Хәсән Туфан иҗаты
классный час

Салимова Линара Гависовна

Хәсән Туфан иҗаты

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon hsn_tufan_izhaty_doc.doc106.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Х. Туфан иҗаты.

 “Агыла да болыт агыла”, “Тамчылар ни диләр?” шигырьләренә анализ.

Максат: 1. Х. Туфанның “Агыла да болыт агыла”, “Тамчылар ни диләр?”  шигырьләре белән танышу һәм аны анализлау.

2. Укучыларга шигырьләрдә сурәтләнгән фаҗигане төшендерү, сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү, Х. Туфан иҗатына хас үзенчәлекләрне таный белү күнекмәләре формалаштыру.

3. Х. Туфан иҗатына кызыксыну уяту һәм мәхәббәт тәрбияләү. Укучыларны авырлыкларны җиңеп чыгарга, түзем, сабыр һәм көчле ихтыярлы булырга өйрәтү.

Җиһазлау: Х. Туфанның портреты; китапларыннан күргәзмә; мультимедиа, презентация; Дәреслек: Татар әдәбияты 7 класс Мотыйгуллина, Ханнанов ( рус мәктәпләрендәге татар балалары өчен).-Казан: “Мәгариф.,” 2016.

эпиграф: “Күңелләр тула торырлар,

Бу җаннар тынмас инде.

Шагыйрьләр туа торырлар,

Туфаннар булмас инде.”

Кадыйр Сибгатуллин

Дәрес тибы: лирик әсәрне өйрәнү дәресе.

Метод һәм алымнар: иҗади уку, эзләнү; укытучының һәм укучыларның сәнгатьле укуы, эзләнүчән әңгәмә, аңлатмалар бирү, биремнәр үтәү, сорауларга җавап бирү, дәреслек белән эш, нәтиҗәләр чыгару.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру моменты, уңай психологик халәт тудыру.

Бүген әдәбият дәресендә мин сезнең укытучы булам. Исемем Линара Гависовна.

   Хәерле көн, укучылар. Бер – беребезгә карап елмаеп алыйк. Кунакларга елмаеп карыйк. Утырдык. Яхшы кәеф белән дәресне башлыйк!

  Без сөйләшәсе шәхеснең елмаюы беркемне дә битараф калдырмаган.Үзенең елмаюы белән күп кешене җәлеп иткән. “ Мондый елмаю беркемдә дә юк. Аның бөтен йөзе балкый, иреннәре генә түгел, һәр җыерчыгы, һәр күзәнәге елмая иде.” – дип искә ала шагыйрь Кадыйр Сибгатуллин.

- Укучылар, без бүген кем турында сөйләшәчәкбез икән?

-Хәсән Туфан.

II. Белемнәрне актуальләштерү.

  Х. Туфан иҗаты белән сез таныш. Дәресебез нәтиҗәле булсын өчен, парталарда үз аллы бәяләү өчен битләр ята. Дәреснең төрле этапларында сез үзегезне бәялисез. Мин сезгә вакыт әйтермен.

 III. Өй эшен тикшерү. 

Сезнең алда анкета ята, сорауларга җаваплар язып чыгабыз. Бу эшне парларда башкарабыз. Өй эшен  ни дәрәҗәдә аңладыгыз микән? Сорауларга җавап язабыз. Анкета

Исеме – Хисбулла

Әдәби кушаматы – Хәсән Туфан

Туган елы – 1900 елның 9 декабре

Туган җире –Кармәт авылы

Белеме – Уфадагы “Галия” мәдрәсәсе

Эшләгән эшләре – бакырчы-шахтер, токарь, слесарь, укытучы, журналист.(янв. һөнәр сайлау ае. Карагыз ул күпме һөнәрләргә өйрәнгән).

Матбугатта басыла башлавы – 1924 ел

Язучылар союзына алыну вакыты – 1934 ел

(парлардан берәү укый).                                               (ҮЗБӘЯ)

IV. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

-Дәреснең темасын билгеләдек. Без бүген дәрескә нинди мәсьәләләр куябыз икән? (тормыш юлы белән танышу, шигырьләрен уку). Дәфтәрләргә число, теманы язып куябыз.  (тема дәфтәр)

  Укытучы:

– Хәсән Туфан тормышын өйрәнүне дәвам итәбез. 1934 нче ел.  Х. Туфан  театр артисткасы Луиза Салигәскаровага өйләнә. Алар бер-берсен бик нык яраталар. Тиздән аларның кызлары туа.

