"Йолдызкай" әсәренә дәрес планы
план-конспект урока (5 класс) по теме

 

Тема: Дәрҗия Аппакова иҗаты.  “Йолдызкай” әсәренә анализ ясау.

Максат: 1. Дәрҗия Аппакованың “Йолдызкай” әсәренә анализ ясау

2.  Укучыларның логик фикерләү һәм сөйләм телен үстерү.

3. Әсәрне анализлау аша әдәбият белән кызыксынучанлыгын арттыру.

4. Балада кешелек сыйфатларын тәрбияләү эшен дәвам итү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dres_plany_yoldyzkay.doc45.5 КБ

Предварительный просмотр:

              Татарстан Республикасы  Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты   мәгариф идарәсе муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе “60 нчы урта гомуми белем бирүче мәктәп”

Дәрҗия Аппакова иҗаты.  

“Йолдызкай” әсәренә анализ ясау.

Попова Гөлниса Гаяновна

1нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Яр Чаллы

2011

Тема: Дәрҗия Аппакова иҗаты.  “Йолдызкай” әсәренә анализ ясау.

Максат: 1. Дәрҗия Аппакованың “Йолдызкай” әсәренә анализ ясау

2.  Укучыларның логик фикерләү һәм сөйләм телен үстерү.

3. Әсәрне анализлау аша әдәбият белән кызыксынучанлыгын арттыру.

4. Балада кешелек сыйфатларын тәрбияләү эшен дәвам итү.

Материал: Исламов Ф.Ф, Закирҗанов Ә. М. Татар әдәбияты. – Казан,

2004, 108 б. Заһидуллина Д. Ф. Әдәби әсәргә анализ ясау. –Казан, 2005.

Җиһазлау: Язучының китаплары, портреты, “Йолдызкай” әсәренең геройлары сурәтләнгән рәсемнәр, мәкальләр язылган таблица.

Дәрес барышы.

1.Оештыру. Уңай психологик хәләт тудыру.

2. Кереш әңгәмә.

- Өйгә.  “Йолдызкай” әсәрен укып килергә бирелгән иде. Без әсәрнең авторы турында нәрсәләр беләбез?

-Ул 1898 нче елның 2 мартында Уфа губернасы Минзәлә өязе Байгол авылында туа. 13 яшендә Казанда укытучылар әзерли торган мәктәптә укый. Аны тәмамлагач, Казанда, соңыннан авылында балалар укыта.

1928-1943 нче елларда  Д. Аппакова Урта Азиядә яши һәм укытучылык эше белән шөгыльләнә. 1943 нче елда Казанга кайтып, профессиональ язучы буларак иҗат итә. Балалар өчен “Дошман”, “Тапкыр егет”, “Шүрәле”, “Бишек җыры”, “Илдус” пьессаларын, “Кечкенә Бануның тарихы” повестын яза. Повестьны балалар аеруча яратып укыйлар. Әсәр татар, рус, үзбәк, инглиз телләрендә дөнья күрә. (Авторның әсәрләренә багышлаган күргәзмәне карау.)

3. Актуальләштерү.

- Язучының без бүген тикшерәсе әсәре нинди жанрга керә? Ни өчен автор мондый әсәр язарга уйлаган? Без бүген шушы сорауларга җавап эзләрбез.

4. Төп өлеш. Әсәргә анализ ясау.

- Без әдәби әсәрләрнең нинди жанрларын беләбез? (хикәя – кыска күләмле, чәчмә әсәр,  булган яки булырга мөмкин булган вакыйга сурәтләнә, әкият – чынбарлыкта булмаган тылсымлы хәл, шигырь – рифма белән язылган, хисне белдерүче, тезмә әсәр).

- Әсәр нинди жанрда язылган? (Хикәя, чөнки кыска күләмдә, геройлары аз күләмдә, тылсымлы вакыйгалар юк...)

- Әсәрне берничә өлешкә бүлик.(Укучылар үзләре өлешләргә бүлүне тәкъдим итәләр, бүленешне исбатлыйлар).

