5 нче сыйныф.Татар теле."Сүзләр дөньясында"
план-конспект урока (5 класс) на тему

Нотфуллина Гюзель Ирековна

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл suzlr_don-da_tehnologik_karta.docx22.67 КБ

Предварительный просмотр:

Дәреснең технологик картасы

Укытучы

Предмет

Татар теле

Тема

 “Сүзләр дөньясында” ( Лексикология бүлеген гомумиләштереп кабатлау)

Максат

Лексикология  темасы буенча белемнәрне ныгыту.

Укучыларның анализ ясау, гомумиләштерү, мөстәкыйль фикерләүләренә ирешү.

Укучыларда әхлак сыйфатлары тәрбияләү.

Планлаштырылган  нәтиҗәләр

Шәхескә кагылышлы: эшчәнлекнең максаты һәм нәтиҗәсе арасында бәйләнешне билгеләү. Татар теленең байлыгын, матурлыгын аңлау, сөйләмне камилләштерүгә омтылу.

Метапредмет:

Танып-белү УУГ: тексттан фактик мәгълүматны аерып алу, чагыштыру, нәтиҗә чыгару. Тамга- символик чараларны куллану. Анализ, синтез.

Коммуникатив УУГ: үз фикереңне әйтә, дәлилли белү. Мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү. Укытучыны, сыйныфташыңны тыңлый белү, коллектив фикер алышуда катнашу. 

Регулятив УУГ: Дәреснең темасын, максатын формалаштыру. Эшчәнлеккә үзбәя бирү. Эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү. Уртак эшчәнлек оештыра белү. 

Предмет буенча:

         «Лексика» һәм лексикология төшенчәсен аңлау

Сүзләрне  килеп чыгышы, кулланылыш өлкәсе, кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан аера һәм куллана  белү

         Матур әдәбият әсәрләре  белән эшли белү

         

Дәреснең тибы

Алган белемнәрне системалаштыру дәресе

Төп төшенчәләр

Лексика, лексикология

Предметара  бәйләнеш

Әдәбият, рус теле

Эшне оештыру

Фронталь, төркемдә, индивидуаль

Чыганаклар

Уку әсбабы: Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова. Татар теле.5 сыйныф. Казан, Татарстан китап нәшрияты-2015

Методик әсбап:

Я.Х.Абдрәхимова. Татар теленнән мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр. Мәгариф нәшрияты 2005.

Г.Г.Галиуллина. Татар теле. Лесикология.Мәгариф нәшрияты,2007

Компьютер, интерактив такта, биремле карточкалар, дәрес темасы буенча ясалган презентация

Дәреснең этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

Оештыру

Мотивлаштыру

Сыйныфны сәламли, уңай психологик халәт яки эш атмосферасы тудыра.

Укытучыны сәламлиләр, кәефләре белән уртаклашалар

ШУУГ: сыйныфташлар һәм укытучы белән эшчәнлек оештыруда хезмәттәшлек итү.

Белемнәрне актуальләштерү

1. Өй эшен тикшерү (228нче күнегү. Килеп чыгышы ягыннан сүзлек составын таблицаларга бүлеп , төрле төркемчәләренә мисаллар табып язып алырга кирәк)

2. Сүзләр  тәкъдим итә.

- бу сүзләр килеп чыгышы ягыннан кайсы төркемчәләргә карыйлар?

- татар теленең сүзлек составы  килеп чыгышы ягыннан нинди төркемчәләргә бүленә?

1. Гомумтөрки, гарәп-фарсы һәм интернациональ сүзләргә мисаллар укыйлар.

2. Тәкъдим ителгән сүзләрне төркемчәләргә аералар.

Килеп чыгышы ягыннан сүзлек составы төркемчәләре таблицасына  язып урнаштыра баралар.

- татар теленең сүзлек составы  килеп чыгышы ягыннан  гомумтөрки, гарәп-фарсы һәм интернациональ сүзләргә  бүленә

Нәтиҗә: татар теленең сүзлек составы  килеп чыгышы ягыннан  татар теленең үз сүзләре(гомумтөрки)  һәм алынма (гарәп-фарсы, интернациональ) сүзләргә   бүленә

ШУУГ: эшкә җаваплылык хисен аңлау.

