Тема: Сузык аваз хәрефләре.
план-конспект урока (5 класс)

Шарапова Ильнара Ильдаровна

Сузык аваз хәрефләре. 5 сыйныф

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 00008b3d-a6ec1132.doc38.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Сузык аваз хәрефләре.

Максат: 

1. Сузык аваз хәрефләре турында белешмә бирү;

          2. Практик эш һәм дөрес, матур язу күнекмәләрен үстерү;  

         3. Ярдәм итү  кебек уңай сыфатлар тәрбияләү.

Җиһазлау:        

                    1. Компьютер, кулланма материаллар;

              2. Презентация

Дәрес барышы

I Оештыру моменты

-Исәнләшү.

- Сәламләшү (1-2,3-4 укучылар бер – берләре  белән, уң куллары белән сәламләшәләр)

- Сузык авазларны әйттерү (презентациядә)

II Актуальләштерү

  •  “Фонетика” бүлеген кабатлап, бер – береңә сораулар бирергә әзерләнергә иде.

ИНФОРМАЦИЯ   -фикер йөртү

ФАЙНД   ЗЕ   ФИБ  - Фонетика буенча 3 сорау бирәм, 1се ялган була, (презентациядә күренә) (Аның өчен 2 нче номерлы укучылар 1 кәгазь бите алып, 3 тигез өлешкә бүлә, ертып алалар. 1,2,3 номер белән билгелиләр.)

СИНГЛ  РАУНД  РОБИН белән җавап бирәбез.  (Сорауның дөрес түгелен сайлыйсы.    Бер минут вакыт бирелә.  Уйлап бетергән команда кулларын бергә куя. “Пыш” дип әйтә.  Өстәлләрдәге (2нче номерлардан сорыйм).

  1. Фонетика -  сөйләмдәге авазларны өйрәнә.
  2. Фонетика -  телдәге язылыш нормалары һәм кагыйдәләре нигезендә дөрес язуны билгели.
  3.  Фонетика -  сузык авазларны һәм тартык авазларны өйрәнә.

Дөрес түгеле (2)

III Яңа теманы аңлату

Укытучы: Әйдәгез, хәрефләр турында белгәннәребезне искә төшерик.

ФИНК-РАЙТ-РАУНД-РОБИН- “уйла-язып куй-төркемдә фикер алыш” (Бергәләп уйлыйбыз, фикер алышабыз, бер фикерне язып куябыз, 3 нче номерлардан сорыйм)  30 секунд вакыт бирелә.

 Татар алфавитында ничә хәреф бар?

Укучы: 39.  

Укытучы:  Кайсы хәрефләр татар телендә генә кулланыла?

Укучы: ә, җ, ң, ө, ү, һ  (2 нче укучы)

Укытучы: Кайсы хәрефләр аваз белдерми?

Укучы: ъ,ь (4 нче укучы)

Укытучы: Кайсы хәрефләр ике авазга билге булып йөри?

Укучы: г, к, в (1 нче укучы)

Укытучы: Сузык авазларны белдерә торган хәрефләрне әйтегез.

Укучы: а,ә,о,ө,у,ү,ы,е,и (3 нче укучы)

Укытучы: Алынма сузык авазлар

Укучы: о,ы,э.

Укытучы: Сузык авазларны өйрәнүне дәвам итәбез. (Презентациядә сүзләр бирелә. Болыт-[болот], көне-[көнө], тозсыз - [тоссос], көчле - [көчлө], озын - [озон].

- транскрипциягә игътибар итегез.

- транскрипциядә  ишетәбез һәм укыйбыз.

Бу ирен гармониясе була.

(Презентациядә   Сүзнең беренче иҗегендә иренләшкән [о],[ө]  сузыклары булса, икенче һәм башка иҗектәге [ы],[э(е)] авазлары урынына   [о],[ө] сузыклары әйтелә.

  • Язган вакытта нинди кагыйдәне истә тотабыз?
  • - О, Ө хәрефләре бер тамырлы сүзләрдә беренче иҗектә генә языла.

(информация – мышление, выводы)

IV Ныгыту

МИКС-ФРИЗ-ГРУП (сорауга җавап булган санга берләшеп басарга)

Музыкага бииләр, музыка туктый, сорау бирәм.

Укытучы: Татар телендә ничә калын (нечкә) сузык аваз бар?

Укучы: Дүрт.

Укытучы: Рус теленнән кергән ничә сузык?

Укучы: Өч.

Укытучы: Татар телендә ничә килеш бар?

Укучы: Алты.

Укытучы: Ничә ел фасылы бар?

Укучы: Дүрт.

Укытучы: Ничә хәреф аваз белдерми?  

Укучы: Ике.

Укытучы: Бер атнада ничә көн?

Укучы: Җиде.

2. ФО БОКС  СИНЕКТОС  (Мышление  концепция)

Бөтен укучы 1 бит ала дүрткә бөкли.... уртага  туган тел  дип яза)

Дүрт ягына да 1,2,3,4 дип яза.

1 нчегә татар теле белән бәйләнешле рәсем ясый, 1 оча торган, 1 йөри торган. Бу предметлар  туган тел (белән ничек бәйләнештә) белән ничек ошаган?

2 минут вакыт бирелә, төркемдәге барлык битләрдәге үз номерыңа җавап язасы. 1 минут вакыт бирелә җавапларны укып чыгарга. 30 секунд вакыт бирелә, иң матур җавапны сайларга. 2 нче укучы җавап бирә.

  1. 146 нчы күнегү
  • Биреме буенча телдән башкарыла.
  1. 149 нчы күнегү
  • Биреме буенча телдән башкарыла. РЕЛЛИ ТЭЙБЛ ярдәмендә күнегү тикшерелә.
  1.  150 нче күнегү
  • Биреме буенча язмача башкарыла.

V Йомгаклау

  • Бүген без дәрестә нәрсә өйрәндек?
  • Татар телендә ничә сузык аваз бар?

Өй эше

  1. Сузык аваз хәрефләре турындагы кагыйдәне кабатларга (66 нчы бит).
  2. 151 нче күнегүне язмача башкарырга (сузык аваз хәрефләрен билгеләргә).

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Сузык аваз хәрефләре"

Татар мәктәпләрендә  5 нче сыйныфта сузык аваз хәрефләрен өйрәнү буенча дәрес эшкәртмәсе....

5 нче сыйныф өчен дәрес эшкәртмәсе. Сузык аваз хәрефләре. Сингапур буенча укыту структурасын кулланып төзелгән.

Дәрес эшкәртмәсе. "Сузык аваз хәрефләре" темасы буенча рус телендә белем бирүче мәктәпнең 5нче сыйныфында укучы татар балалары өчен татар теле дәресе. Сингапурча укыту структураларын кулланып төзелгән...

Тартык аваз хәрефләре

"Тартык аваз хәрефләре" темасы буенча 5нче сыйныфның татар төркемендә уздырылган ачык дәрес эшкәртмәсе...

Тема: Сузык аваз хәрефләре

5 нче сыйныфның татар төркемендә татар теле дәресенең технологик картасыСузык аваз хәрефләре белән таныштыру Хәреф һәм аваз төшенчәсен аера белү.Бердәмлек, дуслык, хезмәттәшлек булдыру.Җиһазлау: ...

"Сузык аваз хәрефләре"

Сузык авазлар темасына дәрес эшкәртмәсе...

Сузык аваз хәрефләре

Татарстан Республикасы “Советлар Союзы герое Хәсән Заманов исемендәге Актаныш кадет мәктәп-интернаты” дәүләт бюджет гомуми белем  учреждениесендә уку-укыту эшләре буенча директор урын...