Урок- КВН "Мин татарча сөйләшәм"
учебно-методический материал (5 класс) на тему

Рахматуллина Гульнара Рафисовна

КВН-дәрес  "Мин татарча сөйләшәм" 5 нче сыйныф татар төркемнәре  өчен

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon achyk_dres_5_ab_18god.doc61 КБ

Предварительный просмотр:

                                                     КВН-ДӘРЕС

                                   Тема: Мин татарча сөйләшәм”

Дәрескә эпиграф итеп, Наҗар Нәҗминең түбәндәге юллар алына:

                   Туган җир-су-үзе бөек мәктәп,

                   Шунда башлап тәпи басыла.

                   Һәр кешедә бөек ана теле

                   Ана сөте белән ачыла.

Моннан тыш, тагын Каюм Насыйриның "Туган телеңнең серләрен өйрәнү-бөек эш ул”; Галимҗан Ибраһимовның "Русча белү кирәк, үз телеңне белү тиеш” дигән сүзләре, шулай ук  Шәйхи Маннурның:

                   Татарча да яхшы бел,

                   Русча да яхшы бел,

                   Икесе дә безнең өчен

                   Иң кирәкле матур тел,-

дигән юллары плакат итеп язып, класс стенасына эленә. Шуның белән әлеге дәрес өчен дидактик карточкалар салынган конверт, кисмә хәрефләр салынган пакет, төсле карандашлар, кәгазь битләренә аерым-аерым язылган грамматик билгеләмәләр, альбом бите әзерләп куела. Сыйныф ике командага бүленә, аларга "Зирәкләр” һәм "Тапкырлар” дигән исемнәр бирелә (кайсы исемне алу мәсьәләсе җирәбә буенча ачыклана), жюри билгеләнә. Бу дәрескә әзерлек эшләре бер-ике атна алдан башлана. Укучылар табышмаклар туплыйлар. Укытучы исә ике команда өчен шарадалар, логорифлар (табышмак-шарадаларның бер төре), метаграммалар (табышмакның бер төре), омоним сүзләр белән табышмак-уен, шаян табышмаклар әзерли.

 Алып баручы:

Бүген була КВН-

Гаҗәп күңелле уен!

Бишенчеләр көч сынаша,

Менә сиңа тамаша!

Кадерле дуслар! Без бүген “ Мин татарча сөйләшәм ” темасы астында уенга җыйналдык. Бирегә бары тик зирәкләр, тапкырлар, эшкә оста,сүзгә кыска булган укучылар гына җыелды.

Дәрес командаларның бер-берсен сәламләве белән башлана. Мәсәлән, "Зирәкләр” командасы көндәшләрен болай сәламли:

 

1.Бездән, "Зирәкләр”дән, сезгә "Тапкырлар”га сәлам!

Без ярышта Зирәкләр,

Тормышта без-кирәкләр.

Без тиз фикер йөртәбез,

Дусларга без терәкләр.

"Тапкырлар”ның җавабы:

-"Тапкырлар”дан "Зирәкләр”гә саләм!

Ә без исә тапкырлар,

Ярышларда батырлар.

Әйтешик без табышмак,

Я, кем тели? Әйтеп бар!   

 

2.Шаян табышмаклар әйтешү уены. (Командалар табышмакны чиратлашып әйтәләр).

Нинди ике нота бакчада үсә (Фа+соль).

Кайсы кошның исеменнән, ахыргы иҗеген алсаң кар өеме килеп чыга? (Көрт+лек).

Кайсы ике нотага нинди тартык авазны кушкач, ике алмашлык килеп чыгар? (ми-н, си-н).

    "Зирәкләр” өчен:

1.     "С” белән мин түктерәмен күз яшен,

      "Т” белән булам синең чын кардәшең

                                (Суган,туган)

2.     Уртада "т”-гаиләдә төп эшчебез,

"Н” белән иң яраткан кешебез,

"Б” белән –ул әти-әни анасы,

Калды сиңа тик шуларны табасы

                        (әти,әни,әби)

   "Тапкырлар” өчен:

1.     "Т”га бетсә, ат муенында йөрер ул,

"Ш”га бетсә, күлдә гомер сйрер ул,

"Л”ны кушсан, җирдә калып черер ул,

"Р”га бетсә, азык булып керер ул.

                      (камыт,камыш,камыл,камыр)

2.     "С” белән ул-бер баткак җир,

Кошка әйләнә "к” белән,

"Т” белән-әкият герое,

"Б” белән-чокыр була.

                      (саз, каз,таз,баз)

Ике команда өчен дә:

"Т” хәрефеннән башланса-ул зур савыт,

"Ч”ны куйсаң, балык була.

"К” килсш-бакчада исә,

"С” белән исемлекнең җир өстендәге өлешенә әйләнә.

                                 (табак,чабак,кабак,сабак)

 

    3.Менә грамоталылык ярышы башлана.

