Уен-бәйге: “Татарча да яхшы бел!”
план-конспект урока

Туган тел көне уңаеннан 3-4 сыйныф укучылары белән  үткәрелгән сыйныфтан тыш чара

Максат: Балаларда татар телен өйрәнүгә теләк, кызыксынуны арттыру. Сөйләм телен, культурасын үстерү, тел байлыгын арттыру.  Дуслык хисе тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatarcha_da_yahshy_bel._uen-byge.docx22.61 КБ

Предварительный просмотр:

Уен-бәйге: “Татарча да яхшы бел!”

(Туган тел көне уңаеннан 3-4 сыйныф укучылары белән  үткәрелгән сыйныфтан тыш чара)

Минһаҗева Илсөя Рәкыйп кызы, Әлмәт шәһәре МАГББУ «16 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Максат: Балаларда татар телен өйрәнүгә теләк, кызыксынуны арттыру. Сөйләм телен, культурасын үстерү, тел байлыгын арттыру.  Дуслык хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: Плакат, презентация, карточкада биремнәр.

I. Оештыру. Мотивлаштыру.

1) «Туган тел» җырын тыңлау. Кушылып башкару.

2) Туган тел көне турында сөйләшү.

Укытучы: Хәерле көн,укучылар!  

 21 февраль – Халыкара туган тел көне. Дөньяда 7000 гә якын тел бар. Шуларның 83е киң таралган. Ә 383 тел бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Шуның өчен һәрбер милләт үз телен сакларга тиеш. (1 слайд)

Бүген безнең  уен-бәйгебез “Татарча да яхшы бел!”  дигән тема астында үткәрелә. Ни өчен безгә татарча да белергә кирәк? (Җаваплар тыңлана)

Көтелгән җаваплар:

- Татар теле - безнең туган телебез. Туган телдә сөйләшергә баланы иң якын кешесе –анасы өйрәтә, өйрәтергә тиеш. Шуңа күрә дә аны Ана теле дип атыйлар. Безнең телебез бик матур, ягымлы, шуңа да аны яратмый мөмкин түгел. Бу телдә безнең әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз сөйләшкән, безгә бишектә чакта ук туган телдә җырлар җырлаганнар, әкиятләр сөйләгәннәр. Һәркем үз телендә сөйләшә белергә, үз телен яратырга тиеш.

Татарча да яхшы бел,
           Урысча да яхшы бел!
           Икесе дә безнең өчен
           Иң кадерле затлы тел. (Ш.Маннур)

3) Туган тел турында әдипләрнең сүзләрен уку, фикер алышу.

II. Уен-бәйге.

  1. Төркемнәргә бүлү (җирәбә салу)
  2. Төркемгә исем һәм девиз уйлау. Аны яклау. Үзбәя. Бәяләү.
  3. Өй эшләрен тыңлау. Туган тел турында шигырь, табышмак, мәкальләр уку. Үзбәя. Бәяләү.
  4. Русчага тәрҗемә итәргә ( җавапны варианттан сайлап алырга)
  5.  Татарчага тәрҗемә итү (карточкалар белән төркемдә эшләү)
  6. Бирелгән сүзләрнең синоним, антонимнарын табарга (карточкаларда эшләү)
  7. Мәкальләрне дәвам итеп, сүзләр өстәп язарга ( карточкалар)
  8. Үз фикереңне белдереп, бирелгән җөмләләрне дәвам итеп язарга (төркемнәрдә уйлап эшләргә)

Телсез кешегә күңелсез, чөнки ... (ул сөйләшә алмый)

Телле кешегә күңелле, чөнки ... (әйтәсе килгән сүзне әйтә ала)

Үз телендә яхшы белергә кирәк, чөнки ... (әни-әти белән сөйләшер өчен).

            9) Туган телне ничек саклап калырга? Моның өчен безгә нишләргә? Киләсе бишьеллыкка план-проект төзү (төркемнәрдә уйлау)

III. Бәйгегә нәтиҗә ясау. Рефлексия.

- Уен-бәйге ошадымы? Кем ничек катнашты?

IV. «Яратыгыз» (Р.Миңнуллин сүзләре, Р.Ахиярова көе) җырын тыңлау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Разработка внеклассного мероприятия по татарскому языку "Татарча да яхшы бел..."

Внеклассное мероприятие было проведено в рамках республиканского конкурса "Мин татарча сөйләшәм!" ( Я говорю по-татарски!). Мы заняли призовое место - приз DVD плеер....

Статья из опыта работы по учебно методическому комплексу "Татарча да яхшы бел"

Результат опыта работы по новому УМК "Татарча да яхшы бел"...

Внеклассное мероприятие "Татарча да яхшы бел..."

Это мероприятие я показывала на районном семинаре учителей татарского языка и литературы....

Контрольная работа за 2 четверть Татарча да яхшы бел 7 класс

контрольная работа по учебнику Р.Р. Нигъматуллиной Татарча да яхшы бел 7 класс 2 четаерть...

“ Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел!” Дәрестән тыш чара

Максат: Укучыларда туган телне ярату, белю һәм туган телдә                  сөйләшү теләге тәрбияләү. Сәнгать...

Татарча да яхшы бел,русча да яхшы бел

Закрепление по темам УМК среди воспитателей в виде КВН...

Использование УМК в обучении татарскому языку в начальной школе (на примере УМК по татарскому языку «Татарча да яхшы бел» для русскоязычных учащихся старшего дошкольного и младшего школьного возраста. Авторы: Мещерякова В.Н., Нигматуллина Р.Р.)

Использование УМК в обучении татарскому языку в начальной школе (на примере УМК по татарскому языку «Татарча да яхшы бел» для русскоязычных учащихся старшего дошкольного и младшего школьного возр...