сочинение
статья на тему

Сочинение не конкурс "Учитель года 2019"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sochinenie.docx16.37 КБ

Предварительный просмотр:

Сочинение

“Яхшы класс – бераяктан бара торган гаскәр түгел,

 ә симфония уйный торган орекстр”.

Күз алдына китерегез: сезгә менә бүген һәм хәзер үк классыгыздагы “авыр” һәм “проблемалы” балаларның нинди кеше булып үсүләрен алдан күрергә мөмкинлек бирелде, ди. Нәрсә хис итәрсез икән бу очракта? Берәр нәрсә үзгәртәсегез килерме?

Даниэль Пеннак cүзләре белем бирү процессына берьюлы укытучы һәм артта калучы укучы күзлегеннән дә карарга мөмкинчелек бирә. Без барыбыз да укучылар булдык, һәрберебездә дә проблемалар, кыенлыклар тумый калмагандыр.Кайсыбызны гына алмыйк, гомеребездә бер тапкыр булса да яшьтәшләребез, укытучылар белән низагка керми калмаганбыздыр. Бу очракта нәкъ менә без, укытучылар, балаларны аңлый һәм аларга ярдәм итә алабыз. Бүгенге көндә дә укучылар һәм укытучылар бар, ләкин хәзерге җәмгыять алар арасын кискен рәвештә киртләде.Укытучыга бүген укучылар белән уртак тел табу кискенләште, чөнки яңа заман балалары инновацион технологияләрне киң кулланып кирәкле мәгълүматны мөстәкыйль рәвештә табалар һәм эшкәртәләр. Шунлыктан укытучы ярдәмен кире кагалар.

 Әйе, балалар хәзер икенче, ләкин алар барыбер бала булып калалар. Алар арасында бөтен нәрсәгә каршы торучылары да, тирә-юнь мөхиткә яраклаша белүчеләре дә, башкаларның йогынтысына тиз бирешүчәннәре дә бар.

 Даниэль Пеннак бик яхшы мисал китерә: “Бөтен проблема шунда ки, балаларны тик беренче скрипканың гына уены әһәмиятле дип ышандырырга телибез. Әгәрдә сезнең оркестрда “динь-динь» дигән тавыш кына чыгаручы өчпочмак бар икән, яки “бэнг-бэнг” дип дыңгырдаучы варган музыка коралы, иң мөһиме: алар вакытында һәм тавышлы уйнап торса, бу коралларның иң яхшысы һәм сыйфатлысы булсын инде ул. Шул очракта гына тырышлыгыгыз нәтиҗә бирер.Бар яклап та бердәмлек булса, эш барып чыгар, һәм очпочмак беренче скрипка кебек үк шәп уйнамаса да, әмма аның уены урынлы һәм матур булыр”.

 Укытучы хезмәте, һичшиксез, бик авыр һәм күп очракта бәяләнми кала торган хезмәт. Антик мифологияседә Сизиф дигән персонаж бар. Укытучыны һәркөн бер үк эш көтә: тикшерелмәгән дәфтәрләр өелмәсе, көндәлек планнар, отчетлар, конкурслар. Һәм елның елында шул кабатлана. Билгеле, күбесе түзми, мәктәптән “качалар”. Үзләрен бер үзгәрешсез эш белән шөгыльләнә алмау белән аклыйлар. Мин, мәсәлән, андый “укытучыларны” аңламыйм. Әйе, безнең хезмәт шундый: көн дә шул ук балалар, дәресләребез елның елында кабатлана, ләкин шул ук вакытта балалар бит.

 Укытучы бурычы – һәр баланы аңлау, барысын да бөтенгә туплау, тату коллектив булдыру. Шул вакытта укучылар да мөгәллим өчен дәррәү торырлар, кирәк вакытта ярдәмгә килерләр.

 Чын укытучы эшенең материаль ягына карамый, аның өчен иң мөһиме – аның укучылары әйбәт, абруйлы кеше булып җитсеннәр.

 Татар халкында бер мәкаль бар: «Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар». Бик зур мәгънәгә ия мәкаль. Чыннан да безнең көч бердәмлектә. Бердәм булганда гына, нинди генә авырлыклар очрамасын, барысын да җиңеп була., бөтен сорауга да җавап табып була, Тарих  битләренә кайтып карасак, югарыда әйтелгәннәргә дәлилләр таба алабыз. Киңәшеп эшләнгән эш һәрвакыт уңай нәтиҗә бирә. Гаскәрне туплап, юл күрсәтүче юлбашчы булса, укучыларны әйдәп баручы – укытучы. Үз сүзенә буйсындырып түгел, ә балалар белән киңәшеп, уртак фикергә килеп эшләү зарури.

 Бердәмлек кешеләргә нәрсә бирә? Борын заманнарда ук, кеше барлыкка килгәндә, “гаилә” дигән җәмгыяви берәмлекләр барлыкка килгән. Кеше берүзе ауга да чыга алмаган, гаиләсен дә яклый алмаган. Хәзерге көнгә чаклы күп эштә безгә ярдәм кирәк. Ул интернет яки әти-әниләрме, без беркайчан ялгыз түгел, ә һәрвакыт команда да. Класс, мәктәп, авыл, дәүләт – блар барысы да зур “Гаиләләр”. Кеше башка кешеләрдә аерылып яши алмый.

 Шулай итеп, нәтиҗә ясасак, яхшы класс ул – симфония уйный торган оркестр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сочинение на Всероссийский конкурс школьных сочинений "Моя семья" в номинации "Моя семья в истории страны" на тему: "Династия хлеборобов"

Сочинение победило на муниципальном и региональном этапах Всероссийского конкурса школьных сочинений....

Сочинение-рассуждение как вид творческого задания ЕГЭ. Виды аргументов в сочинении-рассуждении при подготовке к ЕГЭ

подготовить к написанию сочинения по заданию, сформулированному в демонстрационном варианте ЕГЭ по русскому языку (часть С); раскрыть содержание понятия «аргумент»: что надо понимать под жизненн...

Методическая разработка по русскому языку (10 класс) по теме: Сочинение на ЕГЭ. Упражнения для подготовки к написанию сочинения- рассуждения по предложенному тексту.

Данный материал представляет 10 заданий к предложенному тексту. Задания помогают сформулировать проблему, прокомментировать её, выявить авторскую позицию. Кроме того, необходимо прямую речь перевести ...

Сочинение – описание натюрморта по картине Н.М.Баранова «Рябиновые грозди» как подготовительный этап к сочинению по воображению.

Урок подготовки к сочинению-описанию натюрморта по картине владимирского художника Н. М. Барановасодержит работу  спонятием "натюрморт", художественным текстом(отрывком из книги В. А. Солоухина "...

Сочинение об абзацном отступе, сочинение о задаче автора рассуждения, сочинение о существительном - дирижере.

Данные сочинения  предназначены для подготовки к работе над лингвистической темой....