Укучыларның орфографик дөрес язу күнекмәләрен үстерү
статья (5 класс)

Выступление на тему,  повышения орфографической грамотности учащихся

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ukuchylarnyn_orfografik_dores_yazu_kunekmlren_usteru.doc69.5 КБ

Предварительный просмотр:

Укучыларның орфографик

дөрес язу күнекмәләрен үстерү

                                                                         

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы үз алдына укучыларны ана телендә үз фикерләрен логик эзлекле, җыйнак, төгәл, матур итеп сөйләргә һәм язарга өйрәтү, аларда үз халкына, теленә һәм мәдәниятенә мәхәббәт тәрбияләү максатларын куярга тиеш.

Дөрес язу – укучының язма сөйләм аша аралашуын җиңеләйтү чарасы һәм гомуми грамоталыкка ирешүнең нигез шартларыннан берсе ул. Укучы үз теленең орфографиясе һәм пунктуациясе белән яхшы таныш булырга тиеш. Шуңа күрә мәктәптә орфографик грамотага өйрәтү эше белем бирү һәм тәрбияләү системасында әһәмиятле урын алып тора.

Методик әдәбият битләрендә укучыларның орфографик грамоталылыгын күтәрү чаралары мәсьәләсенә элек-электән зур урын бирелеп килде, һәм бу турыда галимнәр, педагог һәм методистлар тарафыннан төрле караш, фикерләр әйтелде.

Соңгы елларда дөрес язарга өйрәтү ысулларын камилләштерү мәсьәләләренә тагын да зуррак әһәмият бирелә.

Эзләнүнең тарихы шактый еракларга барып тоташа.

Ф.И.Буслаев 1844 елда ук дөрес язарга өйрәтү методикасын эшләгән, кагыйдәнең теоретик аңлатмасы белән язу күнекмәләре арасындагы бәйләнеш проблемасын ул күтәргән, грамоталы язу күнекмәләрен дөрес язу кагыйдәләре белән ныгытырга өндәгән.

В.А.Богородицкийның бер фикерен аеруча кыйммәтле, дип саныйм. Ул болай ди: “...укытучы балаларның фонетиканы яхшы үзләштерүләренә ирешергә - аваз белән хәреф арасындагы аерманы төшендерегә тиеш”.

Профессор Афанасьев грамоталылыкны “мәктәптә мөстәкыйль фән” дип, “укучыларның төп культурасын күтәрүче, логик фикерләвен үстерүче җитди чара” дип карый. Ул дөрес язу күнегүләренә түбәндәгечә бәя бирә: бу күнегүләр методик куелышлары белән белән күптөрле булырга, укучыларда актив һәм аңлы эшчәнлек уятырга тиешләр; дөрес язарга өйрәтүдә морфологик принцип хәлиткеч урын тотарга тиеш.

Габдрахман Сәгъди, Җамал Вәлиди, Каюм Насыйри, Һади Максуди, Галимҗан Ибраһимов, Гыйбад Алпаров, Мөхетдин Корбангалиев кебек фән эшлеклеләренең хезмәтләре татар орфографиясенең үсүенә өлге булып тора. Аларда грамматика белеменең әһәмиятлелегенә тиешле бәя бирелә, аннан гамәли файдаланырга, ятлау юлы белән генә эш итүдән сакланырга киңәш бирелә.

Ә хәзер әлеге мәсьәләгә гамәли яктан ничегрәк якын килүемне мисаллар ярдәмендә тасвирлап китәргә телим.

Укучыны грамоталы язарга өйрәтү – катлаулы һәм дәвамлы процесс, ул үз эченә күп кенә эшләрне ала. Мәсәлән, кабинетта, мәктәп залларында эленгән стендлар, күргәзмә әсбаплар укучылар өчен үрнәк язу булып тора. Ләкин болар белән генә укучыларны дөрес язарга өйрәтеп булмый. Шуңа күрә һәр сыйныфта орфографик кагыйдәнең тирәнтен үзләштерелүенә ирешергә кирәк.

