Орфографик принциплар
план-конспект урока (10 класс) на тему

Данилова Зульфира Салахетдиновна

Урок «Принципы татарской орфографии» предполагает поверхностное ознакомление с основными принципами татарской орфографии. Считаю обоснованным изучение данной темы именно в 10 классе, так как у учащихся уже есть необходимая база для ее понимания и осмысления: в среднем звене ими уже усвоены все правила правописания в татарском языке. Только не названы принципы, на которых строится написание слов. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл orfografik_printsiplar.docx78.16 КБ

Предварительный просмотр:

Алабуга шәһәре 4 гимназиянең

югары категорияле татар теле һәм

әдәбияты укытучысы   Данилова

Зөлфирә Сәләхетдин кызы.

Тема: Татар теленең орфографик принциплары.

Максат:

 1)Татар теленең орфографик принципларын аңлату, дөрес язу             кагыйдәләрен камилләштерү;

 2) Фикерләрне телдән матур итеп әйтә белү сәләтен үстерү;

 3) Укучыларның танып белү эшчәнлекләрен үстерү, төркемнәрдә бердәм эшләү сыйфатын тәрбияләү.

Җиһазлау:

Техник чаралар: интерактив такта,ноутбук,магнитлы такта.

Таратма материал: битләр,маркерлар,каләмнәр,карточкалар,

 Дәрес тибы :яңа белем, күнекмәләр формалаштыру дәресе.

Метод һәм алымнар :интерактив, өлешчә эзләнү,карточкалар белән эш, аңлату –күрсәтү.

 Кулланылган сингапур структуралары:“Финк –Райт- Раунд Робин”,“Инсайд –аутсайд сёкл”.

                                              Дәрес барышы

I .Оештыру өлеше.

- Исәнмесез хөрмәтле укучылар, коллегалар. Мин сезне бүгенге дәресемдә күрүемә бик шатмын. Дәреснең темасы ”Татар теленең орфографик принциплары.”дип атала. Ә бүгенге дәресебезнең максатын ”Уйлау, эзләү, чишү” дип билгеләр идем. XXI гасыр  кешеcе - грамоталы, креатив уйлау сәләте югары булган шәхес. Бары тик грамоталы кеше генә зур дәрәҗәләргә ирешә.  Мин дә сезне киләчәктә дәрәҗәле кешеләр итеп күрәсем килә. Ә грамоталы булу - ул орфографик принципларга  таянып эш итү дигән сүз. 

II. Актуальләштерү.

-Алдагы  дәресләрдә сез фонетика, орфоэпия бүлекләренә караган төшенчәләр белән таныштыгыз. Кыска гына вакыт эчендә сорауларга җавап   бирергә кирәк була.  (“Раунд Робин”структурасын кулланып,”акылга һөҗүм итү”.)

1. .Фонетика  нәрсәне өйрәнә?

2. Фонетиканың өйрәнү предметын һәм объекты нинди?

3. Фонетиканың  төп бурычларын атагыз.

4. Сөйләмне барлыкка китерүдә нәрсәлар катнаша

5.Алдынгы сүзендә нинди фонетик закончалык күзәтелә?

6.Нинди очракларда рәт гармониясе сакланмый?

7.Сингармонизмның ничә төре бар? һ.б


 -Димәк,  татар теле орфографиясендә төп кыенлыклар булып, нинди проблемаларны  атар идегез? Төркемнәрдә фикер  алышуга ярты минут вакыт бирәм. 

 Нәтиҗә ясау:
1) аваз белән хәреф еш кына туры килми; 
2) татар телендә күпчелек сүзләрнең язылышын сингармонизм законы (рәт гармониясе) билгеләсә дә, алынма һәм кушма сүзләр бу законга буйсынмыйлар; 
3) ассимиляция, диссимиляция, редукция, иренләшү, элизия очраклары сүзнең әйтелеше белән язылышы арасында зур аерма булуы турында сөйлиләр. 

III. Яңа белем һәм күнекмәләр бирү.

Интерактив тактада сүзләр .Өчпочмак, унбиш, титестер,фән, бурыч,инглизчә, ресепшонист, аксакал,сурәт,телевизор,төзелеш,актуарий,менеджер, табиб,төзүче,омтылыш,алдынгы, һичшиксез.

 1)Сүзлек өстендә эш.Төрле профессия атамаларын белдерәләр: актуарий,менеджер, ресепшонист, титестер.

2)“Финк–Райт-Раунд Робин”структурасын кулланып, тактада бирелгән сүзләрне язылышы,әйтелеше ягыннан тикшереп, төркемнәргә бүлү. (Уйлыйбыз-язабыз- үз фикеребезне белдерәбез.)

 - Моның өчен сезгә карточкалар ясарга кирәк булачак.  Хәзер беренче номерлы партнерлар ак бит алалар,битне уртага бүләләр.Яртысын иң баш партнерына бирәләр һәм тагын уртага битне бүлергә тиеш буласыз. Битнең берсен биткә-бит партнерга бирәсез. 5 графа ясыйсыз.

