Урок татарской литературы по теме "Дэржия Аппакова. Йолдызкай" хикэясе"
учебно-методический материал (5 класс) по теме

Гараева Алсу Альбертовна

Урок для учащихся 5 классов русских школ.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл _d.appakova_yoldyzkay_khik_yase.docx22.12 КБ

Предварительный просмотр:

Төзеде: Ютазы районы Димтамак  гомуми  төп белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гәрәева Алсу Альберт кызы

Тема:  Дәрҗия Аппакова. «Йолдызкай» хикәясе.

(рус мәктәбенең татар төркеме,  5 сыйныф)

Максат:  Укучыларның логик фикерләү сәләтен, сөйләм телен үстерү;

                 Сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү;

                 Балаларда йорт хайваннарына мәхәббәт, җаваплылык, кыюлык, үз ялгышларын                         таный алу көче тәрбияләү.      

Җиһазлау: интерактив такта, мәкальләр язылган таблица, плакат, дәреслек, сүзлекләр  

Дәрес барышы.

1. Оештыру өлеше.

. . -  Исәнмесез,укучылар! Уңай психологик хәләт булдыру. Укучыларның дәрескә әзерлекләрен ХАЙ ФАЙВ стуктурасы  ярдәмендә тикшерә

2. Актуальләштерү.

-Укучылар, сез хәзер күп язучыларның иҗаты белән таныш. Әйдәгез, шуларның берничәсен әйтеп китегез әле? (А.Алиш, Ә.Фәйзи,Г.Исхакый һ.б.)

-Ә үткән дәрестә без кемнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштык әле? (Дәрҗия Аппакова)

-Бик дөрес, укучылар. Дәрәҗия Аппакова кемнәр өчен иҗат иткән? (балалар өчен, балалар язучысы ул)

-Балалар өчен язган хикәяләрендә нинди проблемаларны күтәрә ул? (яхшылык, начарлык)

-Нәрсә соң ул яхшылык?

-Нәрсә соң ул начарлык? Начар гадәт, дип без нәрсәләргә әйтебез? (ялганлау, әләкләү, урлашу)

-Әйе, ялганлау-бик начар гадәт ул. Намуслы кешеләр беркайчан да ялганламыйлар. Татар халкы намуслылыкны бик өстен куя һәм үзенең халык авыз иҗаты әсәрләрендә дә күп куллана.

-Мин дә бүгенге дәрескә девиз итеп  «Намус - җаннан кадерле. Намусыңны яшьтән сакла!»  дигән мәкальләрне алдым. 

Сезгә дә дәү әниләрегез “Намуслы бул, балам!”- дип еш әйтә торганнардыр.

-Нәрсә соң ул намус?  Нинди кешене намуслы диләр?

-Бүгенге дәрестә без Д.Аппакованың “Йолдызкай” әсәре өстендә эшләгәннән соң, шул сорауларга бергәләп җавап бирербез.

3. Төп өлеш.

-Әсәрне укырга керешкәнче, тактада бирелгән сүзләргә карыйк. Әсәрдә безгә мондый сүзләр очрар. 

Гөбе, көндез, йолдыз, койрык, савыт

-Әйдәгез, бу сүзләрне бергәләп укыйк. (Укытучы артыннан кабатлап баралар)

-Гөбе сүзен сез ничек аңлыйсыз? (май язу савыты дип)

-Әйе гөбе- ул каймак тугылап май язу өчен кулланыла торган тар, тирән савыт.

Әйдәгез,бергәләшеп укып карыйк әле бу савытның атамасын. (гө-бө)

-Ике иҗектә дә, нинди аваз ишетелә?  (ө авазы)

-Ничек язабыз? (беренче иҗектә ө хәрефе, ә икенче иҗектә ) ишетсәк тә, е хәрефе язабыз)

-Ни өчен? (чөнки  ө хәрефе татар телендә сүзләрнең беренче иҗегендә генә языла)

-Бу кагыйдәгә туры килә торган тагын нинди сүз  бар монда? (көндез)

Алдагы эшне без ТИК-ТЭК-ТОУ (крестики нолики) структурасы ярдәмендә үтиячәкбез.

