Эш тәҗрибәсеннән
статья на тему

    “ Сәлам “ УМК сын кулланып ,рус  телле балаларда УУГ формалаштыру “.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл herle_kon.docx54.22 КБ

Предварительный просмотр:

    “ Сәлам “ УМК сын кулланып ,рус  телле балаларда УУГ формалаштыру “.

     Федераль дәүләт стандартының мәктәп алдына куйган иң мөһим бурычларының берсе : мәктәпне тәмамлаганда, укучы “үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”. Бу яңа стандартта “эшлекле белем бирү” (деятельный характер образования) дип атала. Һәм ул стандартның нигезе булып тора. Димәк, традицион дәресләрдән аермалы буларак, укытучы, әзер материалны бирүче түгел, ә белем алуны оештыручы булырга, укучыны үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрергә тиеш. Укытучының төп максаты: укыту-тәрбия бирү процессында укучының белемгә сәләтен ачу, универсаль уку гамәлләре формалаштыру, рухи яктан камил, иҗади мөмкинлекләрен тормышка ашырырга сәләтле шәхес тәрбияләү . Ягъни укучылар дәрес темасын үзләре ачарга, уку проблемасын үзләре табарга һәм чишәргә тиеш булалар. Гади генә итеп әйткәндә укытучы балалар фикер эшчәнлеге белән идарә итүче дирижер вазифасын гына башкара. ( дәрестә укытучының тавышы 10% кына яңгырарга тиеш) .

   Укытучы алдында укучы шәхесен үстерүдә нәтиҗәләргә ирешү өчен төп педагогик мәсьәлә булып балаларда универсаль уку гамәлләрен (УУГ) формалаштыру тора. Универсаль уку гамәлләрен булдыру  укучыларга яңа белемнәрне уңышлы үзләштерергә, танып белүнең төрле өлкәсендә ориентлашырга, белем алуга теләк тудыруга мөмкинлек бирә.Моның өчен  башлангыч сыйныфларда рус балаларына татар телен укытуда “ Сәлам” комплектын куллану бик уңышлы. 

    Берничә сүз әлеге комплект турында әйтеп үтәсем килә. Комплектка уку әсбабы , укытучы өчен методик кулланма , аудиодиск , эш дәфтәре һәм төсле карточкалар кертелгән  . Шулай ук бар материал да “Сәлам” сайтында урнаштырылган.Һәр укучы да сайтта теркәлгән , теләгән вакытта , өйдә сайтка кереп , кабатларга , җырларга мөмкин.

    Дәрес этапларына килгәндә :

    Ориентлашу-мотивлаштыру этабында  уңай психологик халәт тудырабыз, җыр җырлыйбыз (коммуникатив , танып белү) .Танып белү гамәлләре проблемалы ситуация аша кирәкле ысулны аерып алу, төрле белем чыганакларыннан файдалану һәм эчтәлекне модельләштерү процессында формалаша .

     Регулятив универсаль уку гамәлләре: уку мәсьәләсен кую, чишү юлларын билгеләү, аны чишү, үз эшенә контроль ясый һәм бәя бирә белү.

     Танып белү гамәлләре проблемалы ситуация аша кирәкле ысулны аерып алу, төрле белем чыганакларыннан файдалану һәм эчтәлекне модельләштерү процессында формалаша .

     Регулятив гамәлләрне үстерү өчен, дәрес саен УМ куела, чишү юлы ачыклана, УМ чишү адымлап биремнәр үтәү аша оештырыла, укучыга, үз эшчәнлеген бәяләү өчен, критерийлар тәкъдим ителә.

     Дәресләрдә кулланылган һәр текст, җөмлә,  аудиоязмалар , җырлар халык педагогикасыннан алынган мисаллар – барысы да гомумкешелек кыйммәтләренә уңай мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлтелгән.( шәхси)

    Шулай итеп , рус балаларына татар телен өйрәтүдә “Сәлам “ УМКсы кебек уңышлы уку әсбаплары күбрәк булсын иде дигән теләктә калам . Бүгенге татар теле мәсәләсе катгый куелган заманда без моңа мохтаҗ .

Белем алуның универсаль гамәлләре дүрт төрле:

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: тыңлый, ишетә, үз фикереңне диологта һәм монолог рәвешендә башкаларга җиткерү, башкаларны кимсетмичә үз фикереңне яклый белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре: ысул аерып ала белү, төрле белем чыганакларыннан файдалану, эчтәлекне модельләштерү.