Дөрес сөйләү һәм грамоталы язу күнекмәләре бирү  I сыйныфтан ук башлана. V сыйныфка килгәндә, балалар авазларны дөрес хәреф белән белдерергә өйрәнгән булалар, кайбер кушымчалар, ялгызлык исемнәр, кушма һәм парлы сүзләрнең дөрес язылышын; авазларның чиратлашуын, аеру билгеләренең кулланылышын, сүзләрне иҗекләргә бүлү кебек тел күренешләрен өлешчә үзләштерәләр.

V сыйныфта о, ө, һ, х, ъ, ь хәрефләрен язуда укучылар хаталарны кушма һәм алынма сүзләрдә ешрак ясыйлар. Әлеге хаталарны булдырму яки киметү өчен 5 – 7 минутлык күрмә-сүзлек диктанты яздыру, кайбер очракта схема, таблица төзетү дөрес язу күнекмәләре булдырырга ярдәм итә.

Ау - әү ярым дифтонгларын дөрес язуда, у – в авазларының чиратлашуында укучылар хата ясыйлар. Моның өчен укучылардан мисаллар уйлатам. Мәсәлән, тау – тавы, дәү – дәве. Алар үз мисалларында у авазының иҗек башына туры килгәндә в авазы белән чиратлашуына төшенәләр: сау – сава.

“Сүз төзелеше” темасы буенча хата киткәндә, орфографик сүзлек белән эш итү уңай нәтиҗә бирә. Укучылар сүзлектән кушма, парлы, тезмә, ясалма, кыскартылма сүзләрне табалар, җөмләләр төзиләр. Әлеге сүзләрнең язылуын истә калдыралар.

Алга таба әлеге белемнәр кабатлана, ныгытылы, тирәнәйтелә. Әлбәттә, укучыларны дөрес язарга өйрәтү моның белән генә чикләнми. Өлкән сыйныфларда укучыларның грамоталылыгын үстерү эше, дөрес язу күнекмәләре бирү дәвам иттеререлә.

VI – VII сыйныфларда грамматиканың “Морфология” бүлеге өйрәнелә. Монда сүз төзелеше, сүз төркемнәре, аларның грамматик үзенчәлекләре, сүзләрнең дөрес язылышы – орфография кагыйдәләре үзләштерелә. Укытучы укучыларга хәзерге татар әдәби теленең орфографиясе фонетик принципка корылган булуын әйтеп китәргә тиеш. Сүзләр нинди авз белән әйтелсә, шул авазларның хәрефләре языла (әйтелеш язылышка туры килә), дигән сүз.

“Морфология” бүлеген өйрәнгәндә, күп кенә орфография кагыйдәләре өйрәнелә, күнегүләр ярдәмендә үзләштерелә.

Мәсәлән, исем турында төшенчә биргәндә, “Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр” темасы үтелә, ялгызлык исемнәрнең һәрвакыт баш хәрефтән язылуы әйтелә. Бу – сүзнең баш хәрефтән язылуының бер очрагы гына. Шуңа бәйләп, “Баш хәреф тагын кайсы очракларда языла?”, дигән сорау ярдәмендә башка очракларны да кабатларга була. Берничә сүздән торган ялгызлык исемнәрнең дөрес язылышына да игътибар иттерергә кирәк, чөнки андый сүзләрнең кайбер очракта беренче сүзе генә - баш хәрефтән, ә кайберләрендә һәр сүзе баш хәрефтән языла.Әлеге сүзләр язылышында укучылыр еш кына хата ясыйлар.

“Исемнәрнең берлек һәм күплек төрләре” темасын күзәтик.

Татар телендә кушымчаларның калын һәм нечкә булуы (сингармонизм законы), борын авазына беткән сүзләргә борын авазыннан башланган кушымча ялгануы (ассимиляция законы) искә алына. Бу теманы үткәндә, таблица белән эш итү кулайрак. Балалар үз күзләре белән күргәнне тизрәк истә калдыра.

