"Сузык аваз хәрефләре"
методическая разработка (5 класс) по теме

Шигапова Роза Габдулловна

Татар мәктәпләрендә  5 нче сыйныфта сузык аваз хәрефләрен өйрәнү буенча дәрес эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon suzyk_avaz_hreflre.doc47.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Чистай муниципаль районы

Исләй төп гомуми белем бирү мәктәбе

        Дәрес эшкәртмәсе:

Төзеде: I квалификацион  категорияле

                                                                  татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                           Шигапова Роза Габдулла кызы.

        

                                        2010 нчы ел

Максат.

 Укучыларның графика, орфография, алвафит турындагы белемнәрен искә төшерү.

Укучыларны сузык аваз хәрефләре белән таныштыру, аваз белән хәрефнең аермасын аңлату.

Дөрес язу күнекмәләре булдыру.

Җиһазлау:   дәреслек, таблица “ Сузык аваз хәрефләре”,компьютер, слайд, электрон дәреслекләр “Татар телле Заман”, “5 нче сыйныф”,  лабиринт, читек рәсеме, орфографик сүзлек.

                                          Дәрес барышы.

Дәресне оештыру.

Уңай психологик халәт тудыру.

Хәерле көн телик таңнар саен,

Аяз күкләр телик җиребезгә.

Кояшлы көн телик һәр кешегә,

Һәм иминлек телик җиребезгә,

Хәерле көн телик барчабызга,

Хәерле көн телик үзебезгә.

Укучылар! Бер-беребезгә хәерле көн теләп, елмаешып алыйк. Дәресебезне күтәренке кәеф белән  башлап җибәрик.

Дәреснең  темасы, максаты белән таныштыру.

 

Өй эшен тикшерү.

“Татар телле ZAMAN” электрон дәреслеге ярдәмендә алфавитны искә төшерү.

Алфавитны яттан сөйләү.

Яңа тема аңлату.

Яңа тема аңлатуга җирлек булдыру. Әкият.

Бер заман тартык авазлар белән сузык авазлар бәхәсләшкәннәр.

Әлбәттә, без кирәгрәк! Бездән башка кеше авызын да ача алмый! – дип кычкырганнар сузыклар.

Анысын карарбыз әле!- дип, каршы чыкканнар ди, тартыклар. – Бер дә авызыңны ачмыйча әйтеп кара әле безне. Барып чыкмаячак!

“М” дип авыз ачмыйча да әйтеп була!

Шул бер “М” нан башка бер авазны да авыз ачмыйча әйтә алмаячаксыз.

Барыбер без кирәгрәк, - дигәннәр сузык авазлар.- Бер иҗек тә, бер сүз дә бездән башка була алмый. Без үзебез генә дә сүз була алабыз: Ә? И! Уу, ууы, О!

Сездән башка иҗек тә, сүз дә булмый- анысы дөрес. Сез бездән башка гына берәр сүз әйтеп карагыз әле.  Мәсәлән: Татарстанның башкаласын.

А-а, - дигәннәр сузыклар һәм тынып калганнар.

Күрдегезме инде, бернәрсә дә аңлар хәл юк бит! Менә без үзебез генә дә “Кзн” дип әйтәбез икән, һәркем Казан икәнен чамалый алачакю

Ярар, яхшы. Алайса бездән башка гына Башкортстанның башкаласын әйтеп карагыз әле! – дип көлешкәннәр сузыклар.

Тартыклар , шәм утын сүндерергә тырышкан кебек, “Ф! Ф!” дип азапланганнра да, бернәрсә барып чыкмагач, башларын аска иеп тынып калганнар , ди.

Сезнеңчә ничек соң? Кайсы авазлар әһәмиятлерәк, кирәгрәк? Кешеләр аваз уйлап тапканда, сүзләрне тартык аваз хәрефләре белән язганнармы, әллә сузык аваз хәрефләре белән генәме?

Яңа тема аңлату.

Татар алфавитында сузык авазларны белдерүче нинди хәрефләр бар?( слайд №2)

Барысы ничә сузык аваз бар? (слайд №3)

Кайсылары бер генә авазга билге булып йөри? (слайд№4)

Кайсылары берничә авазга билге булып йөриләр? ( слайд №5)

 Хәзер , нәтиҗә ясыйк инде. (Кагыйдә чыгару һәм дәреслектәге белән танышу.)

Сузык аваз хәрефләренең транскрипцион билгеләре белән таныштыру.

( Слайд №6)

Белемнәрне ныгыту.

Дәреслек белән эш. 111 нче күнегү.

