"Йолдызкай"театр түгәрәге программасы
рабочая программа (5 класс)

Шарапова Лилия Мансуровна

"Йолдызкай"театр түгәрәге программасы (рус телендә аралашучы балалар өчен)

Скачать:


Предварительный просмотр:

“Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районының

 4нче гомуми урта белем мәктәбе” МБГУ

МБ утырышында каралды

Протокол№__

«26» август, 2017 нче ел

МБ җитәкчесе:

_____М.М. Гайнуллина

Килешенде:

“ТР ЗМР 4нче гомуми урта белем мәктәбе” МБГУ милли укыту һәм тәрбия буенча директор урынбасары

__________Шакирова Р.З.

«26» август, 2017нче ел

Расланды:

“ТР ЗМР 4нче гомуми урта белем мәктәбе” МБГУ директоры

__________Любина С.Б.

«29» август, 2017нче ел

“Йолдызкай”

театр түгәрәге программасы

 (рус телендә аралашучы балалар өчен)

(5 - 8 нче сыйныфлар, 70 сәгать)

                             Төзүче:  “ТР ЗМР 4нче гомуми урта белем мәктәбе” МБГУ

                              татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                              Шәрәпова Лилия Мансур кызы

2017 - 2019 нчы ел

Аңлатма язуы.

Балаларның акыл һәм хыялын, сөйләм культурасын, иҗади хезмәткә омтылышын тәрбияләү   мәктәптә укытуның төп максатлары булып тора.                                                         

Рус телле укучыларны  аралашырга өйрәтү, орфоэпик күнекмәләрне камилләштерү, чыгыш ясау осталыгын үстерү, татар телен өйрәнүгә кызыксыну булдыру зарурлыгын күздә тотып, театр түгәрәге программасы төзелде һәм дәрестән соң эшчәнлек  оештырылды. Театр сәнгатенә караган материаллар, балалар өчен  сәхнәләштерелгән әсәрләр, шигырьләр, милли фольклор бәйрәмнәре программаның төп эчтәлеген тәшкил итә. Шулай ук спектакльләргә бару, видеофильмнар карау, күренекле артистлар белән очрашулар укучыларның театр сәнгате буенча осталыкларын үстерүдә зур урын алып тора.

Программаның максаты.

Театр түгәрәгендәге шөгыльләр аша укучыларның сөйләм телләрен, иҗади активлыгын үстерү өчен шартлар булдыру.

        Шәхес үстерү нәтиҗәләре:

  • аралашу культурасын һәм кеше арасыда үзеңне дөрес тота белү кагыйдәләрен фориалаштыру;
  • сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру.

Метапредмет нәтиҗәләр:

  • театр эшчәнлегенә омтылыш,үз-үзеңне камилләштерергә теләкне үстерү;
  • мөстәкыйльлек, җаваплылык, активлык, пөхтәлек сыйфатларын үстерү;
  • танып белүне, мөстәкыйль фикерләү сәләтен активлаштыру.

Белем бирү нәтиҗәләре (предмет):

  • танып белү процессларын үстерү: игътибар, күзаллау, хәтер, образлы һәм логик фикерләүне камилләштерү;
  • татар телендә җөмләдә сүз тәртибен һәм басымны дөрес кую, авазларны дөрес әйтү күнекмәрен үстерү;
  • сөйләмнең тавыш сыйфатларын үстерү: дөрес сулау, артикуляция, тавыш көче; гәүдәне иркен тотарга өйрәтү; фантазияне, пластиканы формалаштыру;
  • театр һәм театр сәнгате тарихы белән таныштыру;
  • актер осталыгының теоретик нигезләрен бирү;
  • спектакль өстендә эш этаплары белән таныштыру;
  • сәхнәдә хәрәкәт кагыйдәләре белән таныштыру;
  • грим салырга өйрәтү;
  • иҗади һәм оештыру сәләтләрен үстерү.

Театр түгәрәге шөгыльләрендә  сөйләм осталыгын үстерү максатында түбәндәге күнегүләрне үткәрү карала.

  1. Сүз басымын кую.
  2. Сулыш күнегүләре.
  3. Тартык һәм сузык авазларны дөрес әйтү күнегүләре.
  4. Тавыш һәм дикция күнегүләре.
  5. Текстның эчке мәгънәсен ачыклау.
  6. Мәгънәви басым кагыйдәләре.
  7. Сөйләм тизлеге.
  8. Сөйләм ритмы һәм аһәңе.  

Театр түгәрәге шөгыльләрендә сәнгатьле сөйләм осталыгына өйрәтү сәнгать осталары үрнәгендә, әдәби әсәрләр нигезендә һәм практик күнегүләр белән ныгытылып алып барыла.

