Эссе "Минем методик табышларым"
материал

Мухаметшина Разиня Минвалиевна

Татар теленең һәм әдәият укытучыларының "Туган тел" мастер-класс бәйгесенә 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esse_.docx19.52 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы Нармонка урта гомуми белем мәктәбе

(ЭССЕ)

Ана теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия күләм

“Мастер класс” бәйгесенә

Югары квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Мөхәммәтшина Рәзинә Минвәли кызы

                                                                         

2019 ел

     Иртәнге салкынча һава. Сентябрь ахыры. Мин сукмак буйлап мәктәбемә ашыгам. Каршыма эшкә ашыгучы кешеләр очрый, асфальт юлдан төрле машиналар сызгырып уза. Менә бер төркем укучыларым исәнләшеп узды. Бар да каядыр ашыга. Алар арасында инде тормышта аякларында нык басып торучылар да, урыннарын табып, югалтучылары да, киләчәккә зур өметләр баглаучылары да бардыр ...

     Менә мәктәбем ишеге. Ике яклап тезелеп киткән ак каеннарым бүген дә мине каршы ала. Саумы, каеннарым? Мин кабат сезнең янга ашыгам. Бүген яфракларыгыз коела башлаган. Әнә берсе бөтерелеп-бөтерелеп , агач төбенә төшеп ятты, ә икенчесен шаян көз җиле ераккарак алып китте.

     Минем укучыларым да, шул каен яфраклары кебек, төрлесе төрле якка таралачак. Каен  агачы – мәктәп, ә яфраклар – укучыларым. Язмыш җиле аларны да төрле җирләргә алып китәчәк бит .

    Ә ничек итеп бу олы җиһанда үз урыныңны табарга?! Каен агачы һәрбер яфрагы белән үзенчә сөйләшә, үзенчә иркәли кебек тоела миңа. Агачтан аерылып очканда калтырана яфрак, җилгә каршы торырга тырышкандай була. Ә җил үзенекен эшли. Ә әнә теге җил очыртып киткән яфрак – туган иленнән аерылган кош.  Ниләр көтә аны?  Юлларында ниләр булыр? Монысы инде яфракның үзеннән торачак.  Әгәр каенкайның сүзләрен яхшы аңлап, үзенә ныклы белем, көч туплаган булса, ул югалмас. 

     Менә шушы уйлар белән сыйныф ишеген ачам. Күзләремә ничә караш төбәлгән. Минем алдымда, шушы укучыларны, заман таләпләренә яраклаша белүче, тирән белемле, югары әхлаклы, һәрьяктан камил булган, киләчәктә үзләренә бары тик уңышларны гына юлдаш итүче зыялы шәхес тәрбияләү бурычы тора.  Мин шушы бурычны тормышка ашырырлык укытучы һәм тәрбияче булырга тиешмен. Бөек педагог Ризаэддин Фәхреддин дә: “Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр,” – дип язып калдырган.

    Мин - татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Бу фәннәр кеше  һәм аның тормышы  белән тыгыз бәйләнештә тора. Татар теле аралашырга өйрәтсә, әдәбият нигезенә әхлакны төзәтү, кешене тәрбияләү, әдәпле итү төшенчәсе салынган. Матур әдәбият, иң әүвәл, кешене, аның эчке дөньясын сурәтли, кешенең башкаларга, табигатькә, җәмгыятькә, яшәешкә мөнәсәбәтен күрсәтә. Ул матурлык ярдәмендә кешене рухландыра, начарлыкны сурәтләп нәфрәтләндерә. Хисләндерә, кайгырта, шатландыра, чистарта. Димәк, татар теле һәм әдәбиятын өйрәнү - тормышны, яшәешне аңлау, тирә-юнебездә булган вакыйгаларны анализлау, авыр сынаулар алдында калганда, аннан чыгу юлларын табу өчен дә кирәк.

Эш коралым гади акбур гына,

Бик катлаулы, ләкин, тирәлек.