Моның өчен сезнең өстәлләрдә карточкалар куелган.

Икенче номерлы партнер әлеге битләрне өстәлнең уртасына тәртип буенча 3кә 3 итеп урнаштыра.

Сез хәзер сүзләрдән 3 җөмлә төзергә тиеш буласыз.Ләкин теләсә ничек түгел, яки горизонталь, яки вертикаль, яки диагональ буенча.

Башка сүзләр өстәргә ярамый.

Җөмләләр төзи башлаганчы сез сүзләрне нинди тәртиптә кулланасыз шуны язып куярга тиеш буласыз. Сезгә моның өчен 3 минут вакыт бирелә.

Вакыт башланды.(таймер куела)

Вакытыгыз бетте. Җөмләләрне бер-берегезгә чират буенча укыйсыз.

( Көндез,Нәсимә, песи,Йолдызкай, савыт,май,аудара, дусты, шаян, суга, китә,каймак)

-Савыт дигән сүзне карыйк әле. Укылышы белән әйтелеше арасында нинди аерма бар? (в хәрефе языла, ә w укыла)

(Таблицада бирелгән сүзләрне балалардан укыту)

МИКС-ФРИЗ-ГРУП

-Ә хәзер барыбыз да дәреслекләребезнең 96 нчы битен ачабыз. Барыбыз да матур итеп утырып,  укытучы укыганны карап барабыз. Мин укый башлыйм,  ә сез дәвам итәсез. (Укытучы укый...    Айгөл дәвам итә...)

  -Бу хикәядә сезгә нинди аңлашылмаган сүзләр очрады?

  - Укучылар, әйдәгез сорауларга җавап бирә-бирә, хикәянең планын төзербез.

  - Әсәрдә сүз кем турында бара? (Нәсимә һәм аның песие турында)

  -Кем соң ул Нәсимә? (“Йолдызкай” әсәренең төп герое)

  -Ни өчен Нәсимә үзенең  песиен  “Йолдызкаем” дип йөртә?  Әсәрдән шул юлларны табып,сәнгатьле итеп укып күрсәтегез әле.

   -Нәсимнең Йолдызкае нинди песи? (шаян, шук, тиктормас...)

   -Ә төсе? Йоннары? Тәпиләре? Тышкы кыяфете?  (ягымлы, матур, сөйкемле..)

   -Кемнең дусты шундый матур сыйфатларга ия? (Нәсимәнең яраткан дусты)

  -Бик дөрес укучылар. Хикәянең бу өлешенә нинди исем бирер идегез?

Димәк, безнең планыбызның беренче бүлеген “Нәсимәнең дусты Йолдызкай” дип куябыз. 

        1. Нәсимәнең дусты Йолдызкай.   

  -Нәсимәнең әнисе нишләргә җыена? (Ул май язам дип, баздан сөт өсте алып чыга. Аны гөбегә сала да, үзе чишмәгә суга китә.)

  -Песи нигә гөбе янында әйләнгәләп йөри? (Каймак исен сизгәнгә күрә)

  -Нәсимә песиенә каймак алып бирим дигәндә нинди бәла килеп чыга? (Ул гөбене аудара һәм каймак җиргә түгелә)

           -Гөбе ничек авып китә?

           -Шул вакыт кем кайтып керә? (Әнисе)

          -Нәсимә әнисенә бу вакыйганы ничек сөйли? (Ялганлап)

          -Ни өчен Нәсимә үз гаебен песигә сылтый? Дөрес эшлиме ул? Ә сез нишләр идегез?

          - Сезнең дә шундый хәлләргә тарыганыгыз бармы?

          - Нәсимәнең әнисе бу ялганга ышанды микән? Кечкенә генә песи баласы шундый зур савытны ничек аударырга мөмкин? (Әлбәттә, юк. Нәсимә ялганлый, аның намусына тап төшә.)

