Театр һәм без
творческая работа учащихся (9 класс)

Сафина Глуза

Теманың актуальлеге

    Русиядә 2019 нчы ел- Театр елы  итеп  игълан ителде. Театр  елын  уздыру турындагы  указны  Русия  Президенты  Владимир  Путин  имзалады.  Әлеге  гамәл  театр сәнгатен алга таба үстерү нияте белән башкарылды.  Шулай  итеп,  2019 елда Русия буенча бөтен мәдәният оешмаларында тематик чаралар үтәчәк: спектакльләр,  фестивальләр,  очрашулар, Театр елын ачу һәм ябу тантаналары, VIII Театраль  Олимпиада,  Бөтенрусия театр марафоны,  илнең  иң  яхшы спектакльләрен онлайн күрсәтү,  бөтенрусия  һәм  халыкара күргәзмәләрне, фестивальләрне оештыруда ярдәм итү, Русия театр энциклопедиясен бастыру.  Шулай ук, театр биналарын төзекләндерү, 2030 елга кадәр театр сәнгатен үстерү буенча план төзү, балалар өчен театрларны үстерү, аларның материаль-техник базасын ныгыту, театраль  белемгә  игътибарны арттыру һәм башка күп кенә мәсьәләләр каралган.  Ил субъектларына Театр елы кысаларында чаралар уздыру тәкъдим ителә 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 1nche_mk._teatr_hm_bez._9_kl._fnni_esh.docx50.24 КБ

Предварительный просмотр:

“Алабуга   муниципаль  районы   Башкарма  комитеты мәгариф идарәсе”

муниципаль   казна  учреждениесе

Татарстан  Республикасы Алабуга  муниципаль  районы “1 нче урта гомуми

белем   бирү  мәктәбе”  муниципаль   белем бирү  учреждениесе

“Эзләнү һәм иҗат итү”

укучыларның  муниципаль фәнни-гамәли конференциясе

Татар теле һәм әдәбияты секциясе

Театр һәм без

Фәнни тикшеренү эше

                                               

Фәнни эшне башкаручы:

Татарстан Республикасы

Алабуга муниципаль районы

“1 нче урта гомуми белем бирү

мәктәбе”нең 9 нчы сыйныф

укучысы

Сафина Ләйсән Ринат кызы

Фәнни җитәкчесе:

Татарстан Республикасы

Алабуга муниципаль районы

“1 нче урта гомуми белем бирү

мәктәбе”нең татар теле һәм

әдәбияты укытучы  Сафина

Гөлүзә Фәүзетдин кызы

                                                   Алабуга, 2019

                                                Эчтәлек

Кереш……………………………………………                                              3-4

Беренче бүлек.  Театр-тылсым доньясы... ……..........................................5-7                        

Икенче бүлек. Театр – балаларга якын булган сәнгатьнең бер төре.................................................................................................................... 8- 10

Өченче бүлек. Практик өлеш....................................………………………11-13

Йомгаклау……………………………………………………………………...14-15

Кулланылган әдәбият.............................………………………………..….......16

Кушымта………....………………………………………...…….........................17

                                                   

                                                             

                                                           Кереш

Теманың актуальлеге

    Русиядә 2019 нчы ел- Театр елы  итеп  игълан ителде. Театр  елын  уздыру турындагы  указны  Русия  Президенты  Владимир  Путин  имзалады.  Әлеге  гамәл  театр сәнгатен алга таба үстерү нияте белән башкарылды.  Шулай  итеп,  2019 елда Русия буенча бөтен мәдәният оешмаларында тематик чаралар үтәчәк: спектакльләр,  фестивальләр,  очрашулар, Театр елын ачу һәм ябу тантаналары, VIII Театраль  Олимпиада,  Бөтенрусия театр марафоны,  илнең  иң  яхшы спектакльләрен онлайн күрсәтү,  бөтенрусия  һәм  халыкара күргәзмәләрне, фестивальләрне оештыруда ярдәм итү, Русия театр энциклопедиясен бастыру.  Шулай ук, театр биналарын төзекләндерү, 2030 елга кадәр театр сәнгатен үстерү буенча план төзү, балалар өчен театрларны үстерү, аларның материаль-техник базасын ныгыту, театраль  белемгә  игътибарны арттыру һәм башка күп кенә мәсьәләләр каралган.  Ил субъектларына Театр елы кысаларында чаралар уздыру тәкъдим ителә [6, 2].

