Г. Тукайга багышланган әдәби кичә
план-конспект на тему

Г.Тукайга багышланган әдәби кичә

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon gtukayga_bagyshlangan_dbi_kich.doc139 КБ

Предварительный просмотр:

МБББУ “СОШ №20”

Үткәрде: Гараева А.М.

“Апушның тылсымлы төшләре”

Халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның 132 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль күренеш

Бер укучы флейтада “Әллүки” көен башкара, икенче укучы Г. Тукайның “Милли моңнар” шигырен сөйли


Ишеттем мин кичә: берәү җырлый
Чын безнеңчә матур, милли көй;
Башка килә уйлар төрле-төрле, –
Әллә нинди зарлы, моңлы көй.

Өзлеп-өзлеп кенә әйтеп бирә
Татар күңле ниләр сизгәнен,
Мискин булып торган өч йөз елда
Тәкъдир безне ничек изгәнен.

Күпме михнәт чиккән безнең халык,
Күпме күз яшьләре түгелгән,
Милли хисләр белән ялкынланып,
Сызылып-сызылып чыга күңленнән.

Хәйран булып, җырны тыңлап тордым,
Ташлап түбән дөнья уйларын,
Күз алдымда күргән төсле булдым
Болгар һәм Агыйдел буйларын.

Түзәлмадым, бардым җырлаучыга,
Дидем: “Кардәш, бу көй нинди көй?”
Җавабында милләттәшем миңа:
“Бу көй була, диде, Әллүки!”

Сәхнә артыннан тавыш (“Әллүки” көе астына): Бу шигырь юлларының авторы - яраткан шагыйребез Габдулла Тукай 1886 елның 26 апрелендә хәзерге Арча районы Кушлавыч авылында, зәңгәр күк йөзендә кояш балкыган чакта, шаулап-гөрләп сулар акканда, Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә дөньяга килә.        Сәхнә авыл өе кебек җиһазландырылган. “Тәфтиләү” көе яңгырый. Өстәл янында бер бала дәрес карап утыра, кыз бала курчак белән уйный, әби көйгә кушылып җырлап та ала. Көй туктала кыз бала җырлый-җырлый тирбәтә башлый.

Кыз: Әлли-бәлли итәр бу,

Мәдрәсәгә китәр бу;

Тырышып сабак укыгач,

Галим булып җитәр бу.

Йокла угълым, йом күзең,

Йом-йом күзең, йолдызым;

Кичтән йокың кала да,

Егълап үтә көндезең.

Әби тыңлап тора да , кечкенә кызны килеп кочаклап ала.

Әби: И кызым, бигрәкләр матур җырлыйсың! Кайдан өйрәндең, бәбкәм?

Кыз: Әбекәем балалар бакчасында өйрәндек. Анда курчакларыбызны җырлап йоклатабыз. Беләсеңме аны кем язган? Тукай абый!

Әби: Беләм, кызым, беләм! Ә хәзер әйдә бергәләп йоклатабыз курчагыңны.( Бергәләп җырлыйлар).

Әлли-бәлли көйләрем,

Хикәятләр сөйләрем;

Сиңа теләк теләрем,

Бәхетле бул , диярем.

Гыйззәтем син, кадрем син;

Минем йөрәк бәгърем син;

Куанычым, шатлыгым

Тик син минем, синсең син!

Әби: Менә, кызым, уйнарга чыгарга да вакыт җитте. Абыең дәресләрен хәзерләп бетердеме әле?( Өстәл янына килеп) Улым, дәресләреңне хәзерләп бетердеңме әле? Бик озак утырдың.

Малай: Булды, әбекәй, булды! Шигыремне дә ятлап бетердем,(китапны ябып әбисенә бирә) карап кына бар әле, әбием, яхшы ятлаганмынмы?( сәхнә уртасына барып, матур итеп баса).

Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

Аулыбызныж ямен cуы, тәмен беләм,

Шуңа күрә сөям җаным-тәнем белән,

Истән чыкмый монда минем күргәннәрем;

Абый белән бергәләшеп, кара җирне

Сука белән ертып-ертып сөргәннәрем.

(кыз кулларын чаба)

Кыз: Абый, абый матур сөйләдең.

Әби: Улым, беләсеңме бу шшигырьне дә Тукай абыегыз язган бит.

Малай: Беләм, беләм әбием. “Туган авыл” шигыреннән өзек ул.

Әби: Тукай абыең авылны яраткан. Авылның табигатен, тирә-яктагы матурлыкны тоя- күрә белгән.

Иртә. Дөнья җанлана

Мәшрикъ ягы аллана,

Кояш чыгып, нурлары

Төшеп җиргә ялгана.

Яктыра кала..Урамнар,

Кырлар, якын урманнар,

Таулар, багълар, бакчалар

Нурга гарык булганнар.

Шушы вакыт балалар

Мәктәп таба баралар;

Букчалары артында,

Алар гыйлем рәтендә.

Менә балакайларым ничек матур итеп язган ул.

Малай: Әбием, син дә Тукай шигырьләрен яттан беләсеңмени? Шигырен дә яттан сөйлисең!

Әби(көлеп): Беләм, улым. Аны белмәгән кеше бармыни? Бөек Тукай, шагыйрь Тукай бит ул?! Милләтебезнең йөзек кашы! Карагыз әле нинди матур көн! Рәхәтләнеп уйнап керегез.

(Шулвакыт бабай керә).Бабай: И, балакайларымның эшләре дә беткән икән. Кая җыендыгыз әле болай? Күрәм: кәефләрегез бик шәп, миңа да серен әйтмәссезме?

Малай: Минем өй эшләрем бетте.

Кыз: Мин курчагымны йоклаттым.

Әби (көлә): Ә мин сиңа кышка җон носкилар бәйләп куйдым.

Бабай: Кара боларны! Әмин... ә мин балаларга кышка менә дигән чана ясап куйдым.

Малай һәм кыз: Ура! Бабай, син иң шәп бабайларның берсе!(Бабайны кочаклап алалар).

Бабай: Эш беткәч уйнарга ярый дигәнме әле Тукай бабагыз?

И сабыйлар, эшләгез сез, иң мөкаддәс нәрсә - эш,

Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш,- дип тә язган бит әле ул.

Малай (әбигә карап): Менә әбекәй, бабай да Тукай шигырен сөйли. Чыннан да шагыйрьне белмәгән кеше юк икән!

Әби: Тукай телебезне, татар исемен, милләтебезне югары күтәрде.Аны онытырга ярамый!

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

Кыз. Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,

Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

Малай. И туган тел! Синдә булган иң элек кылган догам:

Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам!

1 нче алып баручы. (“Зиләйлүк” көенә) Тормыш аны, тәпи басу белән,

Җитәкләде ике кулыннан;

Җитәкләде язмыш, кай җирләргә

Алып чыгар авыр юлыннан.

2 нче алып баручы. Габдуллага 4 ай булганда — әтисе, 3 яшь тә 9 ай чагында әнисе Мәмдүдә вафат була.

1 нче алып баручы. Шуннан соң шагыйрьнең газаплы, авыр тормышы башлана: кулдан-кулга, оядан-ояга күчеп, авылдан-авылга йөреп Тукай үзенә җылылык, сыеныр урын эзли.

2 нче алып баручы. Ятим Апушның балачагы Кушлавыч, Өчиле, Кырлай авылларында һәм Казан, Җаек (Уральск) шәһәрләрендә уза.