Утыз бала димәк утыз пар күз

                                            Җавап көтә миңа төбәлеп

    Укучыларымны бер-бер артлы күз алдымнан уздырам. Аларның сораулы күз карашлары миңа төбәлгән. Күпкырлы белем дөньясының ишекләрен ачу, мең төрле сорауларына тапкыр җавап бирү – минем төп вазыйфам. Дәресләремне  һәр укучыга да кызыклы, аңлаешлы итеп үткәрергә тырышам. Аларның  җылы карашларын, канәгать йөзләрен күрү – үзе зур бәхет. Ә моның өчен укытучыга һәрвакыт  эзләнергә, үз белемен күтәрү өстендә эшләргә кирәк. Бүгенге көндә балаларга белем һәм тәрбия бирүне камилләштерү өчен традицион методлар белән беррәттән күп кенә яңа технологияләр тәкъдим ителә. Мин шулар арасыннан укучыга иҗади якын килеп, шәхес итеп карап белем бирү, аны тәрбияләү һәм үстерү мөмкинлеге бирә торганнарын сайлап алам. Дәресләремне иҗади үстерелешле укыту технологиясенә нигезләнеп үткәрәм. Бу дәресләр куелган проблеманы укучылар белән бергәләп чишәргә, уйланырга, фикер йөртергә, алдан үзләштергән белемнәргә таянып ачышлар ясарга мөмкинлек бирә. Монда мин үз-үземне чын-чынлап “дәрес дирижеры” итеп хис итәм. Хәзер нинди музыка уйнар, яңгырашы нинди булыр,  дәрес нинди көйгә салыныр – болар барысы да миннән тора.

Мәктәпләргә мәгълүмати информацияләр үтеп кергәннән соң, укытучыга  эшендә  уңай нәтиҗәләргә ирешүгә зур мөмкинлекләр ачылды. Безгә, укытучыларга, интернетны өстәмә  укыту ысулы, инструмент буларак куллану мөмкинлеге туды. Бүген балаларга татар телен өйрәтү  һәм үзләштерү өчен “Ана теле”, “Татар иле” сайтлары белән беррәттән рус телендәге сайтларны да үзебезгә яраклаштырып кулланырга мөмкин. Мин үзем уңышлы куллана торган  “learning-apps “ сайтының мөмкинлекләренә юнәлтәсем килә. Бу сайтны теманы өйрәнү, кабатлау, ныгыту, белемнәрне тикшерү өчен дә, шулай ук кызыклы эчтәлектәге рәсемнәр ярдәмендә яңа сүзләр өйрәнү, грамматиканы үзләштерү, кроссвордлар, викториналар, ребуслар төзү өчен файдаланырга була.

Татар телен өйрәнгәндә бу сайтны куллануның әһәмияте нидән гыйбарәт соң? Беренчедән, укучы, татар телендә нинди дә булса эш башкарып, аны тирәнрәк өйрәнә. Эш процессында үзләштерелгән яңа сүзләр яхшырак истә кала. Икенчедән, баланың татар теле белән кызыксынуы һәм аңа мәхәббәте арта, чөнки ул татар телендә үзенә ошаган, үзе яраткан продукт чыгара. Шулай ук ул:” Татар теле дә заманча тел икән”, “ХХI гасырда популяр булган нәрсәләр турында татарча да сөйләп, укып, язып була икән” – дигән нәтиҗәгә килә. Өченчедән, аның теге яки бу өлкәдә белемнәре арта, бу, үз чиратында, предметара бәйләнешне тәэмин итә. Укучылар белән заманча технологияләр, дөнья тирәли сәяхәт кебек темаларга татарча сөйләшәбез. Бу үз чиратында аларның татар теленә карата мөнәсәбәтен  үзгәртә: хөрмәтен, кызыксынуын арттыра, һәм безнең – татар теле укытучыларының – үзебезнең  максатыбызга ирешү өчен мөмкинлекләребез арта.

     Ләкин нинди генә технологияләр куллансаң да, дәреснең нәтиҗәлелеге укытучының осталыгына бәйле дип уйлыйм мин. Дәресләремдә укучыларда үз- үзләренә ышаныч, шатлык хисе тудыру – төп урынны алып тора. Һәр укучының үз фикерен әйтергә, хатасын төзәтергә, югары билге алырга, башкалар белән тигез хокуклы булырга хакы бар. Дөрес, теманы аңлау сәләте барлык укучыларга да бертөрле бирелми. Һәркайсының үз мөмкинлеге, үз дөньясы. Ә ул матур дөньяны җимерергә ярамый. Тышкы сыйфат белән эчке ихтыяр көче туры килмәсә, зур һәлакәт килеп чыгарга мөмкин, шунлыктан укучының эчке  халәтен яхшы чамаларга кирәк.  Мондый очракларда шәхси якын килеп, укучыларның психологик үзенчәлекләрен аңлап эш итү зур уңышларга ирешергә ярдәм итә.