     Билгеле, бу безненең  Татарстаныбызга да кагыла.  Туган  ягымны,  туган телемне, татар сәнгатен яратучы һәм хөрмәт итүче кеше булгангамы, аларга кагылышлы мәсьәләләр мине һәрвакыт кызыксындырып, үзенә тартып тора. Соңгы вакытта  гаилә белән театрга бару, театр этикеты , театр турында гади генә әңгәмә корып утырулар   юкка чыга баруы мине борчый башлады. Хәтта минем туганнарым  арасында да, үземнен дә чын  театрга барганым юк.  Кечкенәдән ишетеп үскән әкиятләрне сәхнәдә күрү бер могҗиза кебек тоела. Театр сәнгате, китап уку, әдәби кичләр үткәрү , балаларны китап белән дуслаштыру  һәр заманда актуаль булган. Бу мәсьәлә бүгенге көндә дә ят түгел. Димәк, эшнең темасы итеп,  театрның әһәмәмиятенә  тукталу актуаль.

Эзләнү эшемнең максаты – бүгенге көндә театрның безнең өчен  әһәмиятен ачыклау.

Бурычлар:

- Театр-тылсым дөньясы, сәнгатьнең иң гүзәл төре булуын ачыклау

- Театр – балаларга якын булган сәнгатьнең бер төре булуын ачыклау

- Татар театрының милләтне саклау өлкәсендәге әһәмиятен иптәшләремә аңлату

- театр сәнгатенең тормыштагы тәрбияви әһәмиятен ачыклау.

Гипотеза: театр дөнья тирәлеген, сәнгать әсәрләрен танырга өйрәтә, әйләнә тирәгә эстетик караш  булдыра. Театр- балаларның иҗади сәләтләрен һәм  хәтерне, сөйләм телен  үстерә.

Эшнең объекты һәм предметы: театр сәнгатенең халыкка кирәклеге  турында теоретик һәм практик дәлилләр, татар театры төрләре

Эзләнү төрләре: эзләнү, чыганаклар анализы, системалаштыру, күзәтү.

Эзләнү эшенең практик кыйммәте - алган белемнәрне тормышта, әдәбият дәресләрендә, гуманитар фәннәр буенча иҗади эшләрдә куллану.

Эшнең структурасы. Кереш өлешендә максат һәм бурычлар, гипотезалар билгеләнгән. Төп өлеш ике теоретик һәм практик бүлектән тора. Йомгаклауда  эзләнүләребезнең нәтиҗәсе буларак туган фикерләребез  бирелә.

                                                        Беренче бүлек

Театр-тылсым дөньясы

    Театр сүзен без татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә дә еш кулланабыз, зәңгәр экраннар аша ишетәбез. “Театр сүзе ул үзе грек теленнән алынган. Ул тамаша, тамаша урыны, сәнгать төре, спектакль куела торган бина дигәнне аңлата. Чынбарлыкны сәнгатьле сурәтләү һәм массаларны эстетик тәрбияләү чарасы буларак, театр җәмгыять тормышында беренче дәрәҗәдәге әһәмияткә ия”, - диелә “Татар театры” энциклопедик сүзлегендә [ 1, 455 ].