Сәхнәгә кулына китап тотып кечкенә Апуш булып киенгән укучы чыга, “Исемдә калганнар“ истәлегеннән өзек сөйли. ...Мин, кышкы көннәрдә, төнлә яланаяк, күлмәкчән көенчә тышка чыгам икән дә бераздан өйгә кермәкче булып ишеккә киләм икән. Әмма ишекне ача алмыйм, аякларым бозга ябышып катканчы көтеп торам икән. Шуннан әби-карчыкның: «Кадалмас әле, килмешәк!»—дигән сүзләрен ишетәм. Ул мине үзе теләгән вакытта, орыша-орыша кертә икән... Әни үлгәч, мин бөтенләй ятим булып калдым...

1 нче алып баручы Җәйнең матур чагы. Кояш көлә,

Бар табигать ничек сөенә!

Нәрсә уйлап килеп керде икән

Кырлайдагы Сәгъди өенә?

2 нче алып баручы Бу бишенче гаилә, Габдулланы

Кабул итте бүген үзенә.

Авырсынма, изге Кырлай җире,

Сыендыр син, берүк күпсенмә.

Сәгъди абзый чыга

Йокла, Апуш... Төннең гөжләве дә,

Тынлыгы да куркытмасын сине...

Йоклаганда бары яңа җирдә

Татлы төшләр генә керсә иде.

Йокла, бәбкәм, ерак илләр үтеп

Яңа җиргә оя корган сыман...

(Апушны сәхнәдәге арбага яткыра, бала йоклап китә, төш күрә)

Сәхнәгә Кәҗә белән Сарык булып киенгән 2 укучы чыга. Кулларында капчык.

Сарык Мә-ә-ә! Без кая килеп чыктык? Урман да түгел бу, алан да түгел. Ә бу нинди балалар?

Кәҗә Ми-ки-ки-ки! И надан сарык! Күрмәдеңмени! «5 нче мәктәп» дип язылган иде бит!

Сарык Мә-ә-ә! Исәнмесез, балалар? Бигрәк матур киенгәнсез, әллә берәр бәйрәмгә җыелдыгызмы?

Балалар Әйе, бүген сөекле Тукаебызны искә алу көне, бүген — бәйрәм!(“Бәйрәм бүген” җырын 3 нче сыйныф укучысы башкара)        

Кәҗә. Ми-ки-ки-ки! Нәрсә карап торасың, ач тизрәк капчыгыңны. Бәйрәмгә бүләксез килмиләр бит. (Сарык капчыкны чишә башлый.)

Сарык. Мә-ә-ә! Бүре башын гына тартып чыгара күрмә, балалар куркып качарлар. Бәйрәм бит бу!

Кәҗә. Ми-ки-ки-ки! Капчыкта китаплар күп, залдагы балаларның барысына да җитәр.

Сарык. (Капчыктан китап ала.) Менә бу — «Бәхетле бала» китабы. Күргәнегез бармы, балалар?

Ике бала йөгереп чыга. Бар, бар, без аны укыдык. Анда «Кызыклы шәкерт» шигыре бар.

Алар «Кызыклы шәкерт» шигырен башкара

- Әйдәле, Акбай! өйрән син, арт аягың берлә тор;

Аума, аума! туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!

- Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә;

Мин туганга тик ике айлап булыр, йә өч кенә.

Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә;

Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.

- Ах, юләр маэмай! Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул;

Картаеп каткач буыннар, эш белү уңайсыз ул!

Сарык. (Капчыктан китап ала.) Мә-ә-ә! Менә бу нинди китап? Мин укый белмим.

Балалар. «Бала белән Күбәләк»!

Залга Бала белән Күбәләк булып киенгән ике укучы чыга.

Кәҗә. Мә-ә-ә! Үзләре дә килеп җиткәннәр. Әйдәгез, аларны тыңлыйк әле.

Ике укучы «Бала белән Күбәләк» (Г. Тукай сүзләре, З.Хәбибуллин көе) җырын җырлый.Кәҗә. Ми-ки-ки-ки! Капчыктагы китап саны 12 ки-ки! Менә бу нинди китап?

Балалар. “Фатыйма белән сандугач”

“Фатыйма белән сандугач” шигырен башкаралар

Фатыйма:

Ни өчен син сайрамыйсың, сандугач?