ТБУУГ: тексттан кирәкле информацияне табу, нәтиҗә чыгару,чагыштыру.

РУУГ: нәтиҗәләрне формалаштыра, башкаларның җавапларын бәяли белү.

КУУГ: үзеңнең карашыңны әйтә, дәлилли белү.

П: килеп чыгышы ягыннан татар теленең сүзлек составын аера белү

        

Проблемалы ситуция тудыру. Уку мәсьәләсен кую.

Проблемалы ситуация тудыра:

 -Укучылар, сез әлеге сөйләшү белән килешәсезме?Нәрсә белән килешмисез?

Ни өчен?

- нәтиҗә чыгарыгыз.

Әңгәмәне тыңлыйлар, сорауларга җавап бирәләр

Нәтиҗә: Аралашу үзара күңелле , матур булсын безнең сүз байлыгыбыз булырга тиеш.

ТБУУГ: тыңланган әңгәмәдән фактик мәгълүматны аерып алу, нәтиҗә ясау.

РУУГ: уку мәсьәләсен кую, аңлау.

КУУГ: үз фикереңне төгәл итеп әйтә, дәлилли белү.

Тема, максат, бурычларны билгеләү.

Укытучы  сораулар ярдәмендә юнәлеш бирә:

-Телнең бай сүзләр җыелмасын нәрсә дип атыйбыз әле?

-Телнең сүзлек составын нинди фән өйрәнә соң?- бүген без сезнең белән нәрсә турында сөйләшербез?

Дәреснең темасын, максатын билгелиләр, фараз кылалар.

Теманы үзләре китереп чыгара

ШУУГ: максатчан була белү.

ТБУУГ: таныш белемнәрне табу.

РУУГ: дәреснең темасын, максатын формалаштыру.

КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү.

Белемнәрне системага салу

Карточкалар белән эш. (төркемнәрдә эшлиләр)

Хәрефләрен саннар белән алыштыр һәм саннардан сүз төзетә

Саннардан сүз төзе:

14

26

21

 

16

2

5

34

17

2

15

7

к

ү

п

м

ә

г

ъ

н

ә

л

е

 

Биремне үтиләр.

Дөрес үтәлешен тикшерәләр.

(Күп мәгънәле дигән сүз килеп  чыга)

Нәтиҗә: Сүзләр бер һәм күп мәгънәне белдерә алалар

ШУУГ: төркемнәрдә эшли белү. 

ТБУУГ: тамга-символик чараларны куллану, нәтиҗә чыгара белү.

РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.

КУУГ: тыңлый белү, коллектив фикер алышуда катнашу. 

Белемнәрне ныгыту

Ял минуты

1.  Шигъри юллардан күчерелмә мәгънәле сүзләрне табып астына сызарга. Һәр команда парлап эшли

2.  Һәр командага текстлар бирелә. Бер команда искергән сүзләрне, бер команда неологизмнары, бер команда терминнарны язып алып  ала

 

 Сүзләрне  тошереп калдырып фразеологизмнар бирелә.Рәсемгә карап төшеп калган хайван исемнәрен әйттерә  һәм хәрәкәтләр,мимика белән күрсәттерә

3. “Фразеологик  әйтелмәләр”. Дөрес сүзне сайларга һәм мәгьнәсен аңлатырга.

4. Синквейн.

Бирелгән шигырьдән кирәкле сүзләрне сайлап алып синквейн төзергә

Биремне үтиләр, тикшерәләр.

күчерелмә мәгънәле сүзләрне әйтәләр,туры мәгънәсенә дә мисаллар китерәләр.

текстлар буенча  бер команда искергән сүзләрне, бер команда неологизмнары, бер команда терминнарны язып алып мәгънәләрен  тактадан табып укый.

Рәсемгә карап төшеп калган хайван исемнәрен әйтәләр  һәм хәрәкәтләр,мимика белән күрсәтәләр

Үз фикерләрен әйтәләр.

