К.Тинчурин "Мәдрәсәдә беренче көн" дәрес эшкәртмәсе
план-конспект урока (7 класс)

Шәфигуллина Гөлгенә Рифкать кызы

Әдәбият дәресе

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы

Шәүкәт Галиев исемендәге Бакырчы урта мәктәбе

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Шәфигуллина Гөлгенә Рифкать кызы

7нче сыйныфта татар әдәбияты  дәресенең технологик  картасы

Класс: 7 класс

УМК:  Әдәбият

Уку  предметы:  татар әдәбияты

Дәреснең тибы:  яңа тема аңлату

Дәреснең темасы : Кәрим Тинчуринның “Мәдрәсәдә беренче көн” хикәясе

 Белем бирү максаты: 

 “Мәдрәсәдә беренче көн” әсәре белән мөстәкыйль эшләү һәм анализ ясау күнекмәләрен камилләштерү.

Бурычлар:

сөйләм телен үстерү, фикерләү, чагыштыру, нәтиҗә чыгару кунекмәләрен камилләштерү.

УУГ(УУД) формалаштыру:

- Личностные УУД (шәхес буларак):  тест эшләү барышында үзбилгеләмгә ия булу

- Регулятивные УУД (көйләгеч):     Укучылар тарафыннан белгән яки әлегәчә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү; Укучының белгәннәрен яки белергә тиешле күнекмәләрне билгеләү.

- Коммуникативные УУД(коммуникатив):

Информация табуда һәм туплауда инициативалы бердәмлек

Иптәшеңенең үз-үзен тотышы белән идарә итү, фикерне әйтә белү

Тикшерү, иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү,үз фикереңне тулы әйтә белү 

- Познавательные УУД (танып белү): төшенчәләрне билгеләү,нәтиҗәләрне чыгару;

 логик фикерләү чылбырын төзү,

-эзләнүле һәм иҗади характердагы проблемаларны чишү юлларын мөстәкыйль табу.

 Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Дәрес буенча:

“Мәдрәсәдә беренче көн” хикәясенең эчтәлеген аңлау.

шәхси: 

-эшләү барышында үз-үзеңә төгәл бәя бирү алу.

Предмет ара:

Укучылар тарафыннан белгән яки әлегәчә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү; Укучының белгәннәрен яки белергә тиешле күнекмәләрне билгеләү.

Информация табуда һәм туплауда инициативалы бердәмлек

Иптәшеңенең үз-үзен тотышы белән идарә итү, фикерне әйтә белү

эзләнүле һәм иҗади характердагы проблемаларны чишү юлларын мөстәкыйль табу.

Дәреснең этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

УУГ

1.Укыту эшчәнлеген оештыру.

Максат:

уңай халәт тудыру аша уку эшчәнлегенә әзерләү. 1 мин

Укучыларны сәламләү. Дәрескә әзерлекне тикшерү. Психологик әзерлек.

бер-берсен сәламлиләр.

дәрескә әзерлекне тикшерәләр

Коммуникатив УУГ

иптәшеңне тыңлый белү

2. Белемнәрне актуальләштерү

8 мин

Максат:

уйлау фикерәрен үстерү: язучыларның тормыш юлы буенча укучыларның белемнәрен тикшерү.

Игътибар!  Әдәбият дәресен башлап җибәрәбез.  Хәзер язмадан берничә язучының тормыш юлын тыңлыйбыз.

  1.  Сез һәрберегез дәфтәрләргә җавапны язасыз.
  2. Җавапларны  ян  иптәшләр белән  уртаклашабыз.
  3. Укытучы соравы.

(Дәрдмәнд, Г.Исхакый, К.Тинчурин биографияләрен тыңлау)

-Рәхмәт. Без алдагы дәрестә кайсы язучының тормыш юлын өйрәндек?

-№1 парта 4нче номер җавап бирә.

-кара-каршы иптәшләребез белән К.Тинчуринның тормыш юлын искә төшерәбез. Башлый 1 һәм 3нче номерлар сөйли башлады.

(Тикшерү.-каршы як иптәшең нәрсә дип әйтте?)

-Алган белемнәребез югары сыйныфларда да кирәк булачак, шуңа күрә истә калдырырга тырышыгыз.

аерым гына, анннан партнерлар белән эш

каршы як күрше иптәшләр белән эшләү: К.Тинчурин тормыш юлын искә төшерү

Танып белү УУГ

Алдагы дәрестә алган белемнәрне системалаштыра белү.

Коммуникатив УУД: иптәшеңне тыңлау, үз фикереңне  әйтә белү

3. Яңа темага кереш: 12 мин

Максат:   теманы ачыклау.

-Төп өлеш:

Әсәрне уку.

Максат: Әсәрнең эчтәлеген һәм аңа хас үзенчәлекләрне таба белү

4.Ял итү: “Почмаклар”

3  мин

максат: эш төрен үзгәртү, геройларга характеристика бирү

 -Укучылар, сезгә бер сорау бирәсем килә? Сез мәктәпкә нинди максат белән йөрисез? (аерым-аерым уйлау). Белемне тагын кайлардан, ничек  алып була?

Укучылар,  мәктәп сүзенең синонимнарын төркемнәрдә языгыз әле.

-уку йорты

- белем йорты

-мәдрәсә һ.б.

Нәрсә ул мәдрәсә?

Бүгенге дәрестә без нәрсә турында сөйләшәчәкбез? (..)Теманы билгеләү.