          -Нигә әнисе Нәсимәдән гөбене син аудардыңмы? - дип сорамый. (Чөнки ул аны болай да белә. Бары тик Нәсимәнең дөрес сөйләвен көтә.)

          -Бу өлешкә нинди исем бирербез, укучылар? 

СТЕ ЗЕ КЛАСС структурасы буенча эш.

 Башта укучылар 2 минут эчендә үзләре исемнщрне язалар. Аннары тыныч кына торып, сыйныф буенча хәрәкәт ясап , башкалардан үзләрендә булмаган исемнәрне җыялар. Икүп җыйган укучы үзенең исемнәрен ен укый.

                    2. Көтелмәгән бәла. 

          -Бик дөрес. Әйдәгез, шул турыда язылган юлларны рольләргә бүлеп укырга әзерләник.

          -Нәсимәнең сүзләрен нинди тавыш белән укырбыз? (еламсыраган, куркулы тавыш белән)

          -Ни өчен? (чөнки ул гаепле)

          -Ә әнисенең сүзләрен ничегрәк укырбыз? (борчулы)

          -Әти кешенең дә сүзләре бар бу бүлектә? Кызын, хатынын сагынып эштән генә кайткан ул,ә йортта нинди хәл булганын белми әле.Әтисенең сүзләрен нинди тавыш белән укырсыз? (тыныч тавыш белән)

          -Әйдәгез автор сүзләрен Римма, әни-..., әти-..., Нәсимә-... укысын.

          -Укучылар, “кырын күзен генә салды” сүзләр тезмәсен сез ничек аңлыйсыз? (үпкәле, рәнҗүле, сыкраулы карап куйды)

          -Ни өчен Йолдызкай Нәсимәгә шулкадәр үпкәләгән соң? (чөнки Нәсимә ялганлый, үз гаебен песие өстенә ташлый) 

          -Йолдызкай аның кеме әле? (дусты)

          -Дустың  турында ялганлау, укучылар, ул дуслыкка хыянәт итү, аны сату.

         -Ни өчен әни кеше кызына ачулана? (чөнки Нәсимә, ялгышып, әнисе атна буе җыйган каймакны түгә)

         -Ананың йөрәге нигә сызлана? Каймак өченме? Әллә кызының ялган сүзе өченме?

         -Әйе, әни кешегә, әлбәттә, атна буе җыйган каймак та кадерле. Әмма ул,  каймактан бигрәк, кызының ялганы өчен сызлана. Чөнки кеше тормышта бер тапкыр ялганласа, икенге тапкыр бу ялгышны эшләү  аңа күпкә җиңелрәк булачак.

        -Нәсимә дустына хыянәт итүе өчен үкенәме? Ничек үкенә? Шул юлларны табып укып күрсәтегез.

        -Бу өзектән без сезнең белән нинди ярамаган эш турында белдек?

        -Бу бүлеккә нинди исем бирербез?

             3. Нәсимәнең хыянәте.

        -Нәсимә үзенең хыянәтен, ялганын таный аламы? Ялгышын төзәтәме ул? Шул юлларны табып кем укып күрсәтер?  ...    Яле, Зәринә, укы.

        -Бу юлларны укыгач, Нәсимәне начар дус, ялганчы кыз дип әйтә  алабызмы?

        -Ни өчен? (чөнки ул үз ялганын вакытында таный, бу эшенә бик үкенә һәм ялгышын тизрәк төзәтергә тырыша)

        -Әсәрнең бу өлешкә нинди исем биреп була?

              4. Дөреслек тантана итә.

        -Әйе, укучылар, дөреслек һәрвакыт җиңеп чыга.

         Ә хәзер барыгыз да мине тыңлагыз. Мин сезгә әсәрнең соңгы юлларын кабат укыйм.

-Шатланыпмы? Әллә кайгырыпмы? (шатланып)

-Ни өчен? (чөнки песи Нәсимәне гафу итте)

Тормышта төрле хәлләр була, балалар, сез дә бер-берегезне гафу итә белегез.

Әйдәгез, бу бүлеккә дә исем бирик.

5. Чын дуслык дәвам итә.