“Исем” темасын үткәндә, урын-вакыт килеше кушымчасы булган –да/-дә һәм кисәкчә булган да(дә) язылышын кабатлауны хәтердән чыгармаска кирәк, чөнки әлеге кисәкчәне кушып язу – укучыларда еш очрый торган хата. Дәреснең бу этабында карточкалар белән эшләү уңай нәтиҗә бирә. Мәсәлән, урман да кар ява. Урман да, басулар да кар белән капланды.

“Сыйфат” сүз төркемен өйрәнгәндә, сыйфат дәрәҗәләре темасына аеруча әһәмият бирергә кирәк, чөнки укучылар язмача эш вакытында әлеге очракка хатаны күп ясыйлар. Чагыштыру дәрәҗәсе –рак/-рәк кушымчасы ярдәмендә формалаша. Тартыкка беткән сыйфатлардан чагыштыру дәрәҗәсе ясаганда, кушымча алдыннан Ы,Е авзлары ишетелеп китә, ә язуда ул күрсәтелми. Ләкин укучылар зур, матур кебек сыйфатлардан чагыштыру дәрәҗәсе ясаганда, хаталар (зур(ы)рак, матур(ы)рак) җибәрәләр. Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатларның язылышына да игътибар итәрлек урыннар бар. Мәсәлән, өр-яңа, ап-ак, ямь-яшел кебек сүзләрнең язылышнда өр-, ап-, ямь- кисәкчәләре янында сызыкча куелу, иң матур, үтә зәңгәр, чалт аяз дигәндә куелмау очраклары.

“Сан” темасын үткәндә сан һәм исем белән белдерелә торган бәйрәм исемнәренең кайсы очракта ничек язылуын чагыштыру бик әһәмиятле. Мәсәлән, сан сүз белән язылганда, саннан соң килгән сүзләрнең икесе дә баш хәреф белән языла: Тугызынчы май – Җиңү көне.

Укучыларны рим  цифрларыннан соң сызык та, кушымча да куелмавына, ә гарәп цифрыннан соң кушымча өстәп язылуына төшендерү кирәк. Мәсәлән, V сыйныф, 1нче чирек.

“Фигыль” – үзенең грамматик үзенчәлеге белән генә түгел, язылышы белән дә гаять катлаулы сүз төркеме.

Кайбер боерык фигыльләрнең I зат берлек һәм күплек формаларында укучылар өчен кыен очраклар бар. Мәсәлән, шу (шуыйм- шуыйк), буя (буйыйм-буйыйк), бие ( биим-биик) һ.б.  Бу авыр сүзләрнең язылышына күнегүләр дәреслектә урын алмаган, ләкин аларның дөрес язылышын игътибардан читтә калдырырга ярамый.

Киләчәк заман фигыльләрдәге –асы/ -әсе, -ыйсы/-исе кушымчаларын куллануда да хаталар очрый. Монда фигыльнең нигезенә карарга кирәк. Әйтик, нигез тартыкка беткән очракта –асы/-әсе языла: барасы, киләсе. Ә сузыкка беткәндә -  -ыйсы/-исе ялгана: сөйлисе, җырлыйсы.

VIII – IX  сыйныфларда җөмлә төрләрен өйрәнгәндә тыныш билгеләренә игътибар итәргә туры килә. Алар тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче, кереш, эндәш сүзләр, аерымланган кисәкләр, аныклагычлар булганда, иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләрен куйганда да еш кына хата ясыйлар. Карточка, таблица, схемалар куллану әлеге хаталарны булдырмауда ярдәм итә.

Әлбәттә, хаталарны төзәтү бер дәрестә генә эшләнми. Ул һәр дәрестә яки дәрес алдыннан (орфографик бишминутлыкларда) башкарыла.

Укучыларда дөрес сөйләү һәм язу күнекмәләре булдыруда язма эшләрнең, шул исәптән өйрәтү төрендәге диктант яздыруның әһәмияте бик зур.