 Командаларга сүзлек диктанты яздырыла. Мәсәлән,

"Зирәкләр”гә-район, тәэмин, сәнгать, әдәбият, сүзсез, дөнья, мәгърифәт, гадәт, башваткыч, сөял, промышленность..., ә "Тапкырлар”га тәрбия, мәсьәлә,мәсәлән, мәхәббәт, сөю, ихтыяҗ, фигыльләр, вакчыл, әкият, мәгънә, йомырка... сүзләре тәкъдим ителә.

Диктант язылып беткәч, командалар диктантларны үзара алмашып тикшерәләр һәм билгеләр куялар.

 “Музыкаль тәнәфес”

 4.  Артык исемнәрне тап!

I команда   

Аю, бүре, поши, кәҗә, куян, керпе, тюлень, тиен, төлке, сарык.

II команда 

Карга, тургай, сыерчык, кенәри, карлыгач, попугай, сандугач, чыпчык.

5.  Җөмләләр төзе! (Тактада)

I команда   

1. Без, яшибез, Татарстан, республикасында.

2.Казан, башкаласы, Татарстан, республикасының.

II команда 

1. Татарстан, зур, республикасы, бай.

2.Республика, безнең, бай, казылмаларга,   файдалы.

6.Иллюстрацияләр белән уен.

 (Рәсемнәрнең арадан иң танышлары сайлап алына һәм аларның кайсы авторның нинди әсәренә карата ясалганлыгын әйтеп, рәсемнең эчтәлеген сөйләү рәвешендә бара. Сөйләм матур, төгәл, бәйләнешле булырга тиеш).

Әкиятләр ,шигырьләрне бел!

Шигырьдән өзек

“ Юк, кирәкми, мин өйрәнмим,

Минем уйныйсым килә...”

Өзек кайсы шигырьдән алынган? (“Кызыклы шәкерт”)

Балалар “Кызыклы шәкерт” шигыре безне нәрсәгә өйрәтә? (Яшьтән тырыш булырга, ялкауланмаска)

Мин торам кырларда,

Болында ,урманда;

Уйныймын очамын

Якты көн булганда. (”Бала белән Күбәләк”)

    “Бала белән күбәләк” шигыре нинди булырга өйрәтә? (кешелекле булырга, кешене рәнҗетмәскә чакыра).

1.Нәкъ кеше кебек үзе,

Бар маңгаенда мөгезе.

"Былтыр кысты” дип акыра,

Туганнарын чакыра. ("Шүрәле” әкияте)

2.Кулы юк,балчык ташый,

Балтасы юк,өй ясый.("Карлыгач” шигыре)

3. Сакаллы килеш туа.

Берәү дә гаҗәпләнми.("Гали белән кәҗә”)

4.Чуар, йомшак күлмәге,

Тотсаң, уңа бизәге.

Тоттырмый ,китә очып ,

Я кала җирдә посып.("Бала белән Күбәләк”)

Йомгаклау:

-Безнең туган телебез гаять бай һәм матур.

Юкка гына мәшһүр галимебез, мәгърифәтче К.Насыйри: "Туган телнең серләрен өйрәнү-бөек эш ул”,-димәгәндер.

  -Кадерле укучылар! Уеныбыз ахырына якынлашты. Хәзер, әйдәгез жюри әгъзаларына сүз бирик әле (Җиңүчеләрне котлау, бүләкләү)

Кадерле укучылар! Сезгә уенда катнашуыгыз өчен бик зур pәхмәт! Бу уен сезнең белемле, зирәк, тапкыр булуыгызны күpсәттe. Киләчәктә дә сезгә уңышлар телим. Тагын да яхшырак укып, дәресләрдә, уеннарда актив катнашып безне сөендерегез!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Разработка внеклассного мероприятия по татарскому языку "Татарча да яхшы бел..."

Внеклассное мероприятие было проведено в рамках республиканского конкурса "Мин татарча сөйләшәм!" ( Я говорю по-татарски!). Мы заняли призовое место - приз DVD плеер....

Статья из опыта работы по учебно методическому комплексу "Татарча да яхшы бел"

Результат опыта работы по новому УМК "Татарча да яхшы бел"...

КВН-дәрес “Мин татарча сөйләшергә өйрәнәм!”

Хәерле кич кадерле кунаклар!Бүген безнең 21 нче февраль Халыкара туган тел көне.Безнең чарабыз туган телебезгә һәм тарих елы белән бәйле үтәчәк....

Акция: "Мин татарча сөйләшәм"

Программа-сценарий для акции "Мин татарча сөйләшәм"1. Посещение Альметьевского Государственного драматического театра2. Создание буклета для акции3. Подготовка плакатов для акции4. Подготовка к походу...

Укучылар өчен татарча ребуслар

Укучылар өчен татарча ребуслар...

Внеклассное мероприятие "Татарча да яхшы бел..."

Это мероприятие я показывала на районном семинаре учителей татарского языка и литературы....

Внеклассное мероприятие "Мин татарча сойлэшэм" (Я говорю по-татарски!")

Выступление агитбригады в республиканском конкурсе "Мин татарча сойлэшэм!" ("Я говорю по-татарски!")...