Шат була күңлем минем син сайрагач.

Читлегең әйбәт, яныңда бар ашың:

Ник күңелсез син болай, бөктең башың?

Сандугач:

Аһ, минем сайрар җирем урман иде,

Анда һәртөрле кызык тулган иде.

Мин бу җирдә нигә шатлык күрсәтим?

Анда өч баш кошчыгым калды ятим!

һәм мине анда тагын дустым көтә,

Сагына ул, саргая ул, ут йота.

Белмисеңме син: читен мәхбүслек ул,

Булса да алтын, һаман да читлек ул.

Фатыйма:

Йә, алайса, мин ишек ачтым сиңа:

Бар, азат бул, кыйл миңа изге дога.

Бар, җаным, инде яшел урманга оч,

Тиз ятим кошчыкларың берлән кавыш!

Кәҗә. Ми-ки-ки-ки! (Капчыгын актара.) Капчыкта тагын бер китап калганәле...

Сарык. Бу китап сезгә танышмы, балалар?

Бала. Бик таныш. “Туган авыл” дип атала.

Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңа күрә сөям җаным-тәнем белән.

Истән чыкмый монда минем күргәннәрем,

Шатлык белән уйнап гомер сөргәннәрем.

Абый белән бергәләшеп, кара җирне
Сука белән ертып-ертып йөргәннәрем.

Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем,
Билгесездер: кая ташлар бу тәкъдирем;
Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,
Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.

тавышлар)

Апуш (уяна) Бу төшмени?

Мин өнемдә, дидем!

(Сәгъди абзый чыга, Апушны җитәкләп ала)

Сәгъди абзый. Гүзәллеген кара әле, Кәҗә. Ми-ки-ки-ки! Капчыкта ниләр бар икән?..

Сарык. Китаплар бетте...

(Таң ата, әтәч кычкырган Апуш,

Могҗизасын кара иртәнең.

Бу бит туган илең,

Шундый кодрәт сиңа бирелгән –

Аера алмас безне бернинди көч

Апуш иле, Тукай иленнән.

Апуш Беркайчан да аерылмас миннән

Кырлай җире –

Изге туфрагым!

Укучы флейтада «Тәфтиләү» көен башкара

Сәхнә артыннан тавыш Алсу Габбасованың “Тукайның тормыш мизгелләре” шигыреннән өзекне укый

Җәегында булды, Уфасында,

Әстерхан, Петербург яклары...

Һәммәсендә булды, тик Кырлайга

Тиңләшерлек урын тапмады.

Хәерчелек, хокуксызлык белән

Беренче кат шунда танышты.

Иҗатына шуннан азык тапты.

Тойды анда моңны, сагышны.

Ярлы иде халкым, тик шулай да

Югалтмады газиз баласын.

Сизгән кебек татар дөньясында

Аның йолдыз булып янасын

1 нче алып баручы. Еллар узар...

Нәни Апуш

Зур шагыйрь – ТУКАЙ булыр…

2 нче алып баручы. Шагыйрь гомере, ни кызганыч, кыска була. Әмма шул кыска вакыт эчендә дә ул балалар өчен күп санлы әкият-поэмалар, шигырьләр, мәсәлләр иҗат итеп калдыра.

(Катнашучылар барысы да сәхнәгә чыгып баса)

1 нче укучы Җырлы идек, син тагын да җырлырак иттең безне,

2 нче укучы Моңлы идек, син тагын да моңлырак иттең безне.

3 нче укучы Җанлы идек, син тагын да җанлырак иттең безне,

4 нче укучы Аңлы идек, син тагын да аңлырак иттең безне.

5 нче укучы Көчле идек, син тагын көчлерәк иттең безне,

6 нчы укучы Хисле идек, син тагын хислерәк иттең безне.

