киләчәктә дә ныклы сәламәтлек, тигезлек, озын гомер телибез.

Сезнең тормыш юлыгызда

Очрамасын киртәләр.

Гел бәхетләр һәм шатлыклар

Алып килсен иртәләр.

   Җыр  Сафина Айгөл, Кашапова Лилия.

1 а.б. Бу кичәбездә сезнең барлык борчу-мәшәкатьләрегезне оныттырып, яшьлек елларыгызга, балачагыгызга кайтара, сезнең күҗелегездә бәйрәм рухы тудыра алган булсак, без бик шат булыр идек.

Күмәкләшеп, без дә, дуслар,

Җырлап алыйк, әйдәле.

Котлы булсын, гөрләп торсын

Әниләрнең бәйрәме!

Җыр. Башлангыч класс укучылары

Чегән кызы килеп керә.

Исәнмесез, әниләр, кунаклар! Мин дә сезнең бәйрәмгә килдем әле. Мин сезне бәйрәм белән котлап, алдагы тормышыгызны әйтеп бирмәкче булам. Минем кулда лотереялар, шуның берсен тартып аласыз да, мин сезгә киләчәгегезне юрыйм.

Акча – сез киләчәктә бик бай кеше булачаксыз.

Конфет – сезне киләчәктә баллы тормыш көтә

Йөрәк – сезне җаваплы мәхәббәт җылытып торачак

Чәчәк – сез тагын да матуррак һәм ягымлырак булырсыз

Курчак – гаиләгезгә яки туганнар арасында гаилә членнары артуны көтегез.

Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм. Сәламәт, бәхетле булыгыз, шатлыкларга күмелеп яшәгез!

    Бию чегән.

2 а.б. Сезгә булган безнең хөрмәтебез

Урын алсын         өрәк түрендә.

Шатлык һәм куаныч, зур бәхетләр

Юлдаш булсын сезгә гомергә!

1 а.б.

Якты көннең һәрбер иртәләре

Килсен сезгә бәхет, нур булып!

Сәламәтлек, бәхет юлдаш булсын,

Куанычлар килсен ургылып!

2 а.б.

Кадерле әниләр, әбиләр, апалар һәм сеңелләр! Сезне тагын бер кат чын күңелдән бәйрәм белән котлап, сәламәтлек, озын гомер, аяз күк йөзе, һәр эшегездә уңышлар, чиксез бәхет-куанычлар теләп калабыз. Аналарның күңелен кайгы-сагыш басмасын, сабыйларның киләчәге матур булсын! Гаиләләрегез имин булсын! Берәүдән дә авыр сүзләр ишетмәгез! Якфннарыгызның мәрхәмәтлелелеге, шәфкатҗлелеге тормышыгызны бизәсен! Бәхетле булыгыз!

1 а.б. Бәйрәмегез котлы булсын,

Языгыз шаулы булсын,

Йөзләрегез нурга тулсын,

Кояштай балкып торсын!

2 а.б. Тагы гүзәлрәк таңнар

Уянсын туган җиргә.

Әниләр! Кояш гомере

Телибез бүген сезгә!    Җыр. “Бәхеттә-шатлыкта”.

Күңелле булды кичә,

Мичтә бәлешләр пешә,

 Хәзер инде ял итик            Бергәләп чәйләр эчик.  Ашханәгә рәхим итегез, хөрмәтле кунаклар!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган телем - татар теле. Әдәби-музыкаль кичә .

Татар теле атналыгында яки 21 февраль - Туган тел көнендә үткәрү өчен сценарий үрнәге...

Туган телем - татар теле. Әдәби-музыкаль кичә .

Татар теле атналыгында яки 21 февраль - Туган тел көнендә үткәрү өчен сценарий үрнәге...

Туган тел коненэ эдэби музыкаль монтаж

Внеклассное мероприятие посвященное ко Дню родного языка, которое проводится 21 февраля....

Әдәби-музыкаль кичә "Фәнис Яруллинны искә алу"

Бу кичә Фәнис Яруллинның туган көненә багышлап үткәрелде.Исән булса 9 нчы февральдә аңа 74 яшь тулган булыр иде....

Тарихларда укып ятларлык Муса Җәлилнең тууына106 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә.

“ Бөтен дөнья поэзиясе тарихында күп кенә гүзәл,яхшы һәм зур шагыйрьләр булган... Ләкин аларның бик азы гына исемнәрен зур поэзиясеннән тыш,үзенең геройларча батырлыгы,тарихның явыз кара көчләре...