план конспект
план-конспект урока (5 класс) на тему
Предварительный просмотр:
Тема : Сыйфат сүз төркеме
Дәрес барышы :
Максат:
1) дидактик: сыйфат турында укучыларның башлангыч сыйныфларда алган белемнәрен искә төшерү , сыйфатның грамматик мәгънәсе, морфологик һәм синтаксик берәмлекләре турында төшенчә бирү ;
2) психологик : фәнгә карата кызыксыну уяту, материалны үзләштерү өчен уңай шартлар тудыру;
3) тәрбияви: туган якның матурлыгына мәхәббәт уяту.
Материал һәм җиһазлау: татар теле дәреслеге, компьютер, проектор.
Дәрес технологиясе : иҗади үсеш һәм информацион технологияләр.
Дәрес тибы : уку мәсьәләсе кую һәм чишү.
- Мотивлаштыру-ориентлашу .
- Укытучы:
-Укучылар без узган дәрестә нинди сүз төркемен өйрәнеп туктадык?
-Нинди сүз төркеме исем дип атала ?
-исем нәрсәләр белән төрләнә ?
Нинди матур минем туган илем,
Җир шарында тиңдәш юк аңар!
Киң кырларда үсә мул игеннәр,
Шаулап ага чиксез елгалар.
Ал чәчәкләр үскән болыннарда
Уйнап, көлеп йөри балалар...
(Әхмәт Исхак)
- Бу шигырьдә сүз нәрсә турында бара?
- Безнең туган илебез нинди?
- Сез туган ил турында нәрсә әйтә аласыз?
Шушы шигырьдән исемнәрне табыйк әле
Тактадагы шигырьдә без тапкан исемнәргә нинди сүзләр бәйләнеп килгәннәр?
Киң кырлар, мул игеннәр, ал чәчәкләр, чиксез елгалар (3 слайд)
-Бу сүзләр нәрсә белдерәләр?
(Алар шушы сүзләрнең билгеләрен белдерәләр).
Предметның билгесен белдергән сүзләрне ничек дип атыйлар?
Сыйфат турында без нәрсә беләбез?
Алар нинди сорауларга җавап бирәләр?
Тактада:кояш, яшел,баллы,зур,усал,йомшак,карлы,чыршы, алма, бүлмә, бүре,мамык,көн
а) сүзләрне ике төркемгә бүлегез.
чыршы җәйге
бүлмә яшел
алма йомшак
бүре карлы
мамык усал
көн баллы
кояш зур
Ә хәзер нәтиҗә ясыйбыз. Беренче баганада нинди сүз төркеме?
(Беренче баганада исемнәр,алар кем?нәрсә?сорауларына җавап бирәләр,предметны белдерәләр).
Икенче баганадагы сүзләргә сорау куегыз әле.(нинди?соравына җавап бирәләр).
Димәк,бу сүзләр кайсы сүз төркеменә керәләр?
(Икенче баганада сыйфатлар.Нинди?кайсы? сорауларына җавап бирәләр.Предметның билгесен атыйлар.
б) Парларын табыгыз (ике баганадагы сүзләрне мәгънәләре буенча урнаштыралар).
-Димәк , бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшербез , нинди уку мәсьәләсе куярбыз?
Көтелгән җавап : Сыйфат сүз төркеме.
Укытучы: Табышмакларның җавабын табу.
Турыйсың турыйсың, тураганда елыйсың.( суган)
2. Үлән ашый, май ташый(сыер)
3. Иртә белән чыга, кичен югала,
Аның урынына иптәше кала( Ай)
4. Ак ашъяулык таптык,
Җир өстенә яптык(кар)
5. Көлтә-көлтә койрыгым,
Селки-селки барамын.
Кетәкләргә кереп мин
Тавык –чебеш аламын.(төлке)
169- нчы күнегү өстендә эш.
-
Балалар, мин сезгә бер табышмак әзерләдем, җавабын һичшиксез бик тиз табырсыз дип уйлыйм.