Башкару алымнары ягыннан диктантларны ике төркемгә бүләргә була.

  1. Биремле диктантлар: грамматик һәм стилистик биремле, иҗади биремле һәм сайланма диктант.
  2. Биремсез диктантлар: искәртмәле, аңлатмалы, ирекле диктант; тикшерү һәм сүзлек диктанты, контроль диктант.

Диктантларның бер төркеме грамоталылыкны ныгытуга юнәлтелгән булса, икенчеләре исә (сайланма, иҗади, ирекле диктантлар) лексик-стилистик күнекмәләр бирү, сөйләү һәм язу телен үстерү, сүзлек запасын арттыру максаты белән үткәрелә.

Грамматик һәм стилистик биремле диктант – укучыларның грамматика һәм орфография буенча алган белемнәрен ныгытуда нәтиҗәле алымнарның берсе. Бу төр диктант өйрәнелгән яки өйрәнелә торган грамматик категорияләрне үзләштерүне җиңеләйтә. Шуның белән бергә, укучылар грамматик һәм стилистик күнекмәләрдән гамәли файдалана белергә дә өйрәнәләр.

Язарга керешкәнче, диктантның темасы, биремнәре әйтелә, аларны башкару юллары аңлатыла.

Иҗади биремле диктант укучыдан шактый катлаулы күнегүләр башкаруны, активлык, мөстәкыйль фикер йөртү эшчәнлеген таләп итә.

Биремнәр күптөрле булырга мөмкин. Шуларның кайберләре: җыйнак җөмләне – җәенке, гади җөмләне кушма җөмлә итеп үзгәртергә; фигыльнең заман төрләрен алмаштырырга; җөмләне дәвам итәргә һ.б.

Иҗади биремле диктантның икенче варианты да бар. Укытучы “таркатылган” текст бирә. Укучылар, мәгънә төсмерләрен күзәтеп, җөмләләрне тиешле эзлеклелектә урнаштырып, текстны дөресләп язалар.

Иҗади биремле диктант укучылар белән күмәк эш үткәрүне таләп итә. Бергәләп кирәкле грамматик күренешләр яки лексик берәмлекләр өстәгәннән соң, текстның иң яхшы варианты сайлап языла.

Бу төр диктант укучыларга орфографик күнекмәләр алырга, кагыйдәләрне аңлап үзләштерегә; балаларның сөйләү һәм язу телен үстерергә, иҗади фикер йөртү сәләтен камилләштерергә ярдәм итә.

Сайланма диктант та орфографиягә өйрәтүдә актив алымнардан санала. Бу төр диктант вакытында укучыларга барлык сүз һәм җөмләләрне язу мәҗбүри түгел: кагыйдәгә туры килгәннәрен генә сайлап язарга кирәк.Сайланма диктант аз вакыт эчендә билгеле бер кагыйдәгә караган сүз һәм җөмләләрне күбрәк язарга мөмкинлек бирә.

Бу төр эшне эләгәндә, укучыларда игътибарлы булу һәм актив эшләү күнекмәсе тәрбияләнә.

Искәртмәле диктант биремсез диктантлар рәтенә керә. Үткәнне кабатлау, хаталарны искәртү, яңа өйрәнелә торган орфограммаларны ныгыту өчен дә кечкенә күләмле искәртмәле диктантларны еш үткәрергә мөмкин.

Ялгыш язу ихтималы булган барлык очраклар алдан тикшерелә, анализлана, кагыйдәләр искә төшерелә, аннан соң гына диктант яздырыла.

Аңлатмалы диктант язганда, язма эштә ялгыш җибәрелү ихтималы булган орфограммалар, сүзләр алдан искәртелми: алар диктантны язып бетергәч кенә тикшерелә һәм төзәтелә. Шулай да кирәкле кагыйдәләрне алдан кабатларга мөмкин. Менә шул ягы белән ул контроль диктанттан аерыла да.