   Укытучы:

-1937 нче ел да килеп җиттек. Тарих дәресләрендә алган мәгълүматлардан чыгып,әйтегез әле, бу еллар нинди вакыйгалар белән тарихка кереп калган икән?

( Ил буйлап репрессияләр башланган чорлар,Сталин властьта, бик күп шәхесләр “халык дошманы” дип кулга алына. Хәзер тарихта аларны “шәхес культы корбаннары” дип атыйлар).

Укытучы.

-Репрессиягә эләккән шәхесләрдән сез кемне беләсез?

(Фатих Кәрим, Ибраһим Салахов, Александр Солженицын,  Галимҗан Ибраһимов, Хәсән Туфан)

Укытучы.

- Әйе,укучылар, бу исемлекне бик озак санап була. Илебезнең кайсы гына почмагында яшәүләренә карамастан, бу язучыларны уртак язмыш берләштерә.Туфан,Солженицын,Салахов кебек шәхесләребез гомерләренең шактый вакытын сөргендә үткәрәләр; ә күпләре кире әйләнеп кайтмыйлар.

Укытучы.

- Шушы елны бик күпләрне кешене “халык дошманы” дип игълан итәләр, кулга алалар.

  Туфанны 1940 елның 18 ноябрендә кулга алалар.Башта аны Язучылар Созыннан чыгаралар, эшеннән куалар.

Ул ел ярымга якын гомерен Черек күл төрмәсенең үткәрә.

1942 нче елның 7 мартында үлемгә хөкем ителә, ике айга якын үлем көтеп ята. Ләкин үлем карары 10 ел каты режимлы колониядә утыру белән алмаштырыла.

    Укытучы:

-Туфанның төрмә чоры  турында, дчыгышлар әзерләп килергә иде. Аларны тыңлап үтик.Укучы

-  Хәсән Туфанга чит ил кешеләре белән элемтәгә кереп, Совет властен таркатырга маташкан дип гаеп тагалар.Көне буе сорау алуда ач тоталар. Тикшерүчегә кайнар аш, икенчегә котлет яки гуляш китерәләр. Ул тоткынның ач күзләре каршысында тәмләп ашый, Хәсән абыйның исә эчендә ач бүреләр улый.Аны кич белән генә камерага илтеп ябалар. Әмма йокларга ирек бирмиләр, ишек дөбер-шатыр ачыла, сакчылар аны тартып төшерәләр дә, типкәләп, яңадан допроска алып китәләр.

Укучы  

- Мин суд барышында барыбер дөресен сөйлим, сезне фаш итәчәкмен,- дип әйтеп карый Туфан.

Тикшерүче көлә генә:

-  Сакаллы сабый син. Суд та, барысы да үз кулыбызда,- ди.

Сорау алулар алга табан тагын да кискенләшә. Туфанга хәзер утырырга да ирек бирмиләр – аңын югалтып, гөрселдәп авып төшкәнче аягурә тоталар.

Укучы  

- Сталин лагерьларында шагыйрьгә үлем белән күзгә-күз берничә тапкыр очрашырга туры килә. Аны бик борынгы Кремль астындагы төрмәгә күчерәләр. Кайчандыр монда Пугачев та утырган. Ишекне ачсалар, таң кала: камера шыгрым тулы, ишек ачылгач, кешеләр тышкы якка егылалар. Туфанны шунда этеп кертәләр, ул аягүрә килеш гәүдәләр арасында асылынып диярлек кала.

Пугачев заманында мондый камерада ике кеше утыра, хәзер сиксәнләп тоткын. Бу камерада көн саен берничә кеше тончыгып үлә. Мондый шартларда ул үзенең озак яши алмаячагын аңлый: температурасы күтәрелә, һава җитми.