а). Нәсимәнең дусты (Вакыйгаларның барган урыны, вакыты, катнашучылар, ягъни экспозиция өлеше).

б). Гөбедәге каймак түгелде. (Төенләнеш).

в). Кинәт әнисе кайтып керде.(Вакыйгалар үстерелеше).

г). Нәсимә йоклый алмады.( Кульминацион нокта).

д). Нәсимәнең дөресен әйтүе.(Чишелеш).

5. Сүзлек өстендә эш. (Сүзләр белән җөмләләр төзү, мәгънәсен аңлату).

- Нинди сүз аңлашылмый, ни өчен?

- Гөбе сүзе. Автор 100 ел элек туган, шуңа күрә сүз искергән, яки кулланылмый торган көнкүреш әйберсе турында сүз барадыр.

- Гөбе – сөт өстен салып май яза торган агач савыт (рәсеме күрсәтелә).

- Бүкән – юан агачтан утырыр өчен кисеп алынган бүрәнә башы.

- Күз алмый – озак итеп карап тору.

- Бәла – бәхетсезлек, кайгы.

- Әрәм итү – кирәкмәгәнгә әйберне юк итү.

6. Әсәрдәге образларны атагыз. ( Йолдызкай исемле песи, Нәсимә исемле кыз, кызның әнисе белән әтисе).

- Песи образын бирү өчен нинди сүз төркемнәре кулланылган? ( сыйфатлар: йоннары чем-кара, маңгаенда ап-ак табы бар, йомшак кына көйли, зур үпкәле караш, сөйкемле итеп җырламады).

- Ни өчен автор сыйфатларны кулланды икән?

- Чөнки ул песи баласының матурлыгын сурәтли. Әсәренә исемне дә “Йолдызкай” дип кушкан. Йолдыз – янып тора, аның нурлары якты, чиста, туры. Песи баласы кызга туры сүзле, намуслы булырга, дөресен сөйләргә яхшы булып үсәргә ярдәм итә. Кызның ялганы өчен “кырын күзен генә салып чыгып кит”сә дә, дөресен сөйләгәннән соң “песие аңа иркәләнеп, мырылдап куйды”, димәк ул гафу итә белүчән җан иясе. 

Әнисе турында нәрсә әйтер идегез? ( сөт өстен түккән өчен ачулана, чөнки ул аны атна буе гаиләнең тамагын туйдырыр өчен җыйган, Нәсимәнең ялганын белә, ләкин песине ачулана, чөнки гаебен кыз үзе таныр дип өметләнә; кыз дөресен әйткәч, тавышы йомшара).

Әтисе басудан арып, ачыгып кайткан. Ул да эшнең нидә икәнлеген аңлый, әни кешенең тәрбияви чарасы белән риза, комачауламый.

- Нәсимә образын биргәндә нинди сүз төркемнәрен күбрәк куллана? (фигыльләр: бүкәнгә басты, егылды, гөбене аударды, авыртканын онытып җибәрде, гөбене утыртты, савытка тутыра башлады, кайтуын көтмәгән иде, әйтүен сизми калды, йөрәге сыкранып китте, батырлыгы җитеп бетмәде, ачуланыр дип курыкты, ятты, йоклый алмады, дустын көтте, үпкәләтмәс идем, әкрен генә торды, барды, аударган идем, кыйнама яме, йоклыйсы килеп китте, ачкан иде). Нәсимәнең эш-хәрәкәтен ничек ике синоним белән биреп була?

- Курку – дөресен әйтү, ялган - дөреслек, яла ягу - аклау.

-Ни өчен шулай дип әйтәбез?

-Нәсимә куркудан үз гөнаһын кешегә яла, ул дусты турында булмаганны сөйли, дустына хыянәт итә. Ләкин кечкенә дустын яратуы, аны кызгануы Нәсимәгә дөрес адым ясарга ярдәм итә. Әнисенә ул соңыннан булса да дөресен сөйли.

- Дуслык изге нәрсә, ә дөреслек аннан да кадерлерәк. Сез намус турында, дөреслек турында халкыбызның нинди мәкальләрен беләсез?

-Намус – җаннан кадерле. Намусыңны яшьтән сакла.