Регулятив универсаль уку гамәлләре: уку мәсьәләсен кую, чишү юлларын билгеләү, аны чишү, үз эшенә контроль ясый һәм бәя бирә белү.

Әхлакый: гомумкешелек кыйммәтләренә уңай мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлтелгән гамәлләр.

Шәхси нәтиҗәләр:

1) Туган республикага, туган илгә, халкына, ил тарихына карата гражданлык нигезләре, үз милләтен ярату, татар булуы белән горурлану хисләре формалаштыру;

2) табигать, халык, культура, дин төрлелеген берләштергән дөньяга социаль караш формалаштыру;

универсаль уку гамәлләре:

1) дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү;

2) үз фикерләрен телдән, яки язмача 3) башка халыкларның культурасына, тарихына хөрмәтле караш, башкалар фикеренә карата түземлелек формалаштыру;

4) укучының тоткан урынын, укучы ролен кабул итү, укуга карата кызыксыну уяту, укуның шәхсән мәгънәсен аңлауны формалаштыру;

5) әхлакый нормаларны кузаллауга нигезләнеп, укучының үз эшләгән эшләре өчен шәхси җаваплылыгын, мөстәкыйльлеген үстерү;

6) эстетик ихтыяҗ һәм хис формалаштыру;

7) башкалар хисен аңлау, кайгырта белү, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, әхлакый хисләрен үстерү;

8) балаларның дуслары, олылар белән хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру, конфликтлы ситуацияләрне булдырмау һәм алардан чыгу юлларын таба белүләрен үстерү;

9) куркынычсыз һәм сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру, төрле тормыш ситуацияләренә һәм әдәби әсәрләрдәге геройларның гамәлләренә кешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

10) иҗади хезмәткә, эшнең нәтиҗәсенә мотивация булдыру, материаль һәм рухи байлыкларга сак караш формалаштыру.

Шул рәвешле, сәлам умк сы белән эш  федераль дәүләт стандарты таләпләрен тулысынча канәгатьләндерә, балаларда ууг формалаштыра дип әйтә алабыз.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ризаэддин Фәхреддиннең үгет-нәсыйхәтләрен белем һәм тәрбия бирүдә куллану тәҗрибәсеннән

Ризаэддин Фәхреддиннең үгет-нәсыйхәтләрен белем һәм тәрбия...

Сценарий внеклассного мероприятия по литературе. Писаховский праздник "В гостях у Сени Малины"

1. Заочная  экскурсия. С.Г. Писахов-«патриарх северной литературы». В 2005г.  в старинном здании на Поморской-10 в г.Архангельске  открыт музей Писахова, в котором представлены интересн...

Укучыларның белем дәрәҗәсен күтәрүдә мөһим чара буларак,татар теле грамматикасын рус теле белән чагыштырып укыту тәҗрибәсеннән.

Бу материал шәһәр мәктәпләрендә эшләүче татар теле укытучылары өчен .Татар һәм рус телләрен чагыштырып укыту укучыга да, укытучыга да зур ярдәм итә.Чөнки безнең дәүләт телләребезнең грамматикасы бик о...

гуманитар фәннәр өлкәсенә кергән укытучылар берләшмәсенең эш планы

гуманитар фәннәр өлкәсенә кергән укытучылар  берләшмәсенең  2008- 2009 уку елына эш планы...

Төзелешендә каршылык яткан мәзәкләрне өйрәнү (Әдәбиятны А.Яхин программасы белән укыту тәҗрибәсеннән)

Мин әдәбиятны А.Яхин программасы белән укыта башладым.Бу программа белән эшләү укытучының иҗади активлыгын һәм мөстәкыйльлеген арттыра,укучыларның фикерләү һәм танып белү сәләтен үстерә.Дәреслек...

Әдәби әсәрләрне өйрәнгәндә проект методын куллану тәҗрибәсеннән

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә  проект  методын куллану, проект  төзү һәм яклау  сөйләм күнекмәләрен камилләштерергә, алган белемнәрне гамәлдә кулланырга, һәркемгә үз фикерен...

Литературная театрализованная игра «Под сенью дружных муз».

Игра и представление по творчеству А. С. Пушкина....