7 нче укучы Күтәрелдең бөеклеккә – халыкка борып йөзең,

8 нче укучы Бөеклектә, тугрылыкта – син хәзер үрнәк үзең.

9 нчы укучы Уртак Ватан тарихында эзле иттең син безне.

Бергә Сәнгатебез күкләрендә – кояшыбыз, аебыз,

Бар җиһанга күренерлек кадерле Тукаебыз!(И. Юзеев. “Тукай” трагедиясеннән)

Әдәби-музыкаль кичә “Туган тел” җыры белән тәмамлана

Без синең шәкертләрең

1.“Тукай безнең көннәрдә” дигән сценарий күрсәтү.

Сәхнә авыл өе кебек җиһазландырылган. “Тәфтиләү” көе яңгырый. Өстәл янында бер бала дәрес карап утыра, кыз бала курчак белән уйный, әби көйгә кушылып җырлап та ала. Көй туктала кыз бала җырлый-җырлый тирбәтә башлый.

Кыз: Әлли-бәлли итәр бу,

Мәдрәсәгә китәр бу;

Тырышып сабак укыгач,

Галим булып җитәр бу.

Йокла угълым, йом күзең,

Йом-йом күзең, йолдызым;

Кичтән йокың кала да,

Егълап үтә көндезең.

Әби тыңлап тора да , кечкенә кызны килеп кочаклап ала.

Әби: И кызым, бигрәкләр матур җырлыйсың! Кайдан өйрәндең, бәбкәм?

Кыз: Әбекәем балалар бакчасында өйрәндек. Анда курчакларыбызны җырлап йоклатабыз. Беләсеңме аны кем язган? Тукай абый!

Әби: Беләм, кызым, беләм! Ә хәзер әйдә бергәләп йоклатабыз курчагыңны.( Бергәләп җырлыйлар).

Әлли-бәлли көйләрем,

Хикәятләр сөйләрем;

Сиңа теләк теләрем,

Бәхетле бул , диярем.

Гыйззәтем син, кадрем син;

Минем йөрәк бәгърем син;

Куанычым, шатлыгым

Тик син минем, синсең син!

Әби: Менә, кызым, уйнарга чыгарга да вакыт җитте. Абыең дәресләрен хәзерләп бетердеме әле?( Өстәл янына килеп) Улым, дәресләреңне хәзерләп бетердеңме әле? Бик озак утырдың.

Малай: Булды, әбекәй, булды! Шигыремне дә ятлап бетердем,(китапны ябып әбисенә бирә) карап кына бар әле, әбием, яхшы ятлаганмынмы?( сәхнә уртасына барып, матур итеп баса).

Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

Аулыбызныж ямен cуы, тәмен беләм,

Шуңа күрә сөям җаным-тәнем белән,

Истән чыкмый монда минем күргәннәрем;

Абый белән бергәләшеп, кара җирне

Сука белән ертып-ертып сөргәннәрем.

(кыз кулларын чаба)

Кыз: Абый, абый матур сөйләдең.

Әби: Улым, беләсеңме бу шшигырьне дә Тукай абыегыз язган бит.

Малай: Беләм, беләм әбием. “Туган авыл” шигыреннән өзек ул.

Әби: Тукай абыең авылны яраткан. Авылның табигатен, тирә-яктагы матурлыкны тоя- күрә белгән.

Иртә. Дөнья җанлана

Мәшрикъ ягы аллана,

Кояш чыгып, нурлары

Төшеп җиргә ялгана.

Яктыра кала..Урамнар,

Кырлар, якын урманнар,

Таулар, багълар, бакчалар

Нурга гарык булганнар.

Шушы вакыт балалар

Мәктәп таба баралар;

Букчалары артында,

Алар гыйлем рәтендә.

Менә балакайларым ничек матур итеп язган ул.

Малай: Әбием, син дә Тукай шигырьләрен яттан беләсеңмени? Шигырен дә яттан сөйлисең!