- Рәхмәт, балалар.  ҮЗБӘЯгә + чыгыш ясаганнар куя.

Д имәк, балалар,шундый авырлыклар кичерә Хәсән Туфан. Уйлап карагыз 2 кешелек камерада 80 кеше утырсын инде. Без бәхетле балалар, иркен якты кабинетларыбызда белем алабыз. Әйдәгез хәзер Хәсән абыйларга ничек авыр булганын күз алдына китерәбез. Бастык. 

(укучылар хәрәкәт кенә эшли)

 Тоткыннарның хәлен күзаллар өчен иелеп утырып карыйк, башны уңга, сулга борыйк,

иң башларны сикертик, кулларны бер алга, бер артка сузып карыйк. Юк, болай булмый дип рәхәтләнеп бер киерелеп алыйк.

Хәсән абый күргән михнәтләрне күрергә язмасын.Утырыгыз.

Укытучы:

-Балалар, сезнең болытларны күзәткәнегез бармы? (Әйе)

-Болытлар төрле-төрле була, ә нәрсә аларны хәрәкәткә китерә (Җил)

- Җил искәндә алар йөзәләр, агылалар дип әйтергә мөмкин.

Х.Туфанның да тоткынлык чорында язылган шигырьләренең берсе“Агыла да болыт агыла” дип атала. Русча “Плывут и плывут облака”.

-Ничек уйлыйсыз шигырьнең темасы нинди булачак? (Табигать)

-Ярар, әлегә без шулай уйлыйбыз. Сүзлек белән танышабыз, китапларны ачтык..

Яланаяк-босиком.

Зират- кладбище

Әрәм итү- тратить попусту.

Укытучы:

- Ә хәзер җайлап утырдык кулларны сезгә ниек уңайлы, я парта өсләренә, я тезләргә куйдык, тыңларга әзерләндек. Укытучы укый.

-Шигырь охшадымы? (Әйе)

         - Шигырьдә болытлар кая агыла? (Туган-үскән җирләр ягына)

-Лирик герой белән шагыйрь арасында охшашлык бармы? (Бар, бер ук кеше дип әйтергә мөмкин)

- Димәк, Хәсән Туфан үзенең хисләрен, кичерешләрен чагылдырган монда. Шигырь 1951 нче елда язылган, тоткынлыкта. Тоткын шагыйрьнең болытка мөнәсәбәте нинди? (болыт ирекле .Лирик геройның ул хәлен дә, йөрәгендәге хис-тойгыларын да белми. Шуңа күрә бу билгесезлек лирик геройны борчый).

-Лирик геройның туган җирдән еракта икәнлеге кайдан белеп була? (Ул Казанны сагына)

- Шигырьдә нинди хисләр чагылыш тапкан? (кайгы, хәсрәт, сагыну)

-Бу шигырь нәрсә турында? (Лирик геройның тоткынлыкта чагында болытка карап туган якларына кайтасы килүе күрсәтелә)

-  Шигырьдә тагын нинди символик образлар белән очраштык? (болыт,яңгыр, юл, зират). 

- Юл образы турында язылган юлларны табыйк әле. Юл образы турында лирик герой нәрсә әйтә? (Юл образы авторның тормыш юлын ачыклап килә. Ул үзенең үткәне, эш-гамәлләре өчен үкенми.)

- Юлны автор нәрсә белән чагыштыра? (роман кебек күңелле син, юл!...) 

- Лирик геройның бүгенге хәле нинди? Шул юлларны табыйк (ул авырлыкларга түзәргә өйрәнгән. Моның өчен аптырамый.)

- Лирик геройның туган-үскән җирләренә кайту өмете бармы? (Юк. Гомерен зират белән чикләнер дип уйлый.)

- Исегездәме шигырьнең темасын сез табигать темасы дигән идегез, фикерегез үзгәрмәдеме? (үзгәрде, туган ил темасы, аны сагыну)

 - Шигырьдә автор күтәргән проблема нинди? (автор туганнарыма нинди хәбәр әйтерләр дип борчыла, кайгыра, билгесезлек аны борчый). 

