Дусларга
материал

Рәхмәтуллина Наилә Васил кызы

Шигырь

Скачать:


Предварительный просмотр:

Дусларга

Моңлы дәрья – күңел тирәнлеге.

Барасы юл әле бик ерак.

Ни кылса да тормыш исәрлеге,

Тукталырга безгә ник кирәк?

Дөнья гөрли, тормыш кайный,

Күңел оча ерак җирләргә.

Ни булса да, арттан калмый ,

Нужа йөри бөтен җирдә дә.

Алга карап, ерак китәм дисәм,

Аяк чала көнче “дус-ишләр”.

Алга барам, киртәләрне җиңәм,

Күңелемдә чөнки саф хисләр.

Начарлыкта минем һич уем юк

Изгелекләр килә эшлисе.

Дөньяда бит, дуслар, дускайларым,

Тик бер генә тапкыр яшисе.

Хисне йөгәнләргә күңел бармый

Шатланганда көләм ихластан.

Күз яшемне дә тыеп кала алмыйм,

Юл ала ул чөнки йөрәктән.

Бәхет телим барча дусларыма,

Көнче хисләр читтә йөрсеннәр.

Бары яхшы гамәл кылып кына,

Җир йөзендә дөнья күрсеннәр.

Наилә Рәхмәтуллина


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

И.Юзеевның “Мин телим дусларга” шигырен анализлау.

10нчы сыйныфта укучы  рус телле балалар  белән  үткәрелгән ачык  дәрес конспектын тәкъдим итәм. Дәрес бик тирән эчтәлекле һәм кызыклы....

2нче сыйныфның рус төркемендә әдәби уку буенча бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресе. Тема. Мин дусларга хат язам.

2нче сыйныфның  рус төркемендә әдәби уку буенча бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресе.Тема. Мин дусларга хат язам....