Ә татар театры тарихына килгәндә, ул  узган юл — озын-озак, данлы-мактаулы, гыйбрәтле һәм хәвеф-хәтәрле. Сәхнә  фидакарьләренә  юл  яру бер дә җиңел булмаган.  Әмма театр кую оешкан, татар сибелгән бөтен кыйтгаларны иңләп-буйлап халыкка  аң-белем тараткан, нур чәчкән. Бу эшкә бөтен йөрәге,  җаны-тәне белән бирелгән фидакарьләр халык күңелендә якты йолдыз булып калыккан. Театр безнең газиз туган телебезне, милләт буларак халкыбызны, рухыбызны саклаган. Димәк, татар театры  -  халкыбызга телен, гореф-гадәтләрен саклап калырга ярдәм иткән рухи чыганак.

     Г. Тукай беренче татар профессиональ  труппасы  төзелгәнгә  кадәр үк «…халыкны алга, культурага, прогресска алып бара торган  сәнгать — театр безнең киләчәк көннәребез өчен файдалы вә өметле бер нәрсә…» дип ышанып яза [ 9, 128 ].  Ә инде 1906 елның 22 декабрендәге ачык спектакль өчен типографиядә басылган  афиша, «Яңа клуб» бинасында Татарская учительская школаның ярлы укучылары  файдасына куелган  «Кызганыч бала»  һәм  «Гыйшык  бәласе» пьесалары Казан халкының дикъкатен җәлеп итә.  Шуңа  күрә   бу — тарихка беренче рәсми спектакль һәм татар театры туган  көн буларак кереп кала да инде.
Йөз елдан артык   ышанычлы, нык адымнар белән атлап киткән татар театрының чишмә башында Гафур Колахмәтев,  Габдулла  Тукай , Фатих Әмирхан, Галиәсгар Камал, беренче мөселман драма  труппасы җитәкчеләре  Ильяс Кудашев-Ашказарский, үзе исән вакытта ук артистлар «театрның атасы»  дип   зурлаган  Габдулла Кариев,  В. Мортазин-Иманский кебек олпат  затлар — татар  сәнгатенең алтын баганалары булган [ 4, 14,15,21] .

“Театр ул -  халыкның бердәмлеген, милләтнең ныклыгын саклаучы, сәнгатьнең

 иң гүзәл төре, тылсым дөньясы”,  - ди  Т.Гыйззәт [2, 19,20 ]. 1925 нче елның кышында, ап-ак  карлар яуганда, шәһәребеә урамнарында афишалар күренә башлый. Т.Гыйззәтнең “Наемщик ” драмасы сәхнәгә куелу турында була бу афишалар. Т.Гыйззәт шушы драмасы белән Алабуга шәһәрендә сәхнә тарихын башлап җибәрә. Ниндидер могҗиза көтеп шәһәребез халкы театр карарга агыла. Ни  өчен  тылсым дөньясы ?  Без  болай уйлыйбыз:  чөнки ул  кешеләрне көлдерә дә, елата да, уйландыра да... . Тагын, театр – тормышның  көзгесе, безнең яшәвебезне сәхнәдә чагылдыра. Театр - у л искиткеч могҗиза да. Сәхнәгә чыгып кечкенә генә булса да роль уйнарга хыялланмаган кеше юктыр.Тормышта без көн саен билгесез режиссер язган пьесада үзебезнең рольләрне уйныйбыз бит. Театр - ул һәрвакыт табышмак, көтелмәгән хәлләр. Театр башка сәнгать төрләре белән чагыштырганда кеше күңеленең иң нечкә кылларына килеп кагыла ала торган көчкә ия. Театрда гына тамашачы образ тудыручы белән  күзгә күз очраша.

Театрда  гына  тамашачы иҗат процессында  актив  катнаша  ала.  К. С. Станис-лавский  әйтүенчә, тамашачы  нәрсә  булганын  “ бүген, биредә, хәзер”  күрә  ала  [ 7, 237 ] .  Театр туган көне уңаеннан үткәрелгән  тантанада  Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә: «Театр безне тәрбияли», – дип белдерде.  Димәк,  без спектакльләребез белән тамашачының з әвыген күтәрергә тиешбез.  Ә  безнең республикада  бүгенге  көндә  14  профессиональ  театр  эшли.  Ел  дәвамында театрларга миллионнан артык тамашачы йөри. Театр елында без аларның тагын да артуына ышанабыз.  Алда көтелгән  ел кызыклы  һәм бай  булмакчы. Влади -востокта январь аенда ук театр  марафоны  башланып  китте  һәм   ул  маршрутка безнең республика да кергән.