- Шигырьдә кабатланучы строфалар бар. Бу кабатлаулар ни өчен кирәк? (Уй-сагышның тирәнлеген күрсәтү өчен)

Хафиз строфасы- шигырь строфикасында бишьюллык шигырьнең бер формасы. Кабатлауларга нигезләнгән шигырь юллары. Беренче һәм бишенче юллары кабатлауга корыла.(дәфт язып куябыз). Үзегезне бәялисез.  ҮЗБӘЯ

Бу шигырьне Афарим Акчурин  көйгә салган. (аудиоязмада тыңлау) 

-Җыр ошадымы? Бигрәк моңлы җыр. Монда туган илгә карата мәхәббәтен дә белдерә.

Мәхәббәт сүзе туган илгә генә карата әйтеләме? (Юк, мәхәббәт әнигә, әтигә карата була, сөйгән кешегә карата әйтә алабыз)

- Мәхәббәт Хәсән Туфанны салкын төрмәләрдә җылыта. Аның хатыны Луиза Салигаскарова иреннән баш тартмый. Кулында ике сабые (кызы Гөлгенә, улы Идегәй) булган хатын эштән,  һәм театр квартирасыннан куыла. Ачлы-туклы, кешедән кешегә йөргәндә Луизаның нәни улы каты авырый башлый. Кирәкле дару да, тиешле ризык та булмаганлыктан, 1942 ел башында үлә. Булган Шулай булуга карамастан ул иренә ул азык-төлек җибәреп тора.

Укытучы. Рафаэль Мостафин истәлекләрдә менә нәрсәләр яза:

“Казанда ул вакытта мәктәп саен госпиталь була. Яралыларга бик күп кан кирәк була. Кан тапшырган кешеләргә он, май, ит, башка шуның ише азык-төлек биргәннәр. Күпләп түгел, берничә көнлек кенә, тапшырылган канын яңадан торгызырлык кына. Ә Луиза, үзе ашамыйча, шул ризыкларны иренә җибәреп торган”.

- Былгы ел Башкортостан Республикасы башлыгы Рөстәм Хамитов  тарафыннан нинди ел дип игълан ителде?

-  Гаилә елы.

-  ХәсәнТуфан һәм Луиза Салигаскарованың мәхәббәте, гаиләгә карашлары бүгенге көндә дә актуаль..

Укытучы:

-Китапларны ачтык. Ә  хәзер Хәсән Туфанның тагы бер шигыре белән танышачакбыз “Тамчылар ни диләр?”  дип атала.

-Сүзлекне укыйбыз.

Сүзлек белән эш.

Сандык-сундук

Белешмә-справка

Ридикуль-ручная женская сумка

Гомер юлдашы-спутник жизни

Янау-угрожать

Күнь-согласиться

Эштән сөрелъ-лишиться работы

Таң беленү-чуть брезжит

Багу-карау

Тилмерү-страдать..

Ә хәзер “Тамчылар ни диләр?” шигырен эчтән бер кат укып чыгыйк, аннары чиратлап укып карарбыз  (Укучылардан берәр строфалап сәнгатьле итеп укыту).

Укытучы:

- Шигырь ошадымы?

- Шигырь нәрсә турында? (Мәхәббәт)

– Шигырь кемнәр турында? (Хәсән Туфан һәм Луиза Салигаскәрова)

-Кемгә багышланган? (Луиза Салигаскәровага)

-Шигырьдә нинди тамчылар турында сүз бара? (яңгыр тамчылары, күз яшьләре, су тамчылары)

-Ридикюльдә нинди белешмәләр саклана? Алар нәрсәнең шаһите? (андагы белешмәләр, аларның яшәве турыда сөйли)

- Лирик геройның гомер юлдашы ни өчен кан тапшырган? Илдә бу вакытта нинди вакыйгалар бара? (Укытучы сугыш чоры икәнен, яралыларга кан кирәк булуы турында аңлата.)

- Алар күрешә алалармы? (Юк)

-Лирик герой сөйгәненең рәсеме каршында нинди хисләр кичерә? (Яшьле күзен Мадоннага текәп Сүзсез калган Рафаэль кебек-дип укый укучы)

Укытучы:

-Без сезнең белән ике шигырь белән таныштык. Боларны нәрсә берләштерә (Туган илгә, сөйгәненә мәхәббәт, сагыну).