Әби(көлеп): Беләм, улым. Аны белмәгән кеше бармыни? Бөек Тукай, шагыйрь Тукай бит ул?! Милләтебезнең йөзек кашы! Карагыз әле нинди матур көн! Рәхәтләнеп уйнап керегез.

(Шулвакыт бабай керә).Бабай: И, балакайларымның эшләре дә беткән икән. Кая җыендыгыз әле болай? Күрәм: кәефләрегез бик шәп, миңа да серен әйтмәссезме?

Малай: Минем өй эшләрем бетте.

Кыз: Мин курчагымны йоклаттым.

Әби (көлә): Ә мин сиңа кышка җон носкилар бәйләп куйдым.

Бабай: Кара боларны! Әмин... ә мин балаларга кышка менә дигән чана ясап куйдым.

Малай һәм кыз: Ура! Бабай, син иң шәп бабайларның берсе!(Бабайны кочаклап алалар).

Бабай: Эш беткәч уйнарга ярый дигәнме әле Тукай бабагыз?

И сабыйлар, эшләгез сез, иң мөкаддәс нәрсә - эш,

Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш,- дип тә язган бит әле ул.

Малай (әбигә карап): Менә әбекәй, бабай да Тукай шигырен сөйли. Чыннан да шагыйрьне белмәгән кеше юк икән!

Әби: Тукай телебезне, татар исемен, милләтебезне югары күтәрде.Аны онытырга ярамый!

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

Кыз. Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,

Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

Малай. И туган тел! Синдә булган иң элек кылган догам:

Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам!

2. Мөслим сәнгать мәктәбенең оркестры чыгышы. Алар башкаруында “Туган тел” һәм “Пар ат” җырлары.

Беренче алып баручы. Габдулла Тукайның тууына 122 яшь тулуга багышланган әдәби - музыкаль кичәбезне башларга рөхсәт итегез. Әйе, без һәр ел саен шушы урынга үзебезнең яраткан шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен үткәрергә җыелабыз. Без синең эшеңне дәвам итүче шәкертләрең. Син һәрвакыт безнең белән!

Б.а.б. Якташларың, Тукай сине укый...

Бәләкәйдән, бала чагыннан.

Күңелләрдә - синең якты җырлар,

Синең моңнар күздә чагылган.

Икенче Ничә буын сине кадерле

Бер кешесе итеп сагына.

Син остаз да, мөгаллим дә булып,

Яшисең күк туган ягыңда.

Беренче Син күрмәгән яңа буын килде

Котлап бүген туган көнеңне.

Киләчәккә барган улларыңнан

Ишетәсең “Туган телең”не. (Х.Туфан)

“Туган тел” җыры башкарыла.

Беренче Кем уйлады икән – ятим бала

Якты йолдыз булып калкыр дип.

Мәңге-мәңге халык йөрәгендә,

Халык күңелендә балкыр дип.

Икенче Ул ятим дә, ул мескен дә диеп

Сөйләнелгән элек-электән.

Күз алдына аны бөек итеп

Китерергә күпләр күнеккән.

Слайд яшь Тукай, Кушлавыч авылындагы музей-йорт күрсәтелә

“Бәйрәм бүген” җыры башкарыла.

Беренче Гап-гади бер апрель көне һаман

Татарымның күңел түрендә.

Гадәти хәл: тукмак чаклы малай

Туа ул көн Арча җирендә.

Икенче 1886 нчы елның апрель ае. Дөньяга бөек шагыйрь тууын, бу кечкенщ сабыйның шушы Кушлавыч авылын танытачагын әти-әнисе дә, халык та белми иде.

Слайдлар. Тукайның тормышы һәм иҗаты буенча дәвам итү.

Беренче Кечкенә Габдулланың сабыйлык еллары ятимлектә, кимсетелү, кагылу-сугылуларда үткән. Сабый балага бик күп гаиләдә булырга, авылдан авылга, кулдан-кулга күчеп йөрергә туры килгән.