2019 елның май аенда безнең Татарстаныбыз VII Халыкара “Туганлык” фестивалендә төрки телле театрларны кабул итәчәк.  Русиядә Театр елын

ачу уңаеннан бәйрәм чаралары, интерактив тамашалар,   флешмоблар     респу-бликабызның  барлык театрларында да үтәчәк. Әгәр театрларыбыз  бу чараларның барысын да үткәрсәләр, халкыбыз өчен театрларыбызның тылсым көче тагын да артыр дип уйлыйбыз.  Безнеңчә, халкыбызга  үз  зәвыгын арттырырга  мөмкин-лекләр җитәрлек .  Танылган шагыйребез  Равил Фәйзуллин бу турда болай яза:            Тоела кайчак, сәхнә

ул агачтан түгелдер күк.
Күз яше белән юылган
көзгедер, күңелдер күк.

Икенче бүлек

Театр – балаларга якын булган сәнгатьнең бер төре

    Борын-борын заманнан, әкият белән юанган халык.  Балачактан таныш,  тик-тормас  Буратиноның мәктәпкә укырга барасы урынга, сихерләнеп, театрга кереп адашуын хәтерләсәк тә, театрның могҗизалы булуына инанырбыз. Шүрәле , Камырбатыр, Су анасы, Зөһрә кыз, Шомбай геройларын сокланып карыйбыз. Нәкъ менә сәхнә, театр аша балаларыбызга милли тәрбия бирә алабыз. Әгәр бала балачактан серле әкият дөньясына - театрга гашыйк булса, үскәч тә театрны яратачак, һәрчак сәнгатькә тартылачак. Ә театр сәнгате балаларның сөйләм телен үстерүгә ярдәм итәчәк. Яхшы әсәрләр сәхнәдә куелса, сәхнәдән дөньяга игелек таратып була дип уйлыйм. Баланы акны карадан, яхшыны яманнан аерырга өйрәтү өчен,  балаларга театр турында белем бирү, театрның төрләре белән таныштыру яхшы эш дип саныйм.   Сәнгать әсәрләре аша балаларның эстетик зәвыгын үстереп, сөйләм телен баетып, аралашу культурасы тәрбияләп була .  Әкият геройларының хис–тойгыларын, халәт–кичерешләрен тасвирларга балалар яраталар. Үзенә таныш булган әкият геройларын сәхнәдә күрү балаларда  театр сәнгатенә карата мәхәббәт, татар телен өйрәнүгә кызыксыну уятачак. Төрле театральләшкән тамашалар күрсәтү аша балаларда артистлык сәләте дә үсәчәк. Хәзерге интернет авыруы , компьютер уеннары афәте заманында, милли тәрбия югалып барганда, бала театрның нәрсә икәнен белсә, уен аша дөньяны танып белергә өйрәнә.

    Образга кереп, бала төрле рольләрне уйный, аннан үзенә эмоциональ ләззәт ала.  Баланың бөтен тормышы уен. Уенда бала тирә- юнь турында, җәмгыятьнең законнары, кешеләрнең үзара аралашу матурлыгы турында мәгълүмат алып кына калмый, ә бу дөньяда яшәргә, үзенең мөгамәләләрен төзергә өйрәнә. Театраль уеннарында катнашып, балалар образлар, төсләр, авазлар аша тирә-юнь белән танышалар, ә сораулар балаларны уйларга, анализларга, йомгаклау ясарга мәҗбүр итә.
   Без бу күзәтүләрдән чыгып шуны әйтә алабыз: театр – балаларга якын булган сәнгатьнең бер төре . Димәк,   ул  актуаль  проблемалар  хәл  итә ала. Театр балаларның  эстетик  зәвыгын  үстерүгә  ярдәм  итә,   аралашу    культурасы тәрбияли, балаларда  хәтерне, күзаллауны, фантазияне үстерә,  эмоциональ кәеф булдыра,  конфликтлы ситуацияләрне уен аша чишәргә өйрәтә. Психологлар сәнгатькә гашыйк кеше беркайчан да яман юлга китми, начарлык эшләми, күңеле һәрвакыт чиста,  рухи яктан сәламәт , Һәрнәрсәдән матурлык таба белә диләр. Ә инде матурлык күргән кеше ул - һичшиксез бәхетле.   Г.Тукай да бит – “Театр — яктылыкка, нурга илтә,
Кире юлга җибәрми, уңга илтә...” диеп язып калдырган  [ 8, 187 ].  Димәк,сәнгать белән кызыксынган баланың да күңеле изгелектә булыр .