Йолдыз – йолдыз вак кына,
Челтәр-челтәр ак кына,
Өс киеменә куна,
Тәнгә тисә юк була. ( Кар бөртеге )
- Әйе, ә кар елның кайсы вакытында була? ( Кар кышын ява.)
- Менә без дә кышка аяк бастык..Шулай булса да , аның каты бураннарын, суыкларын тойдык инде.
Презентация тактада. Кыш турында текст.
-Тактада бирелгән текстны укыгыз. Сез бу текстны тагын да тулыландырып яза алыр идегезме ?
Күк итәгенә барып тоташкан, очы -кырые күренмәгән бер урман бар. Ул урманда агачлар гөрләп үсәләр, җиләкләр кызарып пешәләр. Анда бүреләр, төлкеләр , куяннар, еланнар яшиләр.
-Нинди сүзләр өстәргә мөмкин. ? ( төркемнәрдә эш, җаваплар тыңлана).
( 2 нче слайд)
Зәңгәр күк итәгенә барып тоташкан, очы -кырые күренмәгән бер кара урман бар. Ул урманда яшел киемле агачлар гөрләп үсәләр, тәмле җиләкләр кызарып пешәләр. Анда усал бүреләр, хәйләкәр төлкеләр , куркак куяннар, агулы еланнар яшиләр.
-Ике текстны чагыштырыгыз . Кайсы матуррак ? Ни өчен? Өстәп язган сүзләргә нинди сораулар куярсыз ?
- Нәрсәне белдерәләр ?
Көтелгән җавап : Сыйфат сүз төркеме . Предметның билгесен белдерә. Нинди? кайсы? кайдагы? сорауларына җавап бирә , дәрәҗәдә килә. ( бер фикергә килгән төркем җавабы)
Күнегү өстендә эш.
(171 күнегү тактада эшләү)
Физкультминутка.
Гөл сабагы күренде(басалар)
Һәм кояшка үрелде.(үреләләр)
Тибрәнде талгын җилдә,(чайкалалар)
Сокланды гүзәл җиргә.
Буй-сыннарын турайтты,(төз итеп басалар)
Бик матур чәчәк атты.
Җәеп ефәк таҗларын,( кулларын җәяләр)
Сипте хуш ис , назларын.
- Уку мәсьәләсен адымлап чишү.
Сыйфат предметның төрле билгесен белдерә
Тактага карагыз. (Тактада рәсемнәр күрсәтелә. Күләгәдә сүзтезмәләр. Балалар предметларны сыйфатлары белән әйтәләр). (7 слайд)
Түгәрәк ипи, яшел кыяр, агач кашык, майлы ботка, ачы лимон, яшел чәй, зур казан.
Димәк, сыйфатлар предметның төрле билгесен белдерә алалар:
Төсен( кызыл алма, зәңгәр чәчәк)
Тәмен( баллы чәй, тозлы кыяр)
Формасын( түгәрәк өстәл)
Күләмен( зур өй, биек тау)
Характерын( акыллы бала, юмарт кеше)
Модельгә таянып кагыйдә чыгару. (Кагыйдәне әйттерү. Сыйфатлар предметның төрле билгеләрен белдерәләр. Сыйфат ачыклап килгән сүз сыйфатланмыш дип атала.)
1. Тактага алдан язылган җөмләләрне уку, күчереп язу. Җөмләдән сыйфатларны табу, асларына сызу. Сыйфат сүз төркеме төшенчәсенең эчке структурасын ачу, аңа хас билгеләрне табу. ( 4 нче слайд)
Җир ана аңа тәмле тамырлар,яшеляфраклар, агачның әчкелтем кайрыларын үстергән, кояш нурлары салкын чык нурлары әзерләп куйган. Хуш исле үләннәр йомшак мендәр, мәңге яшел чыршылар калын юрган булган аңа.
Төркемнәрдә эш . карточкалар белән эш.