Нәтиҗә чыгара баралар. Үзбәя.

Шигырьне укыйлар, командалап синквейн төзиләр

ШУУГ: үзеңдә җаваплылык хисе булдыру.

ТБУУГ: үзеңнең белем системасында ориентлаша белү, синтез.

РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.

КУУГ: парлап эшли белү, коллектив фикер алышуда катнашу.

Мөстәкыйль эш

Мөстәкыйль эшне оештыра.

Тест.

Тестны эшлиләр.

Бер-берсенең эшләрен тикшерәләр.

ШУУГ: иҗади бирем.

ТБУУГ: белемнәрне структуралаштыру күнекмәсен булдыру.

РУУГ: үз вакытыңны планлаштыра һәм контрольдә тота белү.

Рефлексия (дәреснең нәтиҗәләре)

Өй эше (сайлау буенча) биремнәрен аңлата:

1. 222 нче күнегүне эшләргә (кроссвордны чишәргә,килеп чыккан төп сүз белән җөмлә төзергә)

2. Әдәбият дәреслегеннән искергән сүзләр һәм неологизмнар  кергән  4 җөмлә язып алырга.

Дәрестә алган белемнәрне кабатлата.

- Бүген нинди яңалык белде гез һәм тагын нәрсә турында күбрәк белә сегез килә?

    Дәрескә нәтиҗә ясый һәм укучыларның эшчәнлеген бәяли.

 Тулы әңгәмәне тулысынча тыңлата һәм эпиграфны хор белән кабатлата.

Өй эше биременең аңлашылмаган өлешен ачыклыйлар, сайлап алалар.

 

Тема буенча белемнәре белән уртаклашалар.

Фразеологик әйтелмәләргә нигезләнеп үзләренең эшчәнлекләренә бәя бирәләр, максатка ирешү дәрәҗәсен билгелиләр.

ШУУГ: Эшчәнлекнең максаты һәм нәтиҗәсе арасында бәйләнешне билгеләү.Үз уңышларыңның (уңышсызлыкларыңның) сәбәпләре

ТБУУГ: дифференциацияләнгән бирем.

РУУГ: бәяләү, үзбәя. Индивидуаль һәм коллектив эшне дөрес бәяли белү.

КУУГ: үз фикереңне җиткерә белү.

Дәрес турында фикер алышу.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

2 сыйныф (татар төркеме). Татар теле дэресе конспекты һәм презентациясе.

2 сыйныфта "Фигыль сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау" дигән темага үткәргән дәрес конспекты һәм презентациясе....

Иң яхшы татар теле дәресе бәйгесенә: 7 сыйныф татар төркемнәре өчен. Тема. Хәсән Туфанның «Киек казлар» шигырендә хис - кичереш.

Иң яхшы татар теле дәресе бәйгесенә:7 сыйныф татар төркемнәре өчен.Тема. Хәсән Туфанның «Киек казлар» шигырендә хис - кичереш....

1 нче сыйныф (татар төркеме) өчен татар теле дәресләрен календарь – тематик планлаштыру

Планлаштыру   нигезләнде:1.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төп укыту планына;2. Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем  учреждениесе  “Азнак...

2012-2013 нче уку елында 1 нче сыйныф (татар төркеме) өчен татар теле дәресләрен

Планлаштыру   нигезләнде:1.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төп укыту планына;2. Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем  учреждениесе  “Азнак...

2 нче сыйныф (татар төркеме) өчен татар теле дәресләрен календарь – тематик планлаштыру

Планлаштыру   нигезләнде:1.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төп укыту планына;2. Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем  учреждениесе  “Азнак...

Татар теле предметыннан төп гомуми белем бирү буенча 8 нче сыйныф татар төркемендә укучы балалар өчен эш программасы

Татар теле предметыннан төп гомуми белем бирү буенча 8 нче сыйныф  татар төркемендә укучы балалар өчен  эш программасы...

Татар теле. "Зат алмашлыкларын кабатлау" 4аб сыйныфы, татар төркеме

"Зат алмашлыкларын кабатлау" 4аб сыйныфы, татар төркеме....