Балаларның театр һәм театр төрләре турында белемнәре барлыкка килү зур әһәмияткә ия.

Казан  шәһәренең  М.Җәлил  исемендәге  опера һәм  балет  театрында җыр  һәм биюләр аша нинди дә булса әсәрне сәхнәдә куялар. Безнең яраткан шагыйребез Г.Тукайның “Шүрәле” әкиятенә нигезләнеп язылган  “Шүрәле”  балеты  бар.  Бу дөньяга танылган беренче татар  балетының  авторы  Фәрит  Яруллин.  Шүрәле әкиятен музыка телендә сүрәтләгән ул. Татар халык иҗатыннан алынган бу балет чит илләрдә дә бик күп тапкырлар сәхнәләргә куелды.

Казан шәһәренең курчак театры  исеме “Әкият” дип  атала.  Балалар  театрының исеменнән  аңлашылганча монда  әкият  геройлары  яши.

Казан шәһәренең Г. Камал исемендә татар дәүләт  академия  театры,  Кәрим Тинчурин  исемендәге татар дәүләт драма  һәм комедия театры,  Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры барлыгын  да балалар белергә тиеш.

   Тамаша  беткәч  пәрдә  ябыла,  алкышлар  бик  озак  яңгырый,  ә  тылсымы, моңҗизасы   бала  күңелендә  озак  саклана.

 Балалар  театр  төрләре  белән  бер  рәттән  театр этикетын да белергә тиешләр. 

Театрга килгәч театр этикетын сакларга кирәк:

-театарга пөхтә һәм бәйрәмчә киенеп бар

-спектакльгә соңга калма

-тамаша барганда сөйләшмә

   Дөрес,  кечкенә  чактан ук театр белән шөгыльләнгән  һәр  бала да артист була дигән сүз түгел. Тик сабый чакта күңел түренә салып куелган бу “орлыклар” балага киләчәктә зур ярдәм итергә,  матурлыкны аңлый белүче, мәрхәмәтле бала булып үсәргә булышыр дип уйлыйбыз.

                                                       

                                                        Өченче бүлек

Практик өлеш

Мәктәбебезнең  2, 5, 9 нчы сыйныфларда укучы балалар белән билгеле бер сорауларга  практик эш башкардык :

2 нче сыйныф укучылары өчен:

  1. Шүрәле , Камырбатыр, Су анасы, Зөһрә кыз, Шомбай геройларын беләсезме?
  2. Театр сүзен ишеткәнегез бармы?
  3. Балалар бакчасында әкият геройларын сәхнәдә күргәнегез булдымы?
  4. Образга кереп, төрле рольләрне уйнаганыгыз бармы?
  5. Театраль уеннарда катнашканыгыз бармы?

5 нче сыйныф укучылары өчен:

  1. Шүрәле , Камырбатыр, Су анасы, Зөһрә кыз, Шомбай геройларын беләсезме?
  2. Гаиләгез белән театрга барганыгыз бармы?
  3. Казан  шәһәрендәге ”Әкият”  курчак  театрының  барлыгын  беләсезме?
  4. Туган тел дәресләрендә сәхнә әсәрләрен укыйсызмы?
  5. Мәктәптә театраль уеннарында  катнашканыгыз бармы?
  6. Мәктәбегездә театраль  түгәрәк  эшләсә,  син  нинди  роль уйнар  идең?