ҮЗБӘЯ 

Тормыш юлын искә төшереп үтәбез. (1934,1937,1940,1942-нәрсә булган)

V. Рефлексия

-Дәрес ошадымы?

-Ничә плюс куйдыгыз?

VI. Йомгаклау.

Укытучы. (Дәрестә актив катнашучыларга билгеләр куела)

VII. Өйгә эш бирү.

а) шигырьне сәнгатьле укырга;

ә) һәр строфадан берәр терәк сүзне сайлап алырга. Шул сүзләрне кертеп, эш дәфтәрегезгә Хәсән Туфанның тормыш юлы турында кечкенә текст язарга.

б) Луиза Салигаскәрова турында Интернеттан материаллар эзләргә.

Үзанализ

Хәсән Туфан иҗаты

  1.  Танып -белү максаты:  Х. Туфанның “Агыла да болыт агыла”, “Тамчылар ни диләр?”  шигырьләре белән танышу һәм аны анализлау 
  2. Үстерү максаты: логик фикерләү, күзәтүчәнлек, хәтер үсешенә уңай йогынты ясау 
  3. Тәрбия максаты: коллективта эшләү, үзара ярдәмләшү, бер-береңә яхшы мөнәсәбәттә (вежливость) булу сыйфатлары тәрбияләү өчен шартлар тудыру.

  Дәрес тибы: яңа белем бирү  дәресе.

  1. Дәрескә максат куйганда программа таләпләре, өйрәнеләсе материалның эчтәлеге, укучыларның белем дәрәҗәсе, бүгенге дәреснең тема буенча урыны искә алынды.  Дәреснең актуальләштерү этабында укучылар дәрес  максатын аңладылар.
  2.  Дәреснең структурасы аның тибына һәм максатына яраклаштырылган. Вакыт этаплар буенча дөрес бүленде дип исәплим.   Кабинетта дәрес уздыру өчен компьютер, такта, акбур һәм башка дидактик материаллар бар. Дәрес этаплары бер-берсенә үрелеп барды. Дәрес башындагы психологик уңай халәт укучылар эшчәнлегенә уңай тәэсир итте.
  3. Дәрес эчтәлеге

Дәрестә фәннилек  укучылар аңларлык дәрәҗәдә кулланылды.

Дәрес эчтәлеге белән укучылар кызыксынды, тормыш белән бәйләп сөйләргә тырыштылар.

Дәрес материалы күләме укучылар өчен оптималь дәрәҗәдә.

  1. Дәрес барышында укучыларның алдагы елларда алган белемнәре дә уңышлы кулланылды. Укучылар төркемнәрдә, киңәшләшеп, дөрес җавапны билгелиләр. Китап буенча эшләгәндә дә укучыларның мөстәкыйль логик фикерләве кирәк иде. Гомумән, барлык эшчәнлек иҗади һәм эзләнүне сорый иде.  Укучыларның белем дәрәҗәсен тикшерү өчен анкета формасын кулландым.
  2. Укучылар  эшчәнлеге.

Укучылар дәреснең һәр этабында  актив булдылар, уку материалын кызыксынып өйрәнделәр, бер-беренә карата яхшы карашта булдылар.

  1. Дәрескә  йомгак. Бәяләү.

Дәрес барышында укучылар Хәсән Туфанның тормыш юлы белән таныштылар, шигырьләрен укып анализладылар. Үзләренә бәя куйдылар, аннан мин белемнәрен бәяләдем

. Максатка ирешүдә укучы эшчәнлеген оештыруда төрле алымнар куллану зур роль уйнады.  Дәрестә максатыма ирештем.

ФГОС буенча формалашкан күнекмәләр.

Шәхси үсеш-үзгәреш буенча .

1.  Үзеңне камилләштерү өстендә эшләргә кирәклекне аңлау

2.  үз уңышларының һәм уңышсызлыгының сәбәпләрен ачыклау .