Театр түгәрәге программасы 70 сәгатькә  (атнага 1 сәгать исәбеннән) 2 елга төзелде.

ТЕМА

Үткәрү формасы

Сәг. саны

1.

Укучыларны туплау. Түгәрәкнең эш планы белән таныштыру. Инструктаж үткәрү.

Лекция

1

2.

Оештыру эшләре.  Түгәрәк әгъзаларының бурычлары.

Шигырь ятлау

1

3.

4.

Сәхнә теленең тормыштагы гади телдән аермасы. Хәрәкәтләр, мимика һәм гәүдә тотышы нәрсәләр турында сөйли?

Әңгәмә

1

1

5.

6.

Татар халык иҗаты.

Татар халык җыры өйрәнү, милли биюләр өйрәнү.

Шигырь ятлау

1

1

7.

8.

Сөмбелә бәйрәменә әзерләнү. Сценарий төзү. Рольләрне өйрәнү.

Практик эш

1

1

9.

10.

Сценарийны кабатлау. Хәрәкәтләр. Киемнәр әзерләү. Сәхнәдә чыгыш ясауга әзерлек.

Шигырь ятлау

1

1

11.

Татар халык әкиятләре. Видеоязмалар карау.

Төркемләп

1

12.

Габдулла Тукайның  “Эш беткәч уйнарга ярый ”әкияте белән танышу

Әңгәмә

1

13.

Рольләргә бүлеп уку

Индивидуальэш

1

14.

Сөйләм өстендә эш

Индивидуальэш

1

15.

Аерым образлар өстендә эш

Индивидуальэш

1

16.

Җырлар, биюләр өйрәнү

Төркемләп

1

17.

Сәхнәдә чыгыш ясауга әзерлек. Сәхнәгә кую.

1

18

Т. Миңнуллин. “Авыл эте Акбай” спектакленнән өзек куюга әзерләнү

Төркемләп

1

19.

Рольләргә бүлеп уку

Төркемләп

1

20.

Сөйләм өстендә эш

Төркемләп

1

21.

Аерым образлар өстендә эш

Индивидуаль эш

1

22.

Сценарийны кабатлау. Хәрәкәтләр.

Төркемләп

1

23.

Сценарийны кабатлау. Хәрәкәтләр. Киемнәр әзерләү.

Төркемләп

1

24.

Сәхнәдә чыгыш ясауга әзерлек. Сәхнәгә кую.

Күмәк

1

25.

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына бару, спектакль карау

Күмәк

1

26.

Караган спектакль буенча әңгәмә. Образларны анализлау.

Әңгәмә

1

27.

Татар халык иҗаты. Татар халык җыры өйрәнү, милли биюләр өйрәнү.

Индивидуаль эш

1

28.

29.

Татар халык  уеннарын уйнау: “Йөзек”, “Йомгак”, “Чишмә”,

Төркемләп

2

30.

31.

Киенү-бизәнү осталыгы.

Декорациянең роле.

Әңгәмә

Төркемләп

2

32.

Яз турында җырлар өйрәнү

Төркемләп

1

33.

Нәүрүз бәйрәменә әзерләнү.

Төркемләп

1

34.

Рольләргә бүлеп уку

Индивидуаль эш

1

35.

Сөйләм өстендә эш

Индивидуаль эш

1

36.

Аерым образлар өстендә эш

Индивидуаль эш

1

37.

38.

Сәхнәдә чыгыш ясауга әзерлек.

 Сәхнәгә кую.

Төркемләп

1

1

39.

Шәһәребезнең туган як музеена сәяхәт

Күмәк

1

40.

Эшләгән эшләргә анализ, нәтиҗә.

Төркемләп

1

41.

Казан театрлары.

Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры. К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры. М.Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театры. Г.Кариев исемендәге Казан  татар дәүләт  яшь тамашачы театры. В.М.Качалов исемендәге рус драма театры. ”Әкият” татар дәүләт курчак театры. “Минем яраткан театрым” презентациясен төзү.

Практик эш

1

42.

“Син театр турында нәрсәләр беләсең?” темасына викторина уздыру.

Төркемләп

1

43.

“Казан театрлары” темасына проект яклау.

Индивидуаль эш

1

44.

Танылган драматургларыбыз.

Кәрим Тинчурин - татар драматургиясенең классигы, күренекле артист һәм режиссер. 

Күмәк

1

45.

Казанга Кәрим Тинчурин исемендәге театрына экскурсия оештыру. Спектакль карау.

Әңгәмә

1

46.

Фәнис Яруллин - татар шагыйреязучы һәм  драматург

Әңгәмә

    1

47.

Танылган драматургларыбыз.                     Туфан Миңнуллин - күренекле татар  драматургы 

Әңгәмә

1

48.

“Танылган драматургларыбыз”  темасына проект яклау.