9 нчы сыйныф укучылары өчен:

1.Татар театры, аның барлыкка килү тарихы турында  беләсезме?

2. Театр сәнгатенең алтын баганалары булган шәхесләр турында ишеткәнегез бармы?

3. “Туксанынчы елларда милләтне театр саклап калган” дигән җөмләне ничек аңлыйсыз?

4.Гаиләгез белән театрга барганыгыз бармы?

5. Алабуга шәһәренә республикабызның  дәүләт театрлары гастрольләре еш киләме?

6. Театр сәнгате,  китап уку,  әдәби кичләр үткәрү , балаларны  китап белән дуслаштыру  заманыбыз өчен актуальме?

7. Русиядә 2019 нчы ел - Театр елы итеп игълан ителүен беләсезме?

      Практик  эшебез  буенча туплаган  материалның  үзенчәлекле  өлешләре түбәндәгечә:

Бүгенге укучылар өчен сәнгать дөньясында театр арткы планда тора дип уйлыйм. Чөнки   балалар   күбрәк   компьютер   артында  утырырга, сериаллар  карарга, эстрада музыкалары тыңларга яраталар.

Шулай да, 2 нче сыйныф укучылары сәхнәләштерелгән әсәрләрне карарга яраталар,  Шүрәле, Су анасы,  Кәҗә  белән Сарык  образларын   балалар бакчасыннан ук таныйлар,  әгәр бик матур төсле декорацияләр белән куелса, алар бу спектакльгә  барырга риза.  Ә Шомбай,  Камырбатыр  кебек геройларны белмиләр. Туган тел дәресендә Г.Тукайның “Бала белән күбәләк” һәм рус халык әкияте “Шалкан” ны сәхнәләштергәннәр. Балаларга  бу бик ошаган, бигрәк тә, бергәләшеп артистларга грим салу, әти-әниләр белән бергә кием тегү исләрендә калган.

  5 нче сыйныф укучылары  да сәхнә әсәрләрен театрларга барып карауга каршы түгел. Шүрәле , Камырбатыр, Су анасы, Зөһрә кыз, Шомбай кебек геройларны карарга театрга барырга риза. Ләкин 50% укучы сәхнә әсәрләрен рус телендә карарга тели. Бу геройлар аларга ошый, үзләре дә бу әкият геройлары ролендә сәхнәдә  уйныйсылары килә.  Казандагы “Әкият” курчак театрында булучылар бар. Ләкин аларга “Мэри Поппинс”, “ Гарри Поттер “геройлары кебек яңа татар әкият геройлары кирәк. Алабугада театр юк, э башка шәһәрдән килгән театр карарга мәдәният сараена 1-2 тапкыр баручылар бар, ләкин балаларга репертуар, артистларның  микрофон  тотып сөйләүләре,  декорация  ошамаган.

  9 нчы сыйныф укучылары арасында сәхнә әсәрләрен театрга барып караучылар юк диярлек.  Ике сыйныфташым  Казандагы “Әкият” курчак театрында гаиләләре белән  5 ел элек булганнар . Курчак  театрында  уйнаган  төлке, куян, аю, бүре, йомры икмәк,  әби, бабай  әкият  геройларын  эле дә хэтерлиләр.  Калган  уку-чыларның театрга барганнары , гаиләләре белән бу турда сөйләшкәннәре юк. Татар театры тарихын, Русиядә 2019 нчы ел - Театр елы итеп игълан ителүен дә туган тел дәресләре аша беләләр. Ләкин күпчелек балалар матур итеп киенеп, бик затлы матур биналарда әти-әниләре, сыйныфташлары белән сәхнә әсәрләрен карарга барырга телиләр. Татар театрлары татарча уйнарга тиеш  дип уйлыйлар. Теле татар булып та, әсәр татарныкы булмаска мөмкин дигән фикерләр дә булды.  Шулай итеп, без  түбәндәге нәтиҗәне ясый алдык:

балалар театрга барырга телиләр, ләкин бу  сәхнә  әсәре  яңа  форматта,  бик сыйфатлы, яңа геройлар белән, чын сихри тылсымга ия булган тамаша булырга тиеш.