Дөрестән дә, К.Тинчуринның да мәдрәсә, белем алу турында язган әсәре бар. Бүгенге дәрестә без әсәрнең эчтәлеге белән танышырбыз.

Укучылар. Әсәрне уку барышында безгә таныш булмаган сүзләр очраячак. Әйдәгез аларны карап китик. (Укучылар аңлата)

Мәдрәсә – революциягә кадәрге уку йорты

Сәхра – мәдрәсәгә яңа килгән шәкерт

Сабак – дәрес

Хәлфә- укытучы

Укучылар. Хикәяне укый башлаганчы мин сезгә таблицалар таратам. 1нче графасын тиз генә тутырыгыз. Соңыннан төркемнәрдә эшләрбез.

Текстны укыганчы

Текстны уку барышында

Текстны укыганнан соң

1.Автор

2.Исеме

3.Прогноз: нәрсә турында сүз барыр?

1.Аңлашылмаган сүзләр

2.Автор нәрсә җиткерергә тели?

3.Төп геройлар

4.Төп фикер

1. Тема

2. проблеманы табу

(мисал белән дәлилләү

3.Автор фикере

4.Укучы фикере

5. Белем бирү-бүгенге көн күзлегеннән...

1.Кычкырып уку.  (Беркүпме өлештән соң табицаның 2 графасын тутыру.

Укылган өлеш буенча әңгәмә)

2. Эчтән укып бетерү.

Укучылар. Сыйныфның 2 почмагына 2 төрле язу куелган.

1.-Беркатлы, гади

2. –Оста психолог

Сез үзегезгә нинди сыйфатлар хас дип саныйсыз? Дәфтәрләргә үзегезгә хас сыйфатны һәм сорауга җавапны да языгыз. Хәзер шул почмакка барып басабыз.  Мин музыка җибәрәм, шул вакытта сез икенче як иптәшләрегез белән урталыкта биисез. Музыка туктала. Укучылар парлаша һәм үзләре ни өчен әлеге сыйфатны сайлауларын бер-берсенә сөйлиләр. Бииләр. Сорау: Хафизга кайсы үзлек хас? Шул якка барабыз. Һ.б.нәтиҗә  ясау

һәр номер аерым-аерым эшли

-югары уку йортларыннан

-китаптан

-интернеттан

һ.б.

төркемнәрдә эш

билгеләү, җөмләләр төзү

дәреслек буенча эш.

Коммуникатив УУГ: иптәшеңне тыңлау

Танып белү УУГ:  кирәкле информацияне таба белү

5. Ныгыту.  9 мин.

Максат: Укылган әсәрнең аңлау дәрәҗәсен билгеләү.

Тест эшләү.

5 мин

Үзбәя.

Әсәр белән эшләвебезне дәвам итәбез.

3.Төркемнәрдә таблицаның 3нче графасын тутыру.

4. Әңгәмә-бәхәс.

Тест эшләү:

1 .   Хафизны мәдрәсәгә кем китерде?
әтисе
әнисе

абыйсы

2 .  Хафизның апасы бармы?
юк
бар
белмим

3 .   Хафизларның авылларында мунча бармы?
бар
юк
белмим

 4 .  Сезнең авылда нинди кош юк дип ярышалар?
карга
тутый кош
саескан

 5.  Хафизның әнисе ипи сала беләме?
юк
белә, әмма ипие уңмый
бик оста пешерә белә

6.    Хафизның ипиен ашау өчен, аны нишләтәләр?
күзен бәйлиләр
чыгарып җибәрәләр
кыйныйлар

 7.   Хафиз үзе күпме ипи ашап кала?
аз гына
бер ипи
бөтенләй ашый алмый кала

 8.   Хафиз үзе дә яңа килгән малайларны кыерсытамы?
юк
әйе
бу турыда язылмаган

 9.   Хафиз бу вакыйгалардан соң елыймы?
әйе
юк
бу турыда язылмаган

Танып белү УУГ

укылган  белемнәрне системалаштыра белү.

6. Рефлексия:

5 мин

Максат: үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәсен бәяләү

Дәрес буенча фикерләрегез. (1 биткә язып укытучыга тапшыру) Әлеге фикерләрегез буенча алдагы дәресләрдә эшне планлаштырырга тырышырбыз.

кечкенә карточкаларга язу

Шәхес буларак УУГ

үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәсен бәяли алу

7. Өй эше:

2 мин

“Явызлык явызлык тудыра“ дигән темага өйдә әти-әниләр белән фикер алышырга.

 

Регулятив  УУГ

Бирелгән юнәлештә үзеңнең фикерләреңне  әйтә белү


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Термодинамиканың беренче законы. Презентация

Термодинамиканың беренче законы. Презентация...

К.Тинчурин "Мәдрәсәдә беренче көн" хикәясенә анализ

7 нче класста К.Тинчуринның "Мәдрәсәдә беренче көн" хикәясен өйрәнү дәресе презентациясе...

Минем беренче укытучым

Беренче укытучы турында инша...

Беренче сыйныфның рус төркемендә лексик күнекмәләр формалаштыру дәресе конспекты.

Беренче сыйныф укучылары сабыйлыктан чыгып бетмәгән нәниләр булса да, аларны укырга өйрәтү мөһим. Яза да белмәгән рус телле балаларга татар телен өйрәтү бик авыр. Һәрбер яңа сүзне аларның хәтер сандыг...