3. яңалыкка кызыксыну булдыру

4.Әхлакый нормаларга ориентлашу

(гадел бүленеш, үзара ярдәмләшү, дөреслек)

5.Эшчәнлеккә дөрес бәя бирү /Әхлак нормаларын үтәү

 ТАНЫП-БЕЛҮ ГАМӘЛЛӘРЕ

Гомумуку күнекмәләре булдыру

- танып-белү максатын аерып алу һәм мөстәкыйль формалаштыру;

- кирәкле мәгълүматны эзләү;

- аңлап әйтеп бирү;

-  гамәлнең шарты һәм алымнары рефлексиясе, эшчәнлек барышы һәм нәтиҗәсе тикшерү, бәяләү;

- аңлап уку; кирәкле мәгълүматны аерып ала белү; төп һәм ярдәмчел мәгълүматны билгели белү һ.б.

- проблемаларны хәл иткәндә эшчәнлек алгоритмын мөстәкыйль төзү;

Логик фикерләү  

- билгеләрен аерып алу максатыннан анализ (мөһим, мөһим түгелләрен билгеләү)

- синтез (кисәкләрдән бербөтен төзү);

- объектларны классификацияләү;

- нәтиҗә чыгару.

- иҗади һәм эзләнү характерындагы проблемаларны хәл итүнең юлларын мөстәкыйль билгеләү .

КОММУНИКАТИВ УУГ

Укытучы –укучы уку хезмәттәшлеген планлаштыру (максатны, катнашучыларның функцияләрен, хезмәттәшлек алымнарын билгеләү).

Мәсьәлә кую (мәгълүмат җыю һәм эзләүдә инициативалы хезмәттәшлек).

Иптәшеңнең үз-үзен тотышын күзәтү, бәяләү

 Аралашу бурычлары нигезендә үзеңнең фикерләреңне тулы һәм төгәл итеп әйтеп бирә белү (тел нормалары нигезендә сөйләмнең диалогик һәм монологик формаларын белү).

РЕГУЛЯТИВ УУГ

 Максат кую (белгәннәр нигезендә ачыкланган белергә тиешле уку мәсьәләсе куелды).

Планлаштыру (соңгы нәтиҗәне күздә тотып арадаш максатлар эзлеклелеген ачыклау -  һәр бирем алдыннан нәрсә эшләргә тиешлеге укучылар тарафыннан әйтелде).

Прогнозлаштыру (белем үзләштерү дәрәҗәсен искә алып аның  нәтиҗәсен күз алдына китерү).

Контроль (эталоннан аермаларны ачыклау максатыннан нәтиҗә һәм эш алымнарының  бердәмлеген тикшерделәр)

Коррекция (планга һәм эталон, алым, көтелгән нәтиҗәдә аермалар килеп чыкканда кирәкле төзәтмәләр һәм өстәмәләр кертү булды).

Бәяләү ( үзләштерелгән,  үзләштерергә кирәк белемнәрне, үзләштерелгәннәрнең дәрәҗәсен һәм сыйфатын аңлау һәм ачыклау).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хәсән Туфан

Х.Туфан иҗаты буенча презентация...

Әдәби уку. 3 сыйныф. Хәсән Туфан. "Казан турында җырлар"шигыре

3нче сыйныф. Әдәби укудан Х. Туфанның "Казан турында җырлар" шигыре буенча ачык дәрес....

6 нчы сыйныфта Хәсән Туфан иҗаты буенча дәрес планы.

Укучыларны Х.Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты , “Каеннар сары   иде”,  “Илдә ниләр бар икән?” шигырьләре белән таныштыру....

Х.Туфан

Әдәбият дәресе "Тормыш юлы  һәм иҗаты"...

Х.Туфан

Кайсыгызның кулы җылы? шигыренә анализ....

Шигърияттә Туфан эзләре…

Язучының тормыш юлы иҗаты белән таныштыру....

Х.Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты. “Гөлләр инде яфрак яралар”, “ Иртәләрем - кичләрем” шигырьләренә анализ .

Тема:   Х.Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты. “Гөлләр инде  яфрак яралар”, “ Иртәләрем - кичләрем” шигырьләренә анализ . Максат:  1. Хәсән Туфанның тормыш һәм иҗат юлын...