  Ә шулай да, безнең мәктәбебездә  сәхнәләштерелгән уеннар, төрле әкият геройларын рольлләштерү эшләре алып барыла, кыска гына инсценировкалар куела.  Ә 2016 елда  без мәктәбебездә  Д.Аппакованың “Шыгырдавыклы башмаклар” әсәрен сәхнәләштердек. Рус телле балалар да бик кызыксынып карадылар. Киемнәр  әзерләргә, сәхнә  күренешләрен  ясарга  мәктәбебез активистлары булышты.  Артистларыбыз үз эшләреннән бик канәгать калдылар.

                                                     

                                                        Йомгаклау

     Куелган максатыбызга –  театр  сәнгатенең  бүгенге  көндә  безнең өчен  әһәмиятен ачыклауга тулысынча ирештек дип уйлыйм. Төрле  хезмәтләрдән материал тупланды.  Театр  сәнгатенең  кеше  тормышында  әһәмитле булуы  ачыкланды, ә , кызганычка каршы, халыкның тамашачы ролендә катнашуы  түбәнрәк икәнлеге билгеләнде.  Театр кешене тәрбияли. Г.Тукай 1907 нче елда язылган “Театр” шигырендә дә театрны халык мәктәбе дип саный [8,188 ]. Без дә фэнни эшебездә шушы фикердә калдык. Театр сәнгатенең авторитеты төшәргә тиеш түгел. Ә татар театрына килгәндә, ул безгә телебезне , мәдәниятебезне саклауда  турыдан туры зур роль уйный. Әгәр театрларыбыз халыкны җәлеп итә алса, бу бик зур эш була. Кеше бит сәхнәдә үзен күрә, үзе яшәгән чорны башка үткән чорлар белән чагыштыра ала, матурлыкны тоя, гыйбрәтле  хәлләргә үз бәясен бирә, зәвыгын үстерә. Ләкин, театр сәнгатенең проблемалары бар :  халык тамаша карарга йөрми.  Проблемалар булганга,   Театр сәнгатен алга таба үстерү максатыннан Россия Федерациясендә  2019 ел  "Театр елы" елы итеп  игълан ителгәндер  дә.                                                                                                             Халык йөрми дип көтеп ятып булмый, әледән әле яңа геройлар, яңа образлар сәхнәгә менәргә тиеш дип уйлыйбыз. Ата-аналар театрларга йөрсә, балаларда да кызыксыну  уяныр. Театр –серле дөнья дидек бит. Ә  балалар  серлелеккә , моңҗизага тартыла . Театраль эшчәнлек – бала иҗатының иң киң таралган төре булганга, сәхнәгә менәрлек сәхнә әсәрләре иҗат итәргә кирәк.  Ә иң кирәге киләчәк өчен милли режиссерлар  әзерләргә кирәк.  “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының түгәрәк өстәл форматында уздырылган яңа проектында катнашучылар – республиканың татар театрлары җитәкчеләре - шушы фикерне җиткерне әйттеләр. Татар театрлары җитәкчеләре, тагын , татар теленең статусы шулай дәвам итсә, безнең тамашачы да, спектакльләр дә рус телле булачак дип белдерделәр [10,6   ] . Вакытлар узу белән кешеләрнең зәвыгы, дөньяны күзаллавы, эстетикасы да үзгәрә. Ярты гасыр элек уйналган, дан-шөһрәт казанган спектакльләр, әлбәттә, яхшы булган.  Әмма шул заман өчен яхшы!  Бүгенге тамашачы, бигрәк тә яшьләр, шоу-мюзикл жанрын яратып өлгерде. Шуңа  яңача бизәлеш, заманча пластика теленә күчү сорала.