Икенче Ләкин Казан арты авылларының бай табигате, тәмле сулы чишмәләре бәләкәй Тукай күңелендә онытылмас эз калдыра һәм шагыйрь бу якты хатирәләрне үлемсез шигырьләре белән исбатлый.

“Җәйге таң вакыты” шигыре укыла.

Беренче Кырыс язмыш Габдулланы Зиннәтулла бабасына китереп ташлый. Ә бу чорда Идел буйларын ачлык каплап ала.

Икенче Минем дә бит телем бу дөньяга

“әттә, әннә,” – диеп ачылган.

Һәм бикләнгән шул сүз сабый килеш

Күбәләктәй күңелләремдә.

Мин гаеплемени гомерләрнең

Шулай иртә сүрелгәненә.

Мин гаеплемени назланырга

Җитмәгәнгә миңа чиратлар.

“Җәйге җилләр” җыры башкарыла.

Икенче Асрамага бала бирәм,

Йә, кайсыгыз ала?

Шомлы тавыш ишетелде

Печән базарында.

Кайберәүләр читләп үтте,

Кемдер кызганды.

Арадан бер мәрхәмәтле

Аны күтәреп алды. (Р.Арсланов)

Беренче Бу мәрхәмәтле кешеләр – Мөхәммәтвәли абзый белән Газизә апа була. Яңа бистәдә шагыйрь ике елын үткәрә. Ә аннан соң кечкенә Апушны Кырлайдан Сәгъди исемле абзый асрамага алып китә. Бу авылны ул соңыннан “дөньяга күзем ачылган урын” дип атый.

Икенче Шагыйрьнең иҗатында бу авыл мөһим урын алып тора.

Үксез тормыш читкә каккан чакта

Иркәләде сине киң Кырлай

Моңлы Кырлай урманнары ничек

Синең шигъриятең шулай бит.

“Шүрәле” поэмасыннан өзек укыла.

“Шүрәлене күр әле” дигән әсәр сәхнәләштереп күрсәтелә.

Беренче Җаек – Г.Тукайның журналист һәм шагыйрь буларак ныгыган урыны. Аның беренче әсәрләре “Фикер” газетасында һәм “ Әлгасрел-җәдит” журналында басыла.

Икенче 1903-1904 нче елларда күпмедер вакыт Җаек мәктәпләренең берсендә хәлфәләре юк чакта, Тукай шәкертләргә дәрес бирә. Татар телен һәм әдәбиятын укытуга Тукай күп көч куя.

Г.Тукайның “Китап” шигыре укыла.

Беренче 1907 нче ел. Тукай Казанга килә. Ул Казанда яшәгән елларында шигырьләр, поэмалар, әкиятләр яза.

Икенче Г.Тукай белем алуны – яңа көн башлану белән тиңли. “Укымак – дөреснең ялганны, яктының караңгыны, турының кәкрене, сафлыкның бозыклыкны җиңүләренә иң үткән, иң кирәкле коралдыр”- дигән Тукай.

Г.Тукайның сәхнәләштерелгән “Таз” әсәре күрсәтелә.

Беренче Халык җәүһәрләренә, аларның тарихи әһәмиятенә, беренчеләрдән булып Тукай игътибар иткән. Ул 1910 нчы елда халык арасында җырлана торган җырлардан һәм бәетләрдән төзелгән “Халык моңнары” дигән җыентык бастыра.

Икенче “Мин кечкенәдән үк җырчы идем кайда ишетсәм дә җырлау тавышын салкын кан белән тыңлый алмый идем. Кечкенәдән үк күңелемә урнашкан җырлар сөймәкемнән туган телемезгә сөю туды”

Г.Тукай сүзләренә язылган “Тәфтиләү” җыры башкарыла.

Беренче 1913 нче ел... Клячкин больницасы

Көтмәгәндә кайгы салды бу көн фәләк

Әй, сөйкемле яшь шагыйрькәй

Син югалдың иртәрәк.