Укучылар, менә хикәягә план да төзедек. Әйдәгез, әдәбият дәфтәрен  ачып, бу планны язып куйыйк.

4. Яңа теманы ныгыту.

-Укучылар, менә дөрес сөйләү һәм ялганлау турында сез нинди мәкальләр беләсез.       Сүзе хакның йөзе ак.   

                     Туры сүзгә ант кирәкми.

                     Ялганның аягы кыска.

                     Ялган җанны биздерер.

                     Бер ялганласаң, икенче ышанмаслар.

-Дәресебезнең девизы итеп алган сүзләрне бергәләп искә төшерик әле. ( Намус – җаннан кадерле. Намусыңны яшьтән сакла.)

-Намус  сүзен, сез хәзер ничек аңлыйсыз?

-Ни өчен аны яшьтән сакларга кирәк соң? (чөнки бер ялганласаң, кеше сиңа башка ышанмый һәм син гомер буе ялганчы булып каласың)

-Намуслы кеше дип нинди кешеләргә әйтәләр? (эшен җиренә җиткереп эшли торган, алдамый торган кешеләргә әйтәләр)

-Нәсимәне намуслы кыз  дип әйтеп буламы? (әйе)

-Ни өчен шулай уйлыйсыз? (чөнки ул үз гаебен вакытында төзәтә, гафу үтенә)

-Укучылар, сез дә ялгышсагыз, вакытында аны төзәтә, гафу үтенә белегез. Әлбәттә, иң әйбәте-ялгыш, начар эшләрне эшләмәү.  Намуслы  кеше дип хәйлә-ялган  белән пычранмаган кешеләрне әйтәбез.          

Намуслы кеше ул туры сүзле.

Намуслы кеше генә әти-әнисен, әби-бабасын олылый, хөрмәт итә, хезмәтнең кадерен белә, башкаларга ярдәмчел була. Үзе инсафлы, тәрбияле, яхшы кешегә генә башкалар һәрвакыт яхшылык белән җавап бирәләр.

Андый  кешене бөтенесе ярата, хөрмәт итә. Әйдәгез, балалар, кечкенәдән үк намуслы булып үсик, намуслы булып яшик! Яхшы гамәлләр генә кылыйк!

5. Йомгаклау.

-Укучылар, дәресебез ахырына якынлаша. Әйтегез әле, бүгенге дәрестә сез нәрсәләр белдегез?

          Билге кую.   Барыгыз да бик тырышып эшләдегез, рәхмәт.

 Өй эше бирү.  Өй эше. План буенча хикәянең эчтәлеген сөйләргә.

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Воспитание национального самосознания личности на уроках татарской литературы и во внеклассной работе

Цель изучения татарского языка и литературы, содержание учебного материала и методы его изучения оказывают непосредственное влияние на работу с обучающимися на уроке  татарского языка и литератур...

Урок татарской литературы. 8-класс. Мамы не должны быть одинокими.

Урок татарской литературы для 8-класса по произведению А.Еники "Әйтелмәгән васыять". Предоставляется презентация к уроку....

Г.Тукай - бөек шагыйрь. Урок татарской литературы в 8 классе.

Разработка открытого урока по жизни и творчеству Г.Тукая с использованием интерактивной доски, видеофайла и видеоматериала....

Урок татарской литературы в 5 классе на тему "Спешите делать добро".

Рус мәктәбенең 5 нче сыйныфында укучы татар балалары өчен сөйләм үстерү дәресе эшкәртмәсе. Дәрес "Яхшылык эшләргә ашыгыгыз" темасына үткәрелде....

план-конспект урока татарской литературы

Данный урок проводился в 9 классе. Тема урока "Язмышларга буйсынмас җан", посвященный творчеству Ф.Яруллина...

Урок татарской литературы по Сингапурской методике

Современный урок по сингапурской методике...

Урок татарской литературы в 6 классе по сингапурской методике

В Татарстане продолжается обучение по-сингапурской методике.Теория есть,а практики нет.Надеюсь,мой конспект урока поможет вам....