Индивидуаль эш

1

49.

Хәрәкәтләр, мимика, һәм гәүдә тотышы нәрсәләр турында сөйли?

Кешенең хәрәкәтләре, мимикасы, гәүдәсен тотышы. Рәсем сәнгате һәм сынлы сәнгать әсәрләрен күзәтү.

Төркемләп

1

50.

Чыгыш ясаганда, аралашканда кешенең гәүдәсен тотышы һәм мимикасының роле.

  1. Мимика, хәрәкәтләр белән музыка астында төрле хис-кичерешләрне тасвирлап күрсәтүгә күнегүләр.

Текстлардан өзекләр уку.

Төркемләп

1

51.

Сөйләм һәм яңгырау аппаратын күнектерү.

Артикуляция һәм яңгырау аппаратына гимнастика күнегүләре.

Практик эш

1

52.

Татар халык иҗаты. Татар халык җыры өйрәнү, милли биюләр өйрәнү.

Практик эш

1

53.

Татар халык  уеннарын уйнау

Практик эш

1

54.

Нардуган бәйрәменә әзерләнү, сценарий белән танышу.

Әңгәмә

1

55.

Кыш турында җырлар өйрәнү

Практик эш

1

56.

Киенү-бизәнү осталыгы. Декорациянең роле.

Практик эш

1

57.

Рольләргә бүлеп уку

Төркемләп

1

58.

Сөйләм өстендә эш

Төркемләп

1

59.

Аерым образлар өстендә эш

Индивидуаль эш

1

60.

Сәхнәдә чыгыш ясауга әзерлек.

Сәхнәгә кую.

Практик эш

1

61.

Сөйләм тизлеге.

Сөйләм тизлегенә йогынты ясаучы күренешләрне анализлау.

Такмаклар, санамышлар әйтү.

Практик эш

    1

62.

Сөйләмнең интонацион-мелодик яңгырашы.

Сөйләм агышында тавыш тоны үзгәрешенең типик очраклары белән таныштыру.

Шигъри әсәрләрне интонация белән уку күнегүләре.

Төркемләп

1

63.

Шигъри әсәрләрне сәнгатьле уку.

Шигырьдә ритм.

Рифма төрләре.

Шигырьдә ритм төзелешен саклау кагыйдәләре.

Төркемләп

1

64.

Г.Тукай, М.Җәлил шигырьләрен сәнгатьле уку.

Индивидуаль эш

1

65.

Әдәби-музыкаль кичәгә әзерлек, сценарий белән танышу. Рольләргә бүлү.

Төркемләп

1

67

Сөйләм өстендә эш. Сценарийне кабатлау.

Практик эш

1

68.

Әдәби-музыкаль кичәдә чыгыш ясау.

Практик эш

1

69.

Казанга “Курчак” театрына экскурсия оештыру. Спектакль карау.

Практик эш

1

70.

Эшләгән эшләргә анализ, нәтиҗә.

Әңгәмә

1

Кулланылган әдәбият.

  1. Балалар фольклоры. Казан:/ Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты, 2009
  2. Татар драматургиясе (1980 - 2000 еллар): Сайланма пьесалар. - Казан:  “Хәтер” нәшрияты, 2003
  3. Татар классик драматургиясе: Галиәсгар Камал. Мирхәйдәр Фәйзи. - Казан: “Хәтер” нәшрияты, 2004
  4. Шәрифуллина Э.М. Җырлы бәйрәм. Мәктәпләрдә әдәби-музыкаль кичәләр үткәрү өчен кулланма. – Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты, 2011
  5. Нуриев Г.-Р. С. Сәнгатьле уку. Методик ярдәмлек. – Казан: 2000


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Д.Аппакова "Йолдызкай" хикәясе буенча тест

ДӘРҖИЯ АППАКОВА “ЙОЛДЫЗКАЙ”  ӘСӘРЕ1. ”Йолдызкай” әсәренең   жанры нинди?       а) әкият;       ә) хикәя...

"Йолдызкай" әсәренә дәрес планы

Тема: Дәрҗия Аппакова иҗаты.  “Йолдызкай” әсәренә анализ ясау.Максат: 1. Дәрҗия Аппакованың “Йолдызкай” әсәренә анализ ясау2.  Укучыларның логик фикерләү һәм сөйләм телен үстерү.3. Әсә...

Дәрҗия Аппакованың “Йолдызкай” хикәясе

Урок по татарской литературе в 5 классе....

Презентация по МХК "Азбука театра (часть1) Виды театра. Античный театр"

Презентация по МХК  "Азбука театра  (часть1)  Виды театра. Античный театр" Содержит большое количество иллюстративного материала. Может быть также использована на уроках изобр...

Театр түгәрәге программасы

Театр түгәрәге программасы...