2. Алда башкарылган эшкә карап сыйфатның моделен төзеп карау :
( 5 нче слайд)
сыйфат
предметның нинди ? исемне җөмләдә дәрәҗәдә
билгесен кайсы ? ачыклый аергыч, килә
белдерә кайдагы ? хәбәр була
3. Модельгә таянып кагыйдә чыгару.
(Кагыйдәне бер-берсенә һәм үз-үзләренә әйттерү)
4. Дәреслектәге кагыйдәне уку.
-Моделебезгә нәрсәләр җитми ?
Ребус чишү.
4. 174 нче күнегү..
5. Табигать күренешләрен белдерә торган сыйфат һәм исем сүзтезмәләр төзеп языгыз. Шул сүзтезмәләр белән һәрбер ел фасылын тасвирлаган берәр җөмлә төзеп язабыз.( Мәсәлән : кышкы көн, җәйге иртә, иртәнге чык һ.б. )
III. Рефлексия һәм бәяләү этабы.
1.-Дәрескә нинди уку мәсьәләсе куйган идек ?
-Сыйфат нинди сүз төркеме? Нәрсәне белдерә? Нинди сорауларга җавап бирә ? Нәрсәләр эшләдек ? Нәрсәгә ирештек?
Дәрестә кем бар эшне дә аңлап, үз-үзенә ышанып эшләде, түгәрәгегезне шат йөзле малайга куегыз.
- Әгәр бераз икеләнебрәк эшләгән булсагыз, кояшка куегыз
- Сезгә эшләр бик авыр тоелган булса , биремнәрне үти алмаган булсагыз айга куегыз.
2.Дәрескә гомуми бәя кую.
3. Өй эше:
а) ярым иҗади эш: сыйфатлар кергән 5 мәкаль язып килергә;
б) иҗади эш: “Кышкы табигать”дигән темага сыйфатлар кертеп кечкенә күләмле хикәя язарга.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План-конспект урока "Планы на будущее"
План конспект урока по английскому языку. Класс:5Тема:Планы на будущееУчитель: Фролова Татьяна ВикторовнаУчебник: «Enjoy English » 5-6 классы. (Биболетова М.З., Трубанева Н.Н.).Цели:Уч...
ПЛАН – КОНСПЕКТ Открытого занятия отделения спортивного туризма по теме: «ПЛАНЫ И КАРТЫ, ПОНЯТИЕ О МАСШТАБЕ» с учащимися группы НП-2. Тренер-преподаватель Контора Андрей Владимирович
Дата проведения: 18 СЕНТЯБРЯ 2012 г. Время проведения: 12-20 – 13-50 Место проведения: МБОУ СОШ № 18 Вид труда: теоретическое/практическое занятие (работа с картами). Тема за...

ПЛАН-КОНСПЕКТ УРОКА План-конспект урока в 11 классе «Фотоэффект. Применение фотоэффекта.»
Урок с использованием ЭОР. В изучении нового материала используется информационный модуль "Фотоэффект" для базового уровня старшей школы. В практический модуль входи...

План- конспект урока по теме "План и карта" для 6 класса
План- конспект урока обобщающего повторения по теме "План и карта" для 6 класса...
План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Баскетбол. Ловля, передача и ведение мяча» План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Баскетбол. Ловля, передача и ведение мяча»
Цель урока: Развитие новых умений и навыков при игре в баскетбол, воспитание дисциплинированности.Задачи урока: 1. Совершенствование техники выполнения передачи мяча ...

План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Баскетбол. Ловля, передача и ведение мяча» План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Баскетбол. Ловля, передача и ведение мяча»
План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Баскетбол. Ловля, передача и ведение мяча» План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Б...

План-конспект урока изобразительного искусства 5 класс. Тема:(Конструкция и декор предметов народного быта. Русская прялка) План-конспект урока изобразительного искусства 6 класс. Тема:(Линия и пятно в графике. Стилизация животных)
План-конспект урока изобразительного искусства 5 класс. Тема:(Конструкция и декор предметов народного быта. Русская прялка)План-конспект урока изобразительного искусства 6 класс. Тема:(Линия и пятно в...
