эссе
материал

Гайфуллина Гульнара Талгатовна

эссе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esse_3.docx97.21 КБ

Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ

ЛАЕШ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ МӘГАРИФ БҮЛЕГЕ

МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

«Советлар Союзы Герое Алексей Петрович Малышев
исемендәге Столбище  урта гомуми   белем мәктәбе»

                           

                                                                   

   

                                                     Язды:

                                                     татар теле һәм  әдәбияты укытучы

                                                  - Гөлнара Тәлгать кызы Гайфуллина

 

  2019 нчы ел

Мин бәхетле булыр идем, әгәр

Белгәнемне шулай бирә алсам,

Шәкертләрем өчен һәрвакытта

Матур үрнәк булып кала алсам.

Кичке кышкы хозурлыкка сокланып, кызымны җитәкләп, әкрен генә мәктәптән кайтып киләм. Электр утлары яктысында бөтерелгән кар бөртекләре чәчләргә, кашларга куна... Дөнья куа-куа, мәктәп диварларыннан башка берни белми-күрми ятабыз икән бит сөрсеп! Яныбыздан тыз да быз машиналар үтә: икенче сменада укучыларымның әти-әниләренең таныш йөзләре чагылып китә. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаганда җәяү йөрүгә өстенлек бирергә кирәк булыр әле. Юкса, грипп афәте иң әүвәл минем сыйныфыма ябыша... Үзем дә туганнан бирле машинада бит. Янәсе, машинасыз беркая да өлгерә алмыйбыз...

Бөтерелгән буран диңгезенә чумып, рәхәтләнеп атлыйбыз.Күктәге йолдызлар да рәхәтлектән безгә күз кыса сыман. Алар шундый якты яна, бернинди кар-буран да аларны томалый алмый кебек.  Үзеңне шушы иксез-чиксез галәмнең кечкенә генә бер кисәкчәсе итеп  тоюдан күңел нечкәрә, күңел ташый. И кызым, безнең бәхет йолдызы кайсы икән?

Укытучы бәхете... Нинди икән ул? Һәрхәлдә укытучы бәхете белән хатын-кыз бәхете бер-берсенә тәңгәл килмиләр. Икесе дә аерым-аерым яшиләр кебек. Кайчак сугышып та алалар. Туганнан бирле әтисез мәктәп коридорларында үскән кечкенә кызым моны миңа караганда да яхшырак аңлый кебек. Кечкенә чакта, укытучылы уйнаганда, мин укытучы булуы бик җиңелдер дип уйлый идем.Еллар үтеп, үзем укытучы булгач, шуны аңладым: һәркемдә дә укытучы булырга сәләт юк. Түземле, олысы-кечесе белән аралаша белүче һәм белемле кешеләр генә укытучы була ала.

Кем соң син, укытучы? Нинди булырга тиеш син? Җәмгыятькә кирәкле кешеме син? Әллә, киресенчә, синсез дә дөнья барырмы? Бүген укытучыга карата мөнәсәбәт бик нык үзгәргән, алдыңа югары таләпләр куелган бер чорда  шушы кышкы күктәге йолдыз кеби җем-җем балкый алырсыңмы? Кечкенә генә бәхетеңне кар-бураннар томалап китмәсме?

Сораулар, сораулар, сораулар... Алар мине тагын бер кат уйланырга, нәтиҗә ясарга, җаваплырак булырга этәрде. Балаларга белем бирү өчен үз белемеңне күтәрү генә җитми, замана укытучысы була белергә кирәк!