А. Укып чыгу.

Б. Әңгәмә (читек рәсеме) (слайд №7)

В. Күчереп язу. 1 вариант – бөтенесен

                            2 вариант – 1 строфасын.

Г. Сузыкларның асларына сызу.

Д. Эшне тикшерү.

Компьютерда эш. Төшеп калган сузыкларны кую, “Пирамида” төзү уены.

 Такта янында эш. 112 нче күнегү. Сүзләрне баганаларга бүлеп язу.

 Физминут. Уен “Сузык авазларына кунакка”

 Бервакыт укучылар сузык аваз хәрефләреннән хат алалар. Хәрефләр балаларны кунакка чакырганнар : “ Өебез иркен, ял итәрсез, кунып та китәрсез,”- дигәннәр. Менә балалар сузык аваз хәрефләренә кунакка киткәннәр.   Балалар адашмасын өчен, сузык аваз хәрефләре көтеп торалар икән. Ялгыш юлга керсәләр, тартыклар кире борып чыгаралар икән. Ягез әле, сез адашмыйча, өйгә барып җитә аласызмы?

Электрон дәреслек белән эш. “Татар теле-5”

1 нче эш. Сузык хәрефләрне куярга.

Кичке ...кта ка...ндыр б...л...тлар ку...р...п ч...кт.... К...чле... ңил ист... . ...ре ...ңг...р тамч...лар... т...шә башлады. Б...л...тларны ярып, ...шен ...шьнәде. Чиләкләп ...ңг...р к...ярга т...т...нды.

2 нче эш.Билгеләнгән урынга о һәм ө хәрефләрен куярга

Умырзая – язның беренче чәчәге.  Умырзаялар ...рлыктан үрчи. Димәк, бер генә чәчәк ...зелсә дә, берничә елдан бу урында дистәләгән умырзая үсми калачак. Чәчәк ...рлыгыннан үснте икенче еда үк түгел, ә берничә елдан с...ң гына шытып чыга. Аларның б...лай да кыска г...мерен ...зү безнең  тарафтан шәфкатьсезлек булыр иде.

3 нче эш. Электрон журналдан билгеләрне карау.  Хаталарны төзәтү.

Өй эше бирү. 1 вариант – 110 нчы карточка

2 нче вариант – 110,124 нче карточкалар.

Билгеләр кую.

 Йомгаклау. Компьютерда тест эшләү.  

Татар алфавитында ничә сузык аваз бар?

1.10

2.12

3.13

4.14

Нинди сузык аваз хәрефләре иренләшә?

а

 ы

 И

у

3. Ю хәрефе

     1. бер аваздан

     2. ике аваздан тора.

4. Ё  хәрефе

     1. татар сүзләрендә бар

     2. татар сүзләрендә юк.

5. Тә...сир сүзендә

    1. э хәрефе языла

    2. къ хәрефе языла.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Сузык [у], [ү] авазлары, У, у, Ү, ү хәрефләре" .

рус мәктәпләренең рус төркемендә 1нче сыйныфлар өчен дәрес эшкәртмәсе һәм презентация....

5 нче сыйныф өчен дәрес эшкәртмәсе. Сузык аваз хәрефләре. Сингапур буенча укыту структурасын кулланып төзелгән.

Дәрес эшкәртмәсе. "Сузык аваз хәрефләре" темасы буенча рус телендә белем бирүче мәктәпнең 5нче сыйныфында укучы татар балалары өчен татар теле дәресе. Сингапурча укыту структураларын кулланып төзелгән...

Тартык аваз хәрефләре

"Тартык аваз хәрефләре" темасы буенча 5нче сыйныфның татар төркемендә уздырылган ачык дәрес эшкәртмәсе...

Тема: Сузык аваз хәрефләре

5 нче сыйныфның татар төркемендә татар теле дәресенең технологик картасыСузык аваз хәрефләре белән таныштыру Хәреф һәм аваз төшенчәсен аера белү.Бердәмлек, дуслык, хезмәттәшлек булдыру.Җиһазлау: ...

"Сузык аваз хәрефләре"

Сузык авазлар темасына дәрес эшкәртмәсе...

Сузык аваз хәрефләре

Татарстан Республикасы “Советлар Союзы герое Хәсән Заманов исемендәге Актаныш кадет мәктәп-интернаты” дәүләт бюджет гомуми белем  учреждениесендә уку-укыту эшләре буенча директор урын...

Тема: Сузык аваз хәрефләре.

Сузык аваз хәрефләре. 5 сыйныф...