    Укытучы сүзенә тирән мәгънә салынган. Укытучы һөнәр генә түгел, ә күңел халәте дә. Мәктәптән чыккач та син укытучы булуыңнан туктамыйсың. Укытучы – психолог, актёр, сердәшче һәм киңәшче дә. Аның киеме, сүзе, үз- үзен тотышы – бөтенесе дә үрнәк булырга тиеш. Чын укытучы булыр өчен, үз фәнеңне тирән белергә, холкыңны, эчке дөньяңны гел камилләштереп торырга, балаларны чын күңелдән яратырга, хөрмәт итәргә, аларны аңларга кирәк. Шулай булганда укытучы һөнәренең авырлыгы сизелмәс, күңелдә эшләнгән эшләргә, ирешкән уңышларга сөенеч, канәгатьлек хисләре генә булыр. Ә укучылар синең дәресләреңне сагынып көтеп алыр. Син  аларның яраткан, хөрмәт иткән укытучысы, киңәшчесе, сердәшчесе булырсың. Мин боларның барысына да ирештем дип уйлыйм. Мәктәп бусагасын атлап керүгә, йөгереп килеп кочаклап алучы, мине ничә тапкыр күрсәләр дә исәнләшүче, минем белән шатлыкларын, кайгыларын бүлешүче, төрле  бәйгеләрдә, олимпиадаларда  призлы урыннар яулаучы укучыларым – моңа дәлил. Дөрес, ак каенның бу яфраклары да беркөн өзелеп оча башлар. Әмма кая гына очсалар да, нык булырлар кебек.

    Мин язмышыма рәхмәтле: яраткан эшем, хөрмәт итүче укучыларым, һәрчак ярдәмгә әзер торучы гаиләм бар. Ходай мине шушылардан аермасын. Әлегә көн саен шул каеннарым янына, ә кичен өйгә ашыгырга язсын. Яңа күренгән яфраклар белән серләшеп,  уртак тел табып яшәсәм иде. Ә иң мөһиме: күңелемдә ярату хисе сүнмәсен!                                

Минем башка тылсымым юк,                       Хисләрем янар тау минем,

 Яратып яраттырам.                                       Туктаусыз кайнап торам.

Кирәк икән, тургай булып                             Ялынып түгел, табынып түгел,

Күкләрдә сайрап торам.                                 Яратып яраттырам.

                                   Мәхәббәтнең серен белдем,

                                           Яратып  яраттырам.                                (Ф. Яруллин)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Минем методик табышларым.

Укытучы эшчәнлегенә бәйле материал....

"Минем методик табышларым" дигән темага эссе

Бу эссе мием методик табышларым хакында....

"Минем методик табышларым" эссе

"Минем методик табышларым"  эссе“ Кешене тик хезмәт кенә күркәм итә, хезмәттән башка кеше үзенең кешелек дәрәҗәсен саклый алмый”.   Л.Н.Толстой...

Эссе. Минем методик табышларым.

Мамадыш муниципаль районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының "Мастер класс" бәйгесендә катнашып, жюри әгъзалары тарафыннан "Иң яхшы" дип табылган эссе....

"Минем методик табышларым" темасына эссе.

Беренче тапкыр эссе язып карадым. Үзең турында язарга авыр икән ул. Укытучы халкы язганны оста тикшерә. Ә үзеңә калса......

ЭССЕ. Минем методик табышларым

ЭССЕ. Минем методик табышларым...

Минем методик табышларым. Эссе

Мәктәп…Кечкенәдән үк мине үзенә тартып торучы бер кыйбла ул. Бәләкәй чакта мәктәпкә мине кызыксыну хисе тартса, үсә төшкәч, белем алу мөмкинлеген...