Нинди син, замана укытучысы? Минемчә, үз фәнен су кебек эчүче, эрудицияле, кызыклы һәм мавыктыргыч шәхес булырга, ә иң мөһиме: балаларны бәхетле булу серләренә, тормышка өйрәтергә тиеш. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы -Туган тел укытучысы буларак, тагын да тырышыбрак эшләргә тиешмен. Мин уздырган дәресләр балаларга тагын да кызыклырак, методик яктан яхшырак булырга тиеш. Мәктәпне тәмамлап олы тормыш юлына аякка басканда сәламәт, компетентлы, алган белемнәрен дөрес кулланучан һәм илебезне алга алып баручылар итеп әзерләргә тиеш без аларны. Укучың белән янәшә бару, аларның киләчәге турында кайгырту безнең һөнәребезнең төп мәгънәсе. Институт тәмамлалап математика укытканнан соң татар телен укытуга күчү җиңел генә бармады. Рус мәктәбендә укыган чакта ук ана теленә сусаган булганмын, ахры. Ана телен укыту миңа рухи ләззәт бирә.

Язмыш җилләренә каршы торып, көчкә сакланып калган татар теленең язмышы  бүген аяныч хәлдә. 2017 нче елда “татар телен мәҗбүри укытырга ярамый” дигән фикер татар теленең абруен киметүгә китерде. Бүген без, укытучылар, татар теленең мөһимлеген аңлатып, аның дәрәҗәсен күтәрү өстендә эшлибез, уку-укытуның сыйфатын арттыру юлында да шактый көч куябыз. Тормыш безне сыный..  Минем кебек гади укытучылар милләтне, телне саклап калу өчен тырыша. Радио, телевидение һәм матбугат аша зур эшләр алып барыла. Тик бу гына җитми, чөнки  мәктәп турыдан-туры дәүләтебез ярдәменә мохтаҗ. Аны саклап калу, дәрәҗәсен күтәрү, мәгариф тармагында әһәмиятен арттыру өчен дәүләтнең төпле кануннары кирәк. Тел язмышын аяныч хәлдән чыгару өчен максатчан программа булдыру зарур.

Бала күңелен мин иксез-чиксез күк йөзенә тиңлим. Күктә кабынган һәр йолдыз гүя минем укучыларым. Алар һәркайсы якты йолдыз булып балкый. Без әнә шул якты йолдызларны кабызучылыр булырга тиешбез!

...Шундый хис-фикерләр белән  хезмәт көнемне тәмамлыйм, белем өләшәм. Белем - бәхет ачкычы, дәрәҗәнең баскычы, ди халык. Димәк, Мин - бәхет өләшүче Укытучы. Кешеләргә бәхет өләшә алганнар, җирдә бәхетле булалар, дип саныйм. Мин - бәхетле Укытучы!.

 Табигатьнең гүзәллеген тоя белсәм,

       Хисләр җылылыгын сабыйларга бирсәм,

       Һәр нәнине нәфис гөлдәй күрсәм.

       Шул гөлләргә йомшак сулыш өрсәм-

       Мин бәхетле!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Структура эссе. Алгоритм написания эссе.

Структура эссе . Алгоритм написания эссе....

Критерии оценивания эссе. Примеры эссе и их анализ .

Критерии оценивания эссе . Примеры эссе и их анализ....

Эссе. Темы эссе

В помощь сдающим ЕГЭ по английскому языку...

Формирование навыков написания эссе с элементами рассуждения (эссе с выражением собственного мнения)

Статья описывает правила и принципы написания эссе по английскому языку с элементами рассуждения (эссе с выражением собственного мнения), а также типичные ошибки при написании эссе такого типа....

Учебно-методическая разработка "Эссе-мнение: как написать эссе за 50 минут"

УМР учитывает принцип визуализации при подаче материала. Может быть использован как раздаточный материал на вводном уроке по написанию эссе-мнения. (Разработка выполнена для получения зачета на курсах...

Учимся писать эссе: Эссе моих учеников на различные темы на немецком языке

Написание эссе - одно из сложнейших заданий ЕГЭ по ИЯ. Научить писать эссе - нелёгкая задача для любого учителя. Начинать писать эссе стоит уже с 7 класса. Данная публикация содержит оригинальные и не...