Икенче Үлмәдең син: чөнки бу көн һәр татар күңелендә син,

Бетмәдең син: һәр кеше сүзендә син, телендә син...

Һичвакытта чыкмас истән монда калган эшләрең

Һәрвакыт сөелеп укылыр һәр “күңел җимешләрең”. (М.Укмасый)

Әскать Хәеркәевнең “Тукайга” дигән шигыре укыла.

Беренче Без –Тукай оныклары.

Юк, онытмас халкым, Тукай сине

Укып үсә сине һәр буын.

Яланаяк, кәләпүшле Апуш,

Син мәңгелек булып

күңелләрдә балкыйсың.

Икенче Тукай – ул безнең горурлыгыбыз. Без синең иҗат мирасыңны, рухи яктылыгыңны дәвам итүчеләр.

Урам ташларыннан эзләмәгез

Тукай баскан утлы эзләрне.

Йөрәкләрдән аны сез эзләгез -

Йөрәкләрдә Тукай эзләре ,

Күңелләдә Тукай сүзләре.

Газинур Моратның “Шагыйрьгә” дигән шигыре тәкъдим ителә.

Беренче Йөрәгендә халык моңы аның,

Мәңге үлми торган саф моңнар,

Ул саф моңнар еллар һәм чорларның

Кайнар җаны аша саркылган.

Икенче Ятимлеге аның – язмыштандыр,

Бөеклеге аның халыктан.

Тукай үзе халкын үксезлектән

Йолып алыр өчен калыккан.

Беренче Җаны барның җирдә җыры булыр,

Бәйрәмнәре булыр мәңгегә.

Без бәхетле, без шагыйрьле халык,

Тукайлы халык гомергә.

Икенче Тар булмаган күңел, газап чигеп,

Җирсезлектән иңрәп торса да,

Саклап калган халкым Тукайларны,

Асрамага алып булса да.

“Җир йокысы” дигән җыр башкарыла. (Г.Тукай сүзләре, Х.Әхмәдиев музыкасы).

Беренче Тукай исән. Җыры күңелләрдә,

Яшәсәк тә үзен күрмичә.

Тукай килә моңлы сазын уйнап,

Шагыйрьләргә тынгы бирмичә. ( Ә.Маликов “Тукай моңы”)

Икенче Тынмый сазың, моңлы сазың,

Кем тыя алсын аны!

Син яшәрсең, мең яшәрсең,

Син шагыйрьләр солтаны. ( М.Ногман “Тынмый моңлы сазың”)

“Тукайга ода” башкарыла.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Габдулла Тукайга багышланган КВН.

Внеклассное мероприятие....

ГАБДУЛЛА ТУКАЙГА БАГЫШЛАНГАН КИЧӘ

Азнакай шәһәре 3 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенеңберенче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысыТинбакова Римма Варис  кызы тарафыннан мәктәптәге драма түгәрәкләре өчен әзерләнгән...

Тукай - сүнмәс йолдыз ул. Г.Тукайга багышланган әдәби-музыкаль кичәнең конспекты

Максат:  Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру; дөрес              сөйләм күнекмәләре формалаштыру, балаларның фик...

Г. Тукайга багышланган КВН

Г. Тукайга багышланган КВН...

Габдулла Тукайга багышланган әдәби кичә

Жизнь и творчество Габдуллы Тукая...

Габдулла Тукайга багышланган әдәби викторина ( Өлкән сыйныф укучылары өчен)

Габдулла Тукайга багышланган әдәби викторина (Өлкән сыйныф укучылары өчен)...

“Тукай - халыкныкы, халык -Тукайныкы” (Г.Тукайга багышланган әдәби- музыкаль композиция)

ldquo;Тукай -  халыкныкы, халык -Тукайныкы” (Г.Тукайга багышланган  әдәби- музыкаль композиция)      “Тәфтиләү” көе яңгырый. Алып баручы: Исәнмесе...