Тикшерү диктанты да аңлатмалы диктант төренә карый. Язма эш дәрес бетәргә 10 – 15 минут кала укучылар дөрес язылышы шик тудырган сүзләрне, тыныш билгеләрен бергәләп тикшерәләр, төзәтәләр.

Сүзлек диктанты 5 – 10 минут вакыт эчендә үткәрерлек итеп алдан төзелә. Ул программа буенча кыен үзләштерелә торган авыр язылышлы сүзләрне дөрес язарга өйрәтү, аларны әледән-әле кабатлау, укучының сүз байлыгын арттыру һәм аңарда игътибар белән язу күнекмәсе тәрбияләү максаты белән үткәрелә.

Контроль диктант программаның аерым бер темасын үткәннән соң, укучыларның белем, күнекмәләрен һәм материалны үзләштерү дәрәҗәләрен тикшерү һәм исәпкә алу максаты белән үткәрелә.

Теге яки бу алымны кулланганда, укытучыга аның өйрәнелә торган материалга туры килүен, укучының аны үтәүгә әзерлеген һ.б. шундый методик таләпләрне искә алырга кирәк.

Бүген, укучыларныңграмоталылыгы сизелерлек кимегән чорда, әлеге мәсьәләгә безгә, татар теле һәм әдәбияты укытучыларына, аеруча зур игътибар итү сорала.

Файдаланылган әдәбият.

  1. Гыймадиева Ф. Грамоталы язарга өйрәтү. // Мәгариф, 2002 №3.
  2. Гыймадиева Ф. Грамоталы язарга өйрәтү. // Мәгариф, 2002 №6.
  3. Бәдриева Р. Язма эшләрдәге хаталарны төзәтү. // Мәгариф, 1998 №2.
  4. Ганиев Ф. Татар орфографиясенең фонетик принцибы. // Мәгариф, 2006 №11.
  5. Кабанова В. Пути повышения грамотности современных школьников. //Мәгариф, 2007 №7.

                                                   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Укучыларның орфографик дөрес язу күнекмәләрен үстерү.

Бу реферат - минем  берничә ел эшләгән методик темамның нәтиҗәсе....

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә төрле иҗади эш алымнарын кулланып, телдән һәм язма сөйләм күнекмәләрен үстерү

Укучының гомуми үсеше, барлык уку предметлары буенча өлгереше үз фикерен ни дәрәҗәдә эчтәлекле, логик эзлекле һәм дөрес итеп белдерә алу сәләтенә, ягъни әдәби тел культурасы үсешенә бәйле....

Эш тәҗрибәм. “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати коммуникатив технологияләр аша аралашу күнекмәләрен үстерү”.

“Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати коммуникатив технологияләр аша аралашу күнекмәләрен үстерү”Мин Галиуллина Диләрә Әхмәдулла кызы Совет районы 175нче мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты ...

Укучының танып-белү активлыгын, тәнкыйди фикерләү сәләтен, эзләнү күнекмәләрен үстерү максатыннан татар теле һәм әдәбият дәресләрендә проект методын гамәлгә ашыру

Укучының танып-белү активлыгын, тәнкыйди фикерләү сәләтен, эзләнү күнекмәләрен үстерү максатыннан татар теле һәм әдәбияты дәресендә проект методын гамәлгә ашыру юллары белән танышу, дәресләрдә проект ...

Туган (татар) тел һәм әдәбият дәресләрендә инновацион технологияләр. Сөйләм күнекмәләрен үстерү чарасы буларак, синхрон тәрҗемә итү ысуллары. Күнекмәләр

Күнекмәләр. Тәрҗемә процессында аеруча кирәк булган күнекмәләрне үстерү тәрҗемәчеләрне әзерләүнең мөһим өлешен тәшкил итә.Тәрҗемә күнекмәләрен үстерүнең үзенчәлеге шунда, алар бары тик укучыларның пра...