Эшне йомгаклап, түбәндәге нәтиҗәләргә килдек: 

- бүгенге көндә дә театрларыбыз  халкыбызның тарихын да, язмышын да, акылын-фигылен һәм башка сыйфатларын да чагылдыралар;

-театр сәнгатенең тормыштагы ролен ачыклап,тәрбияви яктан әһәмиятле урынны алып торуларына ышандык;

-буыннан- буынга сакланып килгән драма әсәрләребез беркайчан да югалмас  дип өметләнәбез;

-театр сәнгате тәрбияви әһәмияткә ия, халкыбыз аңын алга җибәрә;

-  Театр елы тамашачыны уятып җибәрер, театрга күбрәк тамашачы йөрер дип өметләнеп калабыз;

Кулланылган әдәбият

1.Арсланов М.Г.Татар театры : Энциклопедик сүзлек – белешмә. – Казан: “Заман” нәшр., 2014. – 455,492  б.

2.Гыйззәт Т. Истәлекләр, мәкаләләр /  авт. – төз. К. Гыйззәтов. –Казан : Тат.кит. нәш. , 2010. – 19-20 б.

3.Гыйззәт Б. Драматург Т.Гыйззәт. Казан: Таткнигоиздат , 1957. -34,22 б.

4. Заббарова Л.М. Татарские театральные коллективы в ТАССР : 1930-е гг./Л.М.Заббарова, - Казан: Татар. кн. изд-во, 2011. – 14,15,21,71 б.

5. И. Илялова. Камал театры артистлары. -Казан: ТКН., 1999. -  18б.

6. Россиядә – Театр елы // Сәхнә. 2019. -№ 1. – 2б.

7.Татар Совет театры (очерклар) .– Казан: Тат кит. нәшр., 1975 . – 237 б.

8.Тукай Г. Әсәрләр Т.1 / Шигъри әсәрләр(1904-1908).- Казан: Тат кит. нәшр. , 2011.- 187-188 б.

9. Тукай Г. Әсәрләр Т.3/ Тат. кн. изд-во, Матур әдәбият редакциясе , 1956. -128 б.

10. “Татар-информ"  [Электронный ресурс] - Режим доступа: https://intertat.tatar/madaniyat/tatar-teatry-tarikhyn-bel-sezme-test/.- Мөрәҗәгать вакыты: 28.03.2019.

 



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Театр. Зачем ребёнку кукольный театр?

Живая кукла - возможно ли это?...

Театр яши, театр яшәячәк

Тема: «Театр жил и будет жить…»Класс: 7Цель:1. Развитие творческих способностей учащихся; развитие эстетических представлений и актёрских способностей у детей;2. Познакомить учащихся с некоторым...

Образовательная программа «Театр и мы» для дополнительного образования детей (объединения «Детский театр»)

Программа «Театр и мы» рассчитана на три года обучения:  для детей среднего школьного звена, с одиннадцати до тринадцати лет. Коллектив формируется с уч...

Программа спецкурса "Театр и литература "(От уроков литературы к истории театра)

Программа спецкурса ориентирована на формирование у учащихся эстетической культуры, на приобщение их к миру искусства, к общечеловеческим ценностям через освоение художественного опыта прошлого....

интегрированный урок "МОДА И ТЕАТР ДРЕВНЕЙ ГРЕЦИИ.В театре Диониса"

Данный материал можно использовать для проведения урока истории в 5 классе по теме "Театр Древней Греции" ,...

Презентация по МХК "Азбука театра (часть1) Виды театра. Античный театр"

Презентация по МХК  "Азбука театра  (часть1)  Виды театра. Античный театр" Содержит большое количество иллюстративного материала. Может быть также использована на уроках изобр...

Час общения на тему "Театр, театр, театр"

2019 год объявлен годом Театра. Но сельские жители и, в том числе, дети имеют  узкое представление о  театре. Для того , чтобы расширить представление о театре, как об удивительном и древнем...