-Сүзе хакның йөзе ак.

-Туры сүзгә ант кирәкми.

-Ялганның аягы кыска.

-Ялган җанны биздерер һ. б.

Димәк, намуслы кеше нинди ул? ( ялган, хәйлә белән пычранмаган, дөресен генә сөйләүче, кешеләрнең генә түгел хайваннарның да кадерен белүче, хезмәт сөюче, ярдәмчел, һ. б.)

7. Язучы нәрсә әйтергә тели? Ни өчен бу әсәрне язган? (Әһәмияте – тәрбия бирү өчен).

- Дәрҗия Аппакова күп еллар укытучы булып эшләгән. Шуңа күрә ул киләчәк буынны тәрбияләү турында кайгырткан. Балаларга намуслылык, дөреслек турында фикерен хикәясе аша җиткергән. Димәк, әсәр күп еллар элек язылса да, күтәрелгән проблемалары хәзер дә әһәмиятле.

-Әсәрнең темасы дөреслек, намус. Язучы укучыларына никадар курыксаң да, нинди генә ситуациягә эләксәң дә, дөресен сөйләргә өйрәтә.

8. Әсәрнең теле нинди?

-Гади, җөмләләр киска, аңлаешлы, кайбер вакытта автор үзе сөйли, Нәсимәнең эчке кичерешләрен биргәндә аның авызыннан сөйләтә. Әсәр үтешлерәк булсын өчен сыйфатлар күп кулланылган.

-Әсәр контрастларга нигезләнгән: песи бик матур, ләкин Нәсимәнең ялганы аркасында әнисе чыбык белән селтәнә. Нәсимә ялганлаганда әнисе: “әдәпсез бала”, “ йөзе каралар”, “күрсәтермен күрмәгәнен”; дөресен сөйләгәннән соң: “йомшак тавыш белән” әйтә.

9. Әсәр башка үтелгән әсәрләргә кайсы ягы белән ошаган?

-Нәсимә яраткан песиенә яхшылык эшләргә теләгән вакытта (аны каймак белән сыйларга тели) хаталык эшли (беренчедән, сорамыйча алырга тели; икенчедән, каймакны түгә; өченчедән, үз гөнаһын песигә сылтый).

-Нәсимә җәза ала (вөҗдан газабы аркасында йоклый алмый).

-Кыз дөресен сөйли, гафу үтенә.

-Нәсимә гафу ителә ( әнисе йомшак тавыш белән әйтә, песие янына килә, иркәләнеп мырылдап куя, Нәсимәнең йокысы килеп китә).

III. Йомгаклау.

 Өй эше бирү: 1. Әсәрнең эчтәлеген әниләрегезгә сөйләгез.

2. Д.Аппакованың “Шыгырдавыклы башмаклар” әсәрен укыгыз.

3. Иҗади бирем: үзегезнең песиегез яки этегез турында хикәя языгыз.

Билгеләр кую.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План План проведения педагогических измерений показателей здоровья школьников.

Цель: воспитания у школьников потребности заниматься физической культурой и спортом, вести здоровый образ жизни, а также повышение заинтересованности в сохранении и укреплении здоровья. Зад...

План воспитательной работы в 9 классе на 2012-13г. (План мероприятий, Классные часы, Самоуправление в классе, План работы с родителями и др.)

Наш 9-й класс![[{"type":"media","view_mode":"media_large","fid":"3420969","attributes":{"alt":"","class":"media-image","height":"320","style":"width: 480px; height: 320px; border-width: 2px; border-st...

Д.Аппакова "Йолдызкай" хикәясе буенча тест

ДӘРҖИЯ АППАКОВА “ЙОЛДЫЗКАЙ”  ӘСӘРЕ1. ”Йолдызкай” әсәренең   жанры нинди?       а) әкият;       ә) хикәя...

Дәрҗия Аппакованың “Йолдызкай” хикәясе

Урок по татарской литературе в 5 классе....

"Йолдызкай"театр түгәрәге программасы

quot;Йолдызкай"театр түгәрәге программасы (рус телендә аралашучы балалар өчен)...