Нәтиҗә ясау:

Беренче төркемгә : фән,бурыч,төзүче.

Икенче төркемгә:унбиш, инглизчә, һичшиксез.

Өченче төркемгә:аксакал, өчпочмак.

Дүртенче төркемгә:актуарий, менеджер, титестер, ресепшонист, табиб,  сурәт.                    

Бишенче төркемгә :төзелеш,омтылыш. 

3.)Китап белән эш . Китаптан  орфографик принциплар белән танышып, төркемнәрдә фикер алышу.

  - Сүзләрне төрле принциплар буенча төркемнәргә бүлдек. Һәр төркемнең үз исеме бар.  

Нәтиҗә ясау :

Беренче төркемдәге сүзләр ничек әйтелә, шулай языла(Фонетик принцип)

Икенче төркемдәге сүзләрнең әйтелеш белән язылышы туры килми,морфемаларның бөтенлеген саклап язу күзәтелә (Морфологик принцип.)

Өченче төркемдәге  сүзләрне ике төрле язып була,(аксакал- ак сакал ,өчпочмак- өч  почмак) төрле мәгънә белдерәләр.( Дифференциаль принцип )

Дүртенче төркемдә алынма сүзләр  кайсы тел аша кергән, шул телдәгечә язылалар.(График принцип )

Бишенче төркемдәге сүзләрнең элекке язылышын саклап язу(Тарихи-традицион принцип)

-Ял итеп алыйк, ялны да файдалы,кызыклы итеп үткәрергә кирәк.( ” Инсайд –аутсайд секл” структурасын кулланып,тема буенча берничә сорау бирәм. Эчке түгәрәктәге балалар тышкы түгәрәктәге  биткә – бит каршы торган партнерга җавап бирәләр.)

-Татар телендә ничә төрле  һәм нинди принциплар була?

- Морфемаларның бөтенлеген саклап язу  нинди принципка нигезләнә?

-Орфография дип нәрсә атала?

- Орфографиянең нинди принциплары бар?

- Татар теле орфографиясе нинди принципка нигезләнә?

-Дифференциаль язылыш төшенчәсе нәрсә аңлата?

IV. Яңа белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1.)Тексттан   һәр принципка сүзләр табып  язарга, язылыш  кагыйдәләрен аңлатырга .

    Табиб һөнәре – иң борынгы һөнәрләрнең берсе.Ул кешеләрнең сәламәтлеге турында кайгыртучы, авыруларны дәвалаучы кеше.Табиб һөнәренә алынган кеше иң башта Гиппократ анты  бирә: ул авыруның шәхси хәлен,гаилә тормышы һәм сәламәтлеге турында башка кешегә сөйләми. Минем Гөлүсә апам да табиб һәм ул да шул фикердә.

2.)Интерактив тактада бирелгән тестны чишү. (Төркемнәр арасында ярыш формасында.)

V. Дәрескә йомгак ясау.

Орфография өлкәсендә эшләгән галимнәр турында кыскача мәгълүмат бирү.(Презентация)

- Укучылар, кәефләрегез ничек? Заманча эшләүче банкларда  клиентлар белән кассирлар мөнәсәбәтен төрле юллар белән тикшерүләр алып баралар.Мин дә сезнең өстәлегездә яткан смайликларга игътибар итүегезне сорыйм.Смайликларны сайлагаганда үзегезнең эчке халәтегезгә, фикерләрегезгә, дәрес барышында тупланган белемнәрегезгә   нигезләнеп  сайлап бирүегезне сорыйм.

VI.Өй эше.Сочинение язарга.

Ике укучы сөйләшә.Беренче укучы:”Нигә кирәк инде ул орфографик принциплар?Алардан башка да язып була бит.”

Икенче укучы:”Минемчә,орфографик принципларны белмәгән кеше хаталы яза,дәрәҗәсе төшә. Ә сез ничек уйлыйсыз? Безгә орфографик принципларны белү кирәкме?”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Коммуникатив технология нигезендә укыту процессын оештыру принциплары

Коммуникативтехнологиянигезендәукытупроцессыноештыруөчен, бутехнологиябилгеләгәнмаксатларгаһәмпринципларгатурыкилгәнпрограммаэчтәлегенсайлауталәпителә. Димәк, коммуникативтехнологиянигезендәукытупринц...

Укучыларның орфографик дөрес язу күнекмәләрен үстерү.

Бу реферат - минем  берничә ел эшләгән методик темамның нәтиҗәсе....

Дәрес конспекты "Орфографиянең төп принциплары"

10 нчы сыйныфның татар төркеме өчен дәрес конспекты....

Укучыларның орфографик дөрес язу күнекмәләрен үстерү

Выступление на тему,  повышения орфографической грамотности учащихся...

Тема урока: "Лексикография. Сүзлекләр төзү принциплары. Сүзлекләр" 5 класс

Разработка урока родного татарского языка в 5 классе по теме "Лексикография.Сүзлекләрне төзү